Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач, җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
– Ләкләкләр оялаган ихатада яңа тормыш башлана, – дип әйтә торган иде Алма апа. Бабамның сеңлесе иде ул. Ул күршебездә генә яшәде, гаиләсе юк иде. Алма апага кереп тәмле тәбикмәкләр ашарга, аның бакчасыннан алмалар өзәргә ярата идек. Ул бервакытта да тавыш күтәрмәде безгә. Алма апа һәрвакыт нинди дә булса кызыклы вакыйгалар сөйләп, безне авызына каратып тота иде. Үсмер чакта җәйләрен гел анда куна идем. Клубтан соң кайтканга ачуланмаган бердәнбер кеше иде ул. Таң атканда әкрен генә кереп ятуымны сизсә дә, бер сүз әйтми иде. Бары тик: «Яшьлегеңне пычрата күрмә», – дия иде. Аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламасам да, күңелем белән тоя идем бугай. Әти-әни йөзенә кызыллык китермәдек без, шөкер.
Беркөнне иртәнге чәй эчкәндә Алма ападан күптән кызыккан соравымны сорадым.
Аның бакчасында бик озын колга утыртылган иде. Анда ел саен ләкләкләр оя кора. Кошлар кайтыр вакыт җиткәч, Алма апа бакчасына чыгып бик озак аңа карап тора. Бер елны колга башына утыртылган ат тәгәрмәче кәкрәйгәч, әти, күршеләр җыелышып, ул колганы чокып алдылар да, яңа тәгәрмәч кагып, кире утырттылар. Алма апа кошлар кайтып оя корганчы тынычсызлыгын югалта. Әледән-әле бакчасына чыгып карый. Кояшлар килеп кунса, балалардай шатлана. Яшәреп тә киткән кебек була. Ә кошлар оя кормый калган елларда (без үскәндә ике тапкыр гына булды андый очрак) Алма апа җәй буе күңелсез йөри, күңелен нидер тырнап тора иде бугай аның. Бакчасына чыгып агач күләгәсендә ял итеп утырырга яраткан апабыз, ул җәйдә анда чүп утарга йә су сибәргә генә керә иде.
– Алма апа, ул кошлар сиңа ни өчен шуның кадәр кадерле соң?
Алма апа, балкашыгын бал алырга сузган җирдән туктап калып, миңа карады. «Җан ияләре бит алар», – диде ул.
– Алма апа, җан ияләре кадерле дип өй тутырып мәче асрамыйсың бит әле. Сөйлә инде, ни өчен ләкләкләр кадерле?
– Ләкләкләр оялаган ихатада тынычлык була, яңа тормыш башлана, наным. Шул кошлар кайтып оялаган саен ихатама бәрәкәт килер дип сөенәм. Ләкләкләр изге кош бит алар. Борынгылар да әлеге кошларның кайтканнарын көткәннәр. Аларга оя әзерләп куйганнар. Абзар түбәсенә иске ат тәгәрмәчен өйләнмәгән егет менгереп куярга, аңа кияүгә чыкмаган кыз карап торырга тиеш булган. Ләкләк яшьләргә бәхетле тормыш, балалар алып килер дип ышанганнар. Йорт түбәсенә ләкләкләр оя корса, ихатада ут-күз чыкмас, яшен сукмас дигән ырым яшәгән. Кош оясын туздырсаң, гаиләгә бәхетсезлек килгән.
– Сез үскәндә дә йорт түбәгезгә ләкләкләр оя кора идеме?
– Әйе, безнең нигезгә кошлар оя кора иде шул. Менә бит хәзер дә нигезне ташламыйлар, Аллага шөкер...
Алма апа сөйләвеннән туктап калды да, миңа карап алды.
– Күзләреңнән күрәм, ник сиңа яңа тормыш, балалар алып килмәгән дип сорыйсың килә инде, әйеме?
– Әйе, Алма апа. Син бит аларны шундый яратасың...
– Балачакта барысын да уйлап бетермисең шул. Башсыз буласың шул... Ләкләк баласын үтердем мин... Югыйсә кошларга тияргә ярамаганны кат-кат сөйләгәннәр иде олылар. Ә минем менә якынннан карыйсым килде аларны. Үзсүзле идем. Бабаң кызлар кебек бик тәртипле булса, мин ирдәүкә идем. Әтиләр эштә вакытта тәвәккәлләдем. Өйгә терәлеп торган баскычтан мендем дә, түбәгә үрмәләдем. Минем үрмәләгәнне күргәч ләкләк күккә күтәрелде дә, оя өстендә оча башлады. Ә ояда өч биби. Шундый кечкенәләр. Шундый матурлар. Берсен тотып карыйсы иттем бит. Тоткан гына идем, ул кулымнан ычкынды да җиргә төшеп китте. Тизрәк түбәдән төшкәнче, аны мине карап утырган мәче муеннынан эләктергән иде. Үлгән иде кош баласы... Ләкләкләрнең нишләргә белми бәргәләнгәне бүген дә күз алдымда. Шундый курыктым, кошның җәсәден карлыган куагы астына күмеп куйдым. Ул төнне төне буе ләкләкләр сәер тавыш биреп чыктылар.
Әти белән әни бик аптырады, бик борчылды, әмма берни сиздермәдем. Җәй уртасы җиткәнче үк ләкләкләр кисәк кенә югалды. «Баласын иртә очырдылар микән, ни булды икән», – диеште олылар. Бер айдан соң безнең өй янды. Берничек тә янгынны сүндерә алмадылар. Йорттан күмер кисәве генә калды. Шул вакытта үземнең ниди зур хата ясаганымны аңладым. Елый-елый әнигә сөйләдем. «Мир ярдәменнән ташламаса, ничек тә яңа йорт җиткерербез, синең язмышыңа гына төшмәсен ләкләк каргышы», – дип, әни минем кочаклап елады.
Янган йорт урынына авыл халкы, колхоз ярдәме белән яңа йорт җиткердек. Әти анда яши башлауга ук, ләкләкләр оя корсын өчен, ат тәгрәмәче кагып, бакчага озын колга утыртты. Әмма кошлар гына анда оя кормады. Әти белән әни аның өчен бик пошындылар. Мин җиткән кыз булдым. Яшьтәшләрем гаилә корды, ә мин һаман ялгыз. Артымнан егетләр дә йөрде инде, әмма нигәдер җитди мөнәсәбәтләргә күчә алмады ул шаярышулар. Утыз биш яшем тулгач, ялгыз тормыш алып барачагым белән килештем. Үзем гаепле дип уйладым. Эшләдем, әти-әнине карадым. Күңелемнән кат-кат кошлардан гафу да үтендем, әмма кошлар кайтмады. Яшем иллегә якынлашкан елны ләкләкләр кайты. Сөенүләремне, күрсәң. Юк, гаилә корам икән дип сөенмәдем. Аннан өметем өзелгән иде инде. Гомер буе ялгыз яшәгән кешегә картайган көнендә ят ир белән яшәү үлемгә тиңдер ул. Кошларның мине гафу итүенә сөендем.
Миннән битәр, өлкәнәйгән әти белән әни сөенде. Шуннан соң кошкайлар ел саен кайта торган булдылар. Ялгыз тормышымда алар минем өчен бер юаныч булды. Аннан соң сез тудыгыз. Дөньям түгәрәкләнеп киткән кебек булды. Менә шундый тарих ул, наным...
Алма апа сөйләп бетергәндә минем күзләрем яшькә чыланган иде инде. Аны кочаклап алдым. «Алма апа, без хәзер кошларны яз саен бергәләп көтәрбез, яме», – дидем.
– Наным, мин үлгәч тә, карарсың, яме. Кошларга оя корырга урын булсын.
– Алма апа, сөйләмә юкны, син үлмисең!
Мәктәпне тәмамлагач, авылдан чыгып киттем. Институтка укырга кердем. Яз көннәрендә әти-әни белән сөйләшкән саен, ләкләкләр кайттымы әле дип сорый идем. Кайтты дисәләр, үзем өчен дә, Алма апам өчен дә шатланам. Өченче курста укыганда кияүгә чыктым. Беренче курстан бирле бик яраташып йөргән Ирек белән шулай гаилә корырга булдык. Ике як әти-әниләр дә каршы булмады. «Баланы укып бетергәч кенә табыгыз инде», – дип, җайлап киңәш кенә бирделәр. Башта укып бетерик, дидек, аннан соң фатирыбыз булсын, дидек. Кайткан саен Алма апага кергәч: «Наным, бәби табарга кирәк, озакка сузмагыз инде», – дип борчылуын белдерде.
Фатир алгач бала турында уйлый башладык, әмма Аллаһы Тәгалә безгә аны бирмәде дә бирмәде. Еллар узды. Бер ел, өч ел, алты ел... Хастаханә юлларын да таптадык, әмма беребездән дә гаеп тапмадылар. Тик бала гына булмады.
Минем баламны күрмичә Алма апа үлеп китте. Ләкләкләре кайткан көнне язын соңгы сулышын алды ул. Алма апаны югалту бик авыр булды. Сердәшчем иде ул минем. Һаман күңелем белән аның белән сөйләштем. Авылга кайткан саен Алма апаның бакчасына кереп, ләкләкләрен карап утырдым. Шулардан җаныма тынычлык таба идем. Алма апаның өен сорап килсәләр дә, әти белән әни сатмады. Минем дә ризалыгым юк иде. Ләкләкләрен рәнҗетерләр кебек иде. Килгән кешеләр колганы алып атсалар, кайда оя корыр кошкайлары?!.
Алма апаның елын үзе теләгәнчә өендә үткәрдек. Кыш буе өен җылы тоткач, тәрәз төбендә гөлләре чәчәк атып утыра. Аш үткәрер алдыннан кайтып өйләрен җыештырдым. Кичен өстәлләрне дә корып куйдык. Балачак хатирәләре сакланган өйдән чыгып китәсе дә килмәде. Без ирем белән шунда кунарга булдык. Икенче көнне ашны үткәргәч тә, шунда кундык.
Иртән торып чыксак, Алма апаның ләкләкләре кайткан. Сөенечемнән иремне кочаклап алдым. Быел да бәрәкәтле ел булыр...
Тугыз айдан көтелгән сабыебызны кочагыбызга алдык. Улыбызны кулына алуга: «Алма апа нигезенә йорт салабыз, яме, улым», – диде ирем...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бик матур хикэя,тормышчан!
0
0