Логотип
Күңелеңә җыйма

Күзең каты, карама

Камыр басып, токмач кисәм берсендә. Кайнанам карап-карап торды да: «Бигрәк оста кисәсең икән!» – дип мактап куйды. Кичкә бармагым шешеп чыкты. Шуннан күзәтә башладым: берәр эшемне мактыйлар икән, бармагым шешмичә калмый.

Безнең Бакый бабайның күзе бик каты булган, диләр. «Бер карап тимерне өзә иде», – дип әйтәләр аны. Дәү әни сөйләгән бер вакыйга хәтердә. Гусеничный трактор (чылбырлыны шулай дип әйтә) белән авылның уртасында буа буып яталар икән. Өйләгә кайтышлый, бабай тракторның тигез гөрелдәп эшләп утыруына сокланып: «Ай-һай, моторы да моторы моның», – дип әйтеп узып киткән. Өйләне ашап, кире эшкә барышына, тракторның кардан валы сыныпмы, ычкыныпмы, моторына зыян китергән, имеш. «Әнә Бакый сокланган иде, шуның гына күзе тиде», – диләр икән бабайның әйткәнен ишетеп торган кешеләр. 
Урамыбызда берәрсенең сыеры яки сарыгы чирләсә, күрше-тирәләр авырып китсә – бар гаепне бабайдан күргәннәр – ул гына карап калган иде, күзе тигән, янәсе. «Хәйчә апай (дәү әнинең исеме Хәдичәбикә, ләкин авылда аның исемен беркем дә тутырып әйтми, Хәйчә апай, дип кенә җиббәрәләр!), Бакый абыйның берәр иске күлмәгеннән җеп өзеп бир әле, күзе тигән, имләргә кирәк», – дип, бабайның киемен таптырганнар. 
Замана кешесен күз тию дигәнгә ышандыруы кыен хәзер. Югыйсә ислам динебез күз тиюнең хак икәнлеген таный. Пәйгамбәребез дә (с.г.в.): «Күз тию чынлап та бар», – дип әйтеп калдырган. 
Без үскәндә күрше-тирә әбиләр күз тиюгә, сихер дигәнгә бик ышаналар иде. Көтү каршылагандамы, кичке якта сулу алыргамы капка төбенә бергә җыелышсалар, шундый берәр кызыклы хатирә яңармый калмый. 
Әнисе Газзә апай белән генә яшәүче Фәризә апай аеруча хорафатлы. Гәүдәгә  дә нык, таза, юан гына бәдәнле Фәризә апай заманында таркторында да, комбайнында да эшләгән. Ялгызы гына бер ул үстергән. Туган авылы Яңа Мәңгәрне кечкенә авылларны бетерү сәясәте юк иткәч, күршебездәге йортны алып, монда күченеп төшкәннәр. 
Менә шул Фәризә апай сөйли: 
– Бервакыт җәй көне бармагым шеште, – ди. – Сызлавына чыдарлык түгел, тырнак тирәсе кап-кара булып үлекләде. Әз генә бәрелеп китсә, йөрәгеңнең итен пычак белән кисеп алган кебек. Сулык-сулык килә, кап-кайнар. Ниләр генә сылап карамадык бармакка. Яшь бала сидеге булыша дигәч, анысын да ябып карадым, бака яфрагын да – шеше һич кенә дә кимеми, сызлавы басылмый... Авылдагы фельдшер: «Фәризә апай, сөягенә китә күрмәсен, Әтнәгә хирургка барып, ярдыр әле син моны», – дигәч, Әтнәгә дә барып караган. Бармагын ярып, үлеген агызганнар. Берничә көн яхшы кебек кенә йөргән дә, тагын шешеп чыккан. 
Кызының сызлануларыннан тәмам гаҗиз булган әнисе Газзә апай  бер өшкерүчене чакырып алып кайткан. 
– Күз тигән, – дип «диагноз» куйган өшкерүче. – Эссе көнне болында печән чапканнар. Әнә шунда күз тигән. Таң суы белән коендырырга кирәк... 
Фәризә апай шешкән бармагын учына кысып, сызлавыннан идәндә тәгәрәп ятып калган, Газзә апай иртүк торып, чишмәдән таң суы алып кайткан. Шуның белән берничә көн рәттән коенгач, бармакның шеше кайткан, сызлавы басылган. «Бармак тазаргач, бер тәүлек уянмыйча йоклаганмын», – дип сөйли Фәризә апай. 
Безнең якта иртүк, таң атканда чишмәдән су алып кайтып, шул суга Коръән аятьләре укыйлар да, шуның белән коенып шифа табалар. Таң суы дип әйтәләр аны. Таң суы алуның үз тәртипләре бар. Аятьләр 41 тапкыр укыла, чиләккә 41 чүмеч су алырга кирәк...
Фәризә апайның бу сөйләгәне онытылган да иде инде. Тик торганнан үземнең дә гел бармагым шешә башлады. Кайчагында елга берничә дә була, кайчак сирәк... Төрле мазьләр сылап дәвалагач, озаклык белән булса да тазара ул үзе. Ләкин тазарганчы башта сызлап үзәкне өзә. 
Камыр басып, токмач кисәм берсендә. Кайнанам карап-карап торды да: «Бигрәк оста кисәсең икән!» – дип мактап куйды. Кичкә бармак шешеп чыкты. Шуннан күзәтә башладым: берәрсе теккән киемемне, бөргән бәлешемне, юган идәнемне мактый икән, бармагым шешмичә калмый. Бер гыйлемле әби гел йөзек киеп йөрергә кушты: «Яман күзле бәндәнең карашы башта йөзегеңә төшсен», – дигәч, аның киңәшен тыңлап, ике кулыма да йөзек белән балдак кияргә гадәтләндем. 
Мал-туарга карап сокланудан да тыя иде кайнатам. «Бу кемнең сыеры? Җиленнәре бигрәк зур», – дисәң, төкер, күз тидерәсең, дип ачуланып ташлый. 
Безнең үзебезнең дә Голштинец токымлы, аклы-каралы галәмәт зур сыерыбыз бар иде. Бура кадәр диләр андый зур сыерларны. Җәй көне сөтне бик мул бирә – бер сауганда икешәр чиләккә савабыз. И кызыга күрше-тирә безнең сыерга. «Ай-яй, җилене моның!» – диләр. Бәлки, күз тисен дип юри әйтүчесе дә булгандыр, югыйсә мал өстенә карап сокланырга ярамаганын гына белгән инде алар. Эссе җәй уртасында авырып китте сыерыбыз. Җилене шеште, сөте чыкмас булды. Төрлечә дәвалап карасалар да, сыерыбызны машина әрҗәсенә тартып менгереп, озатырга туры килде. «Күзләр генә тиде», – дип елады дәү әни сыерны озаткач. Ул да күз тиюгә бик ышана – казлар ишле бәбкә чыгарса, бераз үскәнче күз тия, дип, каз бәбиләрен бераз аулауктарак, кеше күрми торган җирдәрәк сакларга куша иде. 
Яшь вакытта көлеп карасак та, күз тиюгә хәзер үзебез дә ышанабыз. «Артык матурланма, күз тидерерләр!» – дим көзге алдында бөтерелгән кызыма. Яшь шул әле, ышанмый, юк нәрсә, дип кул гына селтәгән була. «Йа Аллам, яман күзләрдән үзең сакла!» – дип, дога кылып калам артыннан. Яман күз белән яман сүздән берүк үзе саклый күрсен инде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар