Логотип
Күңелеңә җыйма

Кызыбызны югалтабыз...

Без дөрес тәрбияли белмәдекме, заманасы шулаймы – белмим. Кайсы яшендә, нәрсәне кулымнан ычкындырдым? Кызыбызны тыңлатып булмый. Күз алдыбызда үз язмышын үзе харап итә газиз балабыз... 

«Сөембикә» журналында гыйбрәтле хәлләр күп языла. Мин дә үз проблемама җавап табар өчен, киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә булдым. Тормыш күргән, төрле авырлыклар кичкән ханымнардан миңа да дөрес юл күрсәтүче булыр, бәлки. Кызымны ничек акылга утыртырга белмим...
Гади генә гаилә без, авылда яшибез. Ирем белән бер кыз, бер малай үстерәбез. Әти-әниләребез безне никадәр дөрес тәрбияләгән икән! Без дөрес тәрбияли белмәдекме, заманасы шулаймы – белмим. Кайсы яшендә, нәрсәне кулымнан ычкындырдым? Кызыбызны тыңлатып булмый. Күз алдыбызда үз язмышын үзе харап итә газиз балабыз... 
Казанда технологик университетның дүртенче курсында бер егет белән танышты Диләрә. Мараты – шәһәр егете. Фотосын гына күрсәтте. Бер дә ошый торган егет түгел: чәчләре үрә баскан, тезләре асылынган чалбарлар кигән, колагында алкасы ялтыраганын да күреп алдым. Әтисе күрсә, хәшәрәт, дияр иде... Мин сабыр иттем. Безнең акыллы кызыбызга тиң егет түгел инде бу, тиздән үзе дә аңлар дип, эндәшмәдем. Үзебез авыл баласы булгангамы, шәһәр егетләренә бер дә ышанычым юк. Үз башыңа төшкәч кенә моның нәрсә икәнен аңлыйсың икән ул. Ичмасам, берәр авыл малае булса, кайсы районда яшәсә дә, уртак таныш-белешләр табыла, барыбер кем баласы, нинди гаилә икәнен җиткерәләр. Ә менә шәһәр егетен каян беләсең аны? Анда кешене түгел, күршеңне дә белми яшәргә мөмкин. 
Марат белән очраша башлагач, ике атнаның берсендә авылга кайтырга ашкынып торган кызыбыз авыл белән араны өзгән кебек булды. Өч айга бер чакка көч кайтып, хәл белеп китте. Уку авыр, дәресләр күп дисә дә, ана күңеле шикләнә. Дөрес юлдан йөри микән бу бала дип, начарын уйлый башладым. Хәзерге яшьләр безнеңчә түгел бит, үзләренчә фикер йөртә. Дөрес борчылганмын булып чыкты. Диләрәбезнең классташы кайтып, әнисенә аның Марат белән бергә яшәүләрен сөйләгән... Без капчыкта ятмый ул, ишеттерделәр миңа да... Әтисенә әйтергә дә курыктым. Беренче курстан ук тулай торакта яши иде Диләрә. Хәбәр җиткергән көннең икенчесендә үк Казанга чыгып киттем. Юри шулай эшләдем, кызымны кисәтмәдем... 
Тулай торак ишек төбенә килеп җиткәч кенә Диләрәгә шалтыратам: «Кызым, каршы алырга төш. Җай чыкты да, яныңа үзем килдем», – дим. Диләрә сүзсез калды. Шулай буласын беләм, нәрсә дип җавап бирер бу кыз дип көтәм. «Әни, мин бүлмәдә түгел, дус кызымда», – диде бу курку катыш тавыш белән. «Нинди дус кызың ул?» – дигәнгә Диләрә нәрсә дип җавап бирергә белми, ык-мык килеп тора. «Кызым, кая булсаң да, кайт, мин синең белән сөйләшергә телим», – дидем. Сәгать ярым вакыт узуга Диләрә тулай торакка кайтып җитте. Күзләрен аска төбәгән, күтәрелеп карарга кыюлыгы җитми. Мондый очракта сүзләр артык. Кеше сүзе генә түгел икән, чыннан да, безнең кызыбыз юлдан язганын аңладым... Ул яшәгән бүлмәгә килеп кергәч, бүлмәдәш кызлары аптырап әле аңа, әле миңа карыйлар. Бүлмәдә киемнәре дә, бизәнгечләре дә, уку китап-дәфтәрләре дә юк. Мин моны килеп керүгә үк аңладым. Кызлар икебезне калдырып, сөйләшергә ирек биреп, чыгып киттеләр.
Марат белән өч ай бергә фатирда яшиләр икән. Фатир өчен Марат түли ди. Маратның кайда эшләгәнен белгәч, бөтенләй коелып төштем. Төнге клубта бармен, ягъни кунакларга хәмер сатучы икән ул. Әти-әнисе аерылышканнар, бу егет үз көнен үзе күрә ди. Танышуларына бер ай булгач, ул Диләрәне бергә яшәргә чакырган. Әни, хәзер бөтен кеше шулай яши, ди миңа кызым. Эльвира да, кем дә... дип, миңа дусларын санап китте. Гөлфия дигән авыл кызы әти-әнисенә әйтмичә егете белән никах укыткан, атнага берничә көн иренең гаиләсенә барып, аларда кунып кайта, ди. Үлә-ә-ә-ә-әм! Кеше баласында ни эшем бар минем?! Нинди юлдан киткән бу кыз? Баштан төрле уйлар йөгерде, авызны ачып әйтмәсәм дә, безнеңчә «фахишәлек» була бит бу дип эчтән генә сыкрадым... 
Ике сәгать елый-елый кызым белән сөйләштем. «Балам, акылыңа кил! Ул Маратның кулындагы татуировкалары да шикләндермимени сине? Безнең белән бер күрешеп сөйләшкәне дә юк, акыллы, тәртипле егет шундый буламы? Син безнең бердәнбер кызыбыз, газиз балабыз! Тормышыңны харап итәсең! Кайтып тор шушы тулай торакка. Укуыңны да бетерә алмыйсың болай итеп. Аның сүзләренә ышанып, балага узып куярсың. Тормыш итә торган кеше түгел бит ул», – дип еладым. Тагын әллә нәрсәләр әйтеп бетердем... Син берни аңламыйсың, дип, ишекне ябып чыгып китте...
Күз алларым караңгыланды. Таксига утырып авылга кайтып җиткәнемне дә, ничә көн урын өстендә чирләп ятканымны да белмим. Шул көннән бирле шалтыратканы юк. «Минем бар да яхшы» дип, смс кына язды. Әтисенә дә әйтмичә мөмкин булмады. Ирем дә белә бу хәлне. Барып, чәченнән йолкып алып кайтам, ди. Алып кайтып ни файда, качып китәчәк бит ул. Әле акылына килер дигән ниндидер өмет бар. Кискен чараларга барып җитсәк, аралар бөтенләй өзеләчәк. Баламның холкын беләм шул мин. 
Менә шулай барыбыз да исән-имин килеш гаиләбезгә кара кайгы килде. Кызыбызны югалтабыз... Күз алдыма кулына баласын тоткан, иреннән кыйналган, укуын да ташлап, юлдан язган Диләрәм килә. Күңел гел начарны уйлый... Баламны ничек акылга китерергә? Ничек кайтарарырга аны? Зинһар, киңәш бирегез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менэ мендэ шэһэр егетенэ кияугэ чыктым. 17 ел торабыз аллага шокер. Кызыбыз, улыбыз бар. Нигэ сез начар яктан уйлыйсыз соң? Үзегез аларга кунакка барыгыз. Сез бит егет ягындагы хэлне белмисез. Клубта эшли дисез. Бәлкем аның уенда тормыш корудыр, сезнең кызыгыз белән. Әти-әнисе аерылган дисез. Сез бит ул якның тормышын белмисез. Барыгыз кунакка. Сөйләшегез. Шәһәр егетләре генә начар дип уйламагыз, авылда да бар начарлар. Уңышлар сезгә

    • аватар Без имени

      3

      0

      Кайгы диеп ходайны ачуландырмагыз,бу кайгы тугел. Укуын укысын ,калганын сез бер нарся дя эшлятялмяйсез. Ул егет белян танышын. Ния аны алвма диеп уйлысыз белмяенчя. Ничя яшь сезгя? Бик олысызмени ?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Алдан начарга юрарга кирэкми,Бэлки эйбэт егеттер

        • аватар Без имени

          1

          0

          Астагы фикерләрне укыдым да, язарга булдым әле. Әни кешене бит беренче чиратта кызының никахсыз яшәве борчый. Өйләнмичә генә яшәуне гадәти хәл итеп карый купчелек хатын-кыз. Гражданский брак, дигән булалар. Сожительство ул. Гражданский брак - ЗАГСта теркәлу ул. Дин буенча өйләнешуне тыйган Совет заманында туган суз. Ничек кенә булмасын, официаль рәвештә өйләнмәгән егет уз өстенә җаваплылык алмый бит. Димәк, теләсә кайсы вакытта ташларга мөмкин. Әнине шул борчый. Кызык, , балага узганмын бугай, дисә, егет нәрсә дияр иде икән? Гаилә корырга риза булыр микән? Әллә төшер, диярме?

          Хәзер укыйлар