Кызлар хатлары

Их кызлар, кызлар, күңелебез үтә йомшак, йөрәгебез үтә сизгер ул безнең! Кечкенә генә үзгәреш тойсак та, хисләр дулкыны каплап үзебезне.
«Мин 16 яшьлек кыз. Төсем-битем, гәүдәм килешле. Мәхәббәт аңлатып артымнан чабып йөрүчеләр дә аз түгел. Ләкин мин аларны яратмыйм. Инде менә өч елдан артык мин үземнең укытучыма гашыйк. Аңа 23 яшь, мин аны шундый каты яратам, хатка гына язып бетерерлек түгел. Дәресләрдә ул миңа карап-карап алган төсле, ләкин сүз дәшергә кыймый бугай. Аңлыйм, ул бит укытучы, ул мине яратса да, бу хакта әйтә алмый. Сүзсез серле карашлар белән үзәгемне өзгәли. «Түз инде», дип кенә әйтсә дә, мин ут йотып булса да түзәр идем. Бары бер сүз җитә. Юк шул, дәшми, нишләргә миңа? Әллә үземә сөйләшеп караргамы?
С. Актаныш районы».
* * *
«Миңа 16 яшь. Ә шулай да минем күңелем инде җәрәхәтле, егеләргә карата хөрмәтем калмады. Алар кызлардан көлүчән булып күз алдыма килә.
Минем яныма армиядән кайткан бер егет килде. Итагатьле генә, кызлар турында фикерен бик тиз белеп алдым, чөнки ул әңгәмәне миңа сораулар бирүдән башлады.
— Аракы эчәсеңме?
— Тәмәке тартасыңмы?
— Кунакта ничек утырасың?
— Егетләрне яратасыңмы?
— Ничә килотонна бизәнү әйберең бар?
Һәм башка шундый мыскыл иткеч сораулар. Минем аның алдында нинди гаебем бар соң әле? Ни өчен миннән әнә шулай «соң алалар»? Янәсе, хәзер кызларга ышанырга ярамый, алар эчә, тарта. Барыбызга да бер итеп карау дөресмени? Дөрес, мин дә тәртипсез кызларны яратмыйм. Һәм хәзер инде менә егетләрне. Мин алардан куркам. Минем иң изге хисләремне таптарлар дип куркам. Кечкенә генә авылның гади генә бер кызы булсам да, минем киләчәк тормышка ышанычым зур, хисләрем саф, горур. Димәк, боларның берәүгә дә кирәге юк? Нишләргә соң? Бу дөньяда саф йөрәк һәм керсез күңел белән яшәп була микән соң?
Илүсә. Кама Тамагы».
* * *
«Их, егетләр, сезгә сүзем шул: сезнең бит маңгай күзегез генә күрә, күңел күзегез түгел. Күбегез бит эчә, тарта торган җилбәзәк кызларга килеп каба һәм ычкына алмый. Ә яныгыздагы намус, әдәп, тыйнаклык саклап йөргән кызларны сез күрмисез... Минем дә ошаткан егетем шундый бер кызга өйләнде. Ә мин һаман ялгыз, миңа — 24 яшь. «Гомер буе ялгыз яшәмәссең бит инде»,— диләр. Белмим... Киңәш тә сорамыйм, үземне жәлләтәсем дә килми. Әнинең сүзләре гел исемдә: «Авырлыклар алдында баш имә, бөгелеп иелмә, елама»,— дип әйтә торган иде ул. Аның кебек олы йөрәкле кеше булып гомер итәсем килә дә бит. Барысын да үз эчемә җыеп теш кысып яшәве авыр. Ләкин мин һаман да көтәм әле...
Элиза. Башкортстан.
* * *
«Дүрт ел буе яратып йөргән егетем мине ташлап башкага өйләнде. Минем өчен ул көннәрдән дә авыррак чак булганы юк. Ул ниләр уйлагандыр, белмим. Соңыннан килеп гафу үтенде, ашыкканмын, диде. Ә мин кеше бәхетенә керә алмыйм, ләкин аны да онытып булмый. Аны күрсәм — миннән дә бәхетле кеше юк. Үземә ошаучылар да юк. Бер егет белән танышкан идем. Аның алдында тыйнак булганга, үземне кырыс тотканга ул аптырады. «Бу кадәр дә ялындырган кызны күргәнем юк иде әле»,— диде. Мин аңлый алмыйм, егетләргә ничек ярарга була соң? Бу дөньяда күңел сафлыгын күрә белгән егет юктыр, мөгаен.
Дилә А.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.