Логотип
Күңелеңә җыйма

Кылыч йөзеннән узу (дәвамы)

– Тормышта идеальлек юк ул, – дидем салкын гына. – Хатын-кыз романнарында гына очрый андыйлар. Шуңа да үзләрен бәхетсез дип санаган хатыннар өерелеп хатын-кыз романнары укый. Хыялларында булса да идеаль мөнәсәбәтләр корылар.

Дәвамы.
Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kylyc-iozennan-uzu

– Тормышта идеальлек юк ул, – дидем салкын гына. – Хатын-кыз романнарында гына очрый андыйлар. Шуңа да үзләрен бәхетсез дип санаган хатыннар  өерелеп хатын-кыз романнары укый. Хыялларында булса да идеаль мөнәсәбәтләр  корылар. 
–   Алдарга тырышма, сиңа да кирәк ул кайнар хисләр, кайнар кочаклар. Ничек яратуга сусаганымны белсәң  икән. Сине яратуга...
– Бу мөмкин түгел...
– Ярар, синеңчә булсын. Әмма синең белән очрашып кофе эчүгә генә киртә куйма зинһар. Бары бер чынаяк кофе эчү вакыты. Үтенеп сорыйм синнән, тормышымнан  җәһәннәм ясама, –  Фәрваз кулымны алып ныгып кысты. Мин  кулымны тартып алдым да китәргә ашыктым.
– Белмим, Фәрваз. Берни вәгъдә итә алмыйм. Сиңа оныту хәерлерәк булыр. Булмады бүген безнең бу очрашу. Оныт зинһар.
Тиз генә кофейнядан чыгып киттем. Аннан түгел, үземнән качам кебек тоелды. Тагын бер  минут  һәм мин сынар идем. Аның карашы  йөрәктә инде онытылган дәртне уятты. Каз тәннәре чыгып, җиңелчә калтырау узып китте. Уч төпләремә кадәр тирләп чыкты. Юк, юк, син бу адымга барырга тиеш түгел. Синең ирең бар!

Әмма Фәрваз моның белән генә туктамады. Ул миңа мәхәббәт белән сугарылган хәбәрләр җибәрде. Эшемә чәчәкләр җибәрде, шалтыратты һәм очрашу турында ялварды. Мин аның алиһәсе кебек идем. 
Ә өйдә... Ә өйдә сазлык. Дөресрәге, бертөрле гаилә тормышы. Җитмәсә, каникуллар җитте. Балаларны  әбиләре башка шәһәргә алып китте. Без Наил белән икәү генә калдык. Балалар  мәшәкате белән уза әле ул вакыт, ә болай... Кайтып утырып ашыйбыз да, икебез ике бүлмәгә кереп китәбез. 

– Хәлләрең ничек? Ничек көннәр үтте? Эштә бар да яхшымы...
Дежур сораулар. «Бар да яхшы» дигән дежур җаваплар. 

«Телевизорны ач әле, яңалыклар башланды», «квартплата вакыты килеп җитте, счетчик  күрсәткечләрен биргән идеңме?», «ит бетеп бара бу ялларда базарга барып кайтырга кирәк», «ваннада полка ватылган, шуны ясап куярга кирәк»... Безнең аралашу шушы темалар тирәсендә  әйләнеп тик йөрде.  
Бик озак еллар бергә яшәгән, бер-берсенә карата  кызыксынулары беткән карт белән карчыкны хәтерләтә идек без. Йокы бүлмәбез дә инде күптән ялкынлы яратышулар, иртән бер-беребезнең куенында уяну шаһиты түгел иде...

Төнге унберләр иде. Көндәлек яңалыкларын телефоннан карап туйгач, Наил  һәрвакыттагыча мине килеп үпте дә йокы бүлмәсенә  юнәлде. 
Ә минем шулчак кычкырасым килде: «Нәрсә булды соң безгә, Наил? Кочаклап ал мине, назла, ярат. Элек бит бер-беребездән аерыла алмый идек...»  Әлбәттә, Наил минем җан авазымны ишетмәде, аңа бу хакта әйтергә кыенсындым. Дөресрәге, аның  үзе  аңлавын теләдем.
Күңелем үпкә катыш ярсу белән тулды. Үзем дә сизмәстән телефонымны кулыма алдым. Беләм: емайлымда Фәрваздан чираттагы хат.  Аның төнлә миңа хат язып салуы гадәткә  әверелде инде. Бервакытта да төнлә укымый идем аның хатын, бары эштә, бераз эштән бушагач кына ача идем. Ә бүген, нәкъ шушы минутта Фәрвазның хатын ачып укыйсым килде.

«Мин сине шундый сагынам. Сагынуымның никадәр зур булуын күз алдыңа да китерә алмыйсың, – дип язган чираттагы хатында. – Очрашыйк! Ялварып сорыйм синнән. Бары биш минут вакытыңны бүл миңа. Беләсең: миңа шул  биш минут та җитә».
Нигәдер күңелдә бер горурлык чаткысы  барлыкка килде. Кемгәдер бәхете өчен бары минем белән биш минут күрешү дә җитә. Мин – хатын-кыз шул.  Алиһәләрнең алиһәсе... рәхәт иде...


Фәрваз белән аралашу  бертөрле тормышымда якты нур кебек була башлады. Атнага бер-ике тапкыр очрашып кофе эчәргә гадәтләндек. Аның белән сөйләшү,  үземдә аның карашын тою рәхәт тә, кызык та иде. Кылыч йөзеннән барганымны чамалый идем, әмма үземне кулга ала алмадым. Дөресрәге, мин бу аралашуга чик куярга теләми дә идем. Тик Фәрвазга бу гына җитми башлады. Ә миндә аңа юк дип әйтергә көч калмады. Эш шуңа барып җитте: кунакханәдә очрашырга сүз куештык...

Тик Наил алдында үземне бик гаепле хис иттем. Гаебемне бераз юар өчен булса кирәк, кичке аш әзерләргә булдым. Наилнең яраткан ризыгы –  духовкада алмалар белән үрдәк пешердем. Хуш исе бөтен өйгә таралды. 
 –  О! Нинди тәмле исләр чыккан! Сизәм: минем яраткан үрдәк, – дип килеп керде кайтуга Наил кухняга. – Бездә нинди бәйрәм? Нинди хөрмәттән бу?
– Болай гына. Сине сыйлыйсым килде, – дидем аның күзенә карарга оялып. Наил  барысын да сизәр кебек тоелды. – Шәраб эчәсеңме? Мин француз шәрабы да алдым.


Наил  шундук бокалларны алды. Үрдәк әзер булгач өстәлгә утырдык. Мин күптән яндырмаган шәмнәрне дә яндырдым. Сөйләшә-сөйләшә кичке аш ашадык. Әллә шәраб тәэсире – ике арада булган киеренкелек юкка чыкты. Күңелгә бер тынычлык иңде. Үткәннәрне искә алып көлешеп тә алдык. Иртәгә беркая да барасым килмәгәнемне аңладым кисәк кенә. Миңа өйдә бик рәхәт иде.
– Мин сине шундый яратам, алтыным, – көтмәгәндә мәхәббәтен аңлатты ирем. Ул матур сүзләргә бай түгел, әмма үзенә бик рәхәт чагында алтыным дип эндәшә ул. –  Кара, күптән сиңа бу сүзләрне әйткәнем юк икән. Дөнья куабыз дип җәелеп китеп хисләр турында сөйләшергә дә вакыт юк. Әмма мин онытмадым. Тиздән безнең никахка 15 ел була. Әйдә, без аны онытылмаслык итеп үткәрик әле. 15 ел элек булмаган ширбәт аен үткәрик. Икәү генә Алтай урманнарына барыйк. Акча өчен борчылма. Барсын да җайладым, соңгы ике айда зур проектларны вакытыннан алда тапшырам дип  күп эшләргә туры килде, әмма хәзер мин яраткан хатынымны ял итәргә алып бара алам, – дип елмайды ул. – Ә ни булды? Нигә күзләреңдә яшь?

Үзем теләмәсәм дә, күзләремнән яшь ага башлады. Үземне иң түбән кеше итеп хис иттем. Миңа әйтеп бетергесез оят иде! Наил безнең никах турында уйлаган, ә мин...
– Нәрсә булды соң, алтыным, – Соңгы вакытта үзгәрдең дип әйтимме соң? Нидер борчый кебек сине? Уйчанландың...
– Миңа оят...– дидем нәрсә әйтергә белми. Наил барысын да белә һәм миннән аңлату көтә кебек тоелды. Шушы минутта җир ярылса, җир тишегенә кереп китәр дәрәҗәгә җиттем. – Ә мин сиңа бүләк әзерләмәдем... 

– Син –  үзең бүләк. Тормышымның соңгы 15 елын бизәгән Аллаһ биргән зур бүләгем бит син, – Наил торып минем янга килде дә кочаклап үпте.
Юк, бу гадәти үбү түгел иде, ә чын-чынлап үбешү иде. Мин шундук  яраткан кешеләр арасында гына булган тылсымлы дулкынга бирелдем. Ул дулкын әле күкләргә алып менде, әле океаннарда сиздерде, әле тын ала алмаслык дәрәҗәгә  җиткерде һәм безнең баш очында  әледән-әле йолдызлар атышты...
Фәрваз белән араларны өздем. Күпме ялынып хатлар язса да, эндәшмәдем.  Ә кунакханәдә очрашасы көнне хәбәр җибәрдем. «Мине көтмә. Шалтыратма да. Нигә дигән сорауга җавап бирәм: мин иремне бик нык яратам һәм бары тик аныкы гына буласым килә». 

Күңелне басып торган зур таш шундук эреде. Дөнья шундый  саф һәм ямьле булып тоела башлады. Ә мин аны каралтырга теләгән идем бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар