Логотип
Күңелеңә җыйма

Кылыч йөзеннән узу

Соңгы вакытта ул ир турында еш уйлый башладым. Ул да очраган саен игътибар күрсәтми калмый. Ә хатын-кызга мондый игътибарга бирешми калу аһ-һай авыр, бигрәк тә ирең белән мөнәсәбәтләрең сеңел белән абый дәрәҗәсенә төшкәндә.


Фәрваз – иремнең коллегасы. Коллективлары шундый: бик еш бергәләп бәйрәм итәләр. Һәм бу бәйрәмгә ирләрен, хатыннарын да алып баралар. Соңгы җыелуда үземдә Фәрвазның карашын тойган идем. Мин моны җитди дә кабул тимәдем. Ямьсез хатыннардан түгелмен. Аннан соң мондый бәйрәмнәргә барганда иремнең горурлыгы булыйм әле дип эффектлы күлмәкләр, биек үкчәле туфлиләр киеп барырга тырышам. Мәҗлесләрдә дә беркемне белмим дип турсаеп утырмыйм, аралашам, елмаям-көләм. Сөйләшә торгач, үз ишләренә әйләнеп беттем инде. Наил белән бергә эшләгән кызлар: «Хатыныңны алырга онытма», – дип әйтәләр икән гел. 

 

Җәй көне яллар алдыннан караоке барда җыелдылар. Гадәттәгечә, ирем мине дә үзе белән алды. Берзаман Фәрваз килеп мине биергә чакырды. Мин иремә карадым. Ул,  күршедә утырган коллегасы белән сөйләшүдән бүленмичә, рөхсәт дигән ишарә ясап кына куйды. Юк кына дип әйтәсе калган бит инде, хатын-кызны шайтан котыртадыр шулай.


– Әйбәт биисең, – дип комплимент ясый башлады Фәрваз зал уртасына чыгып басуга ук. – Һәм шундый чибәр күренәсең!
– Рәхмәт, – дидем кыенсынып кына.
– Синең белән биергә күптән хыялланам. Син мине акылдан шашар чиккә җиткердең.
– Өйләнгән кешенең ирле хатынга шушылай дип әйтүе кимендә оятсызлык инде, – дим башка сүз таба алмыйча.
– Мәхәббәт паспортка кереп карамый ул. Сине күрергә мөмкинлек эзләп уза  гомерем. Менә бүген нәрсәгә килдем дип уйлыйсың?
–  Ял итәр өчен, билгеле.
– Юк синең өчен. Синең килеп бу бәйрәмне бизәячәгеңне күңелем белән тойдым.
– Ә Наилнең синең дустың булуын оныттың, ахры...
– Дус түгел, коллега. Ә коллега ул башка. 
– Җитте, Фәрваз, тукта, һәрнәрсәнең чиге бар. Сөйләштек-көлештек булды.
– Ә мин үтенеп сорыйм, әйдә очрашыйк. Синсез яши алмас дәрәҗәгә җиткермә.
– Юк, гафу ит, – дип аннан ычкынып киттем дә Наил янына барып утырдым. Дөресрәге, аны биергә чакырдым. Әмма ул кулын гына селтщде. Һәрвакыттагыча.


 Кич буе Фәрваз миннән күзен алмады. Аның карашы көйдерде һәм тынгылык бирмәде. Юк, мин аннан түгел, үземнән курыктым. Фәрвазның карашына, әйткән сүзләренә битараф түгеллегемне аңлый идем. Ул чибәр ир-ат. Аның белән һәрвакыт сөйләшергә күңелле. Юк, әйтмим, мин аңа гашыйк дип, әмма ул килеп чираттагы тапкыр көлдергәндә йөрәкнең чемердәп китүен сизә идем. 


Хатын-кызга кемгәдер ошавын тою һәрвакыт рәхәт. Бу һичшиксез шулай. Зинһар, юк, юк, уйнашчы хатыннарга гына кирәк бу дип әйтмәгез. Сез мине түгел, үзегезне алдыйсыз. Ир-ат игътибары, табынуы, сиңа сокланып каравы бер хатын-кызны да битараф калдырмый. Эчтә яшь кыз вакытың уянып, уйнаклап, мутланып аласы килә башлый. Каяндыр шаянлык, җилбәзәклек калкып чыга. Бу һәр хатын-кызда шулай. Хәтта син ир хатыны булсаң да. Ә без Наил белән инде унбиш ел бергә. Өч балабыз үсеп килә. Яши башлагач, балалар тугач, үзеннән-үзе дөнья мәшәкатенә күмеләсең. Без дә шулай. Ирем инде күптән миңа сокланып карамый, башны әйләндерерлек сүзләр пышылдамый.


Беркөнне эштән чыксам Фәрваз басып тора. Аптырап киттем.
– Фәрваз! Нишләп йөрисең монда? Кемне көтәсең?
– Сине көтәм. Сагынуыма түзә алмый башладым. Миңа кичекмәстән сине күрергә кирәк иде, – диде ул дулкынлана-дулкынлана, кулымнан җитәкләп алды. – Зинһар баш тартма, әйдә кофе эчеп алыйк. Бергәләп кофе эчүдә бер начарлык та юк бит...


Мин кулымны тартып алдым. Ә Фәрвазның күзләре өмет тулы иде. Ул минем әйе сүземә мохтаҗ булып басып тора. Мин юк дип әйтә алмадым... 
«Ходаем, мин нишлим инде, өйдә бит ирем көтә» дигән уй сызылып үтте... Әмма мин бары аның белән кофе эчәргә якындагы кофейняга кердем. 
Официант кофе китергәнче, Фәрваз мине һәр хатын-кыз ишетергә теләгән комплиментларга күмде: ул һәрвакыт минем турында гына уйлый, төшләрендә күреп саташа, уйларында бары мин генә...


– Бу мәгънәсезлек, моның ахыры җүнлегә илтми, – дидем. Бу сүзләрне Фәрвазга түгел, күбрәк үз-үземә әйттем кебек. Үземне үземнән сакларга тырышу иде бу. – Син бит аңлыйсың, икебез дә гаиләле кешеләр...
– Синең өчен барысына да риза мин. Бер сүзең җитә!
– Синең хатының, минем ирем...


– Минем өйләнү – яшьлек хатасы. Булачак хатыным авырга узды да, башка юл калмады. Әти-әниләр нык каты торды, – дип сөйли башлады Фәрваз. Аның күзләре яшьләнеп чыкты хәтта. – Өйләнгәч яшәлгән инде. Аннан бер-бер артлы балалар туды. Бөтен игътибар балаларда булды. Фатир алу, ремонт ясау, машина алыштыру... Хисләр онытылган иде. Ике ел элек Наил сине безнең корпоративка алып килде. Сине күргәч, дөньяның асты-өскә килде кебек. Юк, хисләремнән качып, аларны үземнән яшерергә тырышып озак яшәдем. Һәм менә чыдарлыгым калмады. Сине мине яшьлек хисләремә кайтардың. Ә алар шундый ләззәтле. Син дә бит гаиләңдә югалгансың. Сизелми дисеңме әллә? Сезнең дә мөнәсәбәтләрегез идеаль түгел. Үзем өчен сорамыйм, синең өчен сорыйм: кайчан иреңнең кайнар кочагы сине өтеп алды? Ул чаклардан күп сулар аккан бит. Җавап көтмим. Үз-үзеңә бир җавапны. Мин инде аны беләм: хатын-кызның карашыннан ук сизелә ул.


Мин куырылып куйдым. Ә Фәрваз чынлап та дөресен сөйли бит. Ачуланышып яшибез дип әйтмим, әмма Наил белән уртак тормышыбыз бер эзгә төшеп, үз көенә генә бара. Дежур сөйләшү, дежур яратышу... Наилнең мине яндырып алган карашын күптән оныттым. Безнең мөнәсәбәтләр инде башка дәрәҗәгә менгән: хисләр түгел, акыл эш итә дип уйлый идем. Ә хисләрне күмеп куеп булмый икән бит. Бераз гына җылы караштан да уяна икән алар... Ярый да иреңнең карашы булса, ә ятларныкы өтеп алса...

 Дәвамы:https: //syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kylyc-iozennan-uzu-davamy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар