Логотип
Күңелеңә җыйма

​Көтәбез әле...

Илдә һәр алтынчы гаилә очны очка ялгый алмый.

Илдәге кризис, иң элек, тормышларын болай да көчкә тартып барган фәкыйрьләрнең хәленә китереп сукты. Россиядә ким дигәндә 23 миллион кешенең кереме яшәү минимумыннан түбән. Ә аның, ягъни яшәү минимумының күпме икәнен беләсез инде. Бүгенге көндә алты-җиде меңгә, мәсәлән, бер ай яшәү түгел, ике-өч көн дә яши алмыйсың. Көннән-көн үсә барган бәяләргә карап, кибетне бер әйләнеп узасың, ике... Ахырдан, түрәләр әйтмешли, ихтыяҗ кәрҗинеңдә ни булырга тиеш, шуны саласың. Халыкның социаль-икътисадый хәле начарая, дисәм, берәү дә бәхәскә кермәс. Шулай ич. Баштарак безне кризис тиз бетә, сузылса, шул ике елга сузылыр, түзәргә кирәк, дигәнрәк сүзләр белән ышандыра килделәр. Түздек, түзәбез... һәм ышанабыз. Кайчан да бер бетәр ул! Әмма менә бүгенгесе? 

Бер көнне телевизордан дүрт балалы ялгыз әнине күрсәтеп яталар. Бичара әнинең мәктәп кирәк-яраклары сатып алу мөмкинлеге булмаганга, балалар әнә мәктәпкә бара алмый. Шул сабыйларны мәктәп ишеген ачып керү бәхетенә ирештерер өчен бөтен дөнья кузгалган. 

Күз алдына китерегез: 23 миллион кеше фәкыйрьлек чигендә. Куркыта торган саннар, бер уйласаң. Процентлар белән алганда, ул 9-10 процент тәшкил итә. Инде бүген аның 15 процентка җитүе ихтимал. Димәк, бу һәр алтынчы гаиләнең фәкыйрьлек чигендә булуын аңлата.

Безнең республикада бу проблемадан чыгу юлларын таптылар шикелле. Адреслы социаль яклау турында әйтүем. Һәркемне хәленә, хуҗалыгын ничек алып баруына карап яклауның ни дәрәҗәдә катлаулы эш булуы турында әйтеп тору кирәк микән. Шуңа кайберәүләр мондый ярдәмгә бигүк ышанып та җитмиләр.

Мәгълүматларга караганда, урта класс – 20 процент тирәсе. Кыскасы, төрле без, һәм төрлечә яшибез дә: кемнәр ипи-сөткә тилмерә, кемнәр байлыкка чумып, ни эшләгәнен, нәрсә кыланганын да белми. Күпләр өчен үзен «урта хәллеләр» арбасында тоту авырдан бирелә. Әле ярый кредит бирәләр, дибез дә, тагын бер мәкерле капкынга  килеп эләгәбез мондый чакта. Кешедән, күршедән калышмауның бердәнбер юлы безнең ише кешеләр өчен шул булгач, кая барасың? Әйе, кредит сорап банкка. Бирәләр алар, рәхәтләнеп бирәләр. Әмма процентлары... үтергеч. Чын мәгънәсендә үтергеч. Әлеге дә баягы кризис аркасында кредит алучыларның 10 проценты фәлән еллардан бирле банкларга бурычларын кайтара алмый. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, урта хәлле тормышта яшәүчеләребез тапкан керемнең 45 проценты кредит каплауга китә. Бүген һәр гаилә кредитта «утыра». Кайсы кредитка машина ала, кайсы өй кирәк-ярагы. Хәтта кесә телефоны да кредитка. Көннәрдән бер көнне банктан йөзәр меңләп акча алып торган кеше эшсез кала, яисә аның эш хакын киметәләр. Кризис бит... Һәм ул банк алдындагы бурычын үтәми башлый. Киреләнеп, теләмәгәнгә түгел, акчасы юк аның. Менә шунда керешә дә инде эшкә, дөресрәге һөҗүмгә коллекторлар. Кредиты булгач, коллекторы булмый калмый инде аның. Куркыту-янаулар, бертуктаусыз телефоннан шалтыратулар... «Бурычыңны кайтармасаң, әниеңне көчлибез...», – дигән хәтәр сүзләр. Әле дә ярый бу «беспредел»га чик куяр өчен кредитка батучыларны коткару чарасы уйлап табылып тора. Әйтик, былтыр хөкүмәтебез «банкротлыкка чыгучылар» турында закон кабул итте. Авыр хәлдә калган кеше үзен банкрот дип игълан итә ала. Дөрес, моның өчен гариза белән арбитраж судына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлбәттә, барысы да нигезләнгән булырга тиеш.

Тормыш итүләр беркайчан да һәм беркемгә дә җиңел бирелми. Хак Тәгалә безгә байлыкны биреп тә, алып та сыный. Бер җәмгыятьтә бер гаилә булып яшәгәнгә, без илдә барган бер генә вакыйгадан да читтә кала, күрмәмешкә салыша алмыйбыз. Бәлкем, шуңадыр да бу авырлыкларны вакытлыча, дип кабул итәбез, барысы да рәтләнер дип өметләнәбез. Һәм... көтәбез.  
        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шушы яхшы итеп аңлатып язган хикәяне түрәләр. политиклар. депутатлар укыймы икән? Ә бит бу хикәя тик тоганнан бар булмаган. Мохтаҗлыкта үз халкын интектергән капиталистлар да укысын иде моны. Авторга рәхмәтле калам. Чөнки ул дөреслекне язган, ә күз буяп ялганламаган.

    Хәзер укыйлар