Логотип
Күңелеңә җыйма

Көтелмәгән үлем

Февраль аеның буранлы бер кичендә профессор, физика-математика фәннәре докторы, ил күләмендә ныклы авторитет яулаган Рәсүл Саматовичның тормыш иптәше вафат булды.

Бервакытта да сәламәтлегеннән зарланып карамаган, спорт белән шөгыльләнгән, 100 яшенә җитәргә хыялланган вегетариан Венера ханым йөрәгенә инфаркт алып, 55 яшендә якты дөнья белән хушлашты. Бу авыр хәбәр фән дөньясында кайнаган ханым-әфәнделәр өчен аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Китаплардан гайре тормыш күрмәгән, китапханәдән кайтып кермәгән профессор үзенә урын таба алмады: тормыш үзе, әйтерсең, сәгать телләре шикелле, туктап калды.

Вафат булган кеше дин таләп иткәнчә, шәригать кануннары нигезендә җиргә иңдерелергә тиеш: кәфенлекләр әзерлисе, хәзрәт чакырасы, мәетне моргтан алып кайтасы, зиратта урын алу өчен документлар артыннан йөрисе... Профессор фән дөньясының барлык нечкәлекләрен белә: физика, астрономия, математика фәннәре буенча йөзләрчә докладлар язды, ил күләмендә уздырылган симпозиумнарда, халыкара конференцияләрдә чыгышлар ясады. Фәлсәфи фәннәрне тирәнтен өйрәнсә дә, дин белән кызыксынмады профессор, ул хәтта кешене үлгәннән соң кәфенләргә кирәклеген дә белми булып чыкты. Аптырап, шок халәтендә калды ир. Кызганыч, ярдәмгә килергә балалары да, туганнары да юк бит. Студентлар каршында чыгыш ясаганда кешелек барлыкка килүне Дарвин теориясе белән бәйләп аңлата иде. Хәзер – үлем белән күзгә-күз очрашкан мәлдә профессорның миендә мең төрле сорау туды, ләкин җавап кына таба алмады. Рәсүл Саматовичның хатыны Венера ханым да ире кебек атеист иде. 

Кайгы һич уйламаганда килә икән. Рәсүл әфәнденең банк счетына нәшер ителгән китаплары, брошюралары өчен Мәскәүдән бер-ике миллион акча күчте. Ир белән хатын счетка килгән гонорарга сөенеп, Франциягә сәфәр кылырга планлаштырдылар, Париждагы билгеле Эйфелев манарасына күтәрелергә, музейларда булырга, француз рәссамнарының күргәзмәләрен карарга хыялландылар. Ләкин бу планнар бер мизгелдә чәлпәрәмә килде, Париж урамнары буйлап сәяхәт итәсе урынга, Рәсүл әфәндегә шәhәр читендә урнашкан зират аллеялары буйлап каңгырап йөрергә насыйп булган икән...

Венера ханым тормыш иптәше кебек үк галимә иде: филология фәннәре кандидаты, институтта студентлар укытты. Икесе дә фәнгә гашыйк җаннар, барлык буш вакытларын гыйлем алырга багышладылар, китапханәләрдә бер өстәл артына утырып китаплар укыдылар. Шәhәрнең үзәк урамнарының берсендә «сталинка» йортының өч бүлмәле фатирында гомер кичерделәр. Җәй көннәрендә машиналарына утырып Идел елгасы ярында урнашкан дачаларына бардылар. Рәсүл әфәнде ашыгырга яратмый иде, тыныч кына үз җаена яшәргә яратты. Бик таләпчән иде: студентларның кайберләре экзамен бирә алмыйча, ел буе йөрергә мөмкиннәр. Профессор, башка укытучылар шикелле, бүләкләр, акчалар алырга яратмады. Бик катгый, принципиаль кеше булды. Венера ханым исә, киресенчә, шаян, җор телле, ачык күңелле, көләч кеше иде, матур киенергә, бизәнергә яратты. Киемнәрен таныш модельерына заказ биреп тектерде. Ир белән хатын финанс проблемалар кичермәде, эшләгән акчалары тормыш итәргә җитеп барды. Ир белән хатын яз-көз айларында шифаханәләргә сәламәтлекләрен ныгытырга бардылар, отпуск вакытларында тауларга, диңгез буйларына сәяхәт кылдылар. Рәсүл әфәнде 60 яшен тутырып килсә, дә сәламәтлегеннән зарланмады: иртәләрен хатыны белән скандинавия таяклары тотып үзәк паркка йөрергә чыгалар. 

Кайгылы минутларында Рәсүл Саматовичны хезмәткәрләре ташламады: профком күмү мәшәкатьләрен үз өстенә алды. Институт коллективы тиз арада акча җыйды, машина ялладылар, җирләү процессын тиешенчә башкарып чыктылар.

Венера ханым белән саубуллашырга халык байтак җыелды: профессорлар, академиклар, хакимият кешеләре. Күмү мәрәсимендә матур сүзләр әйтелде, хәтта елаучылар да булды. Венера ханымның кабере чәчәкләргә, венокларга күмелде.

Авыр уйлар белән фатирына кайтып керде профессор. Ашыйсы да, эчәсе дә килмәде. Залдагы китап киштәсеннән тышлары саргаеп беткән гаилә альбомын табып алып, йомшак кәнәфигә килеп утырды. Хатыны белән төшкән фотоларны куллары белән сыйпап, узган гомерне искә төшерде. Уйларына бирелеп утырганда фатир ишегендә ишетелгән звонок тавышы профессорны чынбарлыкка кайтарды. «Хатын кайтты» дигән уй яшен тизлеге белән узды Рәсүл Саматовичның башыннан. Ир, каударланып, кәнәфидән сикереп торды, ишеккә таба атлады. Калтыранган куллары белән замок боргычын әйләндерде, ишек теләр-теләмәс кенә ачылып китте. Профессор каршында чакырылмаган кунак: кызыл төстәге дүрт кәнәфер чәчәге тоткан, институт ректоры урынбасары Зинаида Петровна басып тора иде. Ханым чия төсендәге кызыл пальто кигән, башында кызыл эшләпә, иреннәрен кып-кызыл төсле помада белән буяган. Бу ханым Рәсүл Саматовичның коллегасы, күптән түгел 55 яшьлек юбилеен билгеләп узган, бер тапкыр да кияүдә булмаган. Чакырылмаган кунак җил-җил атлап фатирга узды, кызыл төстәге сапогиларын салып, аягына Венера ханымнан калган йомшак башмакларын киеп куйды. Кухняга узып краннан вазага салкын су агызды, чәчәкләрне кухня өстәленә урнаштырды. Хатынын җирләп кайткан ирнең башында кунак көйләү кайгысы юк иде, ул бер сүз дә дәшмичә кәнәфигә килеп утырды, башларын түбән иде. Зинаида ханым кухняда мәш килде: шкафтан кыйммәтле чәй сервизларын чыгарды, электр чәйнеген кабызып җибәрде, суыткычтан ризыклар чыгарып өстәлгә тезде. 

– Рәсүл Саматович, сезгә борчылырга ярамый! Сез җәмгыятебезнең алыштыргысыз кешесе – профессор, тарихи шәхес, борчылмагыз! Венера ханым бик бәхетле кеше, ул тыныч күңел белән ятадыр. Аның бар хыялы, теләге – сезнең бәхетле булуыгыз! Сезнең янда яхшы тормыш иптәше булуы мөhим! 

Профессор дәшмәде, хатынын күмеп кайткан ир, француз хушбуйларын аңкытып, затлы халаттан сырпаланып йөрүче ханымны күрерлек халәттә түгел иде. Ул, утырган урыныннан торып, кисәк кенә киенә башлады.

– Рәсүл Саматович, сез кая җыендыгыз?
– Мин хәзер... Барып кайтасы җирем бар! – диде профессор, кулында машина ачкычын әйләндереп. 

Зинаида ханым ашыгып чыгып киткән профессор артыннан гаҗәпләнеп карап калды...

Тынып калган февраль бураны кабат котыра башлаган: Венера ханымның кабере өстендәге кара туфракны ап-ак кар күмеп киткән: ак карлар кабер янына килеп чүгәләгән профессорның бүрегенә, тунына кунган. 

Рәсүл әфәнде хатынының кабере янында берьялгызы озак кына басып торды. Өенә кайтасы килмәде ирнең: тормышын яраткан кешесез күз алдына да китерә алмый иде ул. Кабер туфракларын учына йомарлап, хатыны белән озак сөйләште. Бу минутларда үзен беркемгә кирәксез, адашкан, йолкыш хәлдәге эт баласы кебек итеп хис итте. Кайгыдан шашкан ир хатынына елый-елый аны яратуын сөйләде, гафу үтенде. Бергә яшәгән вакытларны кабаттан хәтерендә яңартты. Кеше гомере озак тоелса да, яраткан кешең белән бергә булган вакытлар бер мизгелдә узып киткән икән... Профессор үз гомерендә беренче тапкыр фән турында түгел, үлем турында уйланды. Икәү булганда гына җаннар бәхетле була икән... Рәсүл Саматович бик бәхетле булган: янында ялгызлыктан коткаручы ярты җаны булган. Салкында – җылыткан, чирләгәндә – дәвалаган, тамагы ачса – аны туендырган. Сусаган вакытларында касәгә кайнар чәй ясап бирүче якын кешесе янында булган. Ә хәзер ялгызлыктан кем коткарыр, моңланганда кемнәр юатыр, кемнәр күңелен күрер? Авыр уйлардан профессорның күзләреннән ачыттырып кайнар яшь бөртекләре акты, кисәк кенә йөрәге чымырдап китте... 

Икенче көнне бу кабер янында яңа кабер барлыкка килде. Ир белән хатын якты дөньядан бер көн аермасында китеп барды...  

Фото: Изображение от Freepik
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар