Логотип
Күңелеңә җыйма

Көчле булу казасы

Безне кечкенәдән көчле булырга өйрәттеләр. Көчле дигәндә, мин беләк егәрен күздә тотмыйм, бәлки холыктагы тәвәккәллек, карарларны тиз кабул итүне күздә тотам. Көчле булу әйбәт. Ләкин һәрвакытта да түгел.

Минем әни көчле хатын иде. Көчле булмаса, берьялгызы безне – өч баласын үстерә алмас иде ул. Үстерде дә, укытты да. Бу бит узган гасырның 90 нчы елларында – хезмәт хаклары түләнми, акчалар әледән-әле алмашынып торган чорда.

Әни көчле булды. Шушы көчлелеге аркасында ялгызы гомер итте. Ир-ат тарафыннан үзенә карата ниндидер хөрмәтсезлек, игътибарсызлык һәм кадерсезлекне кабул итә алмады ул. Аның янында бары тик бик көчле ир-ат кына яши ала иде.Ир-атның көчсезлеген күрсә, араларны кырт итеп, шунда ук өзә иде әни. Аңа бик күп эшләрдә, төрле оешмаларда, төрле белгечлек буенча эшләргә туры килде. Бер эштән икенче эшкә күчеп йөрде. Юк, бу аның һич тә начар белгеч булганы өчен түгел. Бу – аның көчле холкы аркасында иде. Эштә үзенә карата кылынган гаделсезлекләрнең берсенә дә түзеп утырмады ул. Әйтсә, турыдан бәреп канәгатьсезлеген әйтә дә, эштән китәргә шунда ук гариза яза. Соңыннан әле кайчан эш табып, кайчан урнаша, кайчан тагын хезмәт хакы ала – бу вакытта аларның берсе турында да уйламый.

Андый кешеләр бер минем әни генә түгел. Менә бер танышымның да ире яңарак кына эштән киткән. Шундый яхшы эштән! Акчалы эштән! «Ник алай эшләгән соң?» – дип сорыйм танышымнан. Җитәкче урынбасарының кимсетүенә түзеп тора алмаган икән. Тегесе танышымның иренә ниндидер кимсетүле ямьсез сүз әйткән. Бөтен коллектив алдында кешелеген таптаган. Ә монысы тоткан да гариза язган. Хәзер менә яңа эш эзли. Ә бит эш тапканчы да ниндидер акчага яшәп торырга, фатир өчен түләвен түләргә, балаларны укытырга, ашатырга, киендерергә кирәк. Танышым кайдан акча юнәтергә белми. «Эх, башка эш тапканчы, шунда эшләп торасы гына булган бит югыйсә», – дим дә... Көчле кеше түзеп торамы соң инде? Ул бит күперләрне бер шырпы белән яндырып, шартлатып, араларны бөтенләйгә өзеп китә.

Менә тагын бер мисал. Улымның дустының әнисе тотты да иреннән аерылды. Ире ВКонтактеда ниндидер кызлар белән язышкан. Әллә нинди яман сүзләр дә язмаган инде ул. Тәк, шаярган гына инде шунда бераз. Ләкин хатыны аның бу гамәлен үзенә хыянәт дип кабул иткән һәм... тоткан да аерылган. Бернинди аңлашуларсыз, бернинди «тагын бер шансларсыз». «Бер тапкыр рөхсәт бирсәң, ул аны икенче тапкыр да кылачак», – ди. Шуннан нәрсә инде, үзе ялгыз, баласы әтисез.

Батыр полководец Кассий үзенең атлы гаскәрен дошманныкы белән бутый. Дошман гаскәре безне камап алган, без җиңелдек, дип уйлый да үз-үзен үтерә. Җиңелү хурлыгын күтәрмәс өчен шушы адымга бара. Ул үлә, ә аның идарәчесез калган гаскәре чынлап та дошманга бирелергә мәҗбүр була.

Әлеге көчле кешеләргә башта сөйләшергә, аңлашырга, мәсьәләгә төшенергә кирәк булган да бит. Ләкин моның өчен инде сабырлык кирәк. Тукталып, уйланырга кирәк. Хәлиткеч карарларны шунда ук кабул итү куркыныч. Ялгышуың ихтимал. 

Көчле булу яхшы. Ләкин көчле генә түгел, сабыр булу, уйлап эш итү дә бик мөһим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар