Килен ким кеше шул

Хөрмәтле «Сөембикә»!
Бик четерекле, борчулы хәлгә тап булдым мин, зинһар киңәшләрең белән ярдәм итсәнә.

...Киптерергә  элгән керләремне җыйыйм дип, мунча буеннан узганда, шушы сөйләшүне ишетеп, туктап калдым. 15 яшьлек кызым белән кайнанам мунчаны гел бергә керәләр, аларның мунча алдына хәл җыярга чыккан чаклары иде бугай.
Сүз минем турыда иде.

- ... Син ул куша, дип, бөтен эшкә дә чапма, үзе эшләсен. Ул алган киемнәрне кимәсәң дә була, дәү әтиең белән сине киендерергә генә хәлебездән килә әле. Әниең җүнле кеше баласы түгел, кызым. Чирләп үлеп тә китми ичмасам!
Күз алларым караңгылана башлавын сизеп, бауга ябыша-ябыша, өйгә атладым.
— Дәү әни, ә безнең сөйләшкәнне әни ишетсә? Монысы кызым тавышы иде.

Кайнатам-кайнанам белән унике ел бергә торабыз. Зурдан кубып ачуланышканыбыз, кычкырышканыбыз юк шикелле. Дөрес, өченче һәм дүртенче балаларымны тапканда: «Кая шулкадәр бала табасың?» - дип кайнанам тавыш чыгарды чыгаруын. Әмма барыбер гаиләбез авылда итагатьле, тәртиплеләрдән санала. Хатын-кызда була торган вак-төяк сырхаулардан гайре авырып ятканымны да хәтерләмим. Ике сүзнең берсендә «әни» дип торам. Мин килгәннән бирле сыер саварга, көтү куарга торганы юк. Үзе дә безне эштән ашын пешереп, чәен куеп каршы ала. Тыштан шулай, ә эчендә әнә нинди кара уйлар икән...

Җаен туры китереп, тыңлап торуымны әйткән идем, кызым елап муеныма ук сарылды: «Башка дәү әнине тыңламыйм, ул гел шулай мине сиңа каршы котырта», - ди.
Кызымның җил кая иссә, шул якка борыла торган чагы. Мин аңа ни дияргә дә белмәдем. «Тыңлама», - дисәм, баламны дәү әнисенә каршы кую була. «Тыңла», — дисәм...
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 11 февраль 2020 - 08:36
    Без имени
    Ходай сабырлыклар бирсен Рашидэгэ, бик оятсыз хэм надан( башка сузем юк, башы булган адэм, гаилэсенэ мондый михнэтлэрне курсэтми) булган бу ир кисэге, Ходаем узен сакла, кургэннэргэ сабырлык бир
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    3355
    1
    39
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3463
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3136
    1
    29
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5897
    2
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4555
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек