Логотип
Күңелеңә җыйма

Кайнанам нигәдер бүләгемә сөенми

Кемдер бүләкне алырга яратадыр, ә мин менә – бирергә! Озаклап сайлыйм мин аны, гадәттә. Атналар буе! Башта нәрсә алырга икәнен хәл итәм. Бүләк бирәсе кешемне берничә көн уйлап йөрим, аны нәрсә сөендерер икән дим. ..

Кемдер бүләкне алырга яратадыр, ә мин менә – бирергә! 

Озаклап сайлыйм мин аны, гадәттә. Атналар буе! Башта нәрсә алырга икәнен хәл итәм. Бүләк бирәсе кешемне берничә көн уйлап йөрим, аны нәрсә сөендерер икән дим. Аңа нәрсәләр, нинди төсләр килешкәнен исемә төшерергә тырышам.  Мавыгуларын, хоббиен... 

Бүләгең кешене  сөендерергә, аның өчен көтелмәгән бер сюрприз булырга тиеш. Иң мөһиме – синең аңа мөнәсәбәтеңне күрсәтергә тиеш ул бүләк! 

  Үзеңә ошаган, үзеңә кирәк булган берәр нәрсәне алырсың, дип, кешегә акча гына бирүне бөтенләй дөрес әйбер түгел дип саныйм. Гомеремдә дә кешегә акча бүләк итә алмас идем. Акчага да сөенүчеләр бардыр анысы, әмма чын күңелдән балкып шатланган кешене күргәнем юк әле. Синең турында уйлап, сиңа дип атап алынган бүләккә җитми инде...

Ирем белән өйләнешкәнебезгә быел җәйгә дүрт ел була. Бу вакыт эчендә кайнанама инде әллә ничә тапкыр бүләк ясарга өлгердем. Туган көннәренә, Яңа елга, 8 Мартка, әниләр көненә... Хәтта иремнең туган көненә дә! «Миңа шундый ул үстергән өчен рәхмәт сезгә!» – дип. 

Күптән түгел тагын туган көне булды. Алдагы кайтуда «яңа күлмәк алдым» дип күрсәткән иде. Бер туганнарының кызы кияүгә чыга – туйга барырга җыеналар. Шул күлмәгенә туры килсен дип бик озак көмеш алкалар, көмеш беләзек эзләдем. Әлә ничә кибеткә җиттем. Бер кибетнең сайтында күреп барган идем, сатуда әлегә юк, заказ белән генә кайтартабыз диделәр. Заказ биреп кайтып, кабат барып алырга туры килде. Әммә нәкъ мин теләгәннәре булды! 

И-и, сөенгәндер инде кайнанаң, дисезме? 

Исе дә китмәде! Алды да шкафка тыгып куйды. Хәтта киеп тә карамады! Берәү булса, минем күңел өчен генә булса да киеп карар иде.

Әле ошады бүләгем, әллә юк – аңламадым да. 

Хәер, алдарак та барысы да шулай булды: рәхмәт дип ала да, йә шкафка тыгып куя, йә читкә алып куя. Шуның белән шул... 

Хәзер генә аңладым: бүләкне аны сөенеп алган кешегә генә бүләк итү күңелле икән. Бик кәефем төште, алга таба кайнанама бүләк алырмынмы, юкмы, белмим. 

Ирем белән дә бу хакта сөйләштем. 

Ул: «Әнигә үпкәләмә, ул бүләк алып ияләшкән кеше түгел. Безнең өйдә андый бүләк бирешү гадәте юк иде», – ди. Бәлки, чынлап та шулайдыр, бүләк алгач үзен ничек тотарга икәнен белмидер. Ирем: «Әтинең әнигә нәрсә дә булса  бүләк иткәнен хәтерләмим», – ди. Бер тапкыр чәчәк тә бүләк иткәннәре булмаган аңарга! Мин иремне әнисенә чәчәк бүләк итәргә өйрәттем инде. 

Дөньяда мин белмәгән әллә нинди проблемалар бар икән. Ирле тормышның дим... Әллә мин аларны кайчак үзем дә уйлап чыгараммы, белмәссең. 

Менә яздым да, бушангач, рәхәт булып китте әле. 
Г. Г. 
Казан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар