Логотип
Күңелеңә җыйма

Кайда идең син, ярату?!

– Бик сагындым сине, Камилә! – ноутбук мониторыннан елмаеп карап торган Искәндәрнең йөзендә сагыш чалымнары шәйләнде.   – Мин дә... – күз дә йоммый, бер оят әсәре дә тоймыйча иремне алдыйм.  

 

– Бик сагындым сине, Камилә! – ноутбук мониторыннан елмаеп карап торган Искәндәрнең йөзендә сагыш чалымнары шәйләнде.  

– Мин дә... – күз дә йоммый, бер оят әсәре дә тоймыйча иремне алдыйм.  

– Син бит ялга чыгасың. Бәлки, минем янга килерсең. Рәхәтләнеп ял итәрбез. Диңгез кояшында кызынырсың, су керерсең. Д витамины җыеп кайтырсың. Чынлап, кил әле! Ялгызлыктан туйдым, сиңа да күңелсездер.  

– Ярар алайса, килермен, – дип, үзем дә сизмәстән иремнең тәкъдимен кабул иттем. Югыйсә планнарым башка иде. – Карыйм әле,  самолетка билет кайсы көннәргә бар икән, – дидем дә видеосөйләшүне сүндерү төймәсенә бастым. 

Ә интернеттан билет түгел, аерылышу өчен нинди документлар кирәк булганын  карый башладым. Мин төгәл бер карарга килгән идем инде: башка болай яшәп булмый, аерылам. Алдалап яшәүдән дә авыр әйбер юк.  

Безнең танышу тарихында романтикага урын булмады. Моннан ике ел элек  дус кызым Миләүшә киңәшен тотып, танышулар сайтына теркәлдем. Берничә атнадан бер егет хат язды. Искәндәр дип таныштырды ул үзен. Программист булып эшли икән. Фрилансер. Ягъни читтән торып эшли. Үзе  – Казанда, хезмәт урыны – Малайзиядә. Берәр атна язышканнан соң, очрашуга чакырды. 18 яшем күптән узган инде. Яшь кызлар кебек  матурлыкка ташланмыйм. Интернет киңлекләренең бер почмагында утырган егетнең фикер сөреше дә, күп белүе дә,  хатларны хатасыз язуы да ошады.  Бер шимбә кичендә очраштык. Озак кына паркта йөрдек, аннан соң шәһәр үзәгендәге  кафега кереп җылындык.  

Тәмле-тәмле  десертлар  алуын күреп, саран түгел икән бу дигән нәтиҗәгә  килдем. Ул мине подъезд төбенә кадәр озата килде дә, оялып кына бит очымнан үбеп алды. Өйгә керүгә, озак та үтми кесә телефоным шалтырый башлады.  Беләм, иптәш кызым түземсезләнә.  

– Ничек үтте очрашуыгыз? Әйдә, тизрәк сөйлә инде, – ди Миләүшә. 

– Гадәттән тыш берни дә булмады, – дим. – Гадәти егет, җитәкләшеп сөйләшеп йөрергә менә дигән әңгәмәдәш.  

– Шәп бит инде! – дип шатланды Миләүшә. – Тик үзең беренче булып шалтыратма. Ошасаң, үзе эзләр... 

 Ә Искәндәр икенче көнне үк шалтыратты. Кинога бардык. Аннан соң мин аны  чәйгә чакырдым... Иреннәр очрашуын үзебез дә сизми калдык... 

– Гашыйк булдыңмы?..  

Берничә атнадан Миләүшә белән очрашканнан соң иң беренче соравы шул булды. Ә мин аның күгәрченнәр куып йөргән кечкенә  кызыннан күзләремне ала алмыйм. 

– Белмим, – дип иңсәләремне сикертәм. – Шулай да, ул миңа ошый... 

– Гашыйк булу –  бала-чага эше инде, бер күңеллелек. Тик кайнар хисләр турында уйларга яшебез егермене үткән инде. Хәзер безнең өчен иң мөһиме: кешесе туры килсен. Гаилә корырга, бала табарга вакыт... 

– Син хаклы, Миләүшә! –  үзем һаман аның кечкенә кызына карыйм. Сабый әнисен килеп кочаклады да, чырык-чырык көлеп җибәрде. – Бала табарга вакыт шул... 

Нәкъ биш ай очрашып йөргәннән соң, 8 Март бәйрәмендә  Искәндәр миңа тәкъдим ясады. 

–  Бик яратам сине, хатыным  бул, – дип пышылдады ул колагыма, кочагына алып.  Әкрен генә колак алкаларымны, муенымны үбеп назлады. Ризалыгымны биргәч, хәтта күзләре яшь пәрдәсе белән капланды кебек.  

Туй көне  һәр ак күлмәк кигән кызныкы кебек,  бик дулкынландыргыч, шатлыклы булырга тиеш иде югыйсә. Ә мин бер кидем күлмәгемне, бер салдым... Башымда бары тик бер уй бөтерелде: «Яратмыйм бит Искәндәрне, нигә ризалаштым?»   Шул ук вакытта Миләүшәнең сүзләре колагымда яңгырый: «Кайнар хисләр турында уйларга яшебез егермене үткән инде.  Хәзер безнең өчен иң мөһиме: кешесе туры килсен...» 

 Бер ел ярым яшәгәннән соң, булмый болай дип, күңелгә аерылу турында уйлар килә башлады. Мин ул гөнаһлы уйларымны күпме генә куып карарга тырышсам да, алар кабат әйләнеп кайтты. Ир кочагында булсам да, ялгызлыгым белән хушлаша алмадым. Яши-яши яратырмын әле дигән уем чынга ашмады. Бәлки, бала туган булса, мәшәкатьләр белән онытылган да булыр иде, тик авырга да уза алмыйм. Табиблар да аптырый: «Икегез дә сау-сәламәт, бер төн эчендә авырга узарлык саулыгыгыз бар», – диләр... 

Беркөнне Искәндәр эштән кайткач, аны берничә айга Малайзиягә офисларына укырга җибәрүләрен әйтте. «Бу  карьера өчен бик шәп инде, тик бер генә нәрсә өчен борчылам: син берүзең каласың. Ялгызыңа бик күңелсез булыр инде», – дип, мине кочагына кысты. Һәрвакыттагыча муенымнан үбеп, иркәли башлады.  

«Ялгызың!..»  Ә минем шатлыгым эчәмә сыймый. Ниһаять, ялгызым калам. Ниһаять,  яраткан хатын булып кыланырга,  теләмәсәм дә,  назларына җавап бирергә кирәк түгел. Кулларымны җәеп, рәхәтләнеп йокыга китәчәкмен... Кайтып ашарга пешерү дә, киемнәр җыештырып-юыштыру да икенче планга күчәчәк. Шулар турында уйлагач, минем өстемнән тау төшкән кебек булды... 

...Билетлар алынды, аерылышу өчен  нинди документлар кирәклеге дә барланды. Искәндәргә йөрәген яралаячак яңалыкны өйдә әйтмәвем хәерлерәк тә булыр әле... Бу адымга бару бик авыр, тик гомер буе үземне дә, аны да алдалап яши алмаячакмын. Әйтәм! 

Тик аэропортта Искәндәрнең бер кочак чәчәк күтәреп минем каршылавын күргәч,  күзләремә яшь килде.     

– Бик сагындым бит сине, Камилә, – дип кысып кочаклады да бик озак җибәрми торды. Ул кызынган, аннан  диңгез исе  килә иде... 

– Мин дә... сагынды-ы-ы-ы-м! – бер ялган нота да юк иде бу сүзләрдә. Йөрәкнең мин белмәгән бер почмагыннан чыкты ул.  Ансыз бер ай гына үтте, ә мин инде сагынганмын. Искәндәрнең эштән кайткач кичке аш вакытында  көне буе булган хәлләрне кызык итеп сөйләве, иртән битемнән бармак очлары белән әкрен генә сыпырып уятуы, назларын сагынганмын икән бит! 

 Номерга урнашу белән, диңгезгә йөгердек. Кояш күрмәгән тәнем  тиз арада янып та чыкты. Кичен Искәндәр кып-кызыл булып янган аркама йомшак итеп кенә крем сөртте. 

– Мин сине бик яратам, Камилә! – дип пышылдады. Җилкәмнән үпкән вакытта умыртка баганам буйлап  җылы  дулкын йөгерде.  Бу төнне без беренче тапкыр гына яратышмадык, ләкин мин беренче тапкыр аның назларыннан башымны югалттым... 

Малайзиядә бер ай буе булдым. Искәндәр белән иртән диңгезгә бардык. Көндез ул укырга китте, мин шәһәр буйлап йөрдем. Кичен  кафеларда сыйландык, яр буйлап җитәкләшеп йөрдек. Ә төнлә –  йолдызлар безнең янга төште... Ел ярым уртак тормыштан соң, без ширбәт ае үткәрдек... 

Нәрсә сәбәп булгандыр,  иремә икенче төрле карый башладым. Аэропортка озата килгән Искәндәргә  карап, кайтасым килмәгәнемне аңладым. Инде самолетка утырырга чакыралар, ә минем аның кочагыннан чыгасым килми.  

–  Зинһар, тизрәк кайт! Мин сине өзелеп көтәрмен! – дим,  иреннәреннән аерыла алмыйча. Ничек моңа кадәр бу иреннәрнең тәмен аңламаганмын икән?! 

Кайтып берничә көн үтү белән хәлем начарланды. Һәрвакыт йокым килә, укшыта. 

– Камилә, озакка сузма, хастаханәгә бар. Тагын бер атна һәм мин кайтам,  – диде борчылып Искәндәр, скайп аша сөйләшәкәндә минем агарынып киткән йөземне күреп. 

–  Ярар, җаным, борчылма минем өчен, барырмын, – дим. 

Ул яңалыкны интернет аша түгел, кочагында, күзләренә туры карап әйтәсем килә шул...   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ярату - ул яшьне сорап тормый!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Матур беткэн эсэрне укуы кунелле..яшлектэ бик анлап бетермибез шул узебезне яраткан кешенен кадерен

      Хәзер укыйлар