Логотип
Күңелеңә җыйма

Картлар йортыннан волонтер язмалары

Гомернең соңгы елларын Картлар йортында уздырырга мәҗбүр булган өлкәннәр нәрсә хакында үкенеп яши икән?  Әлеге язмада иң еш очрый торган җаваплар теркәлгән. 

Гомернең соңгы елларын Картлар йортында уздырырга мәҗбүр булган өлкәннәр нәрсә хакында үкенеп яши икән?  Әлеге язмада иң еш очрый торган җаваплар теркәлгән. 

1. Бала табудан курыктым.

«Беләсезме, кызыма тагын бер сеңел яисә энекәш алып кайтмаганга үкенәм. Ул вакытта бер коммуналка бүлмәсендә әти-әниләр белән яши идек. Оялмыйча, ничек итеп монда тагын бер бала алып кайтыйм дип уйладым. Монысы да почмакта сандык өстендә йоклый, карават куярга да урын юк иде. Аннары иремә эшеннән фатир бирделәр. Бераздан тагын да зуррагына күчендек. Ләкин бала алып кайту яшеннән узган идем шул инде...
Нишләп тәвәкәлләмәдем соң, дип үкенәм хәзер. Бишне табасы калган бит, бишне! Ирем дә ышанычлы, тырыш кеше иде, бар булганын өйгә алып кайтты. Барысын да аякка бастырыр идек, кеше итәр идек! Ә без... Башкалар кебек булырга тырыштык. Имеш, бөтен кеше шулай яши бит...»

«Бервакыт иремнең эт баласын яратып торганын күрдем. Аталык хисләрен тормышка ашырып бетермәгән җылылык белән сыйпый иде ул көчекне. Аның мәхәббәте ун балага да җитәрлек булган. Ә мин аңа бары тик бер бала табып бирдем...»

2. Эшне гаиләдән өстенрәк күрдем.

«Кладовщица булып эшли идем мин. Эшем бер дә тыныч булмады. Исәп туры килмәсә, мине гаепләрләр, хөкем итеп төрмәгә утыртырлар дип борчылып узды гомер. Нәрсә дип эшләдем икән ул эштә дип аптырыйм хәзер. Иремнең эше яхшы, хезмәт хакы җитәрлек иде югыйсә. Башкалар кебек булырга кирәк дип, эштән китәргә яхшысынмадым».

«Утыз елга якын химик лабораториядә эшләдем. Пенсия яшенә җиткәндә тешләр дә калмады, ашказаны да бозылды, тазалык та бетте. Нәрсә өчен кирәк булды инде шунда эшләү? Хәзер 12 мең пенсия алып яшим. Даруларга да җитми ул акча».

3. Сәяхәт итәргә вакыт җиткерә алмадым.

Картларның иң якты истәлекләренең берсе сәяхәт итүгә бәйле икән.
«Студент чакта Байкалга барган идек. Ул матурлыкны гомер буе онытасым юк!»

«Теплоходта Идел буйлап бер айлык сәяхәткә чыктык. Бу шундый зур бәхет иде! Тарихи шәһәрләрдә булдык, экскурсияләрдә йөрдек, кояшта кызындык, су коендык! Карагыз әле менә, фотоларны әле дә саклыйм».

«Ял көннәренә Ленинград шәһәренә бардык. «Волга» машинасы алган идек ул вакытта. Җиде сәгать ярым рульдә бардым. Иртә белән Петергофф шәһәрендә Фин култыгында иртәнге ашны ашадык».

4. Акчаны кирәксез әйберләргә сарыф иттем.

«Менә бу 12 кешелек фарфор сервизны күрәсезме? Без аннан гомер буена бер тапкыр да чәй эчеп карамадык! Йәгез әле, алыгыз шуны шкафтан, сеңлем. Рәхәтләнеп чәй эчик. Кайнатма салыр өчен иң матур савытны да алыгыз!»

«Җиһаз юллатып тәмам юләрләндек. Эзләдек, таптырдык, чират тордык... Алар тормышны бөтенләй бизәмәгән дә бит югыйсә. Комачаулаганнар гына дип тә уйлыйм хәзер. Ул ялтырап торган «стенканы» нигә дип алганбыздыр... «Тимә, кагылма, якын килмә!» – дип, балаларны никадәр әрләдек. Гап-гади бер шкаф аласы калган, балалар рәхәтләнеп уйнасын, язсын иде!»

«Бер айлык хезмәт хакыма «фирменный» күн сапоги сатып алдым. Ул айны әбинең авылдан алып килгән бәрәңгесен ашап кына яшәдек. Нәрсә хакына? Миңа бер кеше дә артык хөрмәт тә күрсәтмәде, даным да артмады ул аяк киеме аркасында».

5. Әти-әни һәм балаларым белән бик аз аралаштым.

«Әниемне кочаклап, рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырыр идем. Аның киткәненә 20 ел була менә. Мин үлгәч, кызым да мине бик сагыначак инде, юксынып елар көннәре алда әле. Ләкин кызыма моны хәзер аңлату мөмкин түгел... Ул бик сирәк килә минем янга...»

«Улымны тапкач, бик бәләкәй килеш яслига бирдем. Аннары балалар бакчасы, мәктәп, продленка... Җәй көне лагерьга җибәрә идек... Бер көнне эштән кайткач, өемдә миңа бөтенләй таныш булмаган 15 яшьлек егет яшәгәнен аңладым. Мин –улыма, улым миңа ят идек...»

6. Бик аз китап укыдым.

«Шулкадәр аз китап укыдым үз гомеремдә! Йә бер мәшәкать, йә икенчесе... Безнең шулкадәр зур шәхси китапханәбез бар иде. Ләкин аларның күбесен мин ачып та карамадым, тышлык астында ни барын да белмим». 

7. Дин белән кызыксынмадым.

«Дин тоткан кешеләрдән гел куркыбрак яшәдем. Миннән яшереп балаларымны дингә тартырлар, дип шикләнә идем хәтта. Хәзер ялгышканымны аңлыйм. Иманлы итеп, диндә тәрбияләнгән балалар бөтенләй икенче төрле була икән. Андый гаиләләр башкаларга караганда да татурак, мәгънәлерәк тормыш алып барганлыгын аңладым хәзер».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    1

    Экият!Диндэге кешелэр,узлэренен намаз укулары белэн мактаналар,алар очен эти-эни хакы ничэнчедер урында.Намаз укыгач,хэрбер гонах ярлыкана,дип уйлыйлар,йомшак кунеллелэр каты бэгырьлегэ эйлэнде.Алар беркайчан да энилэрен сагынмаячак.Сектага эйлэндереп бетерделэр динне.

    • аватар Без имени

      4

      0

      Синең өчен әкияттер, диндәге купме танышларыбыз әти-әниләрен исән килеш хөрмәтләп, улгэч дога кылып яшиләр Аллахыга шөкер!

      Хәзер укыйлар