«Кеше каргарга, бер-берсен яратканнарга сүз тидерергә ярамый ул, каргыш үзеңә төшә», – ди ул чакта. Һәм каргыш та, авылдагы ташланган хатын да онытыла. Тик бәхетләре озакка бармый. Төзелештә эшләгән Мөнир биектән егылып төшеп үлә. Аниягә 14 яшь тулганда әнисе машинага таптала. Анияне Алма апасы үстерә.
(Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kargys)
Алма апасы сөйләгән саен, Ания үзен каядыр томанга кереп югалган кебек хис итте. Әйе, аның югаласы килә иде бу минутларда. Алма апасы сөйләве буенча, Аниянең әнисе авылда бер чибәр кыз була. Бик күп егетләр йөри аның артыннан, әмма ул гаиләле кешегә гашыйк була. Яшь арасы зур булуына да игътибар итми. Яратам һәм ул минеке булачак, ди. Үзенекен итә – Мөнирне гаиләсеннән аерып ала. Мөнирнең хатыны Гүзәлия өч айлык күкрәк баласы белән ялгызы кала. Иренең чыгып китүен бик авыр кичерә ул. Күкрәк баласын күтәреп яшь парлар яшәгән өйгә килә. Ирен җибәрүен үтенеп, көндәш алдына тезләнепләр елый. Баласы хакына сорый. Үзе дә ирен бик яраткан була. Әмма яшь хатын аны куып кына чыгара. Чыгып киткәндә хатын аларны каргый. Минем баланы ятим иткән өчен бала йөзе күрми яшәсәң иде, ди.
Шулай гел баласын күтәреп килә башлагач, алар менә шушы Алма апасы яшәгән кечкенә бистәгә күченеп килә. Авылга бөтенләй кайтмыйлар. Әнисе моны шул чакта Алма апасына сөйли. Ания туганчы бераз шикләнеп йөри әле ул каргыштан. Әмма тупырдап торган Анияне кулга алуга барысын да оныта. «Кеше каргарга, бер-берсен яратканнарга сүз тидерергә ярамый ул, каргыш үзеңә төшә», – ди ул чакта. Һәм каргыш та, авылдагы көндәше дә онытыла. Тик бәхетләре озакка бармый. Төзелештә эшләгән Мөнир биектән егылып төшеп үлә. Аниягә 14 яшь тулганда әнисе машинага таптала. Анияне Алма апасы үстерә.
– Ул хатынның гына каргышы төште әниеңә. Синең бәби таба алмавың да шуның кайтавазы микәнни?! Юктыр, моның белән бәйләргә ярамый, – диде Алма апасы сүзен тәмамлап.
– Алма апа, ул хатын һаман да авылда яши микән? – дип сорап куйды Ания. Ул инде бер карарга килгән иде.
– Нигә сорыйсың, балам?
– Минем аннан әти-әнием гөнаһлары өчен гафу сорыйсым килә.
— Гафу сорый алмассың инде, күптән гүр иясе дип әйттеләр. Бик авыр кичергән ул ирен югалтуны. Тора-бара акылдан шашкан да, аны шәһәргә алып киткәннәр. Янына барып йөрүче дә булмаган, бер елдан соң үлде дигән хәбәре килгәч, алып кайтып күмделәр.
– Ә улы... Минем туган була бит инде ул. Минем аны күрәсем килә...
– Ул да бәхетсез җан булган инде. Ата-анасыз үскән бала бәхетле буламыни инде? Карт әбисе караган инде аны. Әмма каты кул булмагач, яшьтән үк җүнсез юлга кергән. Ахырда шәһәргә чыгып киткән дә югалган. Әле беркөнне авылдагы чыбык очы туганнар белән сөйләшкән идем. Әнисенең иске йортына кайтып егылган. Бер аягы юк икән. Иртә-кич эчә, бөтен авыл исереге шуңа җыелып ята, дип әйттеләр. Анда инде кеше рәте калмагандыр.
– Алма апа, кем исемле ул. Мин иртәгә шул авылга барам.
– Җүләрләндеңме әллә? Аның белән нинди сөйләшер сүзең булсын? Китереп сугып, берәр зыян кылыр йә. Йөрмә, балам.
– Юк, Алма апа, барам. Исемен әйтмисең икән шунда авылдагылардан сорашырмын әле. Минем аны күрәсем килә. Бездә бит бер кан ага!
– Радик исемле иде ул. Әмма мин сине кисәттем. Анда баруыңны кияүгә дә әйт. Ул ялгызыңны җибәрмәс, бергәләп барырсыз.
Аниянең беркем белән сөйләшәсе килми иде. Ул апасы җәеп биргән урынга барып ятты. Ничек кенә төнне уздырасы инде. Тәне арудан авырайды, әмма күзгә йокы килми. Озак уйланып ятты Ания. Туганы белән очрашу минутларын да күзалларга тырышты. Әмма булдыра алмады.
Таң белән инде ул машина руле артында иде. Йөз чакрым әллә ни ара түгел. Ания бик тиз барып җитте. Авыл башына керүгә урамдагы бер кеше янына тукталып, Радик яшәгән йортны сорады. Теге кеше җавап биргәнче, башта бик аптырап текәлеп кара торды Аниягә.
– Исемен дөрес әйтәсезме? Сезгә шул исерек Радик кирәкме? – диде ул аптыравын яшерә алмый.
– Исерекме түгелме икәнен белмим, әмма миңа Радик кирәк. Ул ялгызы яши.
Аниянең бу кешегә нигәдер ачуы чыкты. Яраталар инде безнең җәмгыятьтә кләймә сугарга. Аннан соң бу кләймәне бернәрсә белән дә юып бетереп булмый.
Авыл уртасындагы кечкенә йорт капка алдына килеп туктады Ания. Тирә-ягындагы зур матур йортлар арасында ул мескен бер ятим булып тора иде. Капка баганалары кыйшайган, бакча коймалары каерылып-каерылып чыккан һәм бар җирдә кычыткан. Капканы көч хәл белән ачып ишегалдына керде хатын. Ишегалдында да әрекмән катыш кычыткан үсә. Каралмаган дөнья... Ишек ачып керергә базмады Ания, тәрәзә шакыды. Җавап бирүче булмады. Ул кабат катырак итеп шакыды.
– Кем йөри анда? – өйдән карлыккан ир-ат тавышы ишетелде.
– Чыгып керегезче. Җитди сөйләшүгә килдем.
Кара, Ания аңа нәрсә дип әйтәсен уйлап та куймаган икән. Аркасыннан бөрчек-бөрчек тир бәреп чыгуын сизде.
Бераздан ишекне ачып Радик чыкты. Югыйсә яше әле 35 тирәсендә генә, ә ул инде карт кешегә әйләнгән. Чәчләре озын, йөзен сакал-мыек баскан, шешенеп беткән. Култык таякларында. Бер аягы тездән юк. Ания шундук Радикта әтисенең чалымнарын күрде.
– Нәрсә кирәк? Беркая да бармыйм дидем бит инде. Социаль хезмәтегез дә, приютыгыз да кирәкми. Ычкыныгыз моннан.
– Исәнме, Радик. Мин синең туганың Ания. Безнең әти уртак...
Радик аны күздән кичереп чыкты да, чалт итеп төкереп куйды.
– Менә нәрсә икән. Сеңелкәш килгән икән, – дип мыскыллап әйтте Радик. – Сиңа нәрсә кирәк? Милек бүлешергә кайттыңмы әллә? Бу йортка синең дәһелең дә юк. Әни йорты ул. Әнә, ишегалдындагы кычытканнарны чабып алып кит. Рөхсәт. Һәм күземнән югал! Синең әниең безнең тормышка килеп кереп күп кайгы китерде, йә син дә кайгы китерерсең.
– Радик, – Ания бер тын сүзен әйтә алмыйча торды. – Мин синнән гафу үтенергә килдем... Әнием өчен... Сиңа ничек ярдәм итә алам?
Радикның күзләрендә ачу чаткылары да, нәфрәт тә күрде Ания. Бермәл ул ямьсез итеп кычкырып көлеп җибәрде.
– Бер мең бирәсеңме? – диде ул көлүеннән туктап.
Ания шундук сумкасыннан алып акча сузды.
– Рәхмәт! Считай, мин сине гафу иттем. Инде китсәң дә була. Шул сүз кирәк идеме сиңа? Гафу иттем, бар, бар, кайтып кит. Тагын гафу үтенәсең килсә, икенче атна кил. Бу гафуыңны берәр атнага сузарга тырышырмын.
– Бәлки сине хастаханәгә алып барырга кирәктер? – диде нәрсә әйтергә белмәгәннән аптырап Ания.
– Беркая да бармыйм дидем бит инде. Булды, бар. Йокымнан бүлдең. Ә моннан ике йорт алда торган өйгә кереп Шамилгә әйт әле, миңа килсен. Синең бу гафуыңны реализовать итәргә кирәк бит инде. Хәерле юллар. Бар, исән йөре.
Радик шулай диде дә борылып кереп китте. Аниянең авызын ачып сүз әйтерлек хәле калмаган иде. Ике күзеннән яшь акты.
Юл буе Радикны уйлап кайтты ул. Бу дөньяда аннан да якын туганы юк бит инде аның. Бер кан ага бит аларда. Ә абыйсы нинди мескен хәлдә! Ул аны бу кадәр үк түбән тәгәрәгән дип күз алдына китермәгән иде.
Иренең эштән кайтуын түземсезләнеп көтеп алды ул. Илмаз кайтып, кичке аш ашагач, бу ике көндә булган хәлләрне иренә түкми-чәчми сөйләп бирде.
– Син йөрисең инде, җаным, әллә нәрсәләргә ышанып.
– Илмаз, мин инде бала турында түгел, абый турында уйлыйм. Нинди булса да ул бит минем туганым... Аңа ярдәм итәсем килә.
– Атна саен кайтып акча бирерсеңме?
– Юк инде, минем аны ул чоңгылдан алып чыгасым килә, Илмаз. Дөньяга үпкәле ул. Монда минем, дөресрәге, әнинең гаебе зур. Әтидән начар ул туа алмый. Җаны әрнегәнгә шундыйдыр ул.
– Мин сине аңлыйм, Ания. Әмма аны монда алып килергә тәкъдим итәсеңме? Көне-төне аның белән сугышып ятарсыңмы?
– Монда алып килергә теләсәм дә, килмәячәк ул. Аның башын аракы пары каплап бетергән.
– Алайса аны дәваларга кирәк. Хастаханәгә салыйк. Риза булса инде.
– Әйе шул, ничек тә хастаханәгә алып барырга кирәк. Аңлавың өчен рәхмәт сиңа, – дип, Ания ирен кочаклап алды.
Икенче көнне ул кабат машинасына утырып авылга юл тотты.
– Нәрсәгә килдең? Әле кичәгесе дә бетмәде. Әмма запаска биреп куйсаң була, – дип каршы алды аны Радик.
Аниянең бүген инде шакып тормыйча өйгә үк керергә батырлыгы җитте. Бусаганы атлап узуга, тораштай катып алды. Бу кадәр пычрак йорт күргәне юк иде аның: бөтен җирдә шешә, өйдәге тәмәке төтененә балта асып куярга була. Өстәлдә ипи калдыклары, шешәләр аунап ята.
– Юк, мин сиңа башка акча бирмим!
Хатынның тавышыннан тимер салкыны сизелде. Радик моны көтмәгән иде, утырган җиреннән торып ук басты һәм Аниягә карап тора башлады.
– Әйдә, җыен. Минем белән китәсең. Күрәләтә, сиңа үзеңне үтерергә юл куймыйм. Син мондый тормышта яшәргә тиеш түгел. Син бит әтинең улы. Ә безнең әти бик чиста-пөхтә кеше иде.
– Әтинең нинди булганын белмим, әмма әнине ташлап гүргә керткәнен беләм. Гафу итә алмам инде мин аны.
– Анысы синең эш. Алар турында уйлама әле, үзең хакында уйла. Үзеңне юкка чыгарасың бит. Мин моңа юл куя алмыйм. Мин сиңа кирәк түгелдер, әмма син миңа кирәк. Синнән башка кан туганым юк бу дөньяда. Әйдә, җыен!
Аниянең мондый катгыйлыгыннан Радикның каушаганлыгы сизелде.
– Син мине кая алып барырга җыендың соң? Өеңнең түренә алып кайтып утыртырга җирәнмисеңме? Ирең дә ризамы?
– Алып кайтып та утыртырмын. Өебез зур, сиңа да урын җитәр! Әмма аңа кадәр син хастаханәдә ятачаксың. Сине дәваларга, аякларыңны карарга кирәк. Япь-яшь килеш култык таягы белән йөрисең, сиңа протез ясатабыз!
Радик җавап бирмичә, Аниягә карап торды.
– Ярар, әйдә болай сөйләшәбез, – диде Ания катгыйлыгын югалтмыйча. – Бездә ошамаса, шушында кайтарып куярмын. Шундук кайтарам.
Радикның җыяр әйберләре дә юк иде. Өстенә нәрсә кигән, машинага шулай чыгып утырды. Ул хәтта ишек-капкаларын да бикләми. Мондый тормышыннан үзе дә ялыккан иде бугай.
Радик яңа тормышына бик тиз ияләшә. Илмаз белән дә уртак тел таптылар. Баксаң, егет техниканы бик ярата икән. Беренче тапкыр протезын киеп, аягына баскач, Радик хәтта елап җибәрде.
– Рәхмәт, сеңлем, – дип, беренче тапкыр Анияне кочаклап ала. Сеңел белән абый арасында ярату, хөрмәт шул көннән тагын да ныгый. Ания үзен бик бәхетле тоеп, күкләрдә йөзеп йөри ул көннәрдә. Нәкъ бер айдан авырлы икәнен белә...
Тугыз айдан соң Илмаз белән Радик бала табу йортына Анияне каршы алырга киләләр.
– Курыкмыйсыңмы ике малайдан? Тиздән өйнең асты-өскә килә башлаячак, – дип көлә Илмаз Радикка карап.
– Юк инде, минем автосервиста ярдәм итәргә энекәшләр үсәчәк бит. Ярдәмчеләрем булачак. Ә син молодец! Ике малай бит ул! – дип Илмазның иңсәсеннән кагып ала Радик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Ышанасы килә
0
0
0
0
Рәхмәт
0
0
0
0
Әкият
0
0