Казанның колхоз базары яныннан узып киткәндә, кинәт Гаделнең йөрәге чәнчеп куйды. Хәзер бу урында базар да юк, юллары да башка төрле. Ләкин 30 ел элек хәтер капчыгының иң төбенә яшергән хатирәсе яңадан калкып чыгып, йөрәге аша хәбәр бирде.
Казанның колхоз базары яныннан узып киткәндә, кинәт Гаделнең йөрәге чәнчеп куйды. Хәзер бу урында базар да юк, юллары да башка төрле. Ләкин 30 ел элек хәтер капчыгының иң төбенә яшергән хатирәсе яңадан калкып чыгып, йөрәге аша хәбәр бирде.
Август аен кечкенәдән көтеп алалар иде энесе белән. Чөнки шушы айда мәктәпкә барырга дип, Казандагы базарга барып, яңа киемнәр, рюкзак, башка кирәк-ярак алалар. Гаделнең балачагы өчен бу бәйрәмгә тиң көн иде. Ел буена бер тапкыр алар дүртесе бергә – әтисе, әнисе, энесе, Гадел – бергәләп машинага утырып, каядыр баралар. Гел котыртып торучы әби-бабасы да юк, рульдә утырасы булгач, әтисе дә аек... Шушы юлда алар матур гаилә сыман, сөйләшеп, нәрсә алырга кирәклеген киңәшләшеп менәләр. Рәхәт...
Әтисе белән аралашу сирәк тия иде Гаделгә. Көне буе эштә булган әтисе һәр кич саен эчеп кайта. Аннары тавыш чыгара, хатынына кул күтәрә. Гаделнең моны үз күзе белән күргәне булмаса да, ишетә иде, аңлый иде малай... Әтисе кайтышка, әнисе аларны бүлмәгә кертеп бикли. Гадел белән Илшат юрганга бөркәнеп, колакларын тотып качып яталар. Ишетәсе килми Гаделнең... Әтисенең әнисенә кычкырганын, әнисенең елаганын ишетәсе килми. Елап беткән әнисе ишекне ачып кереп, балаларын юрган астыннан чыгарганда, әтиләре гырлый-гырлый йоклый, гадәттә... Кайвакыт әнисенең йөзе кара көеп чыккан була. «Нишләдең, әни?» – дип соравына, «Әтиеңне яткырганда бәрелдем, авыр бит ул, күтәрә торган түгел», –дип җавап бирә. Бала булса да, аңлагандыр инде Гадел, ләкин ышанасы килмәгәнгәме, әнисенең сүзләренә риза була иде...
Базарда озаклап йөрергә вакыт юк. Беренче күргән киемне тиз-тиз алалар. Сайланып йөрсәң, әтисе кычкыра башлый. Кеше алдында уңайсыз хәлгә калганнары бар инде, берсүзсез риза булып, каршы дәшмичә әнисе кирәк-ярак җыя. Бер сәгать эчендә ике баланы ничек җыеп бетерәдер әнисе, ләкин бөтен әйберне алып, машинага чыгып утыралар. Хәзер урамдагы кафедан итле пәрәмәч, өчпочмак алып чыга әтисе. Термоста үзләре белән чәй алганнар иде, шулар белән тамак ялгыйлар да, кайтыр юлга кузгалалар.
Ләкин Гаделнең әтисе кафедан пәрәмәч белән генә түгел, бер хатынны ияртеп чыкты. «Люда бу, район үзәгенә кадәр кайта безнең белән», – дип, ул хатынны да үзләре белән алдылар. Әнисе артка күчеп утырды, теге апа әтисе янына алгы утыргычка урнашты. Шул вакытта юлда күргәннәрен Гадел бик онытырга теләсә дә, гомерлек яра булып йөрәгендә саклый. Юл буе әтисе теге хатын белән шаяртып, матур сүзләр әйтеп, кулы белән аякларын тоткалап кайтты. Үрелеп күкрәген капшаганын да хәтерли Гадел. Балалык белән нәрсә икәнен аңламаса да, үскәч барысы да үз урынына басты. Артта әнисе елый... Ләкин бер сүз дә дәшми... Курка. Әтисе кайвакыт борылып, «Нәрсә маңкаңны агызып кайтасың?» – дип кычкыра. Аннары теге Люда белән шаркылдап көләләр.
Мондый азгынлыкны балалары каршында үз атасы түгел, башка чит ир кеше дә эшләмәс иде. Гаделнең теге хатынның чәченә ябышасы килде, машинадан чыгарып атасы, әллә нишләтәсе килде...
Район үзәгендә Люданы төшереп калдырды әтисе. Чыгып утыр монда дип, әнисен алгы утыргычка күчерде. Шул вакытта Гаделнең балачагында гына түгел, олы тормышта да очратканы булмаган җан әрнеткеч коточкыч вакыйга булды. Әтисе авылга кайтып җиткәнче елата-елата юлда әнисен кыйнап кайтты. Янында утырган хатынына йодрыклап китереп суга... Әнисе дәшми генә елый... Бер тавыш та чыгармады. Үз балалары күз алдында әнисен шулай мәсхәрәләп, ямьсез сүзләр белән мыскыллап, юл буе кыйнап кайтты әтисе. Әтисенең кулына ябышып кычкырган, туктатырга тырышкан Гадел белән Илшатка: «Машинаны каплатасыз, үләсегез киләме? Шыңшымагыз!» – дип кенә ырлады әтисе. Куркудан шашынган Гадел: «Тимә әнигә! Сукма әнигә!» – дип якларга тырышуын әнисе туктатты. «Улым, тик кенә утыр, зинһар!» – диде...
Ә икенче көнне берни булмагандай гадәти тормыш башланды алар гаиләсендә. Һәрвакыт шулай булган... Яңа гына аңлады Гадел. Әтиләрен хөрмәт иттерергә тырышып, әнисенең ничә еллар бу кансызлыкка түзеп яшәгәнен шунда гына аңлады... Исерек булса да, әти бит ул дип, эштән кайтканын түземсезлек белән көтеп тору хисе калмады Гаделдә. Бөртеге дә... Ерткыч белән яшәгәнлеген белеп яшәде ул. Бокс белән шөгыльләнә башлавы да әнисен яклар өчен иде. Үзе исән булганда, әтисе әнисенә башка кул күтәрмәячәк! Әтисе моны үзе дә аңлады инде... Казан юлында булган хәлләрдән соң чираттагы исерек килеш кайтып әнисе өстенә килә башлавына, Гадел юрган астына качмады бүтән. Бөтен ачуын, рәнҗүен кушып артлы урындыкны әтисе өстенә атып бәрде: «Кагыласы булма әнигә!» «Улым, әтиеңә кул күтәрәсе булма!» – дип тынычландырырга, арага керегә тырышты әнисе. Аягында чак басып торган ир үзе диванга авып китте. «Улым, бетте, бетте, улым, тимим бит», – дип яткан җиреннән тормады, тыныч кына йоклап китте. Әйе, әнисен кыйнауга шул көнне нокта куйды 10 яшьлек малай.
Колхоз базары күптән артта калган инде. Уйларга бирелеп, Кабан күле буйлап бара иде ул. Телефон шалтырауга сискәнеп китте Гадел. Экранда «Әни» дигән язу чыкты. «Әйе, әни, тыңлыйм. Кайтабыз, әни, кайтабыз. Мунча ягып торма дидем бит... Ярар инде. Әйберләреңне җый, балалар сине көтә инде, без мәктәптән кайткандә әби коймак пешереп торыр диләр».
...Әтисе алты ел элек начар авыру белән чирләп, азапланып, тилмереп үлде. Бик тырышсалар да, ярдәм итә алмадылар, дарулар да авыртуын басмады. Әтисе соңгы сулышын алганчы әнисе үзе карады аны. Гаделнең бөтен теләге шул булды: әтидән калып яшәсен иде әни. Гомере буе газапта яшәде, картлык көнендә үз иркендә рәхәт күрер иде, барлык рәхмәтемне, хөрмәтемне биреп, һәр теләген үтәп яшәр идем!
Шөкер, бар да ул уйлаганча булды...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
хикея. бик ошады. Рэхмэт. балаларга.
0
0
0
0
??? Рэхмэт зур итеп, елый, елый укыдым
0
0
0
0
Бик кызганыч язмыш,ничек авыр булган балаларга.Элек хатын-кызны яшьтэн тузем булырга,тошкэн жирендэ таш булырга ойрэтеп устергэннэр бит.Бик куп ир-ат узен шулай тоткан элек.Элдэ балалар яхшы кунелле булып ускэннэр.
0
0
0
0
Кайсы гына әсәрне укырга алынмыйсың, барсында да исерек ирләр өйләренә кайтып тавыш куптаралар, хатыннарын кыйныйлар. Миндә шундый сорау туа? Нигә татар халкында бар ирләр дә эчеп-тузып йөргән мени, бер генә дә кулга тотып, мактап телгә алырлык ир заты булмаган ахры. әллә халык өчен, матур гаилә турында язсаң, укырга кызык түгелме? Кеше тормышын тикшереп, ах-ух килергә тема калмыймы?
0
0
0
0
Чынбарлыктыр бу,елый ,елый укыдым.Аллаһыга шөкер балалар тәртипле булып үскән.
0
0