Логотип
Күңелеңә җыйма

Иртәнге аш

– Балалар йортын ябачаклар икән... Бу хәбәрне Фәридә иртән эшкә килгәч коридорда пыш-пыш сөйләшеп торучы идән юучы белән икенче бер тәрбиячедән ишетте. Фәридәне күрүгә үк сүзләрен кирегә борган кебек иттеләр. Ләкин теге сак кына әйтелгән сүзләрне Фәридә бик ачык ишетте.

– Балалар йортын ябачаклар икән...
Бу хәбәрне Фәридә иртән эшкә килгәч коридорда пыш-пыш сөйләшеп торучы идән юучы белән икенче бер тәрбиячедән ишетте. Фәридәне күрүгә үк сүзләрен кирегә борган кебек иттеләр. Ләкин теге сак кына әйтелгән сүзләрне Фәридә бик ачык ишетте. Ике атна буе нидер булганын сизенеп йөри иде болай да. Директор да борчулы – көн саен администрация юлын таптый. Балалар йортына да опекадан еш килеп йөрделәр бу ара. Нәрсә булды дип сорап караган иде дә, директор кул гына селтәде. Үзе дә берни аңламый иде бугай. 
Балаларның беренче дәресләре башланыр алдыннан кабинет ишеге ачылып китте дә, директор Асия Камилевна бер сәгатьтән җыелыш буласын хәбәр итте. Димәк, чыннан да ниндидер яңалык бар. 
– Коллегалар, кызганыч, безнең балалар йортын ябачаклар. Карар инде хәл ителгән, берни үзгәртеп булмый. Үзегез беләсез, соңгы елларда балалар саны да кимеде. Бу бик яхшы күренеш, чөнки балалар гаиләләргә урнаштырыла. Аз санлы балалар йортын тоту дәүләтебезгә шулай ук җиңелдән бирелми...
– Ә калган балаларны нишләтәләр? – дип сорап куйды Фәридә.
–  Ике атна буе мин бу мәсьәлә белән мәшгуль идем. Борчылмагыз, аларның барысын да башка балалар йортына бүлеп урнаштырачаклар.
«Без эшсез калабызмы?», «Бу кыскартылу булачакмы?» дигән калган борчулы сорауларны Фәридә ишетмәде дә. Димәк, балаларны таратачаклар. Ничек хәл ителер бу бүленеш? Балаларның теләген исәпкә алырлармы? Бертуганнарны аермаслармы? Дәминоваларны нишләтерләр?
Узган елны балалар йортында Яңа елга әзерләнеп йөргән вакытта өч кызны алып килделәр. 8, 6, 4 яшьлек апалы-сеңелле бу кызлар ул елны бәйрәмдә дә катнашмадылар, карап кына утырдылар. Кече сеңелләре олы апасының кулыннан төшми дә иде. Йөргәндә кулына чытырдатып ябыша, утырганда алдына менеп утыра. Апалары ашата, йоклата. Биргән әйберне дә алар кулыннан гына ала нәни кыз. Тәрбиячеләр аларны борчымаска тырыштылар. Балаларга өйрәнергә вакыт кирәк иде шул. 
Кызларның олысы – үзе дә 8 яшьлек бала гына әле – Әлфия бик арыды ул вакытта. Ябык кына иңнәренә әни вазыйфасын алырга туры килде аңа. Сеңлесе төнлә саташып елап уянганда да торып утырып аны тынычландыра, ул йокламыйча йокламый да иде. Әлфияне бик кызганды Фәридә. Ярдәм итәргә дип талпынып карый, сеңлесенең чит кешедән курыкканын белеп, Әлфия: «Үзем!» – дип, чик куя. 
Бер көнне дәрес вакытында Әлфия, тәмам алҗып, урындыкка терәлеп йокыга китте. Курчак тегәргә өйрәтә иде Фәридә балаларны. Эченә мамык тутырып ясаган чүпрәк курчакка чәчәкле тукымадан күлмәк киертеп маташканда бәләкәй кыз, йоклаган апасының кулын ычкындырып, Фәридә янына килеп басты. Нәни бармагы белән курчакның күлмәгенә төртеп күрсәтте дә: «Минеке», – диде. Баланың дөньясын онытып шушы курчакны соравы Фәридәне шулкадәр куандырды. «Мә, синеке булсын!» – дип, балага сузды. Бәләкәй Сәлимә курчакны шундук куенына яшерде. 
– Сәлимәнең өйдәге юрганы шундый чәчәкле иде, – дип аңлатырга тырышты уртанчы кыз Ясминә. 
Дәрестән соң Фәридә Сәлимәне үзе белән чакырды. Ни гаҗәп, кыз аның кулыннан тотып, ияреп тә китте. Ул арада Әлфияне дә йокы бүлмәсенә кертеп салдылар. Әлфия ул көнне бер дә уянмыйча кичкә кадәр йоклады. Үзе дә бу тынычлыкка, сеңлесенең аны аптыратмавына гаҗәпләнеп, кичен уен бүлмәсенә килеп керде ул. Фәридә ул көнне дежур иде, иртәнгә кадәр балалар йортында калды. Әлфия берни әйтми генә бер читкә урындыкка барып утырды да Фәридә белән көлешә-көлешә уйнаган сеңлесенә карап утырды. Аннары үзе яшендәге кызлар янына барып, аларның уенына да кушылды...
Балалар йортын ябалар дигәч, Фәридә әле ияләшеп кенә килгән шул кызлар өчен борчылды. Узган Яңа елларын шулкадәр мескен булып каршы алганнар иде, быел тагын кайларга илтеп ташлар аларны язмыш? Аларны үзара да аермаслармы? Яңа урында ничек ияләшерләр? Әлфияне дә, аның сеңелләрен дә кызганды Фәридә.
– Бер атна вакытың бар, – диде директор. Бу катлаулы мәсьәләне хәл итәр өчен бик аз вакыт калганын Асия Камилевна да аңлый иде. Аның кабинентыннан кош тоткандай атылып чыкты Фәридә. 
Фәридәнең бер атна буе эшкә килмәвен Әлфия, Ясминә һәм Сәлимә аеруча авыр кабул иттеләр. Ишек ачылган саен нәүмизләнеп укытучыларын көттеләр. Ләкин ул күренмәде. 
Нәкъ бер атнадан иртүк, әле иртәнге ашны да ашамаган балалар янына Фәридә килеп керде. «Фәридә апа-а-а!» – дип, кызлар аның кочагына ташландылар. 
– Сезне башка килми, бүтән җиргә урнашкан диделәр, – дип, борчылуларын аңлатты кызлар. – Безне дә икенче балалар йортына күчерәләр икән...
– Сезне беркая да күчермиләр, кызлар! Мин сезне үзем алып китәм! Киенегез әйдә!
– Кая алып китәсез? Без әле ашамадык та, – диде Ясминә.
– Иртәнге ашны да, төшкесен дә, кичкесен дә сез өегездә ашаячаксыз! Яңа өегездә! Әйдәгез, Илдар абыегыз коймак пешереп калды. Әле ике абыегыз да көтә сезне. Яңа сеңелләре белән танышасылары килә!

Ул көнне кызлар үз гомерләрендә иң тәмле иртәнге ашны ашадылар...

Фото: <a href="https://ru.freepik.com/free-photo/cheerful-girls-sitting-outdoors_861779.htm#page=5&query=%D1%82%D1%80%D0%B8%20%D0%BC%D0%B0%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D1%8C%D0%BA%D0%B8%D0%B5%20%D0%B4%D0%B5%D0%B2%D0%BE%D1%87%D0%BA%D0%B8&position=11&from_view=search&track=sph#position=11&page=5&query=%D1%82%D1%80%D0%B8%20%D0%BC%D0%B0%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D1%8C%D0%BA%D0%B8%D0%B5%20%D0%B4%D0%B5%D0%B2%D0%BE%D1%87%D0%BA%D0%B8">Изображение от pressfoto</a> на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар