Иремне югалта яздым...

Туган көн бүләген кызым бу юлы вакытыннан алдарак бирде, түзмәде, ахрысы... Кечкенә генә тартмадагы бу бүләкне чыгарсам, ялык-йолык килеп торган сенсорлы телефон... Миңа да шундый телефонга күчәргә кирәктер инде дигән уемны кычкырып әйтмәсәм дә, уемда юк түгел иде. Никтер, гел вәгъдә җитмәде – йә акча, йә башка сәбәп дигән кебек, кнопкалы телефон да бик уңайлы югыйсә. Ә шулай да телефон кеше арасында шалтыраса, сөйләшергә инде уңайсызлана идем. Ирем дә үзенә яңасын алганда мине үгетләп караса да, бирешмәдем, гел кичектереп килдем. Һәм менә телефоным кулымда. Симкасын да алган, номеры да минем туган ел белән бетә... Кызым күңелемне күргән, кыскасы.
– Әйдә, өйрәт инде хәзер, – дим кызыма рәхмәтле караш ташлап.
Алай бернинди дә кыенлыгы булмады үзе. Уңайлы икәнлегенә тиз төшендем. И шаяртып кына иремә ватсаптан язып та җибәрдем. Бер хатын-кыз булып... Имеш, очрашасым килә дип... Каян килде ул минем башыма? Һич уйламастан... шаяртып кына...
Үзем дә курка калдым... Яңа телефонны да күрсәтү юк хәзер. Нәрсә булыр икән? Ниләр белән бетәр бу шаяруым? Телефон да сөендерми... Күңелемне куырып тора...
Ирем дә мыштым гына йөри... берни дәшми... Мин дә тынымны чыгармыйм...
Икенче көннең иртәсе әллә нинди авыр тынлык белән башланды. Мин дә сәер, ирем дә әллә ничек кенә шунда... Ашап-эчеп, артык сүз сөйләшмичә генә эшкә киттек. Эчемдә әллә нинди шом, әллә нинди ярсу, кемгәдер әллә нинди үпкә-рәнҗеш... давыл, кыскасы... Булмаган, үзем уйлап чыгарган бу хатыннан көнләшү хәтта...
Өйләгә кадәр вакыт шулай борчылып-үрсәләнеп үтте.
Берзаман телефоным шалтырады. Карасам, ирем номеры килеп чыкты... Үзе. Әһә, минәйтәм, шалтыратасыңмы? Очрашырга телисеңме? Башымнан аңа карата әллә нинди нәфрәт, ачу кайнап узды. Нишлим? Җавап бирергәме? Дәшмәскәме? Уенны ахырына кадәр дәвам итәргәме? Берничә секунд эчендә туган сораулар бу.
Үзем дә сизмәстән дәштем. Уйныйм икән, уйныйм инде хәзер дип, тавышымны үзгәрттем. Кырык елга якын яшәгән хатынын танымаганга үртәлдем, әлбәттә.
Мин аңышканчы ирем таныш булмаган – мин булып уйнаган хатынга итагатьле итеп тормышын бозмаска, аны уңайсыз хәлгә калдырмаска дип үтенде.
Уф... Хисләр белән шулай уйныйлармыни инде? Әллә мин иремә ышанмый идемме? Нигә кирәк булды бу уен? Миңа бик оят булып китте. Җаным да, тәнем дә мәлҗерәгән хәлдә иде. Уеннан уймак чыгара яздым бит.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.