Логотип
Күңелеңә җыйма

Иремнең балаларын тәрбияләргә теләмим

Алар бездә чакта гел шундый күңелсезлекләр булды да торды. Әйтүемчә, кызлары бер атнадан әнисе янына кайтып китте, ә малай безнең белән бер ай яшәде. Инде китте дип куанырга да өлгермәдем...

 

Хатын аерган иргә кияүгә чыкканымны белеп чыктым. Ринатның балалары да бар: улы һәм кызы. Очрашып йөргән вакытта ук балалар әниләре белән калды, аның белән яшәячәк, дип әйтте. Минем беренче тапкыр кияүгә чыгуым иде. Кешене яратсаң, аерылган булуы да, бер баласы да, хәтта икесе дә киртә була алмый.  Бар да яхшы булыр кебек тоела. Әниеңне дә тыңламыйсың, төрле хәлләр сөйләп куркытучы туганнарың сүзенә дә колак салмыйсың. Безнеке алай булмый, дисең...

Сентябрь аенда язылыштык без Ринат белән. Уку елының башы гына булган, шуңа бу көнгә кадәр бер мәшәкать тә булмаган икән. Укулары тәмамлануга улы да, кызы да олы гына сумкаларын күтәреп, безгә килеп җиттеләр. Ярый, безгә түгел ди, әтиләре янына, аның фатирына килделәр. Башта котым алынды. Җәй буе бездә яшәсәләр, болар белән нишләргә кирәк дип  борчылдым. Иремнән кызыксындым. Җәй буена түгел, беразга гына, диде Ринат.  Әтиләрен яратсам да, балалары белән яшәргә әзер түгеллегемне аңладым. Мин шәфкать туташы булып сменалы эштә эшлим. Шуңа өйдә алар белән миңа ешрак булырга туры килә. Малайга 12 яшь инде. Көне буе телефонда утыра. Эштәге балалы хатыннардан еш ишетә идем бу сүзләрне. Хәзер моның нәрсә аңлатканын бик яхшы беләм. Телефонда гына түгел, ноутбукта да көне-төне ниндидер атыш уеннары уйный. Ашыйсы килгән әйберен ала да, шунда залга экран каршына  чыгып утыра. Валчыклары чәчелеп кала, табак-савытын кире чыгарып куймый. Унитазда суны агызмауны әйтеп тә тормыйм. Аерым бәрелмичә: «Кем үзеннән соң юып төшермәде?» – дип, барысына бергә мөрәҗәгать итәм. Кем икәнен беләм бит инде... Юк, исе дә китми теге малайның, борылып та карамый. Ашарга пешерсәм, чыгып карый да, борынын җыерып: «Я такое не ем», – дип чыгып китә. Аннары кич буе аш бүлмәсенә йөгереп, урык-сурык ризык ашап утыра. Ирем әйтергә теләми, үзе дә аларны сирәк алып калгач, хәтерләрен калдырасы килмидер инде. Бер сүз әйтми, тәрбияләми... Мин әйтергә, төртеп күрсәтергә теләмим. Минем бала түгел, беразга сабыр итим дип түзәргә тырышам. 

Кызы бераз бәләкәйрәк. Анысы әнисен сагынып, бер атнадан кайтып китте. Кыз бала булгач, аның белән уртак тел табарга тырышып карадым. Берсендә минем бизәнү әйберләрен карадык. Иснәп, үзенә сөртеп рәхәтләнде. Уйнап туйгач, алып куйдым. Бер көнне иннекне алып иреннәрне буярга дип тотынсам, сынган... Мин югында бизәнеп караган теге кыз. Ләкин гаебен танымады, мин түгел, диде. Әнидән алып килеп үрчеткән женское счастье гөлем бар иде. Бер көнне эштән кайтсам, шул гөлнең берничә сабагы сынган. Уйнаганнармы, сугышканнармы, белмим, әмма гөл өстенә нәрсәдер төшкән кебек. Барыбер үз гаепләрен танымадылар, кайсы сындырганын да әйтмәделәр. 

Менә алар бездә чакта гел шундый күңелсезлекләр булды да торды. Әйтүемчә, кызлары бер атнадан әнисе янына кайтып китте, ә малай безнең белән бер ай яшәде. Инде китте дип куанырга да өлгермәдем, боларның әниләре хәзер яши торган ире белән талашып, аерым яши башлаганнар. Кыз, әлбәттә, әнисе белән яшәп калды, ә малай тагын безгә килде. «Озаккамы?» – дип сораган идем Ринаттан, җавабына исем китте. «Улым минем белән яшәргә тели», – диде. 

Мин мондый борылышка бөтенләй әзер түгел. Унике ел ул – мине, мин аны белмәгән, үсмерлек яшенә кереп бара торган малайны мин үстерергә тиешме хәзер? Мин аңа ияләшә алмадым һәм алмаячакмын. Әле ул контактка барса, бер хәл бит. Күтәрелеп тә карамый миңа. Ярый, әтисенең фатирында, үз әтисе белән яши ди. Ләкин аны кем ашата, кем киемнәрен юып киертә, урын-җирен кем хәстәрли? Мәктәптән кайттымы-юкмы дип, кем аны барлап, карап, борчылып торыга тиеш? Әйтәм бит, әле бер якты чырай күрсәтсә, өмет бар икән дияр идем, көен табарга тырышыр идем... 

Ә ирем... Үз баласы бит, улы. Ул аның үзе белән булуын тели, әлбәттә. Ял көне җитсә икесе берәр кая барырга планлаштыралар. Миңа алар янәшәсендә урын юк. Мин тәкъдим итсәм, улыма ышандырдым, дип баш тарта Ринат. Хәзер уртак бала турында уйларга да куркам. Өйдә бала карап утыручы гына булып калырмын кебек. Ул малай шулай бездә яшәвен дәвам итсә, сүзгә килеп, талашып бетәсебездә шигем юк. Нишләтсәң дә, үги әни гаепле булачак барыбер. 

Хәзер нишләргә инде? Безнеке икенче төрле булачак, без бәхетле яшәячәкбез дип уйлаган идем, ирем минеке генә булачак дип хыялланган идем. Юк шул, хатынын аерса да, балаларының әтисе булудан туктамый икән ирләр. Кияүгә чыкканчы бертөрле күренсә, хәзер – шул тормышта яши башлагач, тормыш икенче яктан ачылды... Ал да гөл генә түгел икән шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Икенче хатын иске бишмэт ямаулыгы ди татар мэкале. Иреннен балаларын тэрбиялэп эшен бетмэс шул. Вакыты житкэч бабалары янына оныклар да килер. Хатынын беренче планда узе белэн янэшэ курмэгэн ир белэн яшэунен мэгьнэсен курмим мин. Бу гаилэ очен син кем? Санга сугып торырга кирэк булмаган хезмэтчеме? Килэчэктэ ни буласы куренеп тора

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дорес борчыласыз. Яшэсен балалары белэн. Сез ана кирэктер диеп уйламыйм.

      Хәзер укыйлар