Ул көнне бик дулкынланып көттек. Нәрсәләр сөйләшергә кирәген психолог белән очрашуда язган кәгаземә карый-карый әзерләндем. Трубканы алып, әтиләренең тавышын ишетүгә үк балалар елап җибәрде. Сагынганнар. Мин түздем...
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iremne-aynyttym
Ул көнне бик дулкынланып көттек. Нәрсәләр сөйләшергә кирәген психолог белән очрашуда язган кәгаземә карый-карый әзерләндем. Трубканы алып, әтиләренең тавышын ишетүгә үк балалар елап җибәрде. Сагынганнар. Мин түздем. Бу ике айны ничек яшәгәнемне үзем генә белсәм дә, үземнең көчле булуымны, аннан башка да тормыш алып бара алуымны интонация аша булса да сиздерергә тиеш идем. Хәлләрне сорашты, бизнес ничек бара, дип сорады. Ярый, абый булыша, дип әйттем. Кышка кереп барган чор иде ул. Гаиләбез бизнесы нинди булуын әйтеп тормыйм, ләкин һава шартларына бәйле иде. Салкын төшкәч тә, кыш буе да диярлек азапланырга туры килде. Гөнаһ шомлыгына каршы, техника гел ватылып торды. Ирем бераз киңәшләрен бирде, җылы кием сорады. Психологлар эшлиме дигән соравыма да «Әйе» дип җавап бирде.
Яңа елны каршы алган фотоларны да шул туганнар группасына җибәрделәр (минем туганнар түгел, шул клиникада дәваланучыларның туганнары өчен булдырылган группа). Зу-у-ур гына «подшубой» салаты ясаганнар, сценарий әзерләгәннәр. Яңа елны каршылаганнарын да фотолардан күреп белдек. Барысы да шат күңелле, бәйрәмчә кәефле. Иремне дә табып алдым шул шат йөзләр арасыннан. Елмаеп, бик шатланып төшкән.
Бераз ачу да килеп китте. Мин монда үзем генә тормыш тартам, балаларны йөртәм, атна саен аңа ашарга (чәй әйберләре сорый иде) алып барам, киемнәр илтәм. Ә ул анда ял йортында яткан кебек ял итеп ята... Ул гына да түгел, тәмәке тарта башлады бит әле ирем. Атна саен ике пачка тәмәке дә илтеп бирәм теге очрашу вакытында. Ул шактый бәя тора икән. Моңа кадәр тартучы булмагач, уйлаган да юк иде. Үзең генә тартасыңмы аны дип кызыксынган идем, «надо» дип кенә җавап бирде.
Шуны да әйтеп узарга кирәк, клиниканың кая урнашканын, адресын беребез дә белмибез. Безне клиникадагы ирләребез, туганнарыбыз белән бәйләүче бердәнбер элемтә – атна саен була торган психолог белән очрашулар һәм телефон аша атнага бер тапкыр русча сөйләшү. Ул адресны нигә әйтмиләр икән дип бер тапкыр да башыма китереп карамадым. Иң мөһиме иремне айныту, дәвалау иде бит.
Өч айлап сузылачак әле дәвалау дигәч, озак тоелса да, тиз узып китте ул вакыт. Ләкин иремне чыгарга әзер түгел, ул әле тирәнтен уйлана гына башлады, диделәр. Бу очракта иремнең апасы белән киңәләштем. Нишләргә? Алып чыгаргамы, әллә дәвам итәргәме? «Сеңлем, дәваларга тотынгач, ахырына кадәр җиткер инде», – диде апасы. Алты ай – тулысынча дәваланып бетәр өчен иң кулай вакыт, дип аңлатты психолог. Риза булдым... Акчаны бер көнгә дә кичектерми вакытында түләтеп торалар.
Әти-әни дә, туганнарым да бу вакыт эчендә миндә дә бик күп үзгәрешләр сизде. Күрәсең, психологлар юкка эшләми инде безнең белән. Әни шикләнә башлады: дөрес эшлисең микән, кызым, ди. Мин, икеләнерлек урын калдырмыйча, аларның бөтен сүзләренә җавап табып торам, чөнки мин хәзер үземне ничек тотарга кирәген беләм! Минем үз-үземә ышанганымны күреп, алар да башка дәшмәделәр.
Миңа әле иремә хат язарга куштылар – шушы гомер буе, аның эчә башлаган көненнән алып бүгенгәчә мин ничек яшәгәнмен? Әти-әнине алдарга мәҗбүр булып, ул эшкә барырлык, рульгә утырырлык хәлдә булмаганда үзем машинага утырып, аны эшкә алып баруларым, күршеләр алдында оялуларым... Исемә төшә дә, елыйсым килә әле дә. Ничек шул хәлгә җиткерә алганмын мин аны? Ничек бер дә тавыш чыгармаганмын? Ачулансам да, кызгана идем бит барыбер.
Яздым хатны. «Безнең гаиләне саклап калу өчен кирәк иде бу. Дөрес аңла, мин синең өчен көрәшәм. Мин дә көрәшмәсәм, кем эшләр моны? Син күптән үзең өчен көрәшми башладың бит инде. Балалар кечкенә әле, аларны үстерәсе бар. Бергә үстерәсе бар. Башлагач, әйдә, ахырга кадәр барыйк», дип тә яздым. Әлбәттә, русча. Иремә биргәнче, минем бу хатны клиника белгечләре укырга тиеш иде...
Шулай итеп, гыйнвар ае өчен акчаны түләп куйдым, дәвалануның дүртенче ае башланды. Шул көнне иремнең телефонына бер ят номер шалтыратты. Ирем клиникага киткәндә телефонны алдыртмадылар бит, сөйләшергә ярамаячак, диделәр. Җавап бирдем. Гомумән, бу арада эш буенча да, дуслары да күп шалтыратты. Йөрәк белән дәвалана, хастаханәдә, дигән идем бит. «Чистайдан ирегезнең танышы мин. Ул үзенең бизнесы турында сөйләгән иде. Мин дә үз шәһәремдә башлап карарга уйлыйм», – ди. «Ирем хастаханәдә бит әле», – дим. «Әйе, беләм... Иртәгә очрашыйк әле», – ди. Иремнең кая икәнен белә түгелме бу кеше? Әллә нишләп киттем... Үзем дә смизмәстән, очрашырга ризалык бирдем.
Икенче көнне сөйләшенгән урынга киттем...
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iremne-aynyttym-3)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк