Логотип
Күңелеңә җыйма

Икенче хатын мин...

Мөселман динендә күпхатынлылык дигән төшенчәне ишетеп, белеп яшәсәм дә, үземә дә кагылыр дип һич кенә дә башыма килмәгән иде. Ләкин тәкъдиреңә шулай язылгач, бер чараң да юк икән... 


Мөселман динендә күп хатынлылык дигән төшенчәне ишетеп, белеп яшәсәм дә, үземә дә кагылыр дип һич кенә дә башыма килмәгән иде. Ләкин тәкъдиреңә шулай язылгач, бер чараң да юк икән... 

Үсмер чактан ук егетләр белән очрашканым булмады. Алардан курка идемме, белмим, ләкин очрашасы килгәнне дә хәтерләмим. Киресенчә, моңа юл куймаска тырыштым. Студент чакта да кызлар белән төрле чараларга йөрдек, төркемдәш егетләр белән аралаштык. Ләкин эшнең шуннан артыгына таба барганын сизсәм, шундук моны туктата идем. Укып бетергәч инде бөтенләй егетләр ягына борылып карамастай булдым. Әти-әни минем өчен борчылдылар. Ялгыз яшәп булмый, кияүгә чыгарга кирәк дип үгетләделәр. Әмма мин бу турыда уйласам, калтырана башлый идем. Үз гомеремдә бер ир заты белән дә очрашып йөрмәгән, гашыйк булмаган кеше идем бит мин. Ул вакытта егетләрдән чынлап курка башлаган идем инде. Моны ирләр дә сизгәндер, күрәсең, миңа игътибар итүчеләр дә юк иде. Мин инде бу язмышыма, ялгыз гомер итәчәгемә күнгән идем. Көтмәгәндә аның белән таныштым...

Танышу да булмады инде ул. Рәдиф безгә эшкә айга ике тапкыр икенче шәһәрдән товар алып килә иде. Ул миңа бер тапкыр да аерым игътибар күрсәтмәде, шаяртмады. Аның җитди генә эшләвен, алып килгән товарын тәртипләп бушатып, тиешле кәгазьләрен төгәл тутыруына соклана идем. Әнә шул җитдилеге, корылыгы ошады миңа. Хатын-кызлар белән шаяртып йөрүчеләрдән түгел иде Рәдиф. Бер көнне ул миннән намаз уку өчен берәр җайлы урын сорады. Безнең офиста намаз укучы кызлар бар иде, алар укыган бүлмәгә озаттым Рәдифне. Икәү генә беренче тапкыр коридор буйлап бардык. Шул вакыт Рәдиф туктады да миңа тәкъдим ясады! Мин гаҗәпләнүдән бер адым да атлый алмадым, баскан урында катып калдым. Моңа кадәр миңа бер сүз дәшмәгән, бер күтәрелеп карамаган ир-ат миңа хатыны булырга тәкъдим ясады. Ә аннары сөйләгән сүзләре бөтенләй котымны алды...

– Мин сине күптән күзәтәм. Башкалар кебек түгел син, тәртипле, тыйнак. Күрәм, кияүдә дә түгелсең. Озак кыстап, үгетләп йөрмәячәкмен. Минем хатыным, өч балам бар инде. Икенче хатын итеп миңа кияүгә чыгарга теләсәң, хәзер үк җавап бирүеңне сорыйм. Мин сезнең шәһәргә айга ике тапкыр киләм, шул вакытта очрашырбыз. Фатирыңны, яшәвеңне үз өстемә алам. Ышансаң, бәхетле итәрмен үзеңне, – дип, бер тында әйтеп салды Рәдиф.

Берәү булса яныннан йөгерә-йөгерә качар иде, бәлки. Ә мин риза булдым. Хәтта җиңел сулап куйдым. Рәдифнең шул «ышан миңа» дигән сүзләре чынлап та ышаныч тудырды миндә. Ул – үз гомеремдә күзем төшкән бердәнбер ир кеше иде. Һәм мин аның хатыны булырга ризалык бирдем. Бу хакта әниләргә әйтергә дә курыктым. Әлбәттә, алар мине аңламаячаклар иде бит. Яхшылап белергә дә өлгермәгән иргә икенче хатын булып кем үз кызын кияүгә бирергә теләсен? Мин аларны бу хәбәрдән сакладым, дөресен әйтмәдем. Рәдиф белән никах укыттык, әти-әнине, якын бер-ике дус кызымны гына чакырып билгеләп уздык. Үзем гомер буе шундый йомык кеше булгач, әти-әни никахның андый шартларда узуына аптырамадылар да. 

Шул көннән алып алар өчен Рәдиф читкә китеп эшләүче кияү булып калды. Әйе, Рәдиф, чыннан да, минем тормышым өчен бөтен җаваплылыкны үз өстенә алды. Фатир да алды, эштән китүемне дә сорады. Озак көтәргә туры килмәде, мин озакламый балага уздым. Аннан соң икенчесенә, өченчесенә... Хәзер өч бала әнисе мин. Тормышымнан зарланмыйм. Рәдиф безне тәэмин итеп тора. Айга ике тапкыр килеп, 4-5 көн яшәп китә. Мин башка тормышны белмим, булганына канәгать. Рәдифнең беренче хатыны безнең хакта беләме-юкмы, анысын сораган юк. Белсә дә, минем тормышыма берничек тә йогынты ясамый ул хатын. Көнчелек дигән әйбер бардыр инде ул. Безнең яннан алар янына кайтып китә бит ул. Ләкин мин бу хакта уйламаска тырышам. Үзем дә диндә хәзер, яулык яптым, намазга бастым. Сабыр итәргә тырышсам да, Рәдифне озатканда елап калам. Ә килгәнен бәйрәм кебек көтеп алабыз. 

Монда язуымның сәбәбе фикерләр ишетәсе килү түгел, бер бушану өчен генә. Әти-әниемә дөресен әйтә алмагач, эчтә җыелганнарны кемгәдер сөйлисем килде. Мин бәхетле! Икенче хатын булып кияүгә чыктым һәм моның өчен бер дә үкенмим. Тормышымда Рәдифне очратмаган булсам, мин гаиләнең, чын бәхетнең нәрсә икәнен белми дә калыр идем бит...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Реклама. Бозыклык бу

    • аватар Без имени

      0

      0

      Авыз тутырып мин икенче хатын дип утырыр өчен, шәригать буенча беренче хатынның ризалыгы кирәк. Ансыз укылган никах дөрес булмый диелә, димәк, зина кылып яшисез булып чыга. Бәлки аның өченче, дүртенче хатыннары да бардыр, кем белә?!

      Хәзер укыйлар