Логотип
Күңелеңә җыйма

Игезәкләр – икесенә бер язмыш?! (ахыры)

Бу караңгы көннәрдә Зилә әнисе белән әтисе, әбисе өчен терәк тә, бер якты нур булуын да аңлады. Әнисенең нинди сүзләр әйтәчәген дә уйлап йөрде. Үзендә көч эзләде.

(Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/igezaklar-ikesena-ber-iazmys

Дәвамы:  https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/igezaklar-ikesena-ber-iazmys-davamy)


Балаларның өчләрен үткәргәннән соң бу фаҗигадән килеп чыккан документ мәшәкатьләрен хәл итәргә кирәк иде. Гамид – тома ятим калган бала. Резеда кодагыйларына баланы үзебез тәрбиялибез дип әйтеп куйган иде. Ул Зиләгә өметләнде. 

– Син бит инде безнең янда каласыңдыр, – дип сорады кисәк кенә Резеда беркөнне. Аның тавышы инде барысы да хәл ителгән шикелле яңгырады. Зилә чәй эчкән җиреннән туктап калды. Килеп җитте ул минут...
– Әле монда булам. Ике атнага ял алдым дидем бит, әни.
– Син барысын да аңлыйсың. Ничек җаваптан качасың?
– Әни... Мин эштән китәргә җыенмыйм. Кайтырга да җыенмыйм.
Әнисенең усал карашыннан Зиләгә хәтта куркыныч булып куйды. Мондый карашын бервакытта да тойганы юк иде. 
– Димәк, без синең өчен беркем түгел. Динә дә беркем булмаган...
– Динәне һәм сезне ничек яратуымны хәзер раслап утырырга җыенмыйм. Ярату ул корбанчылык түгел, ярату ул – тигезлек. Әни, минем үз тормышым. Ничек аңламыйсың соң син аны? 
– Безне уйламасаң, Гамидны уйлар идең. Ул бит бер гөнаһсыз бала. Без инде өлкән яшьтә. Ә аңа әти белән әни кирәк. Син аңа әнисен алыштыра аласың. 
Зилә бөтенләй сүзсез калды. Моны ук көтмәгән иде ул. Һич тә. Әнисе инде барысын да хәл итеп куйган. Һәрвакыттагыча. 
– Әни, Гамидны сез тәрбияли аласыз. Әлбәттә, булышырмын. Мөмкин булганча, кайтып йөрермен. Әмма игезәгемнең баласына әни кирәк дип, үз тормышымнан баш тарта алмыйм. Мине карьера баскычы буйлап күтәрергә җыеналар. Ә мин хәзер әни булам дип шушында кайтып утырыйммы?! Әти дә кирәк дип, беренче очраган кешегә кияүгә чыгыйммы? Син миңа шундый бәхет телисеңме? Бәхет түгел бу, әни, бәхетсезлек. Фаҗига! Җитәр вакыт, Гамидны үземә алырмын. Әмма әлегә сез бар. 

– Зилә, мин бит сине болай итеп тәрбияләмәгән идем. Гаилә синең өчен иң мөһиме булырга тиеш. Калырсың дип уйлаган идем. Монда гаилә корырсың, бергә булырбыз дип. Динә белән бергә яши алмадыгыз, безнең белән яшә инде. Бергә яшәсәк, барыбызга да яхшы булыр.
– Син ник минем хакта уйламыйсың соң? – диде Зилә елар дәрәҗәгә җитеп. – Синең уйлавыңча мин үз тормышымны сызып атарга тиешме инде?! Ник гомерем буе үз тормышым өчен көрәшәм соң. Гамид өчен монда калып яши башласам, аны күралмый башлаячакмын. Аңа хыялларымны җимерүче итеп караячакмын. Син шуны телисеңме. Әйе, мин аны бик яратам. Ул минем өчен дә кадерле. Әмма аның сез бар. Ә Әнисен аңа беркем дә алыштыра алмас. Хәтта мин дә. Әни, Динә белән без икебез – ике кеше. Зинһар, аңла шуны. Икебезгә бер язмыш та була алмый....

Резеда сискәнеп китте. Икесенә бер язмыш... Юк, юк, язмыш бер була алмый. Бер була күрмәсен дә. Икенче кызын да югалтуны күтәрә алмаячак Резеда. Ул уйларыннан айнып киткәндәй булды. Чынлап та, ник үзенә алган җаваплылыкны Зиләгә өймәкче була соң әле ул?! Үзләре тәрбияләрләр Гамидны. Зиләнең генә язмышы Динәнеке кебек булмасын. 
– Ярар, кызым, ничек хәл итәрсең, шулай булыр, – дип, Резеда кызын барып кочаклады. Шушы гомергә җитеп беренче тапкыр ул кызының аерым шәхес булуын, аның да бәхеткә лаеклы булуын аңлады. Бәхетне төрле кеше төрлечә аңлый бит. һәркемнең үз бәхете. Кемгәдер гаилә бәхет, кем өчендер – карьера, кемнәрдер өчен – җәмәгать эше. Зиләнең бәхетне күзаллавы аныкы белән чагышмый, күрәсең. Кайда гына булса да, бәхетле булсын. Озын гомерле булсын. Язмышы Динәнеке кебек була күрмәсен.

Тагын ике көннән аэропортта алар барысы бергә Зиләне озаттылар. Җылы, матур саубуллашу булды ул. Зилә беренче тапкыр гаиләсен никадәр яратканын аңлады. Иң кадерле кешеләре икән бит алар...
...Шулай итеп ел үтте. Тормыш көйләнеп китәргә тырышса да, почмакта утырып торган кайгы онытылып яшәргә ирек бирмәде. Тормыш инде элекке кебек бәхетле түгел иде, әмма ул дәвам итте. Ярый әле яннарында Гамид бар дип сөенделәр. Әби белән бабай онык тормышы белән яшәде. 

Зилә көтмәгәндә кайтып төште. «Әни, ярты сәгатьтән өйдә булам, чәеңне куя тор», – дип, аэропорттан шалтыратты. Өйдәге бар кеше Зиләне каршы алырга җыена башлады. Кыңгырау шалтырауга барысы да ишеккә ташландылар. Зиләнең үзе генә булмавына бер тын гаҗәпкә калып тордылар. Хәтта «керегез» дип әйтергә дә онытып, кызы артындагы егеткә карап торды ана. Ниһаять, дип уйлады ул. Йөрәгеннән тау төшкәндәй булды. Чишенә башлагач кызының түгәрәкләнеп килүен күреп, Резеда аздан гына һушын җуймады. Зиләнең серен бервакытта да сөйләмәгәнен белә иде ул, әмма мондый серне яшерүе...

Надир үзләре яшәгән шәһәр егете булып чыкты. Әнә шулай ике якташ чит җирдә очрашкан да, яратышкан. Инде күптән бергә яшиләр икән. Язылышып та куйганнар. Хәзер менә, Зилә бала ялына чыккач, туган шәһәрләренә кайтып яшәп торырга уйлаганнар. Резеда шатлыгыннан кызын кочаклап алды. Кияү тиешле кешене дә кочаклап аласы, аягына ятып рәхмәтләр әйтәсе килгән иде, кыенсынды. Әмма ул чын күңелдән рәхмәтле иде кызы яраткан бу егеткә. Зилә дә башка иде. Наз тулы карашын, йомшаруын сизми калмады ана. 

– Әни, без игезәкләр көтәбез, – диде чәй ясаганда шыпырт кына Зилә. 
Резеда елап җибәрде. Ул бит кайчандыр игезәк кызларының игезәк балалар табулары турында хыялланган иде. Әмма хәзер... Юк, ул балалары өчен бик шат. Ана бәхете иде бу. Элеккеге хыяллар инде әллә кайчан җилгә очкан. Хыял булмаган инде ул, эгоистлык булган. Әнә, Зиләсе ничек бәхетле. Бу бәхете гомерлек кенә булсын. Язмышы бәхетле булсын кызының. 

Ахыры: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/igezaklar-ikesena-ber-iazmys-axyry

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар