Логотип
Күңелеңә җыйма

Язылмаган закон: кайнана барыбер үз кызын якынрак күрә

Хәзер нинди генә проблема туса да, психологлар: «Уртага салып сөйләшергә, күңелеңә җыелганны чыгарырга кирәк – үзеңдә калдырырга ярамый», дип киңәш бирәләр. Киңәш бирергә җиңел ул.

Тик тормыш башка шул.

Бик акыллы киңәш кебек тоелса да, аны һәрвакыт кулланып булмый. Дөресрәге, кулланып була, белгечләр кушканча, барысын да ачыктан-ачык, кешенең йөзенә бәреп тә әйтеп була, тик ахырын уйлыйсың бит. Әйткәннән соң да яшисе бар бит әле. Шул сүзең белән араларны бозып куйсаң, аларның тиз генә төзәлүенә өметләнә алмыйсың. Менә шуңа күрә «дәшмәвем – алтын» дип йөрисең инде. Ә дәшәсе, күңелне бушатасы килә! Ачу-үпкә турында якын кешеләргә дә бик сөйлисе килми бит ул. Мондый чакта чит-ят кешегә бушану күпкә җиңелрәк. Белгән кешесе булмагач, алар да тыңлый да оныта, син дә җиңеләеп каласың. 

Ирем – гаиләдә өлкән бала. Үзеннән ике яшькә генә кечерәк сеңлесе бар аның. Без өйләнешкәндә каенсеңлем күптән кияүгә чыккан иде инде. Мәктәпне бетереп бер ел узуга кияүгә чыккан ул. Егете армиядән кайтуга, икесе дә япь-яшь килеш өйләнешеп куйганнар алар. Шунда ук бер-бер артлы ике бала да тапканнар.

Үстерергә җиңел булмаган инде, билгеле. Исемдә, әнкәй (кайнанама мин шулай дәшәм) белән беренче тапкыр танышканда ук аны миңа жәлләп сөйләгән иде:  
– Камытны иртә киде шул... Классташ кызлары дискотекага йөргәндә, аның инде кулында ике бала иде. Бик кызгана идем үзем, – диде.

Кызгана идем, диюенә ул чакта әлләни игътибар итмәгән идем. Соңрак аның ул сүзен мин бик еш искә төшердем. 

Без өйләнешкәндә каенсеңлемнең олы кызы мәктәпкә кергән иде инде, тегесе дә аннан күпкә кечкенә түгел бит. Әбиләр әйтмешли, икесе дә күптән итәктән төшкәннәр. Әмма әнкәй өчен нигәдер алар һаман да кечкенә булып тоелалар иде. Өйдә ниндидер күмәк эш эшлисе булса (ул чакта әле бәрәңгене дә бакча тутырып утырта идек), җыелышабыз, дигән сүз чыгуга, әнкәй: 
– Гөлия килеп йөрмәс инде, балалы кешенең өендә дә эше җитәрлек, – дия иде. 

Әнкәйдән узып булмый бит,  ул: «Аңа әйтеп тормагыз», – дигәч, әйтмибез инде. Бәрәңге утыртырга да чакырмыйбыз, өйгәндә дә, алганда да. Без өй юуганда аның ялга китеп баруын да гаеп итмибез, чөнки әнкәй: «Барсын, рәхәтләнеп бер ял  итеп кайтсын, ике бала белән болай да хәлдән тайгандыр, аңа тынычлык болай да бик эләкми», – ди. 

Бер очрак бик истә.

Бер язда әнкәй: 
– Тирә-күрше бар да өйләрен юуды инде, бер без калдык. Киләсе атнага Гөлия белән өйне сөртеп алмыйсызмы? Аңа да әйтеп куям, – диде. 
Кайнанага «юк» дияргә гадәтләнмәгән бит инде, җомга көнне үк эштән сорап кайттым. Икәү иртүк тотынсак, кичкә кадәр бетерербез дип уйладым... Каенсеңлем килмәде! Әнкәйнең моңа бер дә исем китмәвеннән үк аңладым – ул аңа әйтеп тә тормаган…

Ачу белән эшкә тотындым.

Җенләнеп эшләгәндә эш бик үрчи бит ул – кичке алтыларга юып бетердем мин өйне. Берүзем генә булгач, ике көнгә сузылыр дип уйлаган идем. Әнкәйнең яшьрәк чагы әле ул вакытта: суларны кертеп-чыгарып түгеп торды, вак-төякне җыештырды. Мунчада коенып кына чыккан идем – Гөлия килеп керде. Әнкәй белән чәй эчеп утыра идек. Җеп өзәрлек хәл калмаган…

Гөлия ишектән кереп, безнең янга килеп утыруга, әнкәй миңа:
– Бар, Гөлиягә бер чынаяк чәй генә ясап китер инде. балалы кешегә өстәл янында тынычлап утырулар бик эләкми бит аңа, – диде.
Минем дә инде ике бала анасы икәнемне әнкәй нигәдер гел оныта иде. 

Болары сүз уңаеннан гына сөйләнде. 
Төп сүзем башка әле. 

Соңгы елларда әнкәй инде шактый олыгайды. Инде берничә кышны бездә – шәһәрдә кышлады. Дөрес аңлагыз, моңа һич кыенсынганым юк: ана кешене улы карарга тиеш. Бу – иремнең бурычы. Минеке дә инде. 

Кышны бездә чыкса да, пенсиясенең тиененә дә кагылганыбыз юк – ул җыелып бара. Авылга кайтарып куйганда, холодильнигын тутырып калдырырга тырышабыз. Йорт-җирен тәртиптә тоту да безнең өстә. Аңлаган кеше аңлар – шактый зур чыгымнар сорый бу. Кайсын кеше яллатып та эшләтәбез, ялларда ирем үзе дә шунда кайнаша. 

Ике атна элек тагын шулай җыелып кайткан идек. Гөлиянең зур кызы да каникулда икән – әбисенең хәлен белергә килде. Карыйм, колагында нәкъ әнкәйнеке кебек көмеш алка. Күзем шунда ук төште. 
– Кайдан алдың? Әбиеңнеке дә шундый бит. Күпме эзләп тә таба алмадым, мин дә кызыккан идем мондый алкага, – дим. 
– Әби бүләк итте! – диде ул. 

Әнкәй дә шунда безнең янда гына – сөйләшкәнебезне ишетеп тора бит. Теләсә дә, теләмәсә дә сүзгә кушылды инде.
– Үзем исән чакта барысын да урнаштырып калдырыйм, дидем. Хәзер мин аларны кая тагып барам инде? Алтыны да кирәкми, көмеше дә... Гомер буе кигән алтын балдагымны да кия алмыйм әнә – бармагымны кыса кебек тоела. Ә алкалар хәзер колакка авыр кебек. Ятмасыннар әрәм булып дидем – кызларга җыеп бирдем менә. Кайсысын алар тагып йөрер, аларга ошамаса әниләре кияр. Алтыннан үзләре теләгән әйберне дә ясатып ала алалар бит…

Кыскасы, бөтен алтын-көмешен Гөлиягә һәм аның кызларына биргән әнкәй.

Бер сүз дәшмәдем. 
Дәшә алмадым шул. 

– Ә безнең кызларга нинди истәлек калдырасың? – дип бик сорыйсы килсә дә. 

Ничә еллар аңлый алмыйм: ирем дә аның баласы лабаса, нигә безне гел читкә кага ул? Ярый, кыз белән килен бертөсле якын булмасыннар да ди, һичьюгы оныкларын бертигез яратырга буладыр бит? 

Эзләп-эзләп тә, үземнең гапеләремне тапмыйм. Ирем: «Исең китмәсен, нинди алтын кирәк, әйт, иртәгә үк алып бирәм», – ди.
Тик хикмәт бит монда алтын-көмештә генә түгел.  


 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар