Элек мин ялгыз калудан бик курка идем. «Яныңда кеше юк икән – димәк, син начар», дип уйлый идем. Кешеләр ни дияр, бәйрәмнәрдә кем белән булам, кичләрен кемгә шалтыратам – шулар борчыды. Ялгызлык миңа бушлык, салкынлык кебек тоела иде.
Бервакыт мин ялгыз калмас өчен генә мөнәсәбәттә яшәдем. Янәшәмдә кеше бар иде, әмма күңел тыныч түгел. Сөйләшәсе сүзләр бетә, үзеңне кысасың, артык булмаска тырышасың. Шунда аңладым: ялгызлык – ул ялгыз яшәү генә түгел икән. Кайчак янәшәңдә кеше бар, ә син барыбер ялгыз.
Ул мөнәсәбәт беткәч, башта бик авыр булды. Кичләр озын, өй тын. Телефон да дәшми. Иң авыры – «хәзер мин ялгыз» дигән уй түгел, ә «кешеләр ни дияр» дигән курку иде. Имеш, түзмәгән, саклый алмаган, артык таләпчән булганмын.
Әмма вакыт узгач, шул тынлыкта үз-үземә сораулар бирә башладым. Мин нәрсә телим? Миңа нәрсә миңа авыр? Нәрсә белән килешергә теләмим? Элек болар турында уйларга да вакыт юк иде бит – һаман кемгәдер җайлашып яшәдем.
Ялгыз калган чакта мин беренче тапкыр үземне тыңларга өйрәндем. Теләмәгән җиргә бармадым, күңелемә ятмаган сүзләргә дәшми калмадым. «Юк» дип әйтү җиңел түгел, ләкин күңелне җиңеләйтә икән.
Шунда бер гади нәрсәне аңладым: без, хатын-кызлар, еш кына ялгыз калмас өчен түзәбез. Сабырлык дип атыйбыз, ә ул кайчак куркудан гына туа. Үзең белән калудан, үз-үзеңә дөресен әйтүдән куркабыз.
Хәзер мин ялгызлыкка башкача карыйм. Ул куркыныч түгел. Ул вакытлы гына хәл. Үзеңне тәртипкә китерү, күңелеңне тыңлау өчен бирелгән вакыт. Кемдер бу чорда елый, кемдер яза, кемдер тын гына яши – барысы да дөрес.
Әлбәттә, һәркемгә якын кеше кирәк. Мин моны инкарь итмим. Әмма мөнәсәбәт ялгызлыктан качу өчен генә булырга тиеш түгел. Янәшәдәге кеше синең тормышыңны авырлатмаска, ә җиңеләйтергә тиеш.
Хәзер мин ялгызлыктан курыкмыйм. Чөнки беләм: бу хәл мәңгелек түгел. Бу – юлның бер өлеше генә. Ялгыз чакта кеше көчсезләнми, киресенчә, ныгый.
Үзен яхшырак аңлый башлый, кемне һәм нәрсәне тормышына кертергә теләвен белә.
Вакыты җиткәч, янәшәдә кеше дә пәйда була. Ләкин инде куркудан түгел, ә теләктән. Бушлыкны тутыру өчен түгел, ә тормышны уртаклашу өчен.
Һәм шуны онытмыйк: ялгыз булу – оят түгел. Үзеңне югалтмыйча, үзең белән килешеп яши алу – менә шуннан бәхет башлана.
Исемем редакция өчен генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк