Логотип
Күңелеңә җыйма

Гаиләме, карьерамы? 

Зилия – минем ерак туганым. Икебез дә Казанда яшәсәк тә, күрешмибез диярлек. Шул, туганлык җепләре өзелмәсен диптер инде, елга бер мәртәбә безгә кунакка килеп китә.  Шунда бер елга җитәрлек итеп туйганчы сөйләшеп калабыз. 

 

  

Зилия – минем ерак туганым. Икебез дә Казанда яшәсәк тә, күрешмибез диярлек. Шул, туганлык җепләре өзелмәсен диптер инде, елга бер мәртәбә безгә кунакка килеп китә.  Шунда бер елга җитәрлек итеп туйганчы сөйләшеп калабыз. 

Зилия кырыкка таба атлый. Фәннәр кандидаты, биолог. Төскә-биткә ярыйсы матур. Тулышып торган гәүдәсе дә килешә үзенә. Ул килгән саен миңа озын-озак итеп эше турында сөйли. Күренеп тора, үз вазыйфаларына бик җаваплы карый, эшен ярата ул. Аңлавымча, карьера баскычыннан нык адымнар белән  өскә үрмәли, яраткан эше бар. Ә гаиләсе юк менә! Хәтта йөргән кешесе дә юк. Күңел өчен генә булса да юк бит! 

Чираттагы килүендә без Зилия белән залга чәй-конфетлар чыгардык та, йомшак канәфиләргә кунаклап, хәл-әхвәл сораша, дөнья хәлләрен сөйләшә башладык. Мин эшемне, балаларымны сөйлим, ул – эшен, мин –ирем белән барган спектакль-концертларны сөйлим, ул да калышмый. Сүзем кабат балаларыма әйләнеп кайта, иремнең уңган-булган булуы белән дә мактанып алам… Шунда Зилия капланып елый башламасынмы?! Бермәл телсез калдым. Аннары һушымны җыеп: 

– Зилия! Нәрсә булды!? Үпкәләттемме әллә? Нинди сүзем рәнҗетте?! Зилия, бәгырем, – дип кочаклап алдым үзен. 

Елап арыгач, Зилия яшьләрен сөртте дә, кызарган күзен миңа төбәп: 

– Сылу-у-у! Миңа утыз җиде яшь! – диде. 
      – Ни куркынычы бар аның? Миңа да шул тирә бит? 

– Синең балаларың ба-а-ар! 

– Синеке дә булыр, менә күрерсең, һәркемгә үз вакытында бирелә… Кайгырма!.. 

– Булмы-ы-ый! Кемнән табыйм мин аны? 

Бусына ни дип җавап бирергә соң? Тынып калдым. 

Зилия исә дәвам итте: 

– Карт кыз бит мин, карт кы-ы-ыз! Ялгыз картаермын инде шулай! 

Мин Зилияне кабат кочаклап алдым, ул исә сулкылдап тагын еларга тотынды. 

  

Зилиянең яшьлегендә йөргән егете бар иде барын. Кыз әтисе авылына еш кайта иде. Шунда танышканнар. Радик исемле егет күрше авылдан клубларына килгәләде. Биш егеттән торган күңелле компания Зилияләр авылындагы егетләр белән дә дус иде. Шуңа гына  клубка керү чит авыл егетләренә рөхсәт ителгән иде. Кыскасы, биш егеттән берсе – Радик исемлесе гел Зилияне күзләде. Калын кысалы күзлек артына яшеренгән яшел күзе Зилиянең дә игътибарыннан читтә калмады. Күзлекле егетне дуслары «кандидат наук» дип йөртәләр икән. «Кандидат наук» Зилия артыннан озак йөрде. Егетне ошатса да, Зилия аның хисләренә алдагы елда гына җавап бирде – Радик Казанга күченеп килгәч кенә. Тора-бара «кандидат наук»ның борынына нечкә оправалы, модалы күзлек кунаклады. Джинсы, популяр лейблы футболка-күлмәкләр дә алып җибәргәч, ул тәмам шәһәр егете булды да куйды. Зилия канәгать калды. Радик чибәр икән үзе! Әти-әнисе бүләк иткән машинасында таксист булып өстәмә акча да эшли башлагач, Зилияне кафе-рестораннарга да, концерт-театрларга да йөртә башлады. Зилия егеткә бөтенләй ияләнде, тормышын ансыз башка күз алдына да китерә алмый башлады. Кызның әти-әнисе дә егетне уллары урынына күрде. 

Егет белән кыз җиде ел йөреште. Радик заводка эшкә урнашты, Зилия исә фән белән шөгыльләнде, диссертация яза башлады. Зилиянең әти-әнисе бердәнбер кызлары белән горурланып, шөкер итеп яшәде. Кыз барысына да өлгерде – эшенә дә, авылдагы әти-әнисенең бакчасына да. Радик Зилияне атна саен диярлек авылга кайтарды, алып килде – тормыш әкрен генә акты шулай. Кыз белән егет, әйтерсең, туганлашып беттеләр. 

Бер көнне Радик, гадәттәгечә, Зилияләрнең өенә килде. Радикның бераз дулкынланганын кызның әнисе генә сизде. Егеткә кырын карый-карый чәй әзерләде. Гаилә өстәл тирәсенә җыелды. Зилиянең әнисе  Оркыя апа алма бәлеше пешергән. Бәлешнең тәлинкәләргә бүленеп чыгуын көтеп торган Радик сүзен башлап җибәрде: 

– Оркыя апа, Салих абый, Зилия белән күптәннән йөрешәбез, сез минем гаиләмә әйләндегез, үзегезгә кабул иттегез. Хәзер инде безгә алга таба атларга вакыт җитте. Безгә хәер-фатиха биреп… 

Салих абыйның кулынан чылтырап калагы төшеп китте. 

– Юк-юк-юк, тукта! Бәлештән авыз итегез әле! Бик тәмле булырга охшаган. Әйдәле, әйдә, сыйланыгыз, – дип, Оркыя апа Радикның сүзен бүлде дә, кабат ялгарга ирек тә бирмәде. – Зилиянең кандидатлык диссертациясен язып бетереп, яклыйсы бар. Аннан ул шәһәр кызы бит, авыл эшеннән курыкмаса да, анда кайтарырга исәп юк иде безнең… Фәнни эшен якласын әле башта, эшкә урнашсын… Юкка гына укытмадык бит аны… Тәмлеме бәлеш? 

Шулай итеп, Радикның никах-туй турындагы сүзе, йомарланып, аяк астына ташланды, тапталды. Өстәл артындагы сөйләшү ертык-пыртык булды, сүз бернигә дә ялгана алмады. Китәр алдыннан гына Радик: 

– Оркыя апа, бәлешнең алмасы катырак булды кебек. Тамакта төер булып калды. Сау булып торыгыз, – диде. 

Ахыры хәерсез булган кул сорау кичәсе турында Зилия миңа үзе сөйләгән иде. Дөресрәге, ел саен, күрешкән саен сөйләде. Башта горурлык белән, аннары күңелсезләнеп, аннары ачуланып (баштан Радикка, аннары әти-әнисенә, аннары кабат Радикка). башка бер елны көлеп, аннары кабат елап… 

Юк, шул хәлдән соң да әле Радик Зилия янына килүен туктатмады. Әмма тора-бара аралары суына башлады. 

Бер көнне шундый хәл булды. Радик белән Зилия авылга кайтырга чыктылар, мине дә үзләре белән эләктерделәр. Радик рульдә. Берзаман телефоны шалтырады. 

Радик: «Әйе. Мин шәһәрдә түгел. Юк...  Яхшы... Авылга кайтам. Апам белән...» – дип сөйләшүне тәмамлап та куйды. 

Бераздан Зилия: «Миндә зарядка бетә, синекендә уен уйныйм әле?» – дип, җавабын да көтмичә, Радикның телефонын алды. Ачты, актарына башлады. 

«Нинди Асель шалтыратты сиңа? «Апам белән» дип әйтүең… Апаң – мин буламмы инде ул?! Син бит минем хакта «Апам» дидең, шулаймы?!» – дип Зилиянең тавышы өзелеп китте. Ачуын яшерә алмыйча бардачокны актара башлады. 

– Зилия, нишлисең? Тынычлан әле, – дип кенә әйтә алды Радик, ә Зилия бардачоктан тышына зур кызыл йөрәк төшерелгән открытка тартып чыгарды. 

– Нәрсә бу?! Кемнән бу?! – дип Зилия чыелдап кычкырып җибәрде. 

Мин дә Радикның бу кыланмышларын ошатып бетермәсәм дә, рульдәге кеше белән талашу яклы түгел идем. Әмма минем фикерем белән кем кызыксынсын ди? Утка утын салмыйм дип, посып кына бардым. 

Зилия открытканы ачып укыды. Бер мәлгә тынып калды да, йомарлап тәрәзәдән ыргытты. Радик кисәк кенә тормозга басып, машинаны чыжылдатып туктатты. Теге открытканы эзләргә чыгып киткән Радик артыннан Зилия дә машинадан атылды. Кыймылдарга да куркып утырам. Тышта Зилиянең кычкыруы ишетелде. Үтерешмиләрме дип тәрәзәдән башымны чыгардым. Юк, Зилия, йодрыкларын кысып, Радикка ташлана гына. Тегесе кулларын тотып үзеннән читкә бора. Күпмедер вакыттан соң Зилия машинага кереп утырды да ишекне каты итеп япты. Радик открытканы эзләргә калды. Калган юлыбыз үле тынлыкта узды. 

Бу талашудан соң Зилия егетнең башка бер кыз белән гыйшык уйнаганын дәлилләүче әллә никадәр фактларга тап булды. Зилия талашты, гаепләде, кычкырды. Радик бернигә дә җавап бирмәде. Зилия янына килүен дәвам итте итүен… Бер өч айга сузылгандыр бу агония. 

Бер көнне Радик Зилиягә шалтыратты: «Зилия, мин бүтән килмәм. Дуслар булып калыйк, яме. Өйләнәм мин», – дип, Зилияне шок хәлендә калдырды. 

– Сылу! Мин аннан кеше ясадым бит! Киенергә өйрәттем, кеше белән рәтләп сөйләшә дә белми иде бит ул! Театрның «т» хәрефен дә танымый иде!.. Затлы киенгән, сүз артыннан кесәгә керми торган, акчалы эштә эшләүче әзер егет кемгә кирәк булмасын, име! Начальнигының кызы койрыгын болгавы булды, бусы башын югалтып артыннан йөгергән! Ярар, йөреп карасын. Өйләнәм ди бит әле. Минем ачуны китерер өчен, мин көнләшсен өчен шулай әйтә ул! Теге бәлеш вакыйгасыннан соң үпкәләгән дә, хәзер үчен ала. Гафу үтенүемне көтә. Ә мин нишләдем шулкадәр? Әти-әнием мине авылга кайтыр өчен үстермәде, ә ул яллар саен авылына кайтып үлә-бетә эшли. Ник бер ялын Казанда уздырсын? Бүгенге көндә бөтен нәрсәне сатып алып була. Менә диссертациямне яклыйм әле! Шунда белер – мин дә төшеп калганнардан түгел! 

Бер айдан Радик Зилиягә шалтыратып: «Мин бүген өйләнәм», – диде. Зилия сүзсез калды. Истерикага бирелмәде, шунысына рәхмәт. 

Әмма Зилия үзен кая куярга белмәде. Башта буш вакытын кая куярга да аңламады. Элек бит янында гел Радик иде. Тормышы күпкә җиңелрәк иде, берәр кая барасы булса, бер сызгыруы җитә – Радик килеп җитә. Хәзер Зилиягә тормыш ваклыкларын үзенә хәл итәргә туры килде. 

Зилиягә Радикның авылга юлны оныта башлавын да җиткерделәр. Баштарак хатыны белән кайтып йөрсәләр дә, тора-бара анысы ул кайтулардан баш тарта башлаган икән. Шәһәр кызы шәһәр кызы инде. Асельның атасы яшьләргә фатир алырга ярдәм иткән. Радик тәмам шәһәр егетенә әйләнде. 

Өч ел узгач, Зилия белән Радик авыл Сабан туенда күрештеләр. Радик үзе генә кайткан. Хатыны Асель… баласы белән калган. Радик Зилия белән күптәнге дус итеп сөйләште: «Телевизордан да күргәлим сине, Зилия. Әнием синең газета-журалларда басылган хезмәтләреңне укый. Мине «кандидат наук» дип йөртсәләр дә, фәннәр кандидаты мин түгел, син булдың, молодец, Зилия!» – дип иңбашыннан какты. 

– Сылу! Без бит аның белән туганлашып беткән идек инде. Бер-беребезгә берегеп беткән идек! Ә хәзер аның гаиләсе, баласы бар. Икенче бәбие дә туган.  Теге начальник кызы… Асель... язмышымны, минем тормышымны тартып алган кебек бит… Миңа тиешле язмышны… Әти белән әни теге чакта мине аңа бирмичә дөрес иткән. Бераз көтсә булмый идемени?! Өйләнү теләге көчле булгач, нишләп ул мине сорап кабат килмәгән? …Шуның кадәр озак йөрешсәк тә, кыз булып калдым бит мин. Намусым шулай кушты, – дип Зилия кабат иңбашыма капланды. – Иртәдән кичкә кадәр эштә. Кеше арасында. Эштә мине хөрмәт итәләр. Карьерам да үсештә… Әкрен булса да, үсештә. Акчасы күп түгел түгелен, әмма үземә җитәрлек… Туйган чакларым да була. Аннары уйлап куям да, минем дә тормышым көнләшерлек бит. Теләсә кая бара алам – театр дисеңме, концертмы, дуслар белән очрашулар... Беркем тотмый, сорау алмый. Безнең эштә ирләр күп тә соң, әмма алар гаиләле… 

  

Мин бераз тынып торгач: 

– Зилия, минем бер танышым бар. Рамил исемле. Әтисе белән бергә эшлим. Яхшы кеше. Рамил синнән бер биш яшькә олырактыр. Өйләнгән иде дә, хатыны үлеп китте. Бер өч ел бардыр инде. Укымышлы кеше. Синең кебек театрларга йөрергә ярата. Әтисе  берәрсе белән таныштырыгыз әле, ди. Менә мин сине таныштырыр идем аның белән, каршы килмәсәң. 

Зилиянең яшьләре кипте. «Кем булып эшли?» –дип сорады. 

– Рамил – яхшы электросварщик. Акчаны әйбәт эшли… Яхшы электросварщикларны кулда гына күтәреп йөртәләр… 

Әйтеп бетерә алмадым: «Юк инде, син нәрсә!Нинди электросварщик тагын. Минем дәрәҗәдәге кеше түгел шул. Мин, беләсеңме, кемнәр белән кул бирешеп исәнләшәм?» – дип, Зилия сүземне бүлдерде. 

 Сүзсез калдым. Дәрәҗә? Эшен яхшы башкарган кеше хөрмәткә лаек. Бу сүзен дорфалык итеп кабул иттем. 

  

Әйе, Зилияне ялгызлык, моңсулык биләп алган мизгелләр еллар узган саен ешайды. Әмма ул алардан тиз арына да белә. Инстаграм битеннән миңа һәрчак матур, бизәнгән-ясанган Зилия елмаеп карап тора. Фотосы астында акыллы, дөрес, матур, шаян сүзләр языла. Аңа карап көнләшеп тә куям кайчак – теләгән вакытта, теләгән җиргә китә дә бара. Ә миндә – эштән кайтуга балалар, өй мәшәкатьләре... Әмма мин шуның белән бәхетле… 

Карьера турында уйламыйча,, вакытында Радикка кияүгә чыгасы идеме аңа? Шул вакытта кияүгә чыкса, ул хәзер горурлана торган диссертациясен якламаячагы көн кебек ачык…Ә бәлки, яклый да алыр иде?.. 

  

Бу язмам ахырында бернинди нәтиҗә чыгара алмыйм. Зилияне кызганам… Икенче яктан караганда, язмышы кызганырлык та түгел кебек… 

Сез нәрсә уйлыйсыз? 

  

Исемнәрне, әлбәттә, үзгәрттем. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зилия бэхетсез!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Һәркем үзе теләгәнчә яши инде. Үзе ялгыз тормыш итүне сайлаган Зилия. Кияүгә чыгу гына түгел, ир белән яшисе дә бар бит әле. Барганчы ук дәрәҗә дип авыз суы корыткач... Белмим, Радикны бәхетле иткән булыр иде микән?! Кеше ясадым, имеш...гомер буе шул сүз белән миен чертер иде.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кемгә нәрсә кадерле бит. Йокысыз төннәр үткәреп-әни, еллар аша әби булу кадерле. Әзергә хәзер булып яшәгән кешегә үз үзе кадерле.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ниемэ кирэк ул карьера,энием дип торучы балаларын булмаса...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бэхетсез элбэттэ. Хатын-кыз ана булмый торып бер ничек тэ чын бэхетне татый алмый.Анын жирдэге топ вазифасы шул.

            Хәзер укыйлар