Логотип
Күңелеңә җыйма

Гафу иттегезме...

Радиодан ишетеп калган җыр сүзләре көне буе ияреп йөри: «Гафу иттегезме, гафу иттегезме безне, яшьли сөйгән тәүге ярлар?» Гафу иттегезме... Димәк, сөю булган, рәнҗеш булган... 
Эшкә килеп утырсам, радиодан ишетеп калган җырның дәвамы... Хезмәттәшем авылына – сыйныфташлар очрашуына кайтып килгән иде. Сыйныфташлар җыелган җирдә мәктәптә бөреләнгән хисләрнең исәнме-түгелме икәнлеге барлана инде ул. Мәктәптә кыюсызлар инде кыюланган була. Олыгайган «егет-кызлар» йөрәкләрен шәрәләндерүдән инде һич тә курыкмый. Чөнки яшьлек язында калган шомырт чәчәкләре кебек садә хисләр фәкать соклану гына уятырга сәләтле: «Кара син аны, фәлән фәләнне яраткан бит. Сизенә идек аны». «И-и, ул аны һаман ярата бугай. Ник бергә булмадылар икән?»

Таһир гына рәнҗеде

Рәнҗеш дигәннән, сөйләр нәрсәләр бар икән ул. 

Рәхилә матур, күрекле хатын. Ике ел элек икенче ирен күмеп, ялгыз калды. Еллар йөге иңнәрен бик басмаган әле. Тик ул бәхетен кабат таба алуына ышанып бетми. 
Яшьлегемдә Таһир дигән бер егет бик тә нык яраткан иде мине. Мин аның мәхәббәтен кабул итмәдем. Эзләремә ятып елый торган иде инде. Икенче берәүне тиң күреп, шуңа кияүгә чыгарга булдым. Миргаяз да мине ярата. Туй күлмәге тектем, түшләренә лалә чәчәкләре чиктем. «Синнән дә гүзәл кәләш булмастыр», – ди торган иде Миргаяз. Мин – бәхетле. Очып кына йөрим – туй күлмәге киям иртәгә, киявем – сөйгәнем куенына керәм!

Туйга кунакларны күп итеп дәштек. Мул итеп ризык-нигъмәт әзерләдек.
Иртәгә ирем булачак, бүген әле егетем генә булган Миргаязым белән «свиданиегә» инеш буена төштем. Шаярышып сөйләшәбез, бер-беребез алдында гөнаһла­рыбызны «таныйбыз». Янәсе никахка саф күңел белән атлыйбыз. Шунда Миргаязым кинәт җитдиләнеп калды: «Рәхилә, өйләнүен өйләнәм дә бит, ә минем бит бурыч түлисем бар». «Юкка хәсрәтләнмә, вак-төяк әҗәт­ләр кемдә дә бар ул. Бергәләп түләрбез», – дим. «Их Рәхилә, минем бурыч башкачарак бит. Маловкада минем кызым үсә...» 

Мине кинәт корт чактымыни! Тыңлап та бетермәдем: «Бар алайса, марҗаң янына бар, башта бурычыңны түлә. Аннары туй сөйләрсең», – дидем дә өйгә торып йөгердем. Юләр булганмын. Юләрлегем өчен бәхетем белән түләдем – бала сөя алмадым.

Туй булмады. Кунакларны китермәдек. Шул чагында әнкәй беренче тапкыр: «Таһирның гына рәнҗеше бу, егетләр рәнҗеше төшә ул», – дип әйтте. Аңа бу сүзләрне мин Шәһиткә кияүгә чыгып, ярты елдан аерылгач та кабатларга туры килде. Әллә Таһир рәнҗеше, әллә Миргаязны оныта алмавым ялгыз калдырды мине. Ярый әле олыгаеп барган көнемдә Раян очрады. Назны туя татыдым мин – рәхмәт яусын аңа. Тик никахыбыз кыска гомерле булды. Әнкәй исән булса, бу юлы да: «Таһирның гына рәнҗеше төште», – дияр иде. 


Насыйп эше

Рәхилә сөйләгәннәр икенче бер хатын язмышы хакында уйландырды. Редакциянең машинисткасы Гөлбикә үзе дә гөл кебек чибәр, пөхтә, төгәл хатын иде. Һәммә эшне ялт иттереп эшли. Машинкада ул җыйган текст бер хатасыз булыр, чәче ясалган, киеме ыспай, пешергән ризыгы телеңне йотарлык. Еш кына ул көндезге чәйгә тәмле-тәмле бәлешләр пешереп алып килә. Без аңа гаиләсен алыштыра идек бугай. Сере дә, чире дә, кайгысы да, сөенече дә безнең белән уртак. Бөерләре авырта иде аның. Гөлбикәнең чирен төшеним дип, мин үзем дә бөер буенча белгечкә әйләнеп бетә язган идем. Редакциягә ике елга бер бирелә торган санаторий юлламасына берәү дә нәфесләнми: Гөлбикәгә кирәк. Ул барсын! Исән генә була күрсен. Болай да бәхете юк...

Бәхет югыйсә Гөлбикәнең өенә кереп чыккан. Хатын-кызның бәхете, нигәдер, гел ир-ат кыяфәтендә йөрүчән. Альберт исемле булган ул. Гөлбикә алып килгән тәмле бәлешләр белән чәебез әнә шул Альберт турындагы «Мең дә бер кичә әкиятләре» сыман хикәятләрне тыңлап уза торган иде. «Безнең Альберт...» дип башланып китә торган үзләре бик гади бу хикәятләр нигәдер бер дә ялыктырмый торганнар иде. Альбертның беренче мәртәбә Гөлбикә фатирының ишегеннән атлап керүе, ипләп кенә сөйләшеп утырганда өстәл астыннан егет аягының кыз аягына тиеп китүләре, танышып ике көн үтүгә никах укытулары, яшь парның кайнана янына Чистайга кайтулары, кайнананың киленне бер күрүдә ошатулары, Гөлбикәнең, имештер, табиблар ваемсызлыгы аркасында үле бала табулары, бик тә бала теләгән Альбертның бүтән бала табарга ярамаган хатыннан аерылып китүләре, ике елдан каршы ишектәге тутасы янына яшь кәләш белән килеп күренүләре... һәм шушы олы вакыйгалар арасына чәкчәк балы сыман кушылган ир белән хатын мөнәсәбәтләре турындагы сериалны без теләсә кайсы сериясеннән башлап унбиш ел тыңладык. Ялыкмыйча, туймыйча тыңладык. 

«Бәхетем булмады, кызлар. Тәлгатнең генә  рәнҗеше төште. Егетем туй күлмәге белән ак туфлиләр алырга дип киткән иде Ленинградка. 
Мин аның кайтуына Альбертка кияүгә чыгып куйдым. Рәнҗеде Тәлгат. Бер ни эшләр хәл юк. Бер күрүдә яраттым Альбертны. Бәлки Тәлгатнең кайтып җиткәнен көтәсе, бәхиллеген аласы булгандыр.
«Насыйп эше инде! Альберттан бүтән кешене ярата алмадым. Шуңа ялгыз калдым менә».

Бер көнне Гөлбикә эшкә бик боек килде. Альберт үлгән! «Безнең Альберт» турындагы хикәятләр шул көннән өзелде. Гөлбикә үзе дә өзелгән гөл сыман тәмам сулды. Күрәсең, Альбертның үлеме күңелендә моңарчы  яшәгән өмет кузын сүндереп киткәндер. 


Кызлар да рәнҗи микән?

Рәнҗү темасы редакциягә килеп йөри торган Галимә ханымның да телен чиште:
– Рәнҗеми буламы соң?! Мин улыма гел әйтә тордым: «Улым, кызлар белән сак кылан. Ялгыш адымнан тыел. Сиңа ышанган кыз берәүнең газиз баласы ул. Өйләнерлек булсаң гына якынай!» Улым беркадәр кичегеп өйләнде. Тормыш итәргә дә ярашлы, үзенә дә сөйкемле, миңа да җайлы кәләш табарга тырышты ул. Берзаман, инде вакыт, дип, бар яктан килгән кебек тоелган бер кызга тукталды.

Икешәр каттан туй күлмәкләре, балдаклар хәстәрләнде, рес-торан сөйләшенде, кунаклар дәшелде. Кызның ата-анасы гади кешеләр түгел. Чама белән тәкәббер, чама белән һавалы кешеләр. Туй алдыннан гына шушындый ук сыйфатларын булачак киленем дә малайга сиздереп куйган. Улымның сөмсере коелган инде. «Әнием, мин Рамилә белән бәхетле була алмаячакмын. Туктатыйк туйны». Каттым да калдым. Булачак кодалар алдында оят бит. Улымны айнытырдай сүзләр эзлим. «Улым, кыз баланың рәнҗеше каты була. Әйт дөресен – кагылдыңмы кызга?» «Кагылган булсам, мин мондый сүзне башламас та идем», – диде. Шуннан соң мин улымны ирексезләмәдем. Аңа яшисе. Тик ул үзе бик борчылды. Кыз ягы да бик борчылды. Авыр булды инде ул көннәрдә. Берничә ел үтеп, Рамиләнең бәхетен табуына ышангач кына өйләнде улым. Бу юлы озак уйлап тормады. Велосипедта йөрергә чыгып киткән иде, каршына килгән велосипедчы кызны күргән дә бер караштан гашыйк та булган. Уңдык киленнән. Егерме ел тату яшибез. Рамилә рәнҗемәде, ахрысы. 

фото: http://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Амин! Газиз энилэребезнен урыннары жэннэттэ булса иде!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Зур рэхмэт Резеда!!! Тирэн, мэгьнэле язмаларын белэн хэрвакыт безне соендереп тор! Унышлар сина!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Зур рэхмэт Резеда!!! Тирэн, мэгьнэле язмаларын белэн хэрвакыт безне соендереп тор! Унышлар сина!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ризидә апа, шундый тәмле,гади,йөрәккә үтеп керә торган итеп язгансыз, күздән яшьләр килә. Шундый язмаларны укыгач,әниләрне кочаклап, яратуыңны кат-кат белдерәсе килә. Язу телегез дә бик аңлаешлы, матур. Рәхмәт.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ризидә апа, шундый тәмле,гади,йөрәккә үтеп керә торган итеп язгансыз, күздән яшьләр килә. Шундый язмаларны укыгач,әниләрне кочаклап, яратуыңны кат-кат белдерәсе килә. Язу телегез дә бик аңлаешлы, матур. Рәхмәт.

            Хәзер укыйлар