Логотип
Күңелеңә җыйма

Егетем... кыз булып чыкты

Аллаһы Тәгалә һәр җан иясен пар-пар яралткан. Егетләрнең – кызларга, кызларның егетләргә тартылуы – тормыш кануны. Ләкин кайчагында әлеге канунны бозучылар да очрый. Кемдер моны табигать ялгышына сылтый, кемдер бозыклыкка.

Аллаһы Тәгалә һәр җан иясен пар-пар яралткан. Егетләрнең – кызларга, кызларның егетләргә тартылуы – тормыш кануны. Ләкин кайчагында әлеге канунны бозучылар да очрый. Кемдер моны табигать ялгышына сылтый, кемдер бозыклыкка. Белмим, бу нәрсәдер, ләкин безгә – татар халкы традицияләрендә үскән кешеләр өчен мондый күренеш бик җирәнгеч булып тоела. Күңел һич тә кабул итми моны. 

Яшьлегемдә мин бер егет белән йөреп алдым. Буйга әллә ни озын булмаган, базыграк кына гәүдәле, нык бәдәнле егет иде ул. Хәтерлисезме, узган гасырның сиксәненче елларында Казанда татарча дискотекалар уза иде. «Пятачок» дип йөрттек без ул дискотекаларны. Менә шунда таныштык без. Ул мине парлы биюгә чакырды. Зәңгәр күзле, коңгырт чәчле чибәр генә егет. Без – әхлак кануннары кечкенәдән сеңдерелеп үскән буын. Егетләр белән биесәк тә, ике арада берникадәр ара калдырып, гәүдәсенә орынмыйча гына бии торган идек. Бу юлы да шулай дистанция саклап кына Әлфия Афзалованың «Сарман вальсы»на бөтерелдек. Дискотекадан соң бу егет мине озата кайтырга рөхсәт сорады. Дус кызларым белән килгән идек, янәшәмдә алар да булгач, каршы килмәдем. 
Шулай итеп дуслашып киттек без аның белән. Заводта эшли иде ул. Туган җире ерак, Башкортстанда ук. 
– Армиядән соң Казанда яшәп калдым, заводка кереп урнаштым, – дип сөйли. Шулайдыр, ул вакытта күпләр шулай армиядән соң читтә урнашып калды бит. Заводтагы егет-кызларның күбесе тулай торакта тора, ә бу егет бер әбидә фатирда яши иде. Ул вакытта егетнең яшәгән җиренә барып, кунак булу гаеп саналды. Ул мине тулай торакның холлында көтеп тора да, без йә кинога, йә Горький паркына барабыз. Тегесен-монысын сөйләшәбез шунда, мороженое ашыйбыз... Кыскасы, әхлак нормаларыннан чыга торган начар гамәлләр уебызда да юк. Тулай торакка кадәр озата кайткач, егетем белән ишек төбендә үбешәбез – бөтен «ярамаган эш» фәкать шул гына... Егет кулына ирек бирми, әллә кайларга «керми», үзен инсафлы тота.
Очрашып йөрсәм дә, бу егетне алай яраттым дип әйтә алмыйм. Тавышы бераз сәеррәк, калынрак тавышлы хатын-кызныкы кебек, шул нәрсәсе күңелемне этәрә иде. Гәүдәгә дә тазарак шикелле. Сакал-мыек дигәне дә беленми. Андый сакал-мыексыз бер абый безнең авылда да бар иде. Хатыны, балалары да бар үзенең. Барыбер, ир кеше өчен сәер инде...
Яз башында бөтен тулай торагыбыз белән өмәгә чыгып, әйләнә-тирәләрне җыештыру гадәте бар иде элек. Бу юлы безгә егетем дә килеп кушылды. Шунда кемдер барыбызны да фотога төшереп алды. Яшәгән йортыбыз – заводның тулай торагы. Бу фото бөтен заводны әйләнеп чыкты. Ул вакытларда бүгенге кебек һәркемнең кулында камералы телефон юк бит, фотога төшү үзе бер вакыйга була торган иде. 
Менә шул фотоны бергә эшләгән хатынның танышы күреп алган. Монысы кем дә монысы кем, дип сорашканнардыр инде, мөгаен. Теге танышы минем егетне танып алган. Авылдашлар икән. 
Эшкә килгәч, бу ханым мине бер почмакка чакырып алды да егетем турында сораштыра башлады. Бергә эшләсәк тә, алай якын дуслар түгел идек, аралашуыбыз исәнме-саумыдан узмый. Аның шулай бик шәхси нәрсәләр турында сорашуы ачуымны китерде диимме соң? 
– Безнең бар да әйбәт. Рәхмәт, борчылма, – дип, борылып китеп бардым. Чынлап әйткәндә, ни сөйли алам инде ул кадәр? Әйе, очрашабыз. Туган-тумачасын, дусларын белмим. Заводта эшләгәнен беләм дә, бер әбидә фатирда торганын беләм. Ул йортның адресын да беләм үзе: бервакытны егетемнең аяк киеме юешләнде дә, бергә кайтып, шуны алыштырып чыкты. Мин өйләренә үк кермәдем, ишегалдындагы юан тупыл астындагы эскәмиядә аның чыкканын көтеп кенә утырдым. Өченче каттагы тәрәзәдә ут кабынгач, әһә, бу тәрәзә аныкы икән, дип уйлап куйдым. Шуның белән шул инде. Паспортларын тикшерергә кирәк дигән уйның башыма да кергәне булмады.
Теге ханым мине барыбер тынычлыкта калдырмады. 
– Бик мөһим бер сүз әйтәсем бар, – дигәч, шомрайдым.
– Сиңа егетеңнең бала чагы турында сөйләгәне бармы? – дип, сүзне ерактан ук башлады ул. Кара әле, аның ничек үскәнен, мәктәп еллары турында берни дә белмим икән бит мин! Ул гел эше, бүгенге дуслары турында сөйләде. Ә менә туган авылы, әти-әнисе турында сөйләшүдән кача иде. Мәктәп чоры турында сөйләгәне дә булмады. Мин моңа игътибар да итмәгәнмен.
– Әти-әнисенә бердәнбер бала булган ул, – дип, егетем турында бөтенләй чит бер хатын сөйләгәнне авызымны ачып тыңлап утырам хәзер. – Әнисе ул кечкенә чакта ук үлгән. Әтисе башкага өйләнгән. Яңа хатыннан да балалар туган... Үги әни белән дус-тату гына яшәмәгәннәр, бу гел өйдән чыгып качкан, мәктәпкә дә юньләп йөрмәгән... Күп вакытын колхозның каравыл өендә, шундагы ирләр арасында уздырган. Кечкенәдән тәмәке тартырга өйрәнгән, сүгенгән... Сигезенче классны ничек кирәк алай тәмамлагач, аны үз районнарындагы училищега укырга керткәннәр. Штукатур-малярлыкка булса кирәк...
– Әйе, анда укыганын сөйләгән иде. Аннан армиягә алганнар... – дип, үземнең дә берникадәр хәбәрдарлыгымны сиздереп куймакчы булдым. Хезмәттәшем сәер итеп елмайды. Ул нәрсәнедер яшерә, нәрсәнедер бик әйтәсе килеп тә, әйтергә кыенсына кебек тоелды миңа. 
– Әйтеп бетер инде, нәрсәне яшерәсең? – дип сорадым мин.
– Армиядә булмаган ул синең...
– Нишләп? Ник булмасын? Казандагы гарнизонда хезмәт иткән, ул миңа үзе әйтте, – дип карыштым.
– Кызларны армиягә алмыйлар бит... – диде хезмәттәшем, кыенсынып кына. 
– Кызларны алмыйлар анысы, причем монда кызлар?
– Ә син үзең ул егеттә бер сәерлек тә сизмәдеңме? – хезмәттәшемнең бу соравыннан соң кызыксынуым тагын да артты.
– Юк, ә нинди сәерлек сизәргә кирәк иде?
– Ну... син зур кеше бит инде, егетләрнең нинди булырга тиешлеге беләсеңдер...
– Юк ла, безнең мөнәсәбәтләр алайга ук барып җитмәгән бит әле, – дидем, бу юлы инде үзем алмадай кызарып.
– Шулай да егет кеше сөйгән кызы белән үзен башкачарак тота бит инде, – диде хезмәттәшем.
– Юк, юк! Безнең арада андый нәрсә булмады, – дип, тизрәк аны бүлдердем мин. Мондый сөйләшүдән инде туя да башлаган идем, китәргә кузгалдым.
– Тукта, тыңлап бетер әле, – дип туктатты ул мине. – Егет түгел, кыз кеше ул синең егетең...
Көтелмәгән бу борылыштан тәмам телсез калдым. Озакка сузылган тынлыкны бозарга беребезнең дә кыюлык җитмәде. Мин бу яңалыктан әллә нишләдем. Кайда утырам, мин кем, нишлим мин монда – бар да әллә кая китеп югалды. Утыраммы, басып тораммы – берни сизмим. 
Хезмәттәшемне тыңлап бетермәдем. Эчтән әллә нинди галәмәт көчле укшу барлыкка килде. Тирә-ягымдагы бөтен нәрсә җирәнгечкә әверелде. Өстәлләр, урындыклар, ишекләр, кешеләр, мин үзем – барысы-барысы да коточкыч җирәнгеч, күңел кайтаргыч булып тоелды. Минем тизрәк кайнар авыл мунчасына кереп, тәнемнең бер кат тиресен салынып төшкәнче юкә мунчала белән ышкып-ышкып юасым килде. Кара урманнарга кереп адашасым, бу яңалыктан җәһәннәм читләренә китеп олагасым килде. Миңа әйтеп аңлатып бетерә алмаслык авыр иде бу вакытта. Ул көнне хәтта эшләп тә бетерә алмадым, башларым әйләнеп, косасыларым килеп, мастердан сорап кайтып киттем. Бүлмәгә кайттым да караватка аудым. Күземне ачсам, бүлмәдәге караватлар, шкаф, өстәл, урындыклар, түшәмдәге лампочка – барысы тиң әйләнергә тотына. Шул көннән мин нык кына авырып киттем. Беркемне, хәтта үз-үземне күрәлмаска әйләндем. 
– Сине егетең чакыра, аста көтеп тора, – диде бүлмәдәш кызлар. Безнең вахтер апа бик кырыс, тулай торакка егетләрнең аягын да бастырмый торган иде. 
– Көтмәсен, чыкмыйм, – дидем. Ул күз алдыма килсә, кабат укшый башлыйм.
Шулай берәр атналап авыргач, барыбер эшкә чыктым. Теге хатыннан барысын да җентекләп сорашып бетерергә ниятләдем. 
– Равил түгел (исеме үзгәртелде. – Авт.) Равилә исемле ул. Егетләр шикелле киенеп, ирләр белән эшләсә дә, ул – кыз кеше. Мәктәптә укыганда ук чалбар киеп, малайларча кыланып үскән булган, – дип башлады хезмәттәшем егетем турындагы бәянен. Була бит шундый тупасрак кызлар, физик яктан малайларга тартым булалар, бу да шулайрак. Кечкенәдән малайлар белән генә уйнаган, көтү көткән, атка атланып чапкан. Авылдашлары да аны Равилә дип түгел, Равил дип йөрткәннәр. Армиядә булдым дип, алдалаган ул. Армиядә булмаган, билгеле. Ни ир, ни хатын түгел, бер адашкан бәндә инде... Үзен егет дип таныштырып, кызлар белән дә йөри бит әле, җитмәсә...
Мин инде ни эшләргә кирәген уйлап куйган идем. Эштән соң туп-туры Равилә яшәгән фатирга киттем. Ул әле кайтып җитмәгән, ишекне фатир хуҗасы булган әби ачты. Мин аның йөргән кызы, кайтканын көтеп торыйм, дип, ул яшәгән бүлмәгә кердем. Әби дә минем арттан калмады. Соң, мине беренче генә күрүе, шикләнгәндер инде... 
– Бигрәк акыллы егет, – дип, квартирантын мактады мескенкәем. Дөреслекне кайдан белсен инде ул...
Озак көттермәде, Равилә дә кайтып керде. Бүлмәсендә мине күреп, башта гаҗәпләнде. Аннары мине үбәргә килмәкче иде, читкә тайпылдым. Бүлмәдәге кызлар аңа мине авырый дип әйткәннәр иде. «Тазардыңмы инде?» – дип, хәлемне сораштырган булды. Мин эндәшер-эндәшмәс кенә җавап биргәләдем. Ул эш киемнәрен салып, чәй эчик, дип кухняга чакыргач, «үгезне мөгезеннән эләктердем» – паспортыңны күрсәт әле, бәлки, син өйләнгән кешедер, дидем. Бу  шул мәлдә кып-кызыл булып чыкты. 
Комод тартмасыннан актарынып, паспортын кулыма китереп тоттырды. Фотодан кыска чәчле туташ – Шаяхметова Равиля Мансуровна карап тора иде миңа. Равилә бер сүз дә әйтми бүлмәдән чыгып китте. Мин дә һушыма килеп, караваттагы сумкамны кулыма алдым. Тизрәк бу фатирдан чыгып качасым килде. 
Китешли кухняга башымны тыгып, саубуллаштым. 
– Башка минем янга килеп, рисвай итеп йөрмә, яме, – дидем. 
Бу хәлне башка берәү сөйләсә, гомеремдә дә ышанмас идем. Ул вакытта егетләр – кызларга, кызлар егетләргә әйләнмиләр иде бит әле. Малайлар үскәч – ир-атларга, кызлар чын хатын-кызларга әвереләләр иде. Равиләнең Равилгә әверелүенең сәбәпләре турында уйландым мин. Мөгаен, әнә шул кечкенәдән ятим калуы, үги ана белән кадерсез булып үсүе, бәләкәйдән үк үз-үзен якларга мәҗбүр булуы аның психикасын үзгәрткәндер. Аның язмышы ни булып беткәндер, без башкача очрашмадык. Ә мин яраткан кешемне очратып, кияүгә чыктым, әни булу бәхетен татыдым. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алла сакласын, ни генә юк дөньяда!

    Хәзер укыйлар