Күңелеңә җыйма
Бәхетнең бәхет икәнен аңлау өчен ачы михнәтләр кичәргә туры килә шул...
Хастаханәдә ятканда кем кемнәр белән генә очрашмый да, озын кичләрдә ниләр турында гына сөйләшенми. Палатадашыбыз Зөлфия янына ире һәр көнне гел өч баласын ияртеп килә, озаклап сөйләшеп утыралар. Бер кичне без аңа: “Бигрәк бәхетле син, өч балаң матур булып
үсеп килә”, — дидек. Ул җавап итеп тирән көрсенеп куйды да сөйли башлады.
...Зөлфия авылдан килеп, һөнәр училищесы тәмамлый. Кулына диплом алгач, радио җиһазлары заводына эшкә билгелиләр аны. Билгеле инде, беренче көннәрен өйрәнчек булып башлый. Мастеры да кем диген, солдат хезмәтен тутырып кайтып, заводта өч ел эшләп, остаз дәрәҗәсенә күтәрелгән егет. Ут янып торган кызны өйрәнчек итеп билгеләгәч, Әнәснең түбәсе күккә тия.
Көндез эштә, кичләрен киноларга йөриләр яшьләр. Бер ел очрашып йөргәч, гөрләтеп туй ясыйлар. Тулай торактан бүлмә бирәләр үзләренә. Уллары Әнфәс тугач, дөньялары бөтенләй түгәрәкләнә. Әнәс вакыты булган саен хатынына булышу ягын карый: ашарга да пешерешә, бала киемнәрен дә юыша.
Кеше сүзе кеше үтерә, диләр бит. Коридорга тәмәкеле тартырга чыккан ирләр тора-бара Әнәсне ирештерә башлыйлар, янәсе, ул хатынша. Акрынлап 100 грамм да эләккәли, ә ул эләккән көнне өйдә тавыш чыга башлый...
Зөлфиянең сабыр канаты сына. Бер яктан — гаиләдәге тавыш, икенче яктан — бик көйсез улы. Әнәснең эштән кайтуына киемнәрен җыеп куя көннәрдән бер көнне. Шулай аерылышалар алар.
Баласына ике яшь тулу белән Зөлфия эшкә чыга, тик үз заводына түгел, ә фатир алырдайлык эшкә күчә. Бер ел эшләүгә, фатир ала, кабат тормышка чыга.
Тормышы җайланган кебек була. Тик бу ире белән уртак кызлары тугач, тагын дөньясының яме югала. Башта үз итеп йөргән тормыш иптәше улына кырын карый башлый, “синең малаең минем кызыма суккан” кебегрәк сүзләр гаиләдә еш ишетелә башлый. Зөлфия ике ут арасында кала. Улы да кызганыч, гаиләне дә таркатасы килми. Ялгызлыкның нәрсә икәнен үз җилкәсендә татыган кеше бит ул.
Шулай ике ут арасында янып йөргән көннәрдә, базарга чыккач, үзендә берәүнең карашын сизә. Борылып караса, Әнәсе басып тора, кыз бала җитәкләгән. Йә Хода, кеше ничек үзгәрә икән?! Өс-башы ару гына булса да, ир ябыккан, талчыккан кыяфәттә. Килеп исәнлек-саулык сорашкач, сүзләре ялганып китә.
...Зөлфия белән аерылышкач, Әнәс тә өйләнә. Баштарак яхшы гына торалар. Хатынының әз-мәз салгаларга яратуына игътибар бирми ул. Кызына ике яшь тулгач, хатын бөтенләй йөгәннән ычкына, атналар буе өендә кунмый башлый.
Үзе Әнәсне тыңлый Зөлфия, үзенең күзләре кызчыкта. Ничек инде үз балаңны шулай ташлап була?
Зөлфиянең кайда эшләгәнен белгән Әнәс еш кына эштән аны каршылый башлый. Тора-бара инде бер-береннән аерыла алмаганнарын аңлыйлар. Зөлфия ире белән аерылышкач, Әнәс кызы белән аның янына торырга килә. “Балаларны бертигез күрә, синекен, минекен аермый”, — дип сүзен дәвам итте Зөлфия.
Хәзер инде дүрт бүлмәле фатир алганнар, бик матур яшиләр. Үз анасыннан арткан Алсулары да Зөлфиягә “әни” дип өзелеп тора. Әнәс тә инде дөньяның ачысын-төчесен татып арыган, Зөлфиягә кырын караш та ташламый.
Әйе, кулдагы бәхетнең бәхет икәнен аңлау өчен кайчак урау юллар үтеп, ачы михнәтләр кичәргә туры килә шул...
Наилә Г.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк