Бәхетемне сакламадым

Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Рафилга яратып кияүгә чыктым мин. Ул ярату шашуга тиң иде. Рафил да мине яратты. Яратып һәм яратылып яшәгән хатын-кыздан да бәхетле гүзәл зат юк бит ул. Менә шул бәхетне саклап, кеше күзенә күрсәтми генә яшә бит инде. Тикмәгә генә бәхет тынычлык ярата дип әйтмиләрдер...
Ә минем бәхетемне бөтен дөньяга күрсәтәсем килде. Бөтен кешене җылытырга, бәхетле итәргә теләдем. Минем урында башка берәр акыллы хатын булса, өй ишеген ябып куяр иде дә, үз бәхетенә үзе бәхетле булып кына яшәр иде. Ә мин ишекләрне киереп ачтым. Безнең фатир бар кешегә ачык иде, бигрәк тә дус кызларыма...
Алар барысы да гаиләле. Бары тик Светлана гына ярты ел элек икенче иреннән аерылган иде. Мин аны шундый жәлләдем. Моңсуланып өендә ялгыз утырмасын дип, һәрвакыт кунакка чакырдым. Ә аның ямансуларга уенда да юк иде бугай, һәрвакыт шат, көләч, күзләре янып тора. Аның белән бик кызык иде. Ирем дә аның килеп йөрүенә каршы булмады.
Баштарак яңа танышлар табып очрашуга барып йөрде әле ул, аннан соң, сездә рәхәт дип, ял кичләрен бездә үткәрә торган булды. Ул киләсе көнне мин тәмле ризыклар пешереп, карарга яңа кинолар әзерләп куя идем. Өчәүләп утырып ашагач, рәхәтләнеп кино карый идек. Бу инде безнең гадәткә кереп китте.
Һәрвакыт өчәү булырга гадәтләндек. Кичләрен машина йөртү таныклыгы алырга укый башлагач та, аны безгә килүдән тыймадым. Киресенчә, мин кайтканчы ашарга пешереп торыгыз йә пиццага заказ бирегез, дия идем. Беркатлылык! Мин машина йөртергә өйрәнгәндә, алар яраткан хатынын һәм дус кызын көтеп, кичке аш пешерәләр, имеш.
Әлбәттә, нәтиҗә озак көттермәде. Ирем миңа хыянәт итте, иптәш кызым да... Тормыш бер минут эчендә чәрдәкләнеп бетте. Моңа кадәр кая карадым соң дип һаман үз-үземә сорау бирдем. Югыйсә шикләнерлек нәрсәләр күп булган бит. Кино караганда Светлана гел икебез арасында утырды, аннан соң икәүләп кино буенча фикер алышалар, минеке беркемгә дә кызык түгел иде. Нигә моңа игътибар итмәгәнмен икән?
Акыллы хатын ире белән дус кызын икәүдән-икәү генә калдырамы соң инде?! Җитмәсә, Светлана чытлыкланырга ярата. Нишләп аның игътибары минем иремә төшәр дип уйламаганмын икән?! Рафилгә дә ышанычым артык зур булган. Аны башка хатын-кызлар кызыксындырыр дигән уй бер тапкыр да кереп карамады. Әмма ирләрнең көчсез икәнен онытып җибәргәнмен шул. Бу бит инде бала алдына шоколад куеп, аны ашаудан тыю кебегрәк хәл.
Ирем белән араларны шундук өзәргә үземдә көч таба алмадым. Җитмәсә, Рафил алар арасында бары флирт кына булуын, бары мине генә яратуын кат-кат әйтте, аякларымны кочаклап, башка бер хатынга карамаска тәүбә итте. Әмма бары күзләремә туры карамады.
Безнең тормыш әкрен генә дәвам итәргә маташты. Иптәш кызсыз гына. Мин ишекләрне яптым, әмма соңга калганмын инде. Иптәш кызым белән иремнең очрашуын барыбер сиздем. Өч кеше арасындагы мәхәббәтебез тагын ике ай дәвам итте әле шулай. Рафилне кунарга кертмәгән вакытларым да булды. Әмма ул ишек төбендә йокламады. Светланага китте дигән уй сызып үтә иде.
Ахырда ирем белән аерылыштык. Элекке ирем белән элекке дус кызым да бергә булмады. Күрәсең, әвеш-түеш йөргәндә өчебезнең дә мәхәббәт адашып, югалып бетте.
Ул вакытлардан ике ел үтте. Әле һаман яңа мөнәсәбәтләр башларга куркам. Яшьлегем белән аңламаганны, хәзер төшендем инде. Хатын-кыз гаилә учагын саклаучы дигәндә, кухняда тәмле итеп ашарга пешерүне генә күз алдына китерергә кирәк түгел икән. Иң мөһиме: гаилә бәхетен саклый белсен икән.
Лениза.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
23 март 2023 - 13:58Без имениАлла сакласын мондый язмышлар.Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.