Логотип
Күңелеңә җыйма

Без бер гаилә!

– Әти, танышырга алып килдем, бу – Асия! Ул минем булачак хатыным! Без бүгеннән аның белән бергә яши башлыйбыз! Бүген ЗАГСка язылышырга гариза бирдек, өйләнешәчәкбез!

– Әти, танышырга алып килдем, бу – Асия! Ул минем булачак хатыным! Без бүгеннән аның белән бергә яши башлыйбыз! Бүген ЗАГСка язылышырга гариза бирдек, өйләнешәчәкбез!

Аяз әфәнде йомшак кәнәфидә газета укып утырган җиреннән кисәк башын күтәрде, калын пыяла линзалы күзлеген юан бармаклары белән тагын да батырыбрак киде. Ул каршысында басып торган таныш булмаган кызны баш-аягына кадәр күздән кичерде: көтелмәгән кунак бик гади генә киенгән, җирән чәчләрен ике толым итеп үреп иңнәренә төшергән, үзе ябык кына. Ир кешенең авыр карашыннан кунак каушап калды: йөзеннән елмаю юкка чыкты, гаеп эш эшләп тотылгандай кызарды, башын түбән иде.

– Кем бу? Аңламадым, – дип сорады Аяз Мулланурович. – Әгәр бу шаяру икән, көлке түгел!

– Әти, чынлап әйтәм, бүгеннән Асия безнең гаилә әгъзасы булыр, кызың итеп кабул ит!

Аяз Мулланурович улы Альфредның кирәкле-кирәкмәгән шаяртуларына күнегеп беткән инде. 15 ел яшәгән хатыны Зәрия кисәк кенә үлеп киткәч, 10 яшьлек улы белән ике бүлмәле фатирда торып калды ул. Тол иргә хатын булып килергә теләүче ялгыз ханымнар шәhәрдә байтак иде, ләкин Аяз әфәнде алар белән очрашып, аралашып йөрсә дә, кабаттан никах укытырга ашыкмады: улыннан яхшысынмады. 

Альфред кечкенәдән үзсүзле, тыңлаусыз булып үсте. Аяз әфәнде башка ир затлары кебек кырыс, усал холыклы түгел иде. 20 яшендә беренче очрашып, дуслашып йөргән Зәрия исемле кызга өйләнде, уллары туды. Яшь парга тормыш алып барырга җиңел булмады: ике яктан да ярдәм итәрдәй туганнары юк иде. Зәриянең әнисе авылда берьялгызы яши, әтисе гаиләсен ташлап, башка хатынга өйләнгән. Ул хатыныннан өч баласы туган, беренче никахтан туган кызын бик тиз оныткан: туган көннәр, бәйрәмнәр белән дә котламаган, аралашырга да теләмәгән. Аязны исә әнисе тугач ук балалар йортында калдырып киткән...

Аяз белән Зәрия бик яратышып яшәде. Ир читтән торып институт тәмамлады, диплом алгач, заводта инженер булып эшләде. Зәрия исә балалар йортында тәрбияче иде. Ире өчен яхшы хатын булды ул: тәмле пешерде, өен чиста тотты, баласы караулы булды. Ир эштән кайткач, тәмле ашап, телевизор карап диванда ятты, ял көннәрендә дуслары белән балыкка чыгып китә иде. Уллары балачактан анасына якын булды. Зәрия улы өчен бар нәрсәне дә эшләде: кечкенәдән төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөртте, дәресләр әзерләште. Баланы тәрбияләү тулысынча Зәрия ханым карамагында булды. Зәрия улының капризларын үтәп торды: теләгән нәрсәсен алды, матур киендерде, тәмле ашатты. Бәлки, шуңадыр, хатыны вафат булгач, ата белән ул арасы салкын калды.

Әнисенең вафатын Альфред авыр кичерде: төннәр буе караватта елап ятты, әтисен бүлмәсенә дә кертергә теләмәде. Тора-бара Альфред тынычланды, вакыт бар нәрсәне дәвалый диләр бит...

Хатыны үлеп берничә ел узгач, Аяз әфәндене бик яхшы, тәртипле табибә ханым белән таныштырдылар: Рамилә исемле, бервакытта да кияүгә чыгып карамаган, төс-кыяфәте матур, аш-суга оста. Алты айлап очрашып йөргәч, Аяз Мулланурович өйләнү турында ныклап уйлана башлады. Уйларын улына да җиткерде. Альфред атасының башка хатын алып кайтачагын ишеткәч, дәшмәде. Ата кеше улының мондый реакциясен ризалык дип аңлады, иңнәренә канатлар үскәндәй хис итте. Ләкин ялгышкан булып чыкты: икенче көнне әтисе эштән кайтуга улы киемнәрен алып өйдән чыгып киткән иде инде. Аяз Мулланурович Альфредны кайдан гына эзләмәде: ни сыйныфташлары, ни дуслары улының кая юкка чыкканын әйтә алмады. Ата кеше хәтта полициягә гариза язды. 

Бер-ике көннән Альфредны таптылар: малай очраклы машиналарга утырып, районга – әбисе янына кайтып киткән булып чыкты. Аяз әфәнде улын нык ачуланды, хәтта кулына каеш алып, йомшак җиренә китереп сукты. Альфред ярсыды: «Яшә яшь хатының белән, мин әби янында калам», – дип кычкырып елап җибәрде. Шул вакыйгадан соң малай үз эченә йомылды, әтисеннән тагын да ерагайды. Бу хәлләрдән соң Аяз Мулланурович өйләнү турында башка сүз кузгатмады, язмышына күнде. 

Көн артыннан көн үтте. Альфред, мәктәпне тәмамалап, югары уку йортына укырга керде, кызлар белән очраша башлады. Аяз Мулланурович улының төрле кызлар белән очрашып йөрүенә, өйгә кунарга кайтмавына күнекте.

Менә бүген, һич уйламаганда, улы кәләшен алып кайткан. 

Аяз Мулланурович бер мизгелдә каршында басып торган кызның йөзендә хатынының кыз вакыттагы йөз чалымнарын шәйләгәндәй булды. Ул утырган җиреннән сикереп торды да Асияне кочаклап алды. 

– Мин бик шат, син минем иң яраткан кызым булырсың! – дип кенә әйтә алды: аның күзләре яшьләнгән иде. Бу сүзләрне ишеткәч, кызның йөзе яктырып китте, ул Аяз әфәндене кочаклап алды.

– Сезнең турында Альфред бик яхшы яктан гына сөйли. Әтием юк иде, мин бик шат, хәзер минем әтием бар! – диде ул.

– Без – бер гаилә, – диде Альфред, әтисе белән кәләшен кочаклап. Бу вакытта егетнең күзләреннән дә яшь тәгәри иде...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар