Логотип
Күңелеңә җыйма

Без әти аркасында ялгыз калдык дип уйлыйм

Тормышта бөтен нәрсәнең дә үз вакыты икән. Үземнән яшьрәкләргә гел әйтәм моны хәзер. Каядыр чакыралар икән, барыгыз, дим. Туйгамы, киногамы, театргамы, әллә болай гына урамнарда йөрергәме, берсеннән дә баш тартмагыз. Сиңа дигән кеше өйдән килеп алмый ул сине, аны каяндыр эзләргә кирәк. Язмыш, аннан узып булмый бит диярсез. Анысы да дөрес, әлбәттә. Әмма барыбер үзеңә дигән парны табу өчен нидер эшләргә кирәк.

Яшьрәк чакта барыбыз да җиңелрәк булабыз, нәрсәнедер хәл иткәнче, озак уйлап та тормыйбыз. Мондый халәт бер вакытта гына була икән. Аннан авыраясың. Йөз түгел, мең кат уйлый башлыйсың. Кемдер белән танышуга шундук аның иң элек кимчелекләрен күрәсең. Аннан тагын уйлыйсың: «Нәрсәгә кирәк инде бу миңа? Үз-үземә проблема ясау гына булыр, болай да бик рәхәт бит – башыма бәла алмыйм әле», – дисең.

Без апа белән икәү үстек. Яшь аермабыз ел ярым гына, шуңа игезәкләр кебек идек. Безне әни хәтта икебезне бертөрле киендерә дә иде. 
Иркә кызлар булмадык. 
Безнең әти кадәр кырыс кеше тагын бардырмы, белмим. Апа белән миңа клубка чыгарга бөтенләй ярамады. Ышанасызмы- юкмы, бер тапкыр да җибәрмәде ул безне. Классташ кызлары шимбә көнне клубка чыга башлагач, апа башта сорап-сорап карады. Син әйткән сәгатькә кайтам, бер минут соңга калмыйм, барыйм инде, дип ялына иде. Кая ул?! Әти тыңлап та тормый иде. Бар, әнә дәресеңне кара, ди дә, башка авызыңны да ачтырмый. Югыйсә икебез дә начар укымадык. Апа алар классыннан берүзе мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. 

Әни аша да сорап карадык. Барыбер булмады. Шуннан соң өчебезне бер рәткә куеп ачулана башлады. Әнидән тотына, минем белән бетерә. 

Җүнле кызлар клуб тирәсендә йөрми, дия иде ул безгә.  Мәктәпне тәмамлап, авылдан киткәндә, без инде бу фикергә үзебез дә ияләшеп беткән идек. 

Бер классташ егет бик дуслашырга теләп йөрде соңгы елны. Үземә дә ошый иде. Берсендә ул мине мәктәпкә узган бер кичәдән соң озата кайтты. Вакыт соң да түгел иде әле. Әмма барыбер юл буе курка-курка кайттым, әти нәрсә әйтә инде хәзер дип. Кемдер белән кайтканымны күрсә, көн бөтенләй бетәчәк иде. 
Шулай булды да. 

Үзебезгә җитмичә күршеләр капка төбендә туктадык. Күп булса, 10 минут басып торганбыздыр бергә. Әллә нәрсә дә сөйләшмәдек. Иртәгәсен физикадан контроль эш булырга тиеш иде, ул миңа бер мәсьәләнең чишелешен аңлатты. Кар өстенә язып-язып. Икәү кар өстенә иелеп, әтинең килеп чыкканын күрми калдык. Әллә каядыр качып көтеп торган. 

Килеп тә чыкты, теге егетнең якасыннан эләктереп тә алды. Миңа: «Бар, өйгә кергән бул!» – дип кычкырды. Чаптым инде. Үзем уйлыйм, бәреп үтермәсә ярый инде аны, дим. 

Үтерүен үтермәгән анысы, ләкин суккалаган. Нәрсә өчен диегез?! Ул бит миңа бер начарлык эшләмәде. Температурам бар дип, атна буе мәктәпкә дә бармадым.  Ничек аның күзенә күренергә тиеш идем соң?! Ике көннән соң температурам чыннан да күтәрелде. Елыйм да елыйм. Әтигә күрсәтеп түгел инде. Миннән бигрәк әнигә бәйләнде, син кызларыңны карамыйсың, юлдан язып баралар, озакламый итәкләренә бала күтәреп кайтачаклар дип. 

Теге егет соңыннан бер сүз әйтмәде әйтүен, әмма башка яныма да килмәде. 

Казанга укырга кергәч, кем беләндер очрашып булгандыр инде ул. Апа да, мин дә кеше күзе төшмәслек түгел идек. Тик без егетләрдән уттан курыккандай курка идек шул: ялгыш кына кагылсалар, кочаклап алсалар, үбәргә үрелсәләр... Аннары без кем булабыз инде?! Әти әйткән тәтәй кызлармы? (Тәтәй кызлар дип еш кабатлый иде ул, фахишәләр турында әйтүен шактый соңрак аңладым әле. Шундый елаган идем ул көнне, кем үз кызына проститутка дип әйтә инде?! Бер гөнаһсы булмаган килеш!)

Нәрсә дип язаммы боларны? Хәер, аңлагансыздыр инде: апа да, мин дә ялгыз калдык. Бер-бер артлы кырыкка җитеп киләбез менә. Гаилә дә юк, бала да юк... Кемдер кебек ул баланы ялгызың гына да алып кайтып булыр иде дә, тик үзебез алдында торган теге күзгә күренмәс киртәне беркайчан атлап чыга алмабыз бугай. Аннан инде соңга да калып киләбез. Әйтәм бит, бөтен нәрсәнең үз вакыты. 

Әти белән әнинең безнең кияүгә чыкмаганга бик эчләре поша хәзер. Әле утызлар тирәсендә булганда, отпускларга кайткан вакытта, әтинең: «Нишләп өйдә утырасыз, барыгыз әнә клубка чыгыгыз», – дигәне булды. Апа да, мин дә бер сүз дәшмәдек. Бала-чагалар янына клубка барып керсәк, безнең хакта ни уйларлар иде икән авылда? И-и, әти, үтте шул инде ул чаклар, диясе бик килде дә. 

Хәзер дә бик әйтәсе килә менә, синең аркада икебез дә ир чыраен күрмәдек дип. Клубка чыккан кызларның берсе дә тәтәйгә әйләнмәде. Ирсез бала табучысы да булмады. Очраштылар, ташлаштылар, башкасы белән йөри башладылар. Аннан кияүләргә чыктылар. Күптән инде балалар үстерәләр. Ә без менә апа белән дуадак казлар кебек... Ярый әле бер-беребезгә иптәш. Ул син бар дип куана, мин дә аңа шул сүзләрне әйтәм. 

Мондый проблемалар белән безгә психологка барырга кирәк булган инде. Тик икебезнең беребезгә дә башка килмәгән. 
Апа да, мин дә әйбәт эшләрдә эшлибез, икебезнең дә фатираларыбыз бар, машинада йөрибез. Бәхет кенә юк... Ата-ана (безнең очракта әти инде) үз балаларын шулай бәхетсез дә итә ала икән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар