Логотип
Күңелеңә җыйма

Бер хыянәт тарихы

Күптән түгел шәһәр урамында күптән күрмәгән танышымны – Гүзәл апаны очраттым. Бер ел буена инде бөтен җирдә коронавирустан карантин булганга,

Рәсимә ГАЗИЗОВА 
 Күптән түгел шәһәр урамында күптән күрмәгән танышымны – Гүзәл апаны очраттым. Бер ел буена инде бөтен җирдә коронавирустан карантин булганга, таныш-белеш белән күбрәк телефон аша гына аралашабыз бит хәзер. Өлкәннәр бигрәк тә өйдән сирәк чыга. Шуңа бу очрашуга икебез дә бик шат идек. Бер-беребезне бүлә-бүлә, ул – минем хәлләрне, мин аныкын сораштыра башладык. 
Сүзне шунда ук оныкларына күчердем, чөнки алар башлангычта безнең мәктәптә укыдылар. Аннары Гүзәл апаның кызы белән кияве шәһәрнең башка районында яңа фатир алдылар һәм балаларын үзләреннән ерак булмаган мәктәпкә күчерделәр. Гүзәл апа шәһәребезгә килгән татар концертларына йөрергә бик ярата. Минем кебек үк. Шул концертларда аны һәрчак кызы һәм оныклары белән бергә очрата идем. Яшь чакта аның безнең шәһәребездә эшләп килүче җыр һәм бию ансамбленә йөргәнен дә беләм. Үзенчәлекле тавышлы бу чая кызны тамашачы бик яратып кабул иткән. Шул ансамбьгә йөргәндә ул үзенең мәхәббәтен очрата һәм тиздән аның Ләйсән исемле кызы дөньяга килә. Кызганыч, тик Гүзәл апага кызын үзенә генә үстерергә туры килә. 
Ләйсән мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укый, музыка мәктәбенә дә йөрергә вакыт таба. Ул да әнисе кебек татар музыкасын, җырларын бик ярата. Үзе дә матур, моңлы итеп җырлый. Аның иң яраткан җырларының берсе – «Умырзая» җыры икәнен хәтта мин дә белә идем! Урта мәктәпне уңышлы гына тәмамлаган, чибәр, сөйкемле кыз үзенең тормышын сәхнә белән бәйләргә тели һәм Казанга, консерваториягә укырга керә. 
 Гүзәл апа – Ульян өлкәсенең татарлар яшәгән иң зур авылларының берсеннән. Шуңа да алар кызы белән еш кына авылга – Гүзәл апаның әнисе янына да кайтып йөриләр. Шулай бервакыт авылга кайткач, Ләйсәнне  әбисенең күршесендә генә яшәгән Ринат исемле егет кичен авыл клубына кинога чакыра. Күрше егетенең авиация белән бәйле югары уку йортын тәмамлап, туганнары янына кунакка кайткан чагы була. Яшьләр бер-берсен күптән белсәләр дә, бу кичне генә егет кызга йөрәген беренче тапкыр ача. Тиздән яшьләр өйләнешәләр. Ләйсәнгә консерваториядә укып, артистка булу хыялы белән саубуллашырга туры килә – туган шәһәренә кире әйләнеп кайта. Уллары Аяз, ә тагын бер елдан кызлары Алия туа. Ләйсән ике баласы белән өйдә генә утыра. 
 Яшь гаиләгә матди яктан бик җиңел булмый, әлбәттә. Аннан Ринат бөтенләй эшсез кала. Дөрес, Гүзәл апа аларга хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Ул поликлиникада стоматолог булып эшли, шуңа күрә өстәмә эшләр дә ала. Яшь гаиләнең иң авыр көннәрендә Гүзәл апа киявенә медицина институтына, стоматология бүлегенә укырга керергә киңәш бирә. Ипи-тозлык акчагыз булыр ичмаса, ди. Балалары үсә башлагач, Ләйсән дә теш табибына укый. Шулай итеп, алар ирле-хатынлы уку йортын тәмамлап, шәһәребездәге стоматология клиникларының берсенә эшкә урнашалар. Еллар үтә тора. Инде урта мәктәпне тәмамлаган Аяз белән Алия дә медицина институтын,   стоматология факультетын  сайлый. Дүрт теш табибыннан торган гаилә бераздан үзләренең шәхси стоматология клиникасын ачып җибәрәләр.  Тәҗрибәле табиб икәнлекләрен белгәнгә, пациентлар бу клиникага теләп килә. Инде гаиләнең мөмкинлекләре тагын да киңәя: шәһәр үзәгендә яңа күпкатлы йортта зур клиника ачалар, шунда ук үзләренә фатир да сатып алалар. 
Клиниканы ачу бик күп чыгымнар сорый, әлбәттә. Шулвакыт Гүзәл апа кызының гаиләсенә матди яктан зур ярдәм күрсәтә. Тик клиникада барысы бергә эшләсәләр дә, кияү балакай аны бары тик үз исеменә генә теркәгән булып чыга. Әмма бу шактый соңрак билгеле була...
Безнең татарда шундый мәкаль бар: «Урыс баеса, чиркәү салдыра, татар баеса, хатын ала» диләр.  Менә бу мәкаль мин сөйләгән бу очракка бик туры килә. 
Клиникага йөрүчеләр күбәеп киткәч, хуҗа, ягъни кияү тагын бер стоматологны эшкә ала. Урта яшьтәге, мөлаем, ачык йөзле рус хатыны була ул. Ялгызы 15 яшьлек ул үстерә икән. Берникадәр вакыттан соң клиника хуҗасы белән яңа табиб арасында яшерен гыйшык уты кабына...  
 Ә Ләйсән... Ләйсән бит боларның берсен дә белми. Нәкъ ике атнадан Ринат  белән уртак гаилә тормышы коруларына 25 ел да туларга тиеш. Хатын көмеш туйларына әзерләнә: туганнарына, якын дусларына ресторанга чакыру кәгазьләрен тутыра. Булачак шушы вакыйгадан үзен күкнең җиденче  катында итеп хис итүче Ләйсәннең берни күрмәве, берни сизмәве гаҗәп тә түгел... 
 Ул көнне кичен өйгә кайткач, ире белән булачак банкет турында сөйләшергә дип, аның янына килә ул. Ә ире хатынына борылып та карамый, чөнки ашыга-ашыга чемоданга үзенең өс киемнәрен тутыра. Ләйсән берни аңламыйча: «Нишләвең бу, кай тарафларга җыендың әле, җаным?» – ди иренә. Ә ире: «Ниһаять, мин яраткан кешемне таптым. Бөтенләйгә аның янына китәм!» – ди дә, саубуллашмыйча да өйдән чыгып та китә... 
Бу барысы өчен дә: Ләйсәнгә дә, Гүзәл апага, балаларына – Аяз белән Алия  өчен дә көтелмәгән хәл була.  
Ир бирмәк – җан бирмәк,  диләр. Берничә көнне Ләйсән өйдән чыкмыйча  елап кына үткәрә. Бөтен тормышларын күз алдыннан үткәрә. Ни булды соң иренә? 25 ел буена бер һаваны сулап, бер суны эчеп яшәгән, уртак мәхәббәт җимешләрен – улы белән кызын үстергән, Ләйсәннең беренче һәм бердәнбер  мәхәббәте булган ире кай арада үзгәргән соң?! Ә хатын аның җаны, калебе еллар узу белән череп, мүкләнеп, зәгыйфьләнә баруын ничек тоймаган?! 
Эшкә килгәч кенә ул үзләрен аерган хатынның кем икәнен аңлый. Яңа табибә! Ул инде клиникада үзен хуҗабикә итеп тота. 
Калган хәлләр дә күз ачып йомганчы була: ире тиз арада Ләйсән белән аерылышып, теге хатынга өйләнеп тә куя. Шулай итеп, 25 ел бергә яшәгәннән соң Ләйсән – ирсез, ә балалар әтисез кала. Дөрес, әтиләре балаларның мәхәббәтен югалтмас өчен, аларга фатир сатып ала, клиниканың бер өлешен кайчан булса да алар исеменә язарга вәгъдә итә. Ләйсәнгә, билгеле, биредә эшләү, һәркөнне көндәш белән күзгә-күз очрашу авыр була – ул клиникадан китеп, башка эшкә урнаша. Иң авыры, иң үкенечлесе – аерылышканда аңа берни дә тими диярлек, чөнки бар нәрсәгә рәсми рәвештә ире хуҗа икән.  Бүгенге көндә Ләйсән, коммуналкадан бер бүлмә алып, шунда яши икән. «Иделгә таянма, иргә ышанма»  диюләре, димәк, чыннан да, хак сүзләр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алай була алмый. Никахта булдырылган мөлкәт бүленә, кем исемендә булса да .

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ир исемнндә булса да, бергә яшәгәндә тупланган малны суд белән булеп буладыр бит? Артыннан йөрергә кирәк, минемчә. Ике балага да булеп, иргә дурттән бер өлешео генә калдырырга кирәк!

      Хәзер укыйлар