Логотип
Күңелеңә җыйма

Балыклар нигә сөйләшми 3

Елга ярында дулкында тирбәлгән калкавычка карап утырганда ата кеше Сәлимгә күңелендә туган уй-фикерләрен ачып сала.

Фәгыйлә Шакирова

(Ахыры: Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/balyklar-niga-soilasmi

                            http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/balyklar-niga-soilasmi-2 )

Фәридә күршесенә зарланса да, ире каршында үзен икенче төрле тота. Балыкчыларның балыктан кайтуын җылы каршы ала. Иренә әйтергә матур сүзләрне дә таба: «И җаныкаем, бигрәк булган инде үзең, кулыңнан килмәгән эшең юк! Синсез нишләр идек? Тоткан балыкларыңны Әлмәт базарына чыгарып саткан булсаң, әллә кайчан баеп, яңа машина алган булыр идек инде», – ди.

Сәлим аңламый хатын-кызларны. «Балык яратмыйм» дигән әнисе дә суган турап, тәмләткечләр салып кыздырылган балык ризыгыннан бер дә баш тартмый: рәхмәт әйтә-әйтә ашый. 

Якшәмбе иртәләренең берсендә Сәлим, әтисенә ияреп, кабаттан балыкка чыгып китте. Бу юлы алар моңарчы бер тапкыр да булмаган җиргә – авылдан берничә чакрым ераклыкта, куе таллар урап алган әрәмәлеккә килделәр. Монда елга агымы да тыныч, тирә-юньдә билдән печән үсеп утыра. Димәк, бу тирәдә кеше йөрмәгән, балыкчылар да кармак салмаган. Мал-туар булмаган җирдә печән мулдан үсә. Хәзер авыл халкы хуҗалыкта терлек асрамый, сөт-каймак, эремчекне кибеттән генә сатып ала. Мал асрамагач, печәнгә йөрүчеләр дә юк. «Халык ялкауланды», – ди әтисе. Хуҗалыкларда атлар, сыерлар бетеп бара. Күп кеше сыер урынына кәҗә тота – сөте дә файдалы, чыгымнар да күп таләп итми икән. 

Елга ярында дулкында тирбәлгән калкавычка карап утырганда ата кеше Сәлимгә күңелендә туган уй-фикерләрен ачып сала. Әтисе аның белән зурларча сөйләшә – сердәшчесе дә, дусты да була белә. Сәлим әтисе белән горурлана, аның турында беркемнән дә авыр сүз әйттермәячәк ул! Әнисенең Рәисә апа белән сөйләшүенең шаһиты булгач, Сәлим борчуга калды, күзенә йокы кермәде. Ләкин ул вакытта әтисен яклап бер сүз әйтә алмады. Әнисе дә әтисе кебек үк кадерле аңа. 

Әтисе исә сөйли дә сөйли: «Элек халык ачлы-туклы яшәсә дә, тормыштан зарланмаган. Без үскәндә җирләрне хәзерге кебек агуламыйлар иде, җир ашламаларсыз мул уңыш бирә иде. Ә хәзер кайда да химия. Халык нәрсә ашаганын, нинди су эчкәнен белми! Авыл баласы да табигатьтән ераклаша... Кулларында телефон, планшет. Урамда чабасы урынга виртуаль дөньяга кереп чумган. Элек балалар урамда үскән: яланаяк басу юлы буенча тузан туздырып чапканнар, каз тәне чыкканчы суда коенганнар, тал ботакларыннан ясалган сыгылмалы кармакка эреле-ваклы балык эләктергәннәр... Кышларын зәмhәрир суыкларда бияләйсез тау шуганнар, борыннарыннан парлар чыкканчы карда аунаганнар. Беркемгә дә салкын тимәгән: тамаклары да шешмәгән, температуралары да күтәрелмәгән. Керләрне елгада чайкаганнар. Озын чәчләрен ике толымга үреп, кызлар чишмәгә суга барган, егетләр исә аларны таллар арасыннан күзәтеп торган. Очрашу урыннары да чишмә янында булган...» 

– Әти, әни Рәисә апага балыкны яратмаганын сөйләде. Аның балачакта тамагына кылчык кадалган булган, көчкә тартып чыгарганнар. Шуннан бирле ул балык ризыгын яратмый икән... Аннары ул синең кухняда эшләп йөргәнеңне өнәми. Ашарга пешерү ир-ат эше түгел, ди...

Әтисе, илһамланып сөйләгән җиреннән туктап, бер мәлгә сүзсез калды, урыныннан торып басып, кармак таягын кулына алды, җепне судан тартып чыгарды. Әллә нык бөркетелмәгәнгә, бәлки, башка сәбәптәндер, җеп очындагы эләктергечкә урнаштырылган суалчан юкка чыккан иде. Әтисе җыелмалы утыргыч янында торган пыяла банкадан яңа җим алып кармак очына кидерде. 

– Улым, син әниең әйткән сүзләргә игътибар итмә. Хатын-кызлар күп вакыт эмоцияләргә бирелә, авызлары ни сөйләгәнне колаклары ишетми. Әниең Рәисә апаңны жәлли, шуңа хәленә кергәндәй итә. Чын йөрәктән сөйләми ул... Бу тормышта улым, акыллы булырга өйрәнергә кирәк. Урыслар «мудрость», диләр... Ләкин кайвакытта безгә шул җитеп бетми. Булганның кадерен белмибез, югалткач – үкенәбез. Тормыш катлаулы, улым. Вакыт узгач кына күп нәрсәләрнең кадерен аңлый башлыйсың... Бер ялгыш адым – Аллаһы Тәгалә биргән бәхеттән, тынычлыктан коры калырга мөмкинсең. Күп ир-атлар балыкка күңелләренә тынычлык тапмаганга йөри – хатыннары белән тынышмыйлар, өйләрендә тынычлык юк. Ә балыклар дәшми. Әгәр алар сөйләшә белсәләр, күп нәрсә турында бәян итәрләр иде. Яз айларында балык уылдык сибә. Шул вакытлардан ук, бәләкәй маймычларга яшәү өчен көрәш алып барырга туры килә. Аларны адым саен үлем сагалап тора: сак булмасаң, сине зур балыклар, очып баручы кошлар, хәтта челәннәр дә эләктерергә мөмкин. Кешеләр да балыкларның дошманы: җәтмә коралар, җимнәргә ымсындырып, кармакка эләктерергә торалар... 

Әтисенең сүзләре малайны уйга калдырды. Сәлимнең соравына әтисе зурларча җавап бирде: улы каршында әнисенең дәрәҗәсен төшермәде. Ә бит аның әтисе бик сабыр кеше. Бервакытта да кычкырып эндәшми, хатынының чәпчүләренә дә игътибар итми. Зурлар тормышы бик катлаулы икән: бер-береңә юл куя белгәндә генә тормыш алып барып була. Хатын-кыз холкын белгәнгә, яши-яши, ул күп нәрсәгә игътибар бирмәскә өйрәнгәндер. 

– Гаилә тормышында эшләр ирнеке, хатынныкына бүленсә дә, бер-береңә ярдәм итешеп яшәргә кирәк. Кухня хатын-кыз өчен генә булырга тиеш дигән сүзне ялкау кешеләр уйлап тапкандыр. Иң оста пешекчеләр, шеф-поварлар гомер-гомергә ир-ат булган. Рестораннарда да ризыкларны күбесенчә ир-егетләр пешерә. 

Өйгә балыкчылар караңгы төшкәч кенә кайтып керделәр. Чиләкләре кәрәкә, корбан балыклары белән тулы иде.

Өй эченә тәмле хуш ис таралган. Әнисе бәрәңге бәлеше пешереп куйган. Акколак балыкчыларны түземсезләнеп көткән булса кирәк: үз-үзен кая куярга белмичә, мияулап бер алларына, бер артларына төшә. Сәлим песигә дип тоткан шартлака балыкларын идәндәге махсус савытка салды. Мәче ләззәтләнеп, мырылдап балык ашарга кереште. 

Ирләр кулларын юып өстәл тирәли төзелешеп утырды. Фәридә тәлинкәләргә тәмле бәлеш бүлеп салды. Ашап-эчкәч, Сәлимнең әтисе балыкларны табага салып, тәңкәләреннән чистарту хәстәренә кереште.

– Хатын, кичкә уха пешерергә уйлыйм. Кухня – бүген минеке. Бар, ахирәтең Рәисә янына кереп, хәлен белеп, серләшеп чык, – диде ир, хәйләкәр елмаеп.

 Изображение от wirestock на Freepik

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар