Логотип
Күңелеңә җыйма

Балыклар нигә сөйләшми 2

Рәисә апа Сәлимнәргә һәр көнне кереп йөри. Керсә, ашап-эчеп, сыйланып, икешәр сәгать утырып чыга.

(Дәвамы: Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/balyklar-niga-soilasmi)

Бер-береңнең хәл-әхвәлен белешеп яшәү – авыл кешеләре өчен борынгыдан килгән йола: күрше күршегә кермәсә, йомышы төшмәсә кызык булмас иде. Шәһәр кешесе фатирларында йозакка бикләнеп яши, күпләр күршеләрендә кемнәр яшәгәнен дә белми, диләр. Ләкин шәһәрдә бикләнеп тормыш алып бара алмыйсың: күңелеңне күрергә теләсәң, мең төрле җай чыгып тора – концерт-театрларга йөреп, эреле-ваклы сәүдә үзәкләрендә шопинг уздырып, кафеларда күңел ачып кайтырга була. Замана үзгәрү белән авылларга да үзгәрешләр керде: капкаларны эчтән бикләп яшәү гадәти күренешкә әйләнде. Кайбер йортларга эләгер өчен ишек кыңгыравына басарга кирәк. Хуҗа кеше диварга беркетелгән экраннан йә булмаса тәрәзәдән карый да, хәл итә инде: кертергәме бу кунакны, юкмы? 

Сәлимнәр авылы зур түгел: бер йорттагы яңалык бар авыл халкы өчен уртак бер вакыйгага әверелә. Авылда эш бетеп тормый. Рәисәнең өендә тавык чүпләп бетермәслек эше бар: абзар тулы мал-туары, тавык-чебеше, чүп үләне басып киткән 30 сутый бакчасы. Күрше апа үзе ялкау хатын түгел түгелен. Авыл бакчаларын гел карап, чүп үләннәреннән арындырып торсаң да, артыңнан тигәнәк, алабута үләннәре үсеп бара. Моның сере гади: халык көздән җиргә ашлама кертә, бакчаларга трактор арбасы белән тирес ташып калдыра. Мал-туар гади печән белән генә тукланмый бит: алабутасын да уртлый, шайтан таягын да чәйнәргә ярата. Чүп үләне орлыклары хайван ашказаны аша эшкәртелмичә генә узып, тирес белән сусыл, кара туфракка кереп урнаша. Җәй буе авыл халкы чүп белән көрәшә. Кояш кызуыннан яшеренеп, башларына яулыкларын бәйләп, каймалы эшләпәләрен батырып киеп, иелә-бөгелә җирдә кайнашалар. Бакчада эшләп куллар карала, тупаслана, сөялләр чыгып бетә. Физик эш эшләп тупасланган кулларны кайнар мунчада кер сабыны белән юып, күпме генә җебетергә тырышма, аларның нәфислеген, чисталыгын тиз генә кайтара алмыйсың. Сәлимгә дә җәй көннәрендә иелә-бөгелә чүп үләннәре белән көрәшергә туры килә. Җәйге каникуллар бакчада эшләп, мал-тур карап үтә. Малай бәхетенә, ярый ла әтисе балыкчы. Су буенда җанына тынычлык алып, ял итеп кайта ул. Рәисә апаның балалары юк, шуңа бакчада ялгыз кайнаша. Киң каймалы салам эшләпәсен батырып киеп, сукрана-сукрана эшләп йөргәнен Сәлим койма ярыгыннан күреп, ишетеп тора. Күп вакытларда күрше апа малайны булышырга чакыра: йә баздан чиләк белән бәрәңге алып менәргә, йә чалгысын кайрап бирергә кирәк. Күрше хатынның ире Расих авылдагы пожаркада эшли, төннәр буе каравылда тора. Шуңа көндезләрен йоклап уздыра ул. Рәисә апа эшен дә эшли, өйдән өйгә йөреп кунак булырга да вакыт таба. Баласыз парлы кешеләрнең күңелләрен кемгә дә булса бушатырга кирәк бит инде...

Нигәдер Сәлим Рәисә апаны бик өнәп бетерми. Күзләре усал аның, ничектер астан сөзеп карый. Бәлки, кеше бәхетеннән көнләшәдер?

Беркөнне абзардагы малларның асларын чистартып кергәч, малай өстәлгә китап-дәфтәрләрен таратып салды да дәрес әзерләргә утырды. Иртәгә алгебрадан контроль эш: параграфларны укып чыгып, кагыйдәләрне тагын бер тапкыр искә төшереп алырга кирәк иде. Өйдә әнисеннән башка кеше юк. Диварда агач рамлы күкеле сәгать телләре текелди, тәрәзә пыялаларына бәрелә-бәрелә, тышка чыгарга талпынып чебеннәр оча. Аларның безелдәвенә ачык форточка тәрәзәсеннән өй кыегында оя корып, бала үстерүче чыпчыкларның чыкылдашкан тавышлары килеп кушыла... 

Май ае – мәктәпләрдә еллык укуга нәтиҗәләр ясала торган вакыт. Бу чорда Сәлимдә балык кайгысы калмый. Контроль эшләр көндәлектәге билгеләрне хәл итә. Ә Сәлим бик тырыш малай: бар эшне дә җиренә җиткереп башкара, мәктәптә дә сынатмый. Шулай бар игътибарын туплап, тынычлыкта дәрес әзерләп утырганда, йорт капкасын каты итеп ябып, кемнеңдер кергәне ишетелде. Сәлим утырган җирдән сикереп торып тәрәзә янына килде. Шау чәчәктә утырган яран гөлләре арасыннан ишегалды буйлап узып баручы кызыл чәчәкле халат кигән хатынның шәүләсе күренеп калды. Рәисә апа тагын аларга кереп бара иде. 

Өйгә килеп керүгә Рәисә апа залга үтте, Сәлим белән исәнләште дә, диванда оекбаш бәйләп утырган Фәридә янына килеп утырды. Ике хатын өчен дөнья яктырып киткәндәй булды: ил хәлләрен, Америка капиталистларын, азык-төлеккә бәяләрне сөйләп чыккач, ирләрен искә төшерделәр. Дәрес карап утырган Сәлимнең барлыгын да оныттылар. Рәисә апа гадәттәгечә иреннән зарлана башлады.

– Ирем ир булмады, Фәридә җаным. Тагын эшеннән кайтты да караватына сузылып ятты. Кешеләр – эштә, минеке йокы симертә. Пожаркада төннәр буе йоклап кайткан ир, өйгә кайтып та сузылып ятсын инде! Рәхәт! Йоклаган өчен акча түлиләр бездә. Авылда 10 ел инде янгын чыкканы юк. Аллаһ сакласын инде, була күрмәсен. Ләкин өй таралып бара бит, түбәдәге шиферларны калайга алыштырасыбыз бар. Авылда иске шиферлы йорт бездә генә бит. Ояты ни тора! Мин Расих урынында булсам оялыр идем, күземә йокы кермәс иде! Ничек пошмас җан булып яшәргә икән бу дөньяда? Менә, ичмасам, күршекәй, синең ирең! Ир дисәң – ир, тоткан балыклары гына ни тора! Күрше тоткан балыкларны кыздырып ашыйбыз бит, безгә дә өлеш чыгарасыз! 

Шул вакыт Сәлимне гаҗәпләндергән хәл булды. Әнисе Рәисә апага «Әйе, күршем, Аллаһка мең шөкер, бәхетем артты», – дип әйтәсе урынга, күрше хатынына кушылып, ирен сөйли башлады:

– И күршекәем, ир булса ут булсын, ут булмаса, юк булсын! Акча алып кайтсын да авызын йомсын. Синең ирең эшләмәсә дә, минеке кебек хатынша булып йөрми. Минекен алтын дип уйлыйсыңмы әллә? Юк бит, юк! Кирәксә-кирәкмәсә, кухняга керә, каршыма килеп баса. Бәрәңге әрчегән җиремнән туктатып, пычакны ала да, үзе эшли башлый. Мин шушы гомер бәрәңге кабыгын калын итеп әрчим икән. Үзәкләремә үтә ирнең хатыннар эшенә тыгылуы. Ир кеше кухняда кайнашырга тиеш түгел, үз урынын белергә тиеш. Балыкка йөрүләрен дә җенем сөйми. Иртә дими, кич дими, балыкка чаба. Балыктан кайтуга, кухняма кереп, ярты көн балык чистарта. Ит урынына балык ашыйбыз. Тиздән үзем балыкка әйләнәчәкмен. Балык кебек дәшмичә, иремнең тоткан балыгын ашап, башымны иеп үтә гомерем. Балык дәшми, мин дәшмим! Дәшсәң, тавыш китәр, ирләр хәзер дефицит, кармакка тиз каптырырлар. Балыкчы хатыны булып яшәүнең кызыгы бар дип уйлыйсыңмы? Алай гына түгел, малайны да шушы шөгыльгә утыртты. Кечкенәдән балык исен җенем сөйми. Яшь чакта әти тотып кайткан балыкны ашаганда тамагыма кылчык кадалып, чак үлми калдым бит мин. Йөткереп тә карадым, укшыдым да, чыкмый гына кылчык! Әни ике телем ипи катысы ашатып бетерде, ипи валчыгына уралып, ашказанга төшеп утыра, дип. Ярый, Аллаһка шөкер, кылчыктан котылдым, ләкин тамагым ярылып калды. Шуннан бирле балыкка «аллергия» миндә, күрәсем дә, ишетәсем дә килми. 

(Дәвамы бар.)

 Изображение от wirestock на Freepik

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар