Логотип
Күңелеңә җыйма

Балыклар нигә сөйләшми?

Ашарга пешерүне ирләр эше түгел диләр, ләкин Сәлимнең әтисе башкаларга охшамаган...

Сәлим әтисенә ияреп балыкка йөрергә ярата. Авылдан биш-ун чакрым читкә китеп, Зәй елгасының иң бормалы, тирән җирләрен эзләп табып, куе таллар, озын камышлар арасында көннәр буе кармак салып утырган чаклары бар аларның. Чут-чут итеп өздереп сайраган сандугач тавышын тыңлап, җилдә чайкалган вак дулкыннар арасында йөзгән калкавычка төбәлеп утырган вакытлар – Сәлим өчен гомергә онытылмаслык кадерле хатирә булып истә калыр. Кармакларны әтисе үзе ясый. Озын тал чыбыкларына кармак җебен үзе урый, калкавычларны да кибеттән сатып алмый – шампан шәрабы шешәсенә урнаштырылган бөкене файдалана. Ә бит авылларыннан ерак түгел урнашкан Әлмәт шәһәрендә балыкчылар өчен кибет бар: әгәр теләсә, яхшы, махсус эшләнгән кармак таякларын да сатып алыр иде әтисе. Ул кибетләрдә суалчаннарның, бөҗәкләрнең дә ниндие генә юк, хәтта май кондызларына хәтле бар, ди. Алар ашламалы җирлектә үрчетелеп сатыла, балыклар, биш чакрымнан исләрен тоеп, үзләре үк алдавыч янына йөзеп киләләр, ярты сәгать эчендә бер чиләк балык каптырганыңны сизми дә каласың икән... Юк, әтисе саран кеше түгел түгелен. Сәлим аңа Әлмәткә барып, профессионал балыкчылар кибетеннән кармаклар сатып алырга тәкъдим иткән иде, ләкин Габдулланың җавабы коры: «Үз кулларың белән эшләнгән кармакка эләккән балык тәмлерәк тә, файдарырак та була», – дип кенә әйтте ул. Атасына бу турыда сүз кузгатырга батырчылык итмәде Сәлим башка.

Балык ашауга караганда, тоту процессы ошый балыкчыларга. Балык эләкмәгән вакытларда өйгә кайтырга ашыкмый әтисе, белмим, нәрсәсе белән җәлеп итә икән аны бу шөгыль? Әнисе Фәридә аларның балыкка йөрүләрен ошатып бетерми, артларыннан үзалдына гел мыгырданып кала. Ләкин Сәлимнең әтисе үзсүзле – бар нәрсәне дә үзенчә эшли, кеше сүзен тыңламый. Хатынының чәпчүенә дә игътибар итми.

Балык тотуның да үз фасылы, вакыты бар. Җәй көннәрендә яңгыр явып узганнан соң су куера, болганчыкка әйләнә. Су җанварларының күзләре сукырая, күрәсең: балыклар сикерешә башлый, кармакка да күпләп эләгәләр. Бәлки, яңгыр белән елга энергетикасы бергә кушылгач, суның магнит көче артадыр? Дөбер-шатыр күк күкрәгән вакытларда Габдулла улын су буеннан тизрәк алып китәргә ашыга. Узган ел яшен сугып, авылда шактый мал-туар кырылды. Бу хакта күп сөйләргә яратмый авыл халкы, мондый очракларны «хәерсез үлем»гә юрап калдыралар. Ни өчен шулай икәнен Сәлим аңламый. Авылда гомер буе көтү көткән Шакир бабайны яшен сугып үтергәч, бөтен кеше елады. Бик яраталар иде көтүчене, йорт саен чиратка куеп ашаталар иде. Гомер буе көтү көтеп байый алмаган, кыйшайган түбәле иске йортта гомер кичергән Шакир бабайның үлеме дә тормышы кебек хәерсез төгәлләнде: яшен бабайны гына түгел, егермеләп мал-туарны да кырып салды... «Аллаһы Тәгалә халыкка ачулы – кеше бик усалланды», – дип сөйләде Сәлимнең әбисе Хәлимә карчык. Бәлки, ул хаклыдыр?

Әбисе Сәлимгә яшен яшьнәгәндә укыла торган дога өйрәтте: «Аллааһүммә ләә тәкътүлнәә бигадабикә вә ләә түһликнәә би газ̣әәбикә вә гаафинәә каблә з̣әәлик». Доганың мәгънәсен малай китаптан табып укыды: «Аллаhым! Ачуың белән үтермә, ачуың белән дә безне һәлак итмә. Моннан соң булачак начар нәтиҗәләрдән безне сакла».

Су өстендә биешкән ут шарлары бигрәк куркыныч. Сәлим бала булса да, үлемнән бик курка. Аның йөз елга хәтле яшисе килә: мәктәпне тәмамлагач, фермер булырга исәбе. Авыл янындагы буада тәңкәсез карп балыклары үрчетергә хыяллана. Сәлимнең балыкларын Әлмәттән генә түгел, Казан, Мәскәү шәһәрләреннән сорап килерләр. Эшләре алга барыр: аның турында газета-журналларда язарлар, телевизордан күрсәтерләр... Их... Елга буенда балык тотып утырганда нәрсәләр турында гына хыялланмый Сәлим!

Таң атып сәгать җиделәргә хәтле булган вакытлар балыкчылар өчен иң чиртемле мизгелләр санала. Төнге йокыларыннан уянып, ризык эзләп чыккан балыкларны балыкчылар әллә кайдан тоемлый: мондый вакытларда бар игътибарын туплап, суга кереп китәрдәй булып утыралар. Әтисе дә улын «күрми», биргән сорауларын да ишетми, әйтерсең тәнен кармак янында калдырып, җаны белән су төбендәге балыклар янында йөзә. 

Яз айларында кармакка су җәене эләгә. Кулга тотсаң шуып китә торган шома, ике якка тырпаеп торган мыеклы балыкны Сәлим чиләккә салып, өйгә алып кергәч, Акколак исемле мәчеләре диван артында ике күзен ялтыратып карап тора. Бик акыллы аларның мәчеләре, аның турында әнисе: «кеше акылы бар», – ди. Иртән кармакларны күтәреп балыкка төшеп киткәндә, Акколак аларны мияулап озатып кала. Сизә, ахры, тәмле ризык алып кайтасыларын. Ул көннәрдә мәче тычкан да тотмый, салып биргән сөтне дә эчми: тәрәзә төбенә менеп, балыкчылар кайтуын көтә. Аңа шыртлака балыгы кирәк: ике тәпиенә учлап кысып, әллә нинди тавышлар чыгарып ашый ул аны. Югыйсә балык чистартканда тәмле ризыклар болай да күп эләгә аңа: уылдыклар, саңаклар, баш-койрык... Кайвакытта зур балык эченнән вак балыклар да килеп чыккалый. Су дөньясының да кануннары кырыс: көчлеләр, зурлар – бәләкәйләрне, көчсезләрне йота... Тормыштагы кебек – көчлеләр җиңә. Сак булмасаң, суда да кабып йоталар, көчлеләрнең азыгы буласың... 

Кайвакыт балыкчыларның чиләкләре тулып кайта: кәрәкә, корбан, җәен... Сәлимнең әнисе балык чистартырга яратмый: бу эш әтисенә кала. Габдулла үзе чистарта алып кайткан балыкларын, малай атасына булышып тора.

Ашарга пешерүне ирләр эше түгел диләр, ләкин Сәлимнең әтисе башкаларга охшамаган: хатын-кыз эше дип тормый, бәрәңгесен дә чистарта, салат та ясый, кирәк икән – тәмле итеп «по-флотски» макаронын да пешерә. Фәридә исә иренең кухняда кайнашуын яратмый.

Күрше Рәисә апа еш була аларда. Әнисе кухняда кайнашканда, өстәл янына килеп утыра да авыл яңалыкларын, ишеткән-күргәннәрен сөйли башлый. Авылның барлык гайбәтен сатмыйча тынычланмый хатыннар. Рәисә Фәридәдән көнләшә: «Күршекәй, ирдән бигрәк бәхетең булды. Кулыннан килмәгән эше юк. Минеке кебек эчеп ятмый. Акчасын да алып кайта, ашарга да пешерә, бакчада да кайнаша. Нишләп безгә шундый алтын ирләр эләкмәгән икән, нишләп Ходай Тәгалә ирдән уңдырмаган икән?» – дип сукранып утыра.

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/balyklar-niga-soilasmi-2 )

Фото: Изображение от wirestock на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар