Логотип
Күңелеңә җыйма

Балаларыбыз нәрсә турында хыяллана?

Хатирәләр дарьясына кереп чумганыбызны сизмәдек тә...

Фәгыйлә Шакирова язып алды

Бер көнне урамда көтмәгәндә сыйныфташым Алсуны очраттым. Мәктәпне тәмамлаганга дистә ел узган, очрашып-күрешкән дә юк, сагынышканбыз. Дөньябызны онытып озак кына хәл-әхвәлләрне сорашкач, тормыш хәлләре турында сөйләшә башладык. Ул район үзәгендә яши, Казанга һәнәри белемен күтәрү курсларына килгән икән. 

Алсу белән мәктәп елларында бер парта артында утырмасак та, дуслар булдык, серләребез дә уртак иде. Мәктәпне тәмамлагач, юллар аерыла, сыйныфташлар онытыла, дигән сүзләр хак икән. Телефондагы ватсап төркемендә бер-беребезгә котлау открыткалары җибәргәләп, сыйныфташлар өчен оештырылган очрашуларда күрешүебезне исәпкә алмаганда, аралашулар юк дәрәҗәсендә булды. Алсу мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, Ижау каласындагы медиклар әзерли торган вузга укырга барып керде. 3 нче курста укыгында курсташ егетенә кияүгә чыккан дигән хәбәр ишеттек. Институтны тәмамлагач ире белән район үзәгенә кайтып төпләнгәннәр, икесе дә шифаханәгә эшкә урнашкан. Бүгенге көндә тормыш иптәше белән ике бала үстереп яталар, Алсу участок табибе булып хезмәт итә. 

Мин шәхсән үзем бүгенге көндә Казан каласында яшәп ятам, үз тормышым, үз көем, балачак дусларымның тормышын социаль челтәрләрдәге аккаунт битләреннән күзәтеп, урнаштырган фотоларына лайк куеп, комментарийлар язгалыйм. Сыйныфташлар белән телефоннан сөйләшеп, көндәлек тормышта очрашып-күрешеп тормасак та, югалышмыйбыз. Бүген һәркем замана тормышы белән яши: күп кеше очрашып, күзгә-күз карап аралашып утыруга караганда интернеттагы чатларда язышуны хуп күрә. 

Алсу белән озак аралашмый торгач, сөйләшер сүзләр, ачыклыйсы сорау шактый җыелган икән. Бергә укыган сыйныфташларны, укытучыларны искә төшердек. Безне укыткан мөгаллимнәрнәрнең байтагы вафат булган, сыйныфташлар арасында да якты дөньядан китүчеләр бар. «Их, гомер бигрәк тиз уза», – дип, көрсенештек. Юкса, әле яңа гына ак якалы мәктәп формасы киеп, ап-ак альяпкыч ябып, чәчләребезгә ак бантлар тагып белем дөньясында гизә идек. Бер-беребезне узышып, куллар күтәреп, такта янына җавап бирергә чыгарга атлыгып тора идек. Мәктәп еллары узган да киткән... 

Хатирәләр дарьясына кереп чумганыбызны сизмәдек тә, шулай. 

– Син молодец, Алсу, балачак хыялыңны тормышка ашырдың, табибә булырга хыяллана идең, теләгеңә ирештең! – дидем мин, сокланып.
– Әйе, теләгем тормышка ашты! Балачакта хыяллана белгәнбез! Дөрес итеп приоретитларны да сайлаганбыз! – дип җавап кайтарды Алсу. 
– Хәтерлисеңме, укытучы Галия Идрисовна «Минем хыялым» дип исемләнгән темага инша яздыра иде? Икенче көнне шушы язмаларны сыйныф каршында кычкырып укый. Кемдер укытучы, кемдер трамвай йөртүче булырга хыялланды. Хыяллары тормышка ашты бит: Ришат трамвай йөртә, Гөлнарабыз укытучы!
– Ә хәзер балаларның хыяллары башкачарак...– дидем мин. Улым белән булган вакыйга хәтеремә килеп төште. Һәм мин Алсуга шушы хәлне сөйләп бирдем.

Минем улым Айрат 5 нче сыйныфта укый. Быел, җәйге ялдан соң укырга килгәч, дәрестә инша яздырганнар. Темасы: «Минем зур хыялым». Айрат тирләп-пешеп ике бит тутырып иншаны язып тапшырган. 

Икенче көнне кесә телефоным шалтырады. Улымның класс җитәкчесе мине ашыгыч рәвештә мәктәпкә чакырды. Сәбәбен аңлатмагач, бик борчылдым. Башыма нинди генә уйлар килмәде: «Әллә соң бу малай берәр нәрсә майтарганмы? Берәрсенең ипи шүрлегенә менеп төшкәнме? Алай дисәң сугыш чукмары да түгел, тәртибеннән дә зарланмыйлар иде», –дигән уйлар узды баштан.

Нәрсә уйларга да белмичә, такси чакырып, мәктәпкә юл алдым. Сыйныф җитәкчесе Алиса Петровна мине үзе чыгып каршы алды, бүлмәсенә чакырды. Шкафтагы папкасыннан кәгазъ алып, бер сүз дәшмичә миңа сузды. Күз алдымда улым Айратның эре-эре хәрефләр белән язылган иншасы килеп басты. «5 нче сентябрь, инша. Тема «Минем иң зур хыялым» дип язылган иде анда. 

Язманың беренче җөмләсен укыгач ук, үз-үземне тоя алмыйча, көлеп җибәргәнемне сизми дә калдым. «Минем иң зур хыялым – депутат булу, матур зур йортта тору, күп итеп акча эшләү. Киләчәктә авыр эшләрдә эшләмичә генә чит илләргә сәяхәт итәргә телим, күп итеп акча эшлисем килә», – дип башланып киткән иде инша. Айрат тырышкан, бар фантазиясен эшкә җиккән! Иншада улым утырып йөрисе машинасының маркасын язган, төсен дә сурәтләгән, торачак фатирының номерын да күрсәткән. Улымның язмасын көлә-көлә көчкә укып чыга алдым, хәтта күзләрем яшьләнде, битләремнән тир бәреп чыкты. Укып бетереп башымны күтәрсәм, Алиса Петровна бик җитди кыяфәттә миңа төбәлеп карап тора.

– Сезнең, ана кеше буларак, нигә шатланганыгызны аңламыйм, монда, миңа калса, көләргә түгел, еларга кирәк. Бу инша түгел, бу мыскыл кәгазе!» – диде ул, һәм нерваланып, кесәсеннән шакмаклы яулыгын тартып чыгарып, маңгаен сөртте.

Укытучы белән уртак фикергә килә алмадык. Мин улымны якладым: иншасын бай фантазиягә, юморга кайтарып калдырсам, укытучы Айратны чамасыз иркәлектә, тар фикерлелектә гаепләде. Балабызны дөрес тәрбияләмәвебезгә шелтә белдереп, аның белән күбрәк аңлату эшләре алып барырга кирәклегенә басым ясады.

Өйгә кайткач Айрат белән инша хакында сөйләштем.
– Әни, минем кул пычратып йөрисем килми, кара эшләр минем өчен түгел, – димәсенме, улым!
– Депутатлар телевизорда гына ап-ак күлмәк киеп, галстуктан утыра, эшләре җиңел түгел, күбесе җәмәгать эшләре алып бара. Капитал булдыру өчен зур тырышлык күрсәтергә, күп эшләргә, белемле булырга кирәк, – дип аңлаттым мин. 

Бу вакыйганы Алсуга сөйләгәч, сыйныфташым авыр итеп көрсенеп куйды.
– Минем улым да эшмәкәр булырга хыяллана! Без аны табиб булыр, эшебезне дәвам итәр дип, хыялланабыз. Ләкин ул: «Сезнең шикелле 40 меңгә эшләп йөрисем килми», – ди.

Алсу белән очрашканнан соң балаларның киләчәге турында еш уйлана башладым. Балалар хәзер бик акыллы, бар нәрсәне күрә, тоя, интернетта утыра. Хәзерге вакытта җәмгыяттә иң актуаль мәсьәләрнең берсе – финанс ягыннан бәйсезлек, байлык туплау. Социаль челтәрләрдә бай булырга өйрәткән күпме аккаунтлар ачылган. Лекторлар, коучлар, блогерлар акча эшләргә, миллионер булырга хыялланган кешеләрне туплый. Байлар психологиясе, финанс тотрыклылыгы буенча масстер-класслар үтә, конференцияләр оештырыла. Җәмгыяттә приотетлар үзгәрде: бу күренеш балалар психологиясенә дә йогынты ясый. Хыяллар да байлыкка омтылуга әверелә бара түгелме соң?

Бу хакта уйланганыгыз бармы?

Фото: Изображение от senivpetro на Freepik">Изображение от senivpetro на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар