Алдан планнарыбыз бөтенләй башкача булса да, безгә кайната-кайнана белән яшәп калырга туры килде. Район үзәкләренең берсендә үз йортыбыз белән яшибез. Читтән караган кешеләргә бик матур, тыныч кына яшибез инде без. Кайберәүләр шикелле бер-беребездән чат саен зарланып сөйләп йөрмибез.
Чынлыкта, дөрестән дә шулай. Минем, чынлап та, кайнананы беркайчан кеше алдында хурлаганым юк. Әни кияүгә чыкканда ук каты итеп әйтте: «Иреңнең әнисен сөйләп йөрисе булма! Дошманнарны куандыру гына була ул. Аннан бер көн килеп үзең дә кайнана булырсың шәт. Ә таяк ике башлы ул: бүген син иреңнең әнисен яманласаң, иртәгә сине яманлаячаклар. Менә бездән үрнәк ал. Әбиең турында кайчан начар сүз әйткәнем бар? Әллә ул мине гел яратып кына торамы?» – диде.
Анысы дөрес инде. Гомер буе кайнана белән яшәп, әнинең уф дигәнен дә ишеткәнем булмады. Әбинең чәпчүләрен мәзәккә борып кына уздырып җибәрә иде ул. Әни үзен шулай тоткач, әби дә бик тиз сүрелә иде. Андый вакытта әби гел: «Әйдә, килен, булмаса, чәй эчик әле, – дип, чәйнеккә барып тотына иде.
Аннары икәү кара-каршы утыралар иде дә... әтине хурлый башлыйлар иде. Аны эшләмәгән, моны эшләмәгән, имеш... Апа белән алардан гел көлә идек. Үзләрейбу сүзләрне әтигә ник бер әйтсеннәр!
Мин дә кайнанам белән шулаерак яшәргә тырышам. Әни дигән сүзне дә өзми-куймый әйтеп торам. Җөмләне әни дип башлыйм, әни дип бетерәм. Кайчак уртага да кыстырам әле. Аннан гына телем калмый бит. Кайнаналарына әни дип әйтергә теләмәгән, авырыксынган киленнәрне бик аңлап бетермим мин.
Олылар белән яшәү рәхәт тә, кыен да инде ул. Анысы һәркемнеке үзенчәдер. Кыенлатсаң, бик кыен да булып китәргә мөмкин. Бер-береңнән гел гаеп кенә эзләп утырсаң, дим.
Бу язган сүземне дә гаеп эзләү дип кабул итәрсезме икән, белмим. Чынлыкта, күбрәк киңәшләшәсе килүдән ул. Нәрсә эшләргә белмәү. Дөресрәге, үзем хаклымы-түгелме икәнне аңламау.
Әнигә бу хакта әйтсәм: «Юктан проблема ясап йөрмә!» – диячәк. Дус кызларга әйтеп тә тормыйм, җавапларын болай да беләм.
Икенче баламны көтәм мин. Яңа ел алдыннан туарга тиеш, Алла боерса. Олысы кыз безнең, монысы инде малай булачак. Әле баланы кулга алмаган, әмма әтисе дә, бабасы да бик бәхетлеләр инде.
Икесенең арасы шактый булды. Ничектер тиз генә алып кайта алмадым шул. Ирем белән малай турында күптән хыяллана идек югыйсә. Үзем дә еш уйлап йөри идем. Малай туса, Искәндәр исеме кушарбыз дип тә уйлый идем. Нигәдер мәктәп елларыннан ук шул исем ошый миңа. Кыз бала шул вакыттан ук әни булырга әзерләнә бугай ул, классташ кызлар белән сөйләшкәндә: «Улым туса, мин аңа Искәндәр кушачакмын», – дип әйткәнем дә бар иде.
УЗИ беренче тапкыр малай икәнен күрсәткәч үк шул Искәндәр исеме исемә төште. Әмма ирем белән бу хакта сөйләшергә өлгермәдем. Больницадан кайтуга: «Малай бирәбез дип әйттеләр», – дип, барысыннан да сөенеч алдым.
Икенче көнне иртән торуга әти белән әни балага исем табып куйганнар иде инде: «Нариман кушабыз, Алла боерса!» – диләр. Кәефем төште инде, билгеле. Әмма дәшмәдем. Аларга каршы әйтергә өйрәнмәгән бит. Аннары, әйткәнемчә, бу хакта ирем белән дә сөйләшергә өлгермәдем, аның фикерен дә белмим.
Ә аннары сохранениегә ятарга туры килде. Палатада биш хатын идек. Төрлебез төрле яшьтә. Татарлардан мин берүзем генә идем.
Бер кичне туачак сабыйларыбызга нинди исем кушачагыбыз турында сүз китте. Мин, җүләр, беркатлы бит инде: «Туачак улыма исемен кайнатам белән кайнанам табып куйды инде», – дидем.
Шул сүзне әйтүем булды, бөтен сөйләшү миңа күчте. Сорау ала башладылар дүртәүләп:
– Ә ул исем сиңа ошыймы?
– Бик ошамагач, нигә ризалаштың?
– Ә ирең нәрсә дип әйтте?
– Кызыңа да исемне алар куштымы?
– Ә син ник риза булып торасың?..
Ахырдан нәтиҗә дә ясап куйдылар: «Баланы без газапланып тудырабыз, димәк, исемне дә без үзебез кушарга тиеш! Хәтта ирләребез дә түгел!»
Соңыннан да атна буе кайта-кайта шушы хакта сөйләштеләр. Мине жәлли-жәлли. Хәзерге заманда кем кайнана-кайната сүзенә карап тора инде, дип.
Үземне алар әйткәнчә үк мескенгә санамыйм анысы. Дөрес, кызыма да Сәйдә дигән исемне алар кушкан иде. Үз әнием ул чакта: «Алар әйткәнчә булсын! Бик матур исем. Кызыңны күбрәк яратырлар», – диде.
Нариман да начар исем түгел анысы. Мәгънәсе дә матур, карадым инде. Тик барыбер нигәдер күңелгә ятып бетми. Искәндәр дигән исемнән дә баш тартасы килми. Палатадагы кызлар әйткән сүздә дә хаклык бар кебек: баланы бит мин табам, нигә исемне дә үзем сайлый алмыйм?
Нишлим икән, әйтеп караргамы аларга, әллә юкмы? Ә ирем: «Миңа барыбер, икесе дә ошый», – ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Хаерле ирта!Мин шэхсэн узем 3че кызым туганчы Ясмина дип йордем,иялашеп беткан идек гаилябез белан,кызымны тудыргачтын кайнатам шылтратып Нурия дип куш але зинхар киленкаем диде.Анын телагена каршы бара алмадым куштык Нурия дип хэм бер генэдэ укенмим,чонки кызымнын исеме узенэ шундый килешэ нур боркеп тора.Кайнатамнын телагендэ утадем хэм рэхмэтледэ мин ана.А сезга килгандэ Нариман исеме биктэ матур исем.
0
0
0
0
Кайнана үзе тапкан балаларына исем кушкан бит инде
0
0
0
0
Миндэ икенче кызыбызны тапкач, исем уйлайбыз.Кайнэм эйтэ узегез тудыргансыз, узегезгэ охшаган исем кушыгыз дип.
0
0
0
0
кызык кешелэр бар инде доньяда... авызны ачып тел белэн эйтмэгэч синен ни телэгэнне кем каян белсен инде.... бэлки картлар сине безвольный безхребетный кеше дип белэлэрдер "узенэ барыбер кем исемле булса да" дип уйлылардыр.... кайтасын да узен телэгэнне эйтэсен...... я бик тэти килен булып саналасын, я узен телэгэнчэ эшлисен инде.......
0
0