Бала — бүләк ул!

Җәмиләнең аянычлы язмышы, бәлки, гыйбрәт өчендер? Чөнки тудырган-үстергән үз балаңа да фикереңне көчләп тагарга, ирексезләргә ярамый.
Подъезд төбендәге эскәмиядә дөнья хәлләрен сөйләшеп утырган бер төркем хатыннар: «Аякларың ял итәр, туктап тор бераз!» – дип, кыстый башлагач, яхшысынмый утырдым. Очсыз-кырыйсыз әңгәмәнең оеткысы кичәле-бүгенле генә салынмаган, әллә кайчан куерган булгандыр. Ирексездән, шул бәхәскә кушылып киттем. Сүз җебе акылы зәгыйфьләнгән бер кыз язмышы тирәсендә бөтерелә. Сөйләүләренә караганда, вакыйга Шекспир фаҗигаләренә охшаш. Үсмер чагыннан бер-берсенә гыйшык тоткан егет белән кыз хакында. Джульетта, ягъни Җәмилә (исемнәр үзгәртелде) – мәктәп директоры кызы, ә Ромео – Рамазан... Кызның ата-анасы күзлегеннән караганда, бер дә искитәрлек, кияү итеп түргә утыртырлык егет түгел. Әтиләре биш-алты ел элек эш эзләп читкә чыгып киткән дә әйләнеп кайтмаган. Тормышның очын-очка ялгар өчен әнисе мәктәптә җыештыручы булып та эшли, кайдадыр төнге каравылда да тора. Егет кул арасына керергә тырыша тырышуын. Тик кесәсе такыр, рәтле-юньле кәсебе булмаганнарга замана кырыс, мантып китүләре кыен. Тәвәккәл, кыю, гаярь егет, әлбәттә, кул кушырып кына утырмый: ары сугыла, бире сугыла, якты кояш астында үз урынын табасы килеп җан талаша. Кызның анасы уенча: «Башбирмәс бер башкисәр бу!» Зур өметләр баглап, якты киләчәк юрап үстергән кызларының унҗиде яшьтән кияүгә чыгам дип саташуы... Балалыкмы?! Бәлки, сихердер... «Тиң түгеллеген дә белдем, өзелеп сөйде яшь күңел», – дип, тигезсез никахка риза булуларын үтенеп, ата-анасы катына килгән яшь йөрәкләрне айнытырга тырышу, үгетләү файдасыз. Акылдан шашарлык булып гашыйк булган кызны көннекен көнгә көчкә ялгап яшәгән ярлы тормыш та куркытмый. Борынгыча, егеткә ябышып чыгарга да риза ул. Җитмәсә... буласы булган, буявы уңган инде! Әти кеше тора-бара ризалашыр да иде, әмма кызның анасы – тешләгән җирдән өзә торган үзсүзле, киребеткән хатын – мондый хәлгә риза буламы соң инде?! Кызның йөклелеге илгә-көнгә фаш булганчы чарасын күрергә тотына, һәм... кызны үгетләп, ә бәлки, ирексезләптер, баладан котылдыру әмәлен таба ул. Ә егет ни эшли ала? «Балигъ булмаган кызны көчләгән өчен статья чәпесәк... Төрмәдә черисең килмәсә, бик тиз күздән югал, эзең булмасын!» – диләр аңа. Югала егет.
Ә кыз? Нәзберек күңел якыннарының хыянәтен күтәрә алмый...
...Ап-ак челтәргә төрелгән, күзләрен ача-яба, бәби кебек елый белә торган курчагын бишек-арбага салып урам буйлап тартып: «Ирем килеп ала мине», – дип йөрүче Җәмиләне үткән-сүткән аптырап, таныш-белеш исә кызганып күзәтә. «Мескенкәй! Күз генә тиде», – ди берсе. «Анасы тырышты!» – дип көрсенә икенчесе.
«Анасы гына гаепле»... Шул сүз инде ничә көннәр колакта чыңлый. Ана үз баласына начарлык теләмәс, ди күңел. Ялгышлы язмыштыр!
Ата-ана – тормыш мәктәбе узган, абынган-сөртенгән, кайдадыр егылган, инде акыл җыйган. Баласының киләчәк язмышы өчен җаваплылык тоюы гаҗәп түгел. Борын канатып туплаган тормыш тәҗрибәсе аңа сак булырга киңәш итә. Яшь җанны ялгышлардан сакларга теләве хак. Бала да ата-анасын тыңларга, хөрмәт итәргә бурычлы. «Җәннәт аналарның аяк астында – ата-анага каршы барган, сүзен тыңламаган адәм мәңге рәхәт күрмәс». Хәләл сөтен имезеп үстергән әни хакын онытырга хакыбыз юк, дибез. Әмма бала хакы дигәне дә бар бит аның, анысы да буш сүз түгел. Ике-өч яшьлек сабыйны җитәкләп йөртәбез. Тыңламаса, ачуланырга, хәтта җәза бирергә була. Ә буйга җиткән кызны яки егетне тыңлату өчен ни эшләргә? Үгет-нәсыйхәт бирү, акыл өйрәтү вакыты үткән. Җәмиләнең анасына да газиз баласына ни-нәрсә кирәген, язмышын кем белән бәйләсә яхшырак буласын әйбәтрәк беләдер сыман тоела. Әгәр ул кушканча эшләмәсә? Аларча яшәргә теләмәсә? Йөрәк хисләре акылга буйсынмый, дисә? Җиткән кыз, егет мөстәкыйльлек, ирек даулый. Бала-чага әле бу димә! Уйла! Чага дигәнен тиккә әйтмәгәннәр ич! Йә үзен, йә сине чагуы ихтимал. Яшьләрнең бәйсез буласы, үзләренчә яшиселәре килә икән... яшәп карасыннар. Егылыр, бәлки тезен, ә бәлки борынын канатыр. Үзе егылган еламас. Акыл җыяр, тәҗрибә туплар. Аның тормыш тәҗрибәсе бит ул! Тик Җәмиләнеке сыман фаҗигале язмышка дучар булудан гына сакласын.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
22 сентябрь 2023 - 06:18Без имениФердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...Шоу – бар, сәнгать – юк !
-
21 сентябрь 2023 - 21:08Без имениБала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.