Эшләгән акчасы ипотека түләргә, өс-башын карарга китеп бетә. Ярый әле авыл бар – кайткан саен әти-әнисе ит, йомырка, бәрәңге биреп җибәрә.
Галиянең шәһәрдә яши башлавына берничә ел вакыт узса да, күңеле белән авыл кызы булып кала ул. Ниндидер күзгә күренми торган җепләр тарта сыман туган ягына: шәһәр тормышына ияләшә алмый аптырый, төшләрендә балачагы узган авыл урамнарын, инеш буйларын, җир җиләкләре кызарып пешкән болыннарны күреп уяна. Әгәр үз һөнәренә туры килгән эш булса, бәлки, ике дә уйламый, ташкаланы калдырып авылына кайтып китәр иде дә соң... Ләкин институт тәмамлаган финансистларга авылда нинди эш тапмак кирәк? Бүгенге көндә Галия эре финанс оешмасында баш хисапчы урынбасары булып эшли, хезмәт хакы да югары. Узган ел ипотекага ике бүлмәле фатир алды. 30 елга исәпләнгән кредитны, Аллаһ кушса, бер ун елда каплап бетерергә чамалый ул. Яңарак кына машинасын да алыштырды. Эшләгән акчасы ипотека түләргә, өс-башын карарга китеп бетә. Ярый әле авыл бар – кайткан саен әти-әнисе ит, йомырка, бәрәңге биреп җибәрә.
Соры диварлар арасында көне буе компьютер каршында утырып эшләгән Галиянең атна ахырында башы тубалга әйләнә: чигәсе кыса, хәле калмый. Эшләре дә җиңел түгел бит – кайвакытта кичке сигезгә кадәр офиста тоткарланырга туры килә. Үзең өчен вакыт та калмый: өйгә кайткач өс-башны алыштырып, суыткычтан әнисе авылдан ясап җибәргән әзер пилмәннәрне суга салып, тиз генә пешереп ашый да, тизрәк йокларга ята кыз. Күзен йомуы була, иртәнге сәгать алты җиткәнен күрсәтеп, будильник шалтырый. Замана кешесе вакыт узганын сизми дә, сәгать – минут кебек, атна көн кебек уза…
Галия атна саен диярлек, җомга көнне, эш тәмамлануга, машинасына утырып авылга кайта, шимбә-якшәмбе көннәрендә шау-шулы шәһәрдә каласы килми. Буш банкаларны пакетка тутырып машинасына урнаштыра да базардан җиләк-җимеш, күчтәнәчләр сатып алып, зур тизлек белән туган ягына җилдерә. Ике сәгатьлек юлны җил тизлегендә узып, авылына кайтып керә, тәгәрмәч астында кар буранын уйнатып, әти-әнисе яшәгән зәңгәр капкалы йорт янына килеп туктый.
Әтисе кызы кайтканын сизгән шикелле, капка янында басып каршы ала. Сәгыйдә апа да тәрәзәдән машина килеп туктаганын күреп, өйдән атылып чыга, җил-җил атлап килеп кызын кочаклый – очрашу шатлыгыннан Галиянең дә, әти-әнисенең дә күз яшьләре бәреп чыга – елашып күрешәләр. Тимер чылбырга бәйләнгән карт эт тә, койрыгын болгый-болгый, ике аягына торып баса, «хау-хау» өреп кунакны сәламли. Яраткан апасының шәһәрдән Актырнак өчен күчтәнәч алып кайтканын сизә ул. Шундый инде Галия: шәһәрдән эткә, мәчегә коры ризыклар алып кайта. Әтисе ачулана: «Кызым, аларны коры шәһәр ризыгына өйрәтмә, шуларны ашагач, мәче сөт эчми, эт салып биргән ашыннан баш чөерә», – ди. Галия, «башка алып кайтмыйм», дисә дә, биргән сүзендә тора алмый... Яраткан эте белән мәчесен тәмле ризык белән сыйлыйсы килә аның.
Шәһәргә киткәненә бер атна гына вакыт узса да, әти-әнисе кызларын сагынып та өлгергән. Габделфәт абый мунча өлгерткән, әнисе Сәгыйдә духовкага ит бәлеше тыккан, өйгә тәмле ризык исе таралган.
Галия дә шәһәрдән буш кайтмый, сумкасыннан шәһәр күчтәнәчләрен чыгара: лимон, апельсиннар, банан ише җиләк-җимеш, чикләвек, конфетлар кухня өстәленә тезелә…
Кайнар бәлеш ашап, тәмле ризыклар белән тирләп-пешеп чәй эчкән вакытта туганнар арасында сөйләшер сүз бетми: әтисе сәясәтне кузгата, телевизордан ишеткән яңалыкларны сөйли. Әнисе авыл тормышының соңгы хәбәрләрен җиткерә. Әти-әнисе белән гөрләшеп чәй эчкән мизгелләр – Галия өчен иң кадерле минутлар. Балаларының туган өйгә аяк баскан мәл өлкәнәя барган ата-анасы өчен иң куанычлы вакыйга булуын да аңлый. Мондый көннәрнең озакка сузылуын тели ул, мөмкинлеге булса, әти-әнисен бер минутка да ялгыз калдырмас иде... Кызның иң зур теләге – әти-әнисе сәламәт булсын да, картайган көннәрендә бер-берсенә терәк булып, тынычлыкта гомер итсеннәр иде. Вакыт аямый – яшь вакытта Сабан туе батыры булган әтисе алтынчы дистәне ваклап килә: чәчләренә чал кергән, гомер буе физик хезмәт башкару эзсез узмаган – бил, аяклары сызлап интектерә. Тирә-якка танылган балта остасы булды аның әтисе. Сәгыйдә апа мәктәптә балалар укытты, пенсиягә чыккач та эшен дәвам итә. Сәламәтлекләре какшаса да, өлкәннәр хуҗалыктагы малларны бететергә ашыкмый – бакча тутырып яшелчә чәчә, каз-үрдәк асрый. Авыл халкы эшсез торырга өйрәнмәгән. «Эшләмәсәк, үләргә генә кала. Эш булганда авыл кешесе яши әле», – ди әтисе…
Галия әти-әнисенең бервакытта да үзара сүзгә килүен хәтерләми, бер-берсенең кадерен белеп, тату гомер кичерде алар. Тәрбияле, зыялы кешеләрнең балалары да бәхетле була, диләр. Аллага шөкер, кызлары да әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермәде: мәктәпне алтын медальгә тәмамлады, институтны да кызыл дипломга бетерде. Эш эзләп тә озак газапланмады, беренче белдерү буенча зур оешмага эшкә урнашырга килгәч тә, җитәкче кеше кызны берсүзсез эшкә алды. «Татарча, русча, инглизчә яхшы белгән хезмәткәрләр алтын урынына, сине шулай кемнәр тәрбияләде?» – дип кызыксынды. Бер ел эчендә үзен бик тырыш, булдыклы хезмәткәр итеп танытты Галия. Карьерасын гади генә хезмәткәр булып башлаган иде, ярты ел эчендә бүлек җитәкчесе булып күтәрелде, ике елдан җитәкче урынбасары итеп билгеләнде.
Галиянең бертуган апасы Миләүшә педагогика институтын тәмамлагач, Мәскәү татарына кияүгә чыкты. Бүгенге көндә башкалада яшәп яталар, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Миләүшә иренең бизнесын алып барырга булыша. Кызганыч, яшь гаилә авылга еш кайтып йөри алмый, елына ике тапкыр бер-ике атна кунак булып китәләр, җәй көннәрендә балаларын авылга яшәргә кайтаралар. «Татар авылында әби-бабайлары янында туган телне өйрәнеп үссеннәр», – ди ире Марсель. Миләүшә исә авылга көненә ике тапкыр шалтыратып тора.
Авылда әти-әни исән булганда нәсел чылбыры өзелми. Әти-әниләр генә исән булсын!
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/side-view-smiley-woman-with-glasses-traveling-alone-by-car_11324596.htm#fromView=search&page=1&position=43&uuid=a55f00f6-17a5-4c2a-8c4f-31f8b5f31ca7
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Аллаһның рәхмәте яусын!
0
0