Логотип
Күңелеңә җыйма

Әни белән нигә беркайчан дуслар була алмадык?

Бергә укыган, бергә эшләгән кызлар белән бер-береңә кунакка кайту бар иде безнең заманда. Мин училищеда укыганда Кукмара кызы белән бер бүлмәдә тордым. Ике ай укуга аны үзебезгә кунакка алып кайттым. Безгә кайтып килгәннән соң ул миңа ничектер кыенсынып, әйтимме-юкмы икән дигән кебек кенә: – Әниең белән сез якын түгел бугай, әйеме. Нигәдер шулай тоелды... – дигән иде.

Без әни белән, чыннан да, беркайчан да артык якын булмадык. Ә бер хәлдән соң аралар бөтенләй суынды. 

Ерактанрак ук башлап сөйлим әле.

Мин гаиләдә бер генә кыз идем. Ике абыйдан соң туганмын, көтелгән кыз бала булганмын. 
Әмма иркә булдым дия алмыйм. Авыл җирендә берәүне дә иркәләп, итәккә утыртып кына тормыйлар. Өйдә бер генә кыз булгач, бөтен өй эше миңа эләкте. Дөрес, мал-туар янына мине чыгармадылар. Сыер сава идем савуын, әмма малларга башак бутау, су эчертү, асларын җыю кебек эшләрнең берсен дә белмәдем. Мин өй җыйдым, идән юдым, кер чайкадым, кер үтүкләдем, ашарга пешердем... 

Йорт тулы кеше булсак та (мин үскәндә әле әтинең әтисе – бабай да исән иде), нигәдер үземне гел ялгыз тоя идем. Әнинең минем белән сөйләшергә беркайчан да вакыты булмады аның. Колхозда бухгалтер булып эшләде ул, аның гел отчет иде телендә: берсен тапшыра гына, икенчесе килеп җитә, аннан өченчесе... 
Әти белән дә ачылып сөйләшеп утырганны хәтерләмим мәктәптә укыганда. Кайчак: 
– Кызым, хәлләрең ничек? Укуларың барамы? – дип сорап куя иде. 
Болай гына сораганы сизелә иде бит: борчуларым булса да, аңа сөйләмәдем. 

Абыйларның инде үз тормышы – миндә аларның эшләре юк иде. Кыш булса, хоккей уйныйлар иде, җәен – футбол. Мине гомергә бала-чагага санадылар: дүрт-биш яшь аерма кечкенә чакта бик күп кебек тоела иде бит. 

Менә шуңа күрәдер, апалары яки сеңелләре булган классташ кызларга бик кызыга идем. Алар эшләрен дә бергә эшлиләр, аннан клубка да бергә чыгалар, сер сөйләшергә дә кешеләре бар... 
Ә мин һаман берүзем! Мәктәптә укыганда ничектер якын дус кызларым да булмады. Ә күңелне бушатасы килә бит. Бигрәк тә беренче тапкыр гашыйк булган чакларда. 

Менә мин шуңа күрә дә көндәлек алып бара башладым бугай. Безнең чакта минем генә түгел, күп кызларның бар иде көндәлеге. Аның өчен аерым зур, калын дәфтәр ала идек. Күп вакыт аны үзең белән мәктәп сумкасында йөртәсең, беркемгә дә күрсәтмәскә тырышасың. Тәнәфесләрдә качып кына көндәлегеңә нидер язган классташларны күргәли идем. 

Минеке дә шулай гел сумкамда йөрде. Ә берьюлы, мәктәптә алты дәрес булган көнне алты китап салгач, сумкам шактый авыраеп китте. Шулар янына ничәмә- ничә дәфтәр дә бит әле. Көндәлегемне өйдә, шкафтагы китапларым янында калдырырга туры килде. 
Ул көнне дәресләрдән соң кайтуга әни тавыш чыгарды. Шунда ук аңладым: көндәлегемне укыган! Нәрсә генә ишетмәдем мин ул көнне аннан! «Ничек шундый сүзләр яза алдың?», «Бүгеннән үк зина кылырга әзер торгач, үскәч кем буласың инде син?», «Башың бармы-юкмы синең, кай җирең белән уйлыйсың?»...

Безнең класска ул елны  яңа бер малай килгән иде. Әнисе безнең авылдагы бер кешегә кияүгә чыгып шәһәрдән улы белән күченеп кайтты. Яңа җирдә, яңа гаиләдә, үги әти белән ул малайга бик җиңел булмагандыр инде. Безнең урамны узып кайтырга кирәк иде алар очына, шуңа күрә мәктәп юлында еш очраша идек. Аннан соң дуслашып китеп, дәресләрдән соң гел бергә кайта башладык. Шәһәрдәге классташлары, дуслары турында сөйли иде ул. Мәктәптә бик сөйләшмәсә дә, үзебез генә калганда мин гел аны тыңлап кайта идем. Ничектер шулай якынайдык. 

Әни дөнья беткән кебек кыланса да, ул егет белән безнең арада берни дә булмады. Мин артык хыялланып китеп, көндәлегемә: «Кулыма кагылсын... Кочаклап алсын иде... » дип язган идем. Үбешү турында да сүзләр күп иде минем көндәлектә. Бер тапкыр да үбешеп караган булмагач, ничек була икән ул дип уйлыйсың бит инде. Шуларның барысын язган идем. 
Каяндыр күчереп алган шигырьләр дә барысы да мәхәббәт турында иде. Унынчы класс кызына ярату, мәхәббәт турында уйлау гөнаһ булмагандыр инде ул... Тик әни алай дип санамады шул. 

Көндәлек турында кич белән әти дә белде. Менә шулай дип язган, болай дип язган, дип, әни аңа бик озак сөйләде. Берничә көннән аңладым: әнинең авылда яшәүче сеңлесе дә белә булып чыкты көндәлегем турында. Әби дә! 
Хәзер булса, әнинең сүзләрненә, бәлки, ул кадәр исем китмәс иде. Тик ул чакта бик авыр булды миңа. Үзе генә белеп, кешегә әйтмәсә дә бер хәл булыр иде әле. Ә ул минем бөтен серемне җилгә чәчте! Иң рәнҗеткәне – мин кайтканчы ук көндәлегемне утка аткан булып чыкты. Монысын белү дә бик кыен булды. Ул дәфтәргә бит мин иң яшерен серләремне, уйларымны язган идем. 

Яшисем килмичә йөрдем ул вакытта. Гел әнинең минем каберем янында басып елап торганын күз алдыма китерә идем. Һәм мин аны тамчы да жәлләми идем! Үпкәм шулай зур булган, күрәсең. 

Шуннан соң безнең әни белән аралар бөтенләй суынды. Хәзерге күзлектән караганда, гафу итмәслек булмаган да бит, тик яшь чакта бөтенләй башкача уйлыйсың шул. Әмма гаебе алай ук кечкенә дә булмаган. Үзем ике кыз үстердем, аларның яшүсмер чагында бу көндәлек вакыйгасын еш искә төшерә идем. Бу хакта сөйләшкән дә булды. Әгәр син шулай эшләсәң, без сине моның өчен гафу итмәс идек, диде алар. Димәк, минем үпкәләвем урынсыз булмаган. 

Егетләр белән чын-чынлап очраша башлагач та, мин әнигә беркайчан серләремне сөйләмәдем. Кияүгә чыккач та сөйли алмадым. Ул вакыт дус кызларым бар иде инде, шулар белән сөйләшә идек. 
Салкын кешеләр дип әйтәләр бит, безнең әни шундый бугай. Үзе дә сиңа якын килми, сине дә якын китерми. 
Кукмара кызы белән дуслаштык дип әйткән идем бит. Мин дә аларга кунакка кайтып йөрдем. Әнисе белән аларның дуслыгына шулкадәр кызыга идем. Беренче тапкыр әни белән безнең аралар ничек ерак булганын мин аларга карап тойдым. 
Үзем гомер буе әнинең ялгышын кабатламаска тырышып яшәдем. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар