Логотип
Күңелеңә җыйма

Ананың ялгышы балага төшәме икән?

Күңелдәге борчуларым белән уртаклашасым килгәнгә язам. Аптырап, бик озак уйланып йөргәннән соң гына утырдым. Мин бер ул үстердем. Шулай туры килде инде, ирем белән бик яшьли аерылыштык.

Нибары 3 ел гына торып калдым. Бигрәк яшь идем шул, гаилә тормышының ни икәнен дә аңламаганмын. Юл бирә дә белмәдем. Ә бит гаилә ныклы булсын өчен иң беренче чиратта шул кирәк. Баштан йөрү, сине исәпләмәү турында сүз бармый монда. Анысы – икенче мәсьәлә. 

Үткәннәргә борылып карыйм да, күбрәк үземнең гаепле булуымны аңлыйм. Аз гына эштән соңарып кайттымы, тавыш чыгара идем. Ял җиттеме, баламны күтәрәм дә йә туганнарга китеп барам, йә дус кызларга. Ир өйдә берүзе кала. Ашарга пешереп китсәм бер хәл әле, юк, пешерми идем бит. Имеш, үзенең дә ике кулы бар – көтеп ятмасын, әзерләсен. 

Гөнаһысына керер хәлем юк, түзмәде түгел, түзде ул миңа. Акча дип битәрләүләремә дә. Анысы ир-атны иң кимсеткәне булган бит инде. Югыйсә кулыннан килгән кадәр тырышкан, бар булганын өйгә алып кайткан инде ул. Хезмәт хакларын тоткарлаган чаклар булды бит. Монысына да ул гаепле булмаган бит инде. Бөтен илдә шул хәл иде. 

Бер очракны гел искә төшерәм хәзер. Ул эштән кайтып ишекне ачып кереп, өстен дә салырга өлгермәде, мин аңа: «Бар, акча табып кайт! Анда минем эшем юк, теләсәң кайдан ал! Бурычка сора! Акчасыз кайтма!» – дидем. 

Аптырап карап басып торганнан соң, сүзсез генә ботинкасын киеп кире чыгып киткән иде.  Акча алып кайткан иде ул. «Кемнән алдың бурычка?» – дип сораганымны менә хәтерләмим.

Мондый очраклар бездә еш булды инде...

Аерылышу да күбрәк минем инициатива булды. Җанын талкыдым инде... Баланы күрсәтмәгән булып, аларны аралаштырмыйча, аңа бирмичә. Алып килгән бүләкләрен алмыйча... Миңа түгел, баласына алып килгән булган бит ул аны. Мин улымны шул сөенечләрдән мәхрүм иткәнмен. 

Югыйсә мине дә, улыбызны да бик яраткан инде ул. Яратмаса, боларның барысына да түзеп тормас иде бит. Ә миңа шул вакыт бер акыллы киңәш бирүче булмаган. Әти-әниләр ерак иде, безнең ничек яшәгәнне дә белмәделәр. Аерылышуыбыз турында да мин аларга хат белән генә язып хәбәр иттем. Бик борчылганнар иде, әмма эш узган иде бит инде. 

Ә дус кызлар... Алар үзләре дә минем кебек акылсызлар иде шул әле. Аерыл, аның кебек бишне табарсың, диделәр. Бишне түгел, берне дә очратмадым. Аның кебекне... Кем белән танышсам да, ирем белән чагыштыра идем. Һәм ул ир-атларның берсе дә аны алыштыра алмады. 

Аннан, балалы хатынга кем карый инде? Үзе аерылганнар, эчәргә яратканнар, торыр җире булмаганнар... Бала белән сине егет кеше алырга тормый инде, үзе теләсә дә, әти-әнисе моңа юл куймаячак. Бик зур ярату булып, шуның хакына ул каршылыкларны җиңсә генә. Кинода шулай күрсәтәләр бит. Тик тормыш кино түгел шул. Минем үземә андый кеше очрамады. 

Ә ирем... Ул менә дигән итеп яшәп ята. Бер-ике ел ике арада йөргәннән соң ул миннән өметен өзде бугай. Үз авылларыннан бер кызга өйләнде. Ике бала алып кайттылар. Тормышлары менә дигән! Казан янында үз йортлары белән яшиләр. Икесе дә машинада йөриләр. Күрәсез, ирем бер дә булдыксыз булмаган. 

Улым белән аралары бик якын булмаса да, аралашалар. Мәктәпне тәмамлаганда да килде, университетта диплом алганда да. Анда гел кеше янында бит, әллә ни аралашып булмый. Бер-ике сүз генә алыштык. Хәлләр ничек, әйбәтме – әйбәттән узмадык. Тик карашы шундый моңсу иде. Шундый иттереп карады  миңа... Сагынып дипме. Бик яратышып өйләнешкән идек бит, өч ел очрашып йөреп. 

Ә мин барысын да үз кулларым белән җимердем... 

Нәрсәгә сөйлисең соң боларын, дисезме? Хәзер менә төп сүзгә күчәм. 
Улыма инде әллә кайчан башлы-күзле булырга вакыт. Тик ул өйләнү турында сүз кузгатканны да яратмый. Элегрәк: «Мин үзем беләм кайчан вакыты җиткәнне», – дип әйтә иде.

Ә соңгы вакыт инде: «Нәрсәгә өйләнергә соң? Хатын алып кемнең бәхетле булганы бар?» – дип сөйли башлады. Ничек инде алай, дисәм, классташларын, дусларын санарга керешә: монысы ярты ел да тормады, тегесе бер елдан соң аерылды, кемдер бала белән кире кайткан... Кемдер язылышмыйча гына тора, бизнесы бар, ул-бу булса, аны хатыны белән бүлешергә җыенмый ди. Яшьләр, гомумән, бер-берсенә түгел, үз-үзләренә дә ышанмыйлар бугай гаилә мәсьәләсендә. 

Тик минем дә аның парлы булганын күрәсем, оныклар сөясем килә. Бу арада башымда гел бер уй: әллә әтисенең рәнҗеше шулай төшәме икән миңа? Телләп әйтмәсә дә, ул бит теге чакларда бик рәнҗеде, үпкәләде инде миңа. Менә хәзер минем аркада, бәлки, улым шулай ялгыз каладыр. Үзем калдым да калдым инде. 

Нишләп карарга икән хәзер миңа? Ничектер җай табып, гафу үтенергәме икән әллә? Шулкадәр гомердән соң гафу соравымны дөрес аңлармы соң ул? Әле ул гафу соравы бик җиңел дә булмаячак бит. Ул да минем белән очрашырга бик ашкынып торадыр дип уйламыйм. Аның телефонын улымнан гына сорап ала алам инде мин, тик нәрсәгә кирәклеген ничек аңлатырмын? Моңа кадәр бар дип тә белмәгән кешене. 

Кыскасы, башымда мең сорау. Берсенең дә җавабы гына юк. Терсәк бик якын да, тешләп кенә булмый, дип, шундый чакта әйтәләрдер инде. Нигә кешегә акыл шулай соң керә икән? Үзем ялгыштым  – берәүгә дә үпкәли алмыйм. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гафу утенеп карагыз, иелгэн башня кылыч кисми

    Хәзер укыйлар