Алыргамы, алмаскамы?

Ханым, коляскада дөньядан гаме китеп, тыныч кына йоклаган кызчыгына күз төшергәләп ала-ала, киемнәр тирәсендә кайнаша. Янында сигез-тугыз яшьләр чамасы булыр, бер малай арлы-бирле йөренә. «Янымда гына тор әле, әллә кая китмә. Хәзер сиңа форма киертеп карыйм». Ә-ә, әни кеше баласына мәктәпкә барырга форма эзли икән! Ул берсен тотып карый, икенчесен, өченчесен... «Ярамыймы?» – дим хатынны сөйләштермәкче булып. «Яравын ярый ла... бәясе генә ярамый», – ди ул. – Ташлама ясала, дигәч чыккан идек, алдыйлар халыкны, бернинди ташлама юк. Киттек, әйдәгез...» Ул ашыга-ашыга чыгу ягына борыла.
Әти-әниләрне август ахырларында зур чыгымнар көтә. Ел саен шулай. Кибеттән-кибеткә йөрүләр, арзанрак уку кирәк-ярагы эзләүләр... Балаң гардеробын яңарту проблемасы гына булса ярар иде дә ул, әле бит моннан тыш, күмпедер акчаны укыту әсбапларына, репетиторга, мәктәп ихтыяҗына янга салып куярга да кирәк. Түләүле түгәрәкләр, әлеге дә баягы репетиторлар... Элек кенә ул боларның барысы да бушлай, түләүсез иде. Без үскәндә ата-ана бер бу мәсьәләдә бер борчу күрмәгән икән, билләхи. Ә хәзер... Уңга карасаң да, акча, сулга карасаң да акча...
Нишләргә соң?! Алыргамы, алмаскамы?  Кая барасың, әлбәттә аласың инде. Кыйммәт булса да, соңгы акчаңны чыгарып булса да саласың... Бала жәл бит. Бер дә кеше арасында, яшьтәшләре янында аны ким-хур итәсе килми. Ә бәяләр алар инде июль аенда ук күтәрелгән иде. Нәкъ менә формаларга... Әйе, әйе, игътибар иткән булсагыз, моны күрмичә калмас идегез. Статистик мәгълүматларга генә күз төшерик: әйтик, рюкзакларга бәя 1,6 мәртәбә, дәфтәр, китап, төрле уку әсбапларына ул 1-1,3 мәртәбә артты.
Баласы бакчага бара торган әниләрнең дә хәле җиңелдән түгел. Хәтерегездә булса, мәктәпкәчә яшьтәгеләргә хезмәт күрсәтү хәтта ки 7,8 мәртәбә артты.      
Дөрес, безне былтыргы белән чагыштырганда, кинәт күтәрелүләр булмаячак дип ышандыралар. Әмма бәя барыбер бер урында гына тормый. Ул, гомумән, туктаусыз хәрәкәт итәргә, үсәргә ярата. Монда да шулай. Кискен үзгәрешләр булмаса да, ул барыбер әкрен генә, әмма ышанычлы адымнар белән үскә үрмәли. Мәгълүматлардан күренгәнчә, ел башыннан карабодай 30 процентка, шикәр комы – 9,5 процентка, көнбагыш мае – 5 процентка, чәй – 9,7 процентка, инде башкасын әйтәсе юк, арыш ипие 4,6 процентка күтәрелгән. Башкалары артмаган дип әйтмим. Монысы күз алдындагысы... ярылып ятканы. Иткә, җиләк-җимеш продуктларына бәяләр янына да килерлек түгел.
Нишләргә инде? Тир тамызып, көн-төн эшләгән гади халыкның кесәсендә җилләр уйный. Беркемнең дә беркемдә эше юк. Эшсез икәнсең, эш тап, акчасыз икәнсең, акча эшләү җаен тап! Шулай диләр безгә. Ничек итеп, ә?! Бик тырышып карыйбыз да бит, юк, табып булмый. Урамда аунап ятмый ич ул. 
Бай тормышлы балалары булмаган карт-карчыкка ничек яшәргә мондый хәлдә? Быел ел башында – февраль аенда бер мәртәбә индексация үткәрелде үткәрелүен. 4 процентка (?!) хәтта ки, ә инфляция ничә процент тәшкил итте диярсез? Әйе, 12,9 процент! Быел 1 августта хөкүмәт вәгъдә иткән индексация булмады. Акча юк, илдә кризис, беләсегез килсә. Россия Президенты Владимир Путинның әйткәне дә бар югыйсә, матди кыенлыктан чыгу юлларын пенсионерлардан эзләмәгез дип. Ярый да безнең әби-бабайлар авырлыкларга түзем-сабыр халык. «Аллага шөкер, ипилек-сөтлек булгач...», – диләр алар. Ә бит аларга бертуктаусыз кыйммәтләнә барган дарулар да кирәк. Шунсыз булмый аларга. 
Телисеңме-теләмисеңме, эшлисең аннары. Эшләтсәләр әле. Быел менә эшләүче пенсионерларның пенсияләренә индексация дә ясамадылар. Күпсенделәр, күрәсең... Ә, юк, күпсенмәделәр, кризис бит, җәмәгать. Кая барасың?! Шулай да, минемчә, дәүләтнең бөтен «тишек-тошык»ларын пенсионерлар исәбенә каплау, кимендә социаль ризасызлык китереп чыгарырга мөмкин. Аннан килеп, сайлауларга кемнәр йөри дип беләсез?! Шул пенсионерлар да, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр бит...


 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7086
    1
    52
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4712
    0
    34
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3520
    1
    19
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    3236
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату