Логотип
Күңелеңә җыйма

Альфонс әниемнең башын әйләндерде

Шулай очраша торгач, әни ул иргә кыйммәтле бүләкләр алып бирә башлады. Калын муенса, брендлы кибетләрдән костюмнар, яхшы аяк киемнәре, телефон... Мин бердәнбер кызы булсам да, әнидән мондый бүләкләр сораганым да булмады.

Әнием гомеренең күп өлешен җитәкче булып эшләде. Мин – аның бердәнбер кызы. Миңа 20 яшь булганда әти үлде дә, әни башка кешегә кияүгә чыкмады. Тәкъдим итүчеләр булса да... Шул вакыттан ул үзен тулысынча эшкә багышлады. Мин үз көнемне үзем күрдем, укуымны тәмамладым, эшкә урнаштым. Әнинең карьерасы да бик уңышлы барды, бер вазыйфа икенчесен алыштырды. Берничә елдан ул җитештерү оешмасының генераль директоры итеп билгеләнде. Акчага мохтаҗлыгы юк, эш машинасы килеп ала, кайтарып куя. Уйласа, берничә көнгә булса да чит илгә очып ял итеп кайта йә берәр шифаханәдә дәваланып ала. Мин аның өчен бик шат идем. Беркемгә кирәксез булганы юк аның, тормышы да актив, очрашулар, аралашулар берсен-берсе алыштыра. 

Бу елның март аенда әнинең гадәттәгедән бәхетлерәк булуын сиздем. Яшермим, мин аның үзенә пар табуын күптән тели идем. Мин инде үз гаиләмне төзедем, балаларым бар. Тормышта төрле хәлләр була, янәшәсендә ышанычлы кеше, иптәш булса, сөенер идем генә. Җайлап кына әнинең тел төбен тикшерә башладым: кем ул, кая танышканнар, ничә яшь, кайда эшли? Әни башта җаваптан качарга теләгән иде, теманы читкә борды, әйтергә теләмәде. Бераз вакыт узгач кына сер капчыгын чишәргә булды. Нигә әйтергә теләмәгәнен шул вакытта гына аңладым. 

Әнинең яңа дусты Айрат – үзеннән ун яшькә яшьрәк бер ир. Бер көнне әнигә кунакка килгәч күрдем мин аны. Дөресен әйтим, бик гаҗәпләндем. Ул ир әни янында бик яшь күренә иде. Үз-үзен тотуы, матур итеп сөйләшүе, итагатьле булуы белән әнине тәмам гашыйк иткән. Әнинең аңа караганда күзләре янып торуын сиздем. Ярый, минем эшем түгел дип уйладым, үзенә ошый икән, нишләп мин каршы булыйм. 

Шулай очраша торгач, әни ул иргә кыйммәтле бүләкләр алып бирә башлады. Калын муенса, брендлы кибетләрдән костюмнар, яхшы аяк киемнәре, телефон... Мин бердәнбер кызы булсам да, әнидән мондый бүләкләр сораганым да булмады. Ул үзе читенсенмиме соң, үзенең матди ягы ничегрәк дип сораган идем, аның хәзер проблемалы чоры, эше юк әлегә, дип кенә әйтте. Ярый, бу бүләкләрне дә йотып җибәрдем. Әле бу мин белгәннәре генә, мин күрмичә калган бүләкләре күпме булды икән?

Җәй көне әнинең Айратының туган көне буласы иде. Бервакыт әнинең кредит алып йөргәнен белдем. Нәрсәгә диегез? Теге иргә машина алырга җыена! Әни, нишлисең, син акыллы хатын бит, бу ир сиңа сәеррәк күренмиме дип аңлатырга тырышам. Минем тормышка кысылма, ди. Имеш, ул кредитны әни өстенә алалар да, тегесе үзе түли. Аның рәсми эше булмагач, машина алырлык кредит бирмиләр. Ә документларны шул кабахәт өстенә теркиләр! Әни минем белән аралашырга да теләми хәзер. Кунакка килик, дисәм, китермәскә сәбәп таба. Үзе дә безгә килеп, балалар белән кала иде элек. Шуның белән очраша башлаганнан бирле бер тапкыр да балаларны алып калганы юк. Ял итәргә ике тапкыр икесе барып кайттылар инде. Болай булса, әнине ыштансыз калдыра бу ир. «Әни, коеп куйган альфонс бу, синнән файдалана, аннары югалачак, бөтен чыгымнар, кредит үз өстеңә кала», – дип, күзен ачарга тырышам. Мин җитәкче кеше, нәрсәнең нәрсә икәнен беләм, өйрәтмә ди дә тора. Ул мине – кызын ишетерлек дәрәҗәдә түгел инде. Икенче дөнья, икенче кеше белән яши. 

Теге кабахәтне театрда икенче бер хатын белән күреп шаккаттым бер көнне. Кем диегез?! Әнием кебек олырак яшьтәге бер хатын. Җайлап кына култыклаган да, авызына керә-керә нидер сөйли. Беләм инде, сөйләргә, матур сүзләргә оста ул, чын тел остасы. Шул вакытта телефондагы камерага төшерергә башым җитте, үзе күрмәгәндә кыланмышларын яздырып алдым. Бетте моңа көн, әни иртәгә үк арт ягына тибә дип сөендем. 

Театрдагы күренештән соң икенче көнне үк әни янына киттем. Өйдә тоту мөмкин түгел аны, эшенә барып кердем. Әнинең йөзе балкып тора. Кызым, мин кияүгә чыгам, ди. Шул бәхетле мизгелендә күңелен ачып салды. «Тормышта эштән башка бер мәгънә дә калмаган иде, кызым, ярый әле тормышымда Айрат барлыкка килде. Әйе, әтиеңне мин бик яраттым. Ләкин Айрат белән үземне яңадан яшь итеп хис иттем, ул миңа тормышны башка яктан ачты, тормышымда башка төсләр барлыкка килде, мин бик бәхетле», – диде. Кулыма тоткан телефоннан теге видеоны әнигә ачып күрсәтергә кыймый калдым. Шушы мизгелдә мин аның күзен ачсам, әни гомере буе барысына да мин гаепле дип уйлап яшәр иде. 

Бәлки, ул үзе дә аңлыйдыр инде Айратның кем икәнен. Нәрсә дисәң дә, укымышлы, җитәкче хатын ул. Кешеләрне аера белә, аның кулы аша күпме хезмәткәр уза. Үзенә калгач, кеше аермый башлаган дип уйлау дөрес булмас иде. Мин хәзер нишләргә тиеш? Әнинең тормышына кысылырга тиешме мин бу очракта? Ул миннән озаграк яшәгән кеше, тәҗрибәсе дә минекеннән күбрәк. Мин аны өйрәтергә тиешле кеше түгелдер инде. Әллә бу минем эгоистлык микән? Алай дисәм, теге Айратын театрда үз күзләрем белән күрдем бит. Ул хатын аның әнисе булмагандыр бит инде дип уйлыйм хәзер... Икенче яктан, әнинең тормышын упкынга тәгәрәтүче ир булмасмы ул? Нигә шул вакытта әнинең күзен ачмадым икән дип үкенерлек булмасмы? 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар