Логотип
Күңелеңә җыйма

​Адашкан песи

Җылы эзләп, адашып, саташып йөргән вакыт­ларының ачысын ул үзе оныткандыр да инде. 
Кышның беренче бураннары минем күңел төбеннән гел бер хатирәне куптара: күз алдыма ахирә­темнең язмыш юлында ялгыз калып, адашып, каңгырып йөргән чаклары баса.    

Аклы-каралы ул көн хәтеремә уелып ук калган. Әйе, матур башланган иде ул: кышның беренче кары көзнең кара сукмакларын акка күмә, һавада энҗе булып җемелди, ниндидер тылсым вәгъдә итә иде кебек. Без кызым белән Васильево санаториенда ял итүче дусларыбыз янына кунакка килгән идек. Әлфия – минем бертуганымнан да якынрак дустым, баларыбыз бер бишектә үсте диярлек. Ахирәтем туган көнгә чакырулы икән, мине балалар белән куна калдырып, Казан­да узасы юбилейда тыныч күңел белән бәйрәм итеп кайтырга җыена. Кунакка барганчы, өенә кереп, өстен алыштырасы, әзерләгән бүләкләрен аласы бар әле үзенең. «Айдарга әйтмичә генә кайтып керәм әле, мин югында нишләп ятканын күрермен», дигән сүзләрен ишеткәч, әллә нинди шом биләде мине. «Күргәнең күңелеңә хуш килсә ярый ла. Бар нәрсәне белеп тору хатын-кызны бәхетле иткәне юк әле», – дип шаяртып та карадым, «Берәрсе белән «тотып» та алдың ди иреңне, шуннан нишлисеңне уйладыңмы соң, тормышыңны үзгәртергә әзерме син?» – дип, куркытып та алдым... Тик ахирәтем ниятеннән кайтмады, әллә нинди ашкыну белән, каударланып, язмыш буранына каршы ашыгып чыгып китте. 

Ахирәт йөрәге нидер сизенгәндер – беренче омтылышым Айдарга шылтыратып кисәтеп кую иде. Ник тыйдым мин шул мәлдә үземне?  Йолдызлар мәрхәмәтенә ник шулай ышанасы иттем? Яңа яуган ап-ак кардан батыр гына атлап киткән Әлфиямнең юлы ахыр чиктә ак бәхеткә китерәсен белдемме? Шул сорауга җавап эзләп йөдәгәнем, үкенгәнем дә, сөенгәнем дә күп булды. 

Әйе, тормышларының рәте беткән кебек иде инде: Әлфия гел канәгатьсез, Айдарыннан һаман саен зарлана: йә игътибар, йә наз, йә хөрмәт җитми аңа. Тегесе исә өйгә соңрак кайту, эшкә тизрәк таю ягын карый... Үзе дә эшкә чыгар иде – эше табылмый, ун елдан артык авыру баласын карап, бер көн стаж да җыя алмаган биолог Казан каласында кемгә зарур? Өйдә чәчәк үстереп ятасы гына кала. 
Ә дүрт стенага бикләнгән хатын-кызның тормыш даирәсе бик кысан, бар уй-борчуы баласы, ире тирә­сендә генә әйләнгән ханым әкрен­ләп ире өчен кызыксызга, ә шул сәбәпле – холыксызга әйләнә барды бугай шул. Вак-төяктән дә гауга чыга башлады, урынлы-урынсыз төртмәле сүзләрдән гаилә учагы әкренләп сүрелде, уртак түшәк суынды кебек. Тәрәзә төбендәге миләүшәләр саны гына артканнан-арта барды. 

Чибәр-уңган дустыма баштарак: «Ирең кояш түгел, аңа гына карап, таплар эзләп утырма, балаң инде аякка басты, үзеңә өйдән тыш шөгыль тап», – дисәм, аннары инде: «Бәхетсез булсаң, аерыл гына», – дигән чакларым да булгалады.  

Ул көнне дә, булса – булсын, дип, кулыма алган телефонымны читкә куйдым. Һәм булды да... Ахирәтем – дөресрәге, аның күләгәсе – икенче көнгә кайтты. Минем юраганым юш килгән, аның нияте тормышка тулысы белән ашкан икән – кергән дә, күргән дә. Күргәнен күтәрә алмыйча чыгып та киткән – кайтмаска дип инде. И, хатын-кыз! Хыянәткә инде әзер дә булгандыр ул, ә менә өендә үк очраткан көндәшенең үзеннән күпкә кайтыш икәнен ни акылы, ни күңеле кабул итә алмады. Шул хәл дустымның ачынуын тагын да ачылатты, гафу итүгә юл калдырмады бугай. Миндә «Бу – мәхәббәт хәсрәтеме, әллә кимсетелгән горурлык ярасы гынамы?» дигән шикләр дә тумый калмады. «Син аны түгел, үзеңне яратудан гаҗизләнәсең», «Вакытында киткән булсаң, бу хәлгә калмас идең», дигән сүзләр дә әйтелде. Дустымның кайгысы исә тирән һәм ихлас иде. Ак-караны күрмәде, хәтта үсмер кызының бу хәлләрне ничек кичергәнен дә абайламый калды бугай ул. Үз кайгысы­ның тоткыны иде Әлфия  – берничә айда фашист әсирлегендәге кеше кебек ябыкты. Коры сөяккә калган ахирәтемә «Яратсаң, кичер, ярат­масаң – оныт», «Әлләни зур бәхет югалтмадың, тормышыңның яңа, якты битен ачарга вакыт җиткән димәк», – дип тә карадым. Бу сүзлә­рем дә кайнар ярага төшкән кар булып эреп барды. Мөлдерәмә күз, мөлдерәмә күңел – яз яңгыр­лары түгелгәнче өметсез бу кышны чыгасы бар иде шул әле.   

Әйе, ул кыш бик озын булды. Моңарчы салкын канлырак тоелган дустым хатын-кыз бәхетсезлегенең бар фасылын да тирән итеп, йөрәк өзгеч итеп кичерде. Рәнҗү, нәфрәт, үкенү, сагыну, өметсезлек, тагын ярсу, тагын юксыну, көчсезлек, үксезлек... Кулына аерылышу турында кәгазь алган көнгәчә икеләнде, нидер өмет итте кебек ул. Башка хисләр янып көлгә әйләнә барса да, ялгызлык хисе көчәйгәннән-көчәйде генә. Эзләнеп, бәргәләнеп тагын бер кыш узды. 

Яшь сөяркәсе белән яшәп калган иренең яңа бәхетеннән көнләшеп, Әлфия үзенә пар эзләде, ләкин беркемне дә үз итә алмады. Кимсетелгән, ташланган хатын-кыз өчен үзен кемгәдер кадерле, һаман да сокландыргыч, илһамландыргыч икәнен тою – терелү, үз-үзенә яңадан ышану өчен зарур дәвадыр. Дустым исә каткан бәгырен эретер өчен бер тамчы җылыга, берничә назлы сүзгә тилмерде. Очрашып караган кешесе дә моны аңлады: «Сиңа миннән нибары игътибар гына кирәк. Мин сине җылытып, яраңны дәвалап җибәрергә генә тиеш».
 
Эзләгәнен тапкандырмы-юкмы, әмма... әкренләп гел башка нәрсә­ләргә ия булды ахирәтем. Үзлектән интерьер дизайнын өйрәнеп, эшкә урнаш­ты. «Йога» курсларына язылып, күңел тынычлыгына юл тапты. Көлдән калыккан Феникс кошы сыман, ахирәтем янәдән туды. Һәм җан әрнүе утында нечкәреп һәм чыныгып чыккан бу яңа ханым мин белгән Әлфиядән күпкә хислерәк, тирәнрәк, миһер­банлырак, асылрак иде. Тормышы­ның яңа битенә аяк басарга лаек, чын бәхетен очратырга әзер иде ул. 

Үзенә тиң парын, үзенә насыйп  ярын икенче язга тапты ул. «Йога» инструкторы өйрәткәнчә, «йөрәген­нән чыккан елмаю» белән дөньяны балкытып язгы урамнан атлаганда, аңа сокланмыйча үтеп китүче булмагандыр да. Дустымның яңа бәхете дә күпкә тулырак, матуррак булып чыкты. Икенче баласы туып, тагын өйдә утырырга мәҗбүр булса да, ул бүген бәхетле: ире өчен ул кадерле кеше, сокландыргыч шәхес, һәрчак ымсындыргыч ханым булып яши. Үзенең, гаилә бәхетенең кадерен белә ул. Беренче иреннән бәйрәм көнендә дә көтеп алалмаган чәчәк бәйләмнәре дә, безне көнләштереп, хәзер аның һәр көнен диярлек бизи. Шуңа микән, кырыгын тутырып килгән дустым хис кайнарлыгын да шушы ире кочагында гына тулысынча татый алды. «Ир рәхәтен дә белмичә гомерең узар иде менә, Айдарың белән ташлаш­масаң», – дип, узган-кичкәннәрдән көлеп тә куябыз кайчак. Олы кызы да ике әтинең икеләтә игътибарында иркәләнә, мәхәббәт яшәгән өйнең җылысында хозурлана.  

Бу гади тарихтан төрле нәтиҗә чыгарып булыр иде: бәхеткә юл урау дип тә, язмыштан узмыш юк дип тә. Мин исә «безне үтермәгән һәр нәрсә безне көчлерәк кенә итә» дигән гыйбарәне үстереп, безне сындырмаган һәр сынау безне рухи яктан тулыландыра, башка яссылыкка чыгара, үзебездә яңа сыйфатлар ачып, кирәкмәгәннәреннән арынырга булыша, алга таба адым ясарга этәрә, дияр идем. Бәхетсезлегең аша атлап чыгып, ул адымны вакытында ясарга гына кирәк кайчак.

Әлфия бүгенге бәхетен түзгәннә­ренең әҗере дип кабул итсә, мин – шуларның нәтиҗәсе дим. Хәзерге ярын элегрәк очратса, аның йөрәген яулый алыр иде микән ул? Һәр­хәлдә, элекке дустым шигырьне шыгырдан аермый иде. Ә ул салкын кышта ахирәтемнең йөрәк ярасыннан кинәт шигъри юллар да бәреп чыкты:  
Урын табып күңелеңдә,
Бераз җылыт, эрет кенә. 
Буранның ак эңгерендә 
Мин адашкан песи генә...


Яңа елга кергәндә һәр үксез җан, язмыш буранында өшегән һәрбер кадерсез «песи» үзенең ышыгын, җылы кояшын тапсын иде!

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар