Логотип
Милләттәш

Ярату хакына

– Таныдым! Таныдым! Беренче тапкыр күргән егетнең үзенә карап шулай сөенүенә Диләрә ул чакта, чынлап та, аптырап кала. Кемгәдер охшатты бугай...

 «Казан» милли мәдәният үзәгендә (хәер, ул чакта «мемориал» дип кенә йөртә идек әле) урнашкан «Ватан» җәмгыятенә Диләрәнең җәен бергә эшләгән дус кызлары янына сугылуы була ул. Өстен салып, түргә узуга, аны бүлмәдәге кунаклар белән таныштыралар: «Шөһрәт белән Азат – Австралиядән килделәр...» Шул вакыт егетләрнең берсе, кош тоткандай сөенеп, балкып, үз итеп: «Таныдым...» – дип әйтә дә инде аңа. 

Шактый якыннан аралаша башлагач кына Шөһрәт ул көнне нигә болай диюен сөйләде... Мин ул җәйне «Ватан» җәмгыятендә азрак эшләп, чит илдән килгән кунак-ларны каршыларга булышып йөргән идем. 1990 ел бу. Казанда беренче тапкыр «Татар яшьләре көннәре» узган чак. «Идел» лагерена Төркия­дән Рушан Бичури исемле татар кызы да килде. Чит илдә яшәсә дә, безнең кебек татарча (бездән яхшырак та әле!) сөйләшкән яшьтәше­безне беренче күрүебез... Мин Рушанны Мәскәүдән үк барып каршы алдым. Сүз уңаеннан әйтеп китим әле – Рушан белән әле дә аралашабыз, ул хәзер Сингапурда яши, ире белән Ялкын исемле ул үсте-рәләр. Әле Татарстанга кайтышлый яңа очраштык, бик озак үткәннәрне искә төшереп утырдык. «Татар яшьләре көннәре»н ул һаман да сагына... 

Шул ук җәйне Казанга Австралиядән Рамил абый Садри әти-әнисен – Ләйлә апа белән Сәгыйть бабайны алып килгән иде. Ерактан килгән кадерле бу кунакларны каршы алучы, аларга шәһәр күрсәтеп, һәркайда озатып йөрүче дә «Ватан» җәмгыяте булды. Рамил абый, кая гына барсак та, гел фотога төшерде. Фото­рәсем­нәрнең берсенә ике дус кызым белән мин дә эләккәнмен... Алар сәфәрдән кайткач, Татарстанга барулары турында сөйләгәннәрен тыңларга бөтен туган-тумача җыелган.

Шөһрәт тә шулар арасында булган. (Ра­мил Садри – аның әнисенең сеңлесенең ире.) Чәй өстәле янында, әлбәттә, Казанда төшерелгән фоторәсемнәрне дә караганнар. «Мин сине рәсемдә күрүгә ошаттым, – дип сөйләде миңа Шөһрәт. – Монда киләсемне белә идем инде, «Казанга баргач, бу кызны барыбер табам! Барыбер танышам!» – дип уйладым. Һәм фоторәсемне... җизнидән урлап кайттым. Менә ул, минем белән... Ә теге көнне, кышкы киемнән – туннан, төлке бүректән мин башта сине танымадым, аннары гына каршымда кем басып торганын аңлап алдым». Аннан – беренче очрашу. Горь­кий исемендәге ял паркына икәү чаңгыда йөрергә чыгалар. Карны Казанга килгәч кенә күргән Шөһрәтнең чаңгыга да беренче басуы була әле ул. Кыз аны гел үрти, ашыктыра, ә тегесе егыла да егыла... Шуа-шуа аргач, парк эчендәге «Лето» кафесына кереп кайнар чәй эчәләр... 

Санаулы көннәр тиз уза.

Өч айга Казанга укырга килгән Шөһрәтлә­рнең китәр вакытлары да җитә. (Мөшәррәф, Шөһрәт һәм Азат ул елны Австралиядән килеп Казан дәүләт университетында, Флера Сафиулли­нада татар теле дәресләре алдылар. – Г. С.) Китәр алдыннан егет кызны ресторанга чакыра. «Син миңа кияүгә чыгарга, гомергә минеке булырга ризамы?» – дигән сүзне Шөһрәт Диләрәсенә шунда – «Казан» ресторанында әйтә. Һәм шунда ук дәү әнисе биреп җибәр­гән көмеш йөзекне: «Вәгъдә бүләге», – дип кызның бармагына кигезә. 

– «Сине тапканчы, мин монда инде кызлар белән танышкалаган идем, – диде миңа Шөһрәт. – Алар барысы да диярлек гел бер сорауларны бирделәр: өең ничә катлы, ничә бүлмәле, ә машиналарың ничәү, диделәр. Ә синең белән без гел бөтенләй башка нәрсәләр хакында сөйләштек. Кайда укуым, нинди фәннәр өйрәнүем, киләчәктә кем булып эшләргә теләвем, гаиләм, энем, туганнарым кызыксындырды сине». 

Шөһрәтнең ачык күңелле, мәрхәмәтле, иманлы булуын күреп яратырга өлгергән идем инде. Башкаларга ох­шамаган иде ул... Әмма аның: «Без бергә булырга тиеш», – дигән сүзеннән югалып калдым... Гел көтмә­гәндә булды ул. Һәм шундый тиз тоелды. Мин башта аның чынлап әйтүенә ышан­мадым да. Ул чакта чит илгә кияүгә чыгулар юк иде әле бездә. Аннан миңа Австра­лия шундый ерак булып тоелды... «Бер-беребезне күбрәк белик әле», – дия генә алдым... Ахырда шулай килештек.

Шөһрәтнең беренче хаты җирнең икенче ягыннан бер ай дигәндә генә килеп ирешә. «Кайчан очрашырбыз?», «кайчан киләсең?» дигән сораулардан гына торган сагыну сүзләре генә тезелгән хат була ул... Диләрәнең көннәре почта әрҗәсен караудан башлана, шуның белән төгәлләнә: бер хат белән икенчесе арасында Шөһрәттән шигырь юллары язылган әллә ничә открытка килергә өлгерә. Наилә апа белән Гомәр абый башта моңа игътибар итмиләр: «Илдә булмаганны...» Шөһрәттән чакыру килеп төшкәч кенә күңел­ләренә уй керә. Әмма бәхеттән балкыган кызларына әти белән әни: «юк» дияргә җөрьәт итми. 
– 1991 елның декабре.

Тунымны салып әтиләргә тоттырдым да Мәскәү аэропортында очкычка күтәрелдем. Мәктәптә алман телен өйрәндем, шактый әйбәт сөйләшә идем инде. Ә Шөһрәт белән танышкач, инглиз теле курсларына язылдым. Бер ел эчен­дә әллә ни уңышка ирешергә өлгермәсәм дә, юлга чыгып китәргә генә җитәрлек белемем бар иде. Әни: «Кызым, без сиңа ышанабыз. Акылсыз адымнар ясамас­сың», – дип калды. «Нинди кешеләр, нинди гаилә, эш таба алырсыңмы – бөтенесен уйла», – диде.  Мәскәүдә урамда 35 градус салкын озатып калган иде, ә Аделаидага 37 градус эсселеккә барып төштем. Мине аэропорттан каршыларга Шөһрәтнең әти-әнисе, өч энесе дә килгәннәр иде. Чәчәкләр күтәргәннәр! 
 «Читтән килеп, безгә беркем, бернәрсә эшләми, бөтен ышаныч — үзебездә», — диләр алар. 

Мәхәббәт тә язмыштыр. Күрергә генә дип барган җирдән Диләрә Австралиядә бөтенләйгә кала – хисләр сагынулар белән сыналган бит инде. Ике айдан ул Казанга: «Без туйга әзерләнәбез!» – дип шалтырата. Әниләрнең күңеле нечкә, кызының: «Калам!» – диюен ишетүгә Наилә апа елый башлый. (Беренче елларда әниле-кызлы гел шулай – шалтыратканда, чыбык­ның икесе ике башында, сөйләшә дә алмыйча бер-берсенең елаганын гына тыңлап үткәрәләр алар.) 
 
Мине Шөһрәтнең туганнары, нәселендәге татулык, бердәмлек, дуслык шаккаттырды. 

Диләрә белән Шөһрәт: «Безгә зур туй кирәкми», – дисәләр дә (Шөһрәтнең студент чагы гына бит әле), Фатыйма әбисе каршы төшә: «Беренче оныгым! Беренче туй! Бөтен мәхәлләне чакырабыз!» Зур зал алып, туганнар, үзара сөйләшеп, «кем нәрсә пешерә» дип бүлешеп үткәрәләр туйны. Табын артына бөтен туган-тумача, аларның бала-чагалары җыела. Шөһрәтнең мәктәптә бергә укыган сабакташлары, университеттагы дуслары. Татарлар, үзбәкләр, уйгырлар... Нишләтәсең, аралар ерак, өч йөз кунак арасында кәләш ягыннан гына табында яшьләрне котлап сүз әйтүче булмый. «Мин ул хакта уйламаска тырыштым», – ди Диләрә. Туй уза да китә, аннан тормыш башлана. 



Яңа килгән эмигрантларга Австралия хөкүмәте 500–600 сәгать бушлай инглиз теле өйрәнү мөмкинлеге бирә – Диләрә шул курсларга языла. 
– Мәктәпне – алтын медальгә, Казан авиация институтын кызыл дипломга тәмамладым, эшсез калмам дип уйладым. Дипломны тәрҗемә иттердем, аны кабул иттеләр, әмма эш табу бөтенләй икенче мәсьәлә шул... Ул вакытта әле Австралиядә дә эшсезлек югары иде. Инженер булып урнаша алмыйм икән, тагын бер югары белем ала торыйм дип, университетка кердем – бизнес-менеджментка. Инде аерым яши башлаган идек. Шөһрәт укыды да, эшләде дә. Мин дә кафега урнаштым – икәүләп тырышмасаң булмый бит.

Аделаидада халык күбрәк үз йорты белән яши. Кызыбыз Руфия тугач, без дә беренче взнос – депозит җыеп, өй сатып алдык. Аннан әти белән әнине үзебезгә чакырдык. Башта: «Юк, юк, кая, ничек барыйк, ерак», – диделәр, соңрак ризалаштылар. Беренче оныклары бит! Алар килгәндә Руфиягә алты ай иде. Әти белән әни бездә бер ел торды, миңа ныклап аякка басарга, чит җирдә үз-үземне табарга ярдәм иттеләр, аларга моның өчен бик рәхмәтлемен. Чит илдә белем алган инженерларга Австралиядә эш табу: ничек резюме язарга, ничек ин-тервью үтәргә, сорауларга дөрес җавап бирергә – кыскасы, үзеңне сатарга өйрәтүче махсус курсларга укырга кергән идем. Баламны әти белән әни карап торды. Курсларны тәмамлаганнан соң, мин беренче эшемне таптым... Инде менә 18 ел әйләнә-тирә мохитне саклау буенча инженер-консультант булып эшлим, дүртенче компанияне алыштырдым – югарырак баскычларга күчә барам. Шөһрәт тә, укуын тәмамлап, зур телекоммуникацион компаниягә эшкә керде. Хәзер инде үзенең бизнесы да бар. Тормышыбыз шулай әкрен­ләп җайланды... 

Диләрәнең ике баласын да – Руфияне дә, Даниялны да кайнанасы Зәкия ханым үстерешә. Әбиләре инглизчә белми, шуңа күрә кызлары да, уллары да мәктәпкә барганчы татарча гына сөйләшәләр. Мәк­тәп бусагасын атлап узуга туган телне саклау өчен, үзләре әйткәнчә, «бетмәс-төкәнмәс көрәш» башлана... Кызы тууга, күңеленә: «Балам татар булып үсәрме?» – дигән уй кергән Диләрә шуңа да җәмгыять эшендә ешрак катнаша башлый. Шөһрәт тә 2004 елны Зыя Маски урынына үзен Аделаидадагы татар-башкорт ассоциациясенең президенты итеп тәкъдим иткәч каршы килми. Кемнең йөрәге яна – шул тотына... 

Аделаидадагы якшәмбе мәктәбенә Ләйлә һәм Рөстәм Садрилар 1985 елда ук нигез салалар. Укы­тучылар гел алышынып тора: Сөенгөл Чанышева, Айшә Маски, Мө­шәррәф Вәли, Суфия Вәли... Диләрә дә шактый еллар укыта бу мәктәптә. Туган телдән тыш, Австралиядә туып-үскән балаларга татар җыр-биюләрен өйрәтеп, аларны Аделаида шәһәренең төрле сәхнәләренә чыгару, калада узган халыкара фестивальләрдә катнаштыру – болар барысы да шушы укытучыларның бурычы. Хәер, бөтен эшне җәмгыять белән бергәләп сөйләшеп, киңәшләшеп алып баралар алар: Сабантуймы, гает бәйрәмнә­реме, башка чаралармы... Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Австралия­дәге татар диаспорасы белән очрашыр алдыннан да, теләк-үтенечләрен әйтеп, бергәләп хат язалар. Татарстаннан аларга имам килүе – шуның нәтиҗәсе. 



Сабантуйлар Аделаидада 

1997 елдан башлап үтә. «Бөтен халыкны, башка милләттәге дусларыбызны чакырабыз. Соңгы Сабантуйларга рус эмигрантлары күп килә. «Татарстан, Президенты-гыз сезгә ничек ярдәм итә, ел саен җырчылар җибәрә», – дип шаккаталар», – ди Диләрә. 

Ике ел элек Татарстаннан «Сәләт» яшьләре Австра­лия­гә барып, андагы яшьтәшләре белән аралашып кайттылар. Диләрә Вәли белән «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләймановның уртак идеясе!
– Минекеләр, ярый, ел да бер кайтып килә, ә бит Татарстанга, Казанга әле бер тапкыр да аяк басмаучылар бар, алар менә: «Дөньяда татарлар тагын бар икән!» – дип калды. Кычкырып әйтмәсәләр дә, яшьләр кайчак: «Бездән – йөз татардан кала кемгә кирәк ул татар теле?» – дип уйлый. Күзләреннән күренә... Бу очрашу, аралашудан соң Казан белән кызыксыну артты. Узган ел Уни­вер­сиада барган көннәрдә «Сә­ләт» чакыруы буенча Австралиядән 20 егет һәм кыз Казанга килде. Инде аннан соң да кемдер Казанга бер-ике тапкыр кайтырга өлгерде...

Яңа гаиләләр оешырмы, әйтә алмыйм. Без – юл гына күрсәтү­челәр... Читтән киленнәребез исә бар инде: Гөлфия – Алматыдан; Гүзәл, Айсылу – Казаннан; Эльмира – Мурманскидан... Шөһрәт­нең бер энесе Хабаровскидан килгән рус кызына өйләнде. Кайнанам бик борчылган иде, Лена исә исламга күчте, Ләйлә ул хәзер. Намаз укый. Татарчаны өйрәнә. Ике балалары бар – Кәрим белән Җәннәт. 

«Ничек инде һаман бер җиргә барасың?» – дип хезмәттәшләре сәерсенсә дә, Диләрә ел саен Казанга кайта. («Үзләре дә күбесе эмигрантлар, әмма, әйтик, Англия­дән килүчеләр әти-әниләре белән ел саен күрешергә ашкынып тормый».) Кышын кайтырга туры килгәндә, ике баласын да Казанның 2 нче гимназиясенә укырга йөрткән чаклары булды: «Туган телне сеңдерсен­нәр...» Җәен кунакка килсәләр, Руфия белән Даниял «Сәләт» сәлкешләренә әйләнә. Руфия быел менә татар теле буенча Казанда узган халыкара олимпиадада икенче урынны алып китте. Зур җиңү иде бу! Кызларының гына түгел, Диләрәнең дә, Шөһрәтнең дә җиңүе!

...Еллар узган саен, сагынулар башка төсмер ала. Казан – туган җир, ә өй, гаилә, балалар – анда, дөньяның бишенче кыйтгасында. Ә аларны очраштырган, табыштырган, кавыштырган теге фоторәсем иң кадерле истә­лек булып бүген дә гаилә архивында саклана. «Дәү әтиегез дәү әниегезне менә бу рәсемдә күреп гашыйк булган. Мәхәббәткә ике арада диңгез түгел, океаннар яту да киртә була алмый...» – балалар киләчәктә оныкларга шулай сөйләр. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар