Мадам Садовинова

Санкт-Петербургтан килгән бер студентым бар иде. Александр Иванов. «Дусларым арасында татарлар шактый», – дип дәрестә еш әйтә иде ул. Кайткач, әлбәттә, дусларына татарча дәшкән. «Ничек, Парижга барып татарча өйрәнеп кайттыңмы?!» – дип барысы да шаккатты», – дип язды ул миңа соңыннан.
...Француз теленә ул кечкенәдән гашыйк. Ни өчен, дип сорасаң, җавап та бирә алмас иде, мөгаен. Мәктәп елларында өстәлендә гел француз язучылары – Виктор Гюго, Стендаль, Оноре де Бальзак, Жорж Санд әсәрләре була. Ә хыялында – Эйфель манарасы, Елисей кырлары, Монмартр, Лувр... Калмык егете белән татар кызыннан туган Ләйләнең күңеле Европаның үзәге булган Франциягә, Парижга нигә тартылуының сәбәбен аңлап та, аңлатып та булмый. Гап-гади Казан кызы ул. Сыйныфташларыннан әтисе калмык булуы белән генә аерылып торган дисәм... Анысын да бик якын дус кызлары гына белгән. Лиджа ага Садовинов Татарстанга сугыш елларында килеп эләгә. Татар кызы Гөлҗиһан белән алар госпитальдә таныша. Гәүдәсенең сул ягында исәпсез ярчык йөрткән ирне инде фронтка кире җибәрмиләр. Ул Казанда яшәп кала. Ике улын һәм бер кызын да татар дип яздыра. Әтисе гражданнар сугышында үлгән, әнисен иртә югалткан ятим егетнең Калмыкиядә беркеме дә булмый. «Калмыкча белмәгәч, шул туфракта үсмәгәч, ничек калмык була аласыз?» – ди ул.
Мәктәпне алтын медальгә тәмамлый Ләйлә. Укырга кая керәсе күптән билгеле – Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр бүлеге. Яратып укый! V курска җиткәч, аны француз теле буенча Бөтенроссия конкурсында катнашырга җибәрәләр. Беренче урынны алып кайта! Илле алты уку йорты арасында!
Аннан... аннан соңгы егерме биш ел бертөслерәк үтә дисәң дә була. Кафедрада студентларга француз теле укыта. Өлкән укытучы вазыйфасына күтәрелә. «Аяк-кулым бәйләүле иде. Әни авырый... Башта әтине югалттык, аннан абыйны. Әнинең бу кадәр хәсрәткә йөрәге түзмәде. Аны ялгыз калдырмас өчен күп вакыт яртышар көн генә эшләргә мәҗбүр идем», – ди ул. 1985 елны институт аны Франциянең Ла-Рошель шәһәренә, рус теле буенча ассистент итеп җибәрә. Әмма ул ике ел бик тиз уза һәм барысы да кабат элеккеге эзгә төшә...
Туксанынчы еллар. Хезмәт хакы аз, тормыш авыр. «Транс-Тур» агентлыгы җәйге ял вакытында тәрҗемәче итеп эшләп алырга чакыргач, шуңа да бик теләп ризалаша Ләйлә. Бер ай булса да башка дөньяда яшәп алу бит ул! Кинәнгәнче французча сөйләшү, аралашу дигән сүз. Круизга чыккан француз туристларына «мадам Ләйлә» Мәскәүне дә, Санкт-Петербургны да яраттыра.
Ә кичен теплоходта чит ил кунакларына кичә оештыралар. Ул шигырьләр укый. Кичә тәмамлангач, Ләйлә янына бер ир кеше килә. «Гафу итегез, сез укыган бу матур шигырьләрнең кемнеке икәнен танымадым», – ди.
«Юк, танымаган өчен кыенсынмагыз, авторы француз түгел, мин аларны үзем яздым», – ди ул. «Булмас?!» – ди яңа танышы гаҗәпләнеп.
Француз журналистлары профсоюзы органы булган «Рэвю Эндепандант» («Revue Independante») журналның президенты, элеккеге редакторы белән алар шулай очраклы гына танышалар.
– Шигырьләрегезне безгә туплап җибәрегез әле!
Ләйләнең: «Мин бит үзем өчен генә язам...» – диюен ул ишетергә дә теләми. «Тыңлаучыга күбрәк күренә!» – дип, аны шунда ук туктата. Җибәрә шигырьләрен Ләйлә, бастырып чыгаралар. Казанның меңьеллыгы якынлашкан көннәрдә Париждан аны тагын эзләп табалар. «Сез яшәгән каланың зур бәйрәме турында ишеттек. Языгыз әле безгә, француз журналистлары да Казан шәһәре турында белсен», – диләр. Яза, билгеле. Бер ел да узмый, Франциядән янә шалтырату: «Без сезне егерменче гасыр француз хатын-кыз шагыйрәләре антологиясенә кертмәкче булабыз. Өч шигырь һәм үзегез хакында мәгълүмат җибәрегез безгә». «Маргарит Юрсенар, Натали Саррот кебек шагыйрәләр белән беррәттәнме?» – дип аптырап кала ул. «Сезнең иҗатыгыз – татар кызының француз телендә язуы безгә шулай ук кызык», – диләр аңа. (Л. Садовинованың шигырьләре антологиянең дүртенче томына урнаштырылган.)
Шигырьләре салган юлдан кабат Франциягә барып чыгулар инде күпкә җиңелрәк була. 2006 елда Ләйлә ханымга Парижның Шәрык телләре һәм цивилизацияләре милли институтында – INALGOда эш тәкъдим итәләр. Дөньяның туксан алты теле өйрәтелә бу уку йортында. Һәм шул исәптән, татар теле дә!
– Сәгатьләребез күп түгел, билгеле: атнага ике сәгать тел, бер сәгать цивилизация өйрәнәбез. Кечкенә генә сюжетлар алабыз: гаиләм, эш көнем, шәһәрем... Татарстан тарихы, татар әдәбияты белән танышабыз. Беренче чиратта, Габдулла Тукай белән инде, әлбәттә. Аның «Туган тел» шигырен өйрәнәбез. (Мин аны французчага да тәрҗемә иттем, институт газетасында бастырдылар.) Бик талантлы бер студентым бар. Арно – филолог, ул хәзер Париждагы бер нәшриятта эшләячәк. Тукайны оригиналдан тәрҗемә итәргә тели! Сүзлекләр ярдәмендә бу эшне башкарып чыгармын, дип өметләнә. «Кулымнан килгән кадәр булышырмын. Тукайны тәрҗемә итү җиңел түгел, җаваплылыгы да бик зур», – дим аңа. Шагыйрьнең шигырьләре дә, шәхесе дә бик ошады, кызыклы тоелды Арнога. Институт газетасына студентлар өчен Тукай турында махсус язма да әзерләде.
Үзе француз, әмма рус тамырлары да бар. «Татарча сүзләрең бик дөрес килеп чыга, татар тамырларың да юкмы икән синең?» – дип көләм. Рус департаменты оештырган бер кичәдә Тукай шигырен татарча сөйләгән иде. Укытучылар (ә алар бит барысы да филологлар, лингвистлар): «Сүзләрне ничек оригиналга якын итеп әйтте?! Без хәтта телне, аның матурлыгын, байлыгын тойдык», – диде-ләр. Французларга татар теле чагыштырмача җиңел тоела. «Ң», «Ү», «Ө»гә охшаган авазлар аларда да бар.
Студентларым минем дәрескә Казан, Татарстан турында бөтенләй белмичә, ишетмичә керә дип әйтә алмыйм. Аңарчы алар тарих укыйлар, беркадәр танышалар. Әмма татар телен Казаннан килгән татар кешесе укыту алар өчен бик зур роль уйный. Дәресне һәрвакыт татарча башлыйм: «Исәнмесез? Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?» – дим. Шәкертләрем арасында кайсы гына милләт баласы юк?! Тугыз ел эчендә күпме студент узды инде кул астыннан, бүген алар кайларда гына эшләмиләр?! «Кайда гына яшәсәгез дә, татарча өч-дүрт җөмләне сез һәрвакыт хәтерләргә тиешсез, – дим мин аларга. – Исәнмесез?! Хәерле көн (иртә, кич)! Эшләрегез ничек? Минем исемем... Мин Парижда яшим». Мин беләм, кирәге чыкса, алар телне ныклабрак та өйрәнә алалар, чөнки нигез инде бар.
Мадам Садовинованы да, ул бик яратып өйрәткән татар телен дә элеккеге студентлары онытмый. Хатлар язып торалар һәм алар һәрвакыт татарча башлана.
Әле менә тагын бер хат килгән: «Исәнмесез! Мин Варшавада яшим...» – дип башлана ул.
Ә Милена исемле бер студентыннан Ләйлә ханымга... Илһам Шакиров җырлары язылган диск килеп төшкән! Кайлардан тапкан?! «Бик сәләтле кыз. Венгр телен өйрәнә», – ди ул аның хакында.
Ләйлә ханым башта татар һәм рус телләрен генә укыткан. Аннан институт җитәкчелеге: «Студентлар: «Мадам Садовинова француз телен дә французларның үзләреннән яхшырак белә, дип әйтә», – дип, аңа француз теле дәресләрен дә биргәннәр. Исеме антологиягә кергән булуы да үз ролен уйнамый калмаган.
– Яшьләр белән эшләү шулкадәр ошый миңа! – ди ул. – Алар янында үзем дә яшәрәм. Яшермим, студентлар белән уртак тел таба беләм, яраталар алар мине. Тел генә өйрәтмим бит мин аларга. Игелек, яхшылык, бер-береңә ихтирам, хөрмәт кебек тормыш кыйммәтләрен дә күңелләренә салырга телим. «Татарстанда әллә никадәр милләт бар, бер-беребезне аңлап, дус-тату яшибез», – дим. Франциядә соңгы вакытта бер дә тыныч түгел... Бу уңайдан, сорау арты сорау яудырып кына торалар алар. Милли мәсьәлә ничек хәл ителә, диләр. Татар теленең бездә дәүләт теле булуын, аны мәктәпләрдә укытылуын белеп бик гаҗәпләнәләр. Гадәттә, Россия булгач, анда бөтен җирдә дә русча гына сөйләшәләр дип күз алдына китергән булалар. Тарих та кызыксындыра аларны. «Кырым татарлары белән Казан татарлары бер үк милләтме?» – дип еш сорыйлар. Мондый сөйләшүләр күп вакыт чәй өстәле янында бара. Халкыбызның аш-сулары белән дә таныштырам аларны: өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый... Чәкчәкнең нәрсә икәнен, тәмен студентларым да, хезмәттәшләрем дә белә – авыз иттерергә тырышам. (Хәер, ничек белмәсеннәр, чәкчәк турында институт газетасында махсус мәкалә дөнья күрә! – Г. Х.) Мин укыткан институт бик күп илләр белән студентлар алмаша. Һәр студенттан үз иле, үз туган теле турында сөйләтәм – шул вакытта без бер-беребез хакында күбрәк беләбез.
...Париж–Казан арасын елга ике тапкыр урый Ләйлә ханым. Кайткан саен китап җыя: альбомнар, сүзлекләр, дәреслекләр... Татарстан тарихы, Казан күренешләре... «Мин үземне Франция белән Татарстан арасында элемтәләр урнаштыручы, күпер салучы илче кебек итеп тә тоям», – ди ул. Ике ил арасында гынамы икән?! Ләйлә Садовинова укыткан институтка студентларның җир шарының бөтен почмакларыннан да җыелуын мин инде алдарак әйткән идем...
«Сөембикә», № 9, 2015 ел.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.