Логотип
Милләттәш

Ерактагы туганнарыбыз

Китә казлар Донбасска, / Мин дә уйлап торам әле / Шул казлардан калмаска». Шахталарда күмер казучы татар егетләренең моң авазы җырларга күчеп безнең көннәргә дә килеп ирешкән. Уйлап карасаң, Донбасс, Кузбасс кебек бездән ерак җирләрне зурлаган халык җырлары «Сандугачым-былбылым», «Агыйделкәй» дип башланган көйләрдән калышмый да инде әллә? Шундый еллар булган – әзмәвердәй ир-егетләр авылы-авылы белән күмер чабарга – шахталарга киткән. Туган якка кайсы кайткан, әмма күбесе – украин кызларына өйләнепме, бүтән сәбәп беләнме шунда тамыр җибәреп, төпләнеп калган. Ә менә сагыну сагышы, еллар аша моң булып йөзә дә йөзә.

Украина күге бүген тыныч түгел. Анда сугыш. Бәрелешләр турындагы хәбәрләр күңелләргә шом сала. Җилнең кайсы яктан искәне билгеле югыйсә – океан арты сугыш чукмарлары акча капчык-ларын оста гына өстереп тора. Ә гади халык иза чигә. Безнекеләр үзебезнекеләр белән алыша. Ахыры хәерле була күрсен дигән теләккә, анда яшәүче күпсанлы милләттәшләребез язмышы өчен борчылу хисе дә өстәлә.

Таралган шул безнең халык, чәчелгән. Әмма кайда гына яшәсә, эшнең кайсысына гына тотынса да хезмәтеннән тәм табып, йөрәк җылысын, дәрт-дәрманын биреп, җиң сызганып, эшләп яшәгән.

Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы барган көннәрдә Киевтагы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе Римма Гыйззәтуллина редакциябездә булган иде. Украинада яшәүче татар хатын-кызлары хакында ул бәян иткән хикәятнең башын журналыбызның алдагы санында укучыларга тәкъдим иткән идек. Халкыбыз горурланырлык исемнәр онытылмасын иде.



Мансура

Мөхетдин кызы Мансура Галиева – Арча районы Сеҗе авылы кызы. Җиденче сыйныфны тәмамлауга район газетасы «Колхозчы» редакциясендә эшли башлый. Мәскәүдә чыгучы «Коммунист» газетасына да хәбәрләр җибәргәләп тора. Әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып ул елларда анда Муса Җәлил эшли, Мәскәүдә яшәсә дә, еш кына Казанга кайтып йөри. Шагыйрьнең «Алтынчәч» либреттосын иҗат иткән чагы була бу. Бер кайтуында Арчага да сугылып чыгасы итә. Мәкаләләре аша таныш Мансура Галиева атлы хәбәрчене күрәсе килә икән. Ябык, чандыр, өс-башы ярлы, кыюсыз, тыйнак кыз шагыйрь каршысына килеп басуга ул ирексез­дән елмаеп куя: чарланган каләмле журналист күрергә теләгән идеңме? Менә ул! Көзге чебеш! «Язмаларың белән танышып барам. Кыюрак булырга, белем алырга, укырга кирәк сиңа, сеңлем», – ди Муса кызның күңелен күтәрергә теләп.

Язмыш Мансураны «Яшь ленинчы» газетасында эш­лә­гәндә яңадан шагыйрь белән очраштыра. Онытма­ган, кызның киләчәген кайгыртып йөри икән Муса абыйсы. «Мәскәүдә Всесоюзный институт журналистики дигән уку йорты бар. Шунда кереп укырга кирәк сиңа», – ди. Ачлы-туклы яшәгән авыл кызы Мәскәү турында хыялланырга да базмаган заман бит әле бу.

«Керә алмам дип кайгырма, үзем ярдәм итәрмен.

Анда синең иҗади стипендияң дә шактый гына булачак әле», – дип, күңелгә өмет орлыклары сала.

Мансура ничек оныта алсын ул чакны? «Бардым. Әзерлекне тикшерә торган беренче язма эшемдә үк (урысча бит!) унҗиде хата таптылар».

Елап шешенеп беткән кыз барысын ташлап инде кайтып китәргә дип торганда, коридорда Муса Җәлил күренә. Оятыннан качып та калыр иде дә, өлгерми кала. Муса абыйсы күңелен тынычландырырдай сүзләр таба белә: «Рус телен махсус курсларда укыталар, өйрәнерсең», – ди. Ышандырырлык итеп әйтә. «Чаялыгым аркасында гына кереп укый башладым», – дисә дә, Муса абыйсының ярдәмен һәрдаим тоеп торуын һич тә онытмый ул. Хәер, үзе дә сыната торганнардан түгел икән Арча кызы. Институтны кызыл диплом белән тәмамлый. Татар хатын-кызларыннан беренче махсус югары белемле журналист Мансура Галиева гомерен зур, җаваплы эшкә багышлый.

1941 елда, ирен фронтка озатканнан соң, Мансура Кыргызстанда – газетада эшли башлый. Генерал-майор Панфилов дивизиясе оешкан чорлар була бу. Рус телендә фронттагы панфиловчылар өчен күп тиражлы газета чыга. Ә Урта Азиядән җыелган солдатлар русчаны начар белә. Алар өчен туган телләренә якын газета кирәк. Фронттан килгән солдат хатлары да Мансура кулына керә. Һәр хатны игътибар белән укый, җаваплар язып сала. Сугышчыларга көч бирүче, рухландыручы да була ул авыр елларда Мансура.

 

«Изгелек» клубында очрашулар, җыр-моң кичәләре күпме күңелләрне җылыткандыр...

 

Нәни кызы белән редакциядә куна-төнә эшли ул. Сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен Кыргызстан Югары Советы аны Мактау кәгазе белән бүләкли. (Еллар үткәч, бу рәсми документ аңа персональ пенсия билгеләү өчен ярап куя.) Сугыштан соң алар гаиләсе Украинага килеп төпләнә. Тарас Шевченко исемендәге Киев Дәүләт университетында журналистлар әзерләү белән шөгыльләнә Мансура Мөхетдиновна. Украин телен камил белә. Әмма туган теле аңа барысыннан да кадерле, якын икәнен милләттәшләр җыел-ган кичәләрдә рухланып сөйләргә ярата. Ә герой-шагыйрь хакында истәлекләрен тыңларга татарлар гынамы, руслар, украиннар да бик теләп йөри. Киевта Муса Җәлил исемен­дәге урам бар. (Сүз уңаеннан, Җәлилнең никахлы хатыны, яшьтән үк шигырь җене кагылган Зәкия Садыйкова Донбасста туып-үсә. Шигырьләрен Муса Җәлилгә җибәреп тора. Казанга килгәч, Муса аның кулын сорый, никах укытып, алар бергә яши башлыйлар. Кызлары Люция туа. Ә шагыйрьне Мәскәүгә эшкә чакыралар. Фатир яклары җайланганчы Зәкия Казаннан кузгалмаска карар кыла. Әмма Әминә атлы кыз белән мәхәббәт романы куеруы хакындагы хәбәр тормышларын җимерә. Дөрес, Муса кызын ташламый, бүләкләр җибәреп тора. Зәкиядән Люцияне үзенә бирүен үтенеп сорый. «Мусада гына түгел иде гаеп», – дия торган була Зәкия ханым. Люция Җәлилова гомеренең ахыргы елларын кызы Лилиан тәрбиясендә яши. Лилиан әтисе – грузин рәссамы Гурам Наврозашвили фамилиясен ала. Ул – актриса. Муса Җәлил оныгы белән әңгәмәбез «Сөембикә» журналында 2012 елның 10 нчы санында басылган иде.)

Мансура Галиева татар тарихы белән ныклап шөгыльләнә. Аның элгәрләребез язмышын чагылдырган олы хезмәте – «Борынгы бабаларыбыз эзеннән» (Киев татарлары хакында репортаж) китабының әлегә тик бер нөсхәсе – сигнал саны гына басылган килеш. Ул һаман үз нәширен көтә.

Тукай, Җәлил, гомумән, татар сәнгатькәрләре иҗаты-на багышланган кичәләрнең Киевта да халыкны күпләп җыюы очраклы хәл түгел. «Шүрәле» балетының «атасы» Фәрит Яруллинның кызы Наилә дә очрашу-кичәләренең көтелгән, тансык кунагы. Әтисе кебек тыйнак ул – музыкага, сәнгатькә, талантлы композитор Фәрит Яруллин иҗатына гашыйк җан.

 

Йорт-нигезгә салган ташлар кебек язмышлар да безнең береккән.

 


Наилә

Наилә Яруллина. Балачак хатирәсе: «Кызым, бәйрәмгә нинди бүләк алыйм икән сиңа?» «Әти ал, әтием кирәк миңа!» Наиләнең әнисе – Галина Сачек украин кызы. Донецк шәһәрендә балет мәктәбе тәмам­лап, «Шү­рәле» балеты куеласын, биючеләр кирәген ишетеп, 1940 елда Казанга килә. Урамда Фәрит исемле егет белән таныша. Яшь егет чибәр кызга бер күрүдә гашыйк була һәм бу олы мәхәббәткә әверелә. Өйләнешеп, бергә яши башлыйлар. Әмма талантлы композиторга үлемсез «Шүрәле»нең триумфын да, бердәнбер кызы туганын күрү дә насыйп булмый. Сугыш башлана. Язмыш жирәбәсеме, композиторлар берлегенә шул чакта тугыз бронь бирәләр. Берлек әгъзалары – унбер, берсе хатын-кыз. Тик берәүгә – Фәрит Яруллинга гына бронь җитми.

Фәрит, кызы туса, Света исеме кушарга хыялллана. Кара чәчле, кара күзле кызы тугач, Галина аптырап кала: нинди Света инде бу, йә? Иренең якыннары Наилә исеменә туктала. Мәгънәсе дә бүләк дигәнне аңлата икән. Лейтенант Яруллинның һәлак булуы хакында хәбәр иткән кара кәгазь килү – кайгы, туктаусыз күз яше кою Галинаның сәламәтлеген тәмам какшата. Аяк-куллары йөрмәс була. Балерина өчен моның фаҗига икәнен аңлатып тору артык, әлбәттә. Сәхнәдә бию хакында хыялланасы да юк. Фәкать бер хәл – әтисе Заһидулла Яруллин алган хәбәрдә улы сугышкан частьның һәм кыр почтасының адресы хатынына килгән язудагы адрес белән тәңгәл килмәве генә өмет утын сүндермәскә бер сәбәп: «Исәндер!» «Днепр янында һәлак булды» дигәннәренә дә ышанасы килми, Фәрит бер күрергә ашкынган Днепр бит ул! Әзрәк рәтләнгәч, Галина, чит җирдә ялгызына авыр буласын чамалапмы, ике яшьлек кызын алып, туган җире Киевка кайтып китә. Әнисе госпитальдә эшли, ул сыендыра. Ә егерме квадрат метрлы бер бүлмәдә алардан кала тагын бер гаилә – өч балалы хәрби табиб гаиләсе дә яшәп ята. 17 яшендә Наилә кызамык белән авырып китә.

Чаршау артында уттай кызышып яткан кызның хәлен белергә махсус килгәндәй, Казандагы күрше Сара апалары кунакка килеп төшә. Өйдәшләрнең балалары ду килеп уйный-шаяра. Түзми, иртүк шәһәр Башкарма комитетын эзләп китә апа. Таба. «Әгәр сезнең Шев­чен­ко гаиләсе Казанга килеп яшәргә уйласа, без аларга юньлерәк яшәү шартлары тудыра алыр идек». Гади хатынның әрнеп, сыкранып язган самими хаты кем кулына килеп кергәндер, анысы билгесез. Әмма икен­че көнне үк өс-башы да, үзе дә чибәр генә бер ир-егет Яруллиналарга килеп керә. Аларның үзләре теләгән җирдән фатир сайлап алу мөмкинлеге булуын хәбәр итә. Әкият түгелме бу! Фаҗига һәм көлке һәрчак янә­шә. Трагикомедия шулдыр, ахрысы. Шулай да Наилә иң зур табышы дип, әтисенең каберен эзләп табуын саный. Хәрби архивларга 300 ләп хат юллый ул. Гоме­ре­нең соңында паралич сугып, кызы кулына калган әнисен тынычландырасы килә! Ниһаять, җеп очы табыла.

Яраланган Фәрит Яруллин 19 нчы танк корпусыннан госпитальгә эләккән була. Дәваланганнан соң, аны 82 нче Ярцев дивизиясенә җибәрәләр. Госпитальдән соң нибары ун көн генә сугышып, 1943 елның 17 октябрендә Белоруссиядә һәлак була олы талантка ия композитор. Хатларында гаиләсе өчен ут йотуы ярылып ята: «Мин сезне ташламам, теге дөньядан да ярдәм итеп торырмын!» – гүяки, күрәзәлек кылган ул. Иҗат җимеше – «Шүрәле» балеты илләр гизә, дөнья сәхнәләрен яулый, ә гонорар акчасы гаиләсенә акмаса да, тамып тора.

Яңа Тухиня авылы янында җирләнгән иренең каберендәге мемориаль тактаның фотосурәтен күргәч кенә яшьлек мәхәббәтенең мәңге әйләнеп кайтмасын төшенә Галина Сачек. Кызының туган көнендә – 29 апрельдә фанидан мәңгелеккә күчә. Наилә язмышын музыка белән бәйләргә бик теләсә дә, хыялы яртылаш кына тормышка аша. 10 нчы сыйныфта укыганда, өмәдә кулына таш төшеп, ике бармагы хәрәкәтсез кала. Киноинженерлар әзерләүче факультетны тәмамлый ул. Телевидениедә, «Украина» мәдәният сараенда 35 ел буе өлкән тавыш режиссеры булып эшләп, хөрмәт-дан казана. «Әтиең исән булса, кызы белән горурланыр иде», – диләр аны белгәннәр.

 

Сәлимә, Әнисә...

Гаҗәеп тарихка ия тагын бер күренекле шәхес – Сәлимә Сакаеваны искә төшермәсәк, Киев татарларына багышланган язмабыз тулы булмас кебек. Ул үзе Сембер ягыннан, әтиләре сукно фабрикасы тоткан данлыклы нәселдән чыккан. Гаилә болгавыр елларда Ташкентка күченә, ә җир тетрәүдән соң Киевка юл алалар. Милләт җанлы Сәлимә апаның, ни аяныч, ир балалары булмый, ә кызлар кияүгә китә. Данлыклы Сакаевлар фамилиясен йөртүче калмаган инде. Онык­лар – Жук фамилиясен йөртә. Әкренләп «жук»ларга әйләнеп бетәбезме, дип чаң кагасы килә дә, милләт гамен ишетүче кемнәр генә бар соң, дисең.

Хәер, Киев татарлары күңелендә якты эз калдырган шәхесләр байтак. Әнисә ханым Абдуллина гаиләсеннән Таһир – археолог, «Болгар»да казу эшләрендә катнашкан, халкыбыз тарихы белән якыннан таныш зат. Әнә, Мөкәррәмә апа Хәйруллина. Сугыш елларында 16 яшеннән трактор йөртә, җир сөрә, чәчә. Кызы кияүгә чыгып Украинага күчкәч, бәби карарга килә. Җыр-моңсыз яши алмый торган тынгысыз җан күпме сагышлыны юаткандыр. Ә ягымлы, ачык йөзле Энҗекәй Айманова, «Халыклар дуслыгы» китапханә­сендә эшләде, кабатланмас талантка ия ханым... Җәүдәт Фәйзи туганы Рауза Фәйзуллина – Оренбург театрында «Зәңгәр шәл»дә Мәйсәрәне уйнаган артистка, оста фотограф та иде. Сания абыстайның яки Зәй ягы тумасы Фатыйма Янгаеваның моңлы тавыш белән мөнәҗәтләр әйтүләре онытыла димени! Сугыш ветераннары врач Наилә Кәримова, Адилә Курмышева, калфаклар киеп килеп, кичәбезгә ямь өстәүче затлы ханым Мөршидә Мрясова, Гадел Кутуй сеңлесе Сөембикә Кутуева... Һәркайсы хакында сокланып, горурланып, озаклап сөйләп булыр иде.

Һәммәбезгә Ходай инде күркәм сабырлык, түземлек бирсен дә, ил өстендә куерган кара болыт таралсын. Иминлектә кабат күрешергә язсын!

 

фотода:

1. Фәрит Яруллин фронттан язган һәр хатында хатыныннан нәни кызы Наиләнең рәсемен җибәрүен үтенә. «Ул мине күрмичә сугышта һәлак булудан курка», – дип, әрнеп искә ала ул хатларны Наилә. Даһи композиторның хәвефләнүе юкка булмый...

2. Динле гаиләдә үскән, гарәп телен су кебек эчкән Хәлимә Сакаева шәркыйәтче галим Агафангел Крымскийның уң кулына әйләнә: 14 тел белгән, шуларның һәрберсенә – шул исәптән татар теленә дә берәр китап багышлаган академикның архивын тәртипкә китерә.


«Сөембикә» журналы, № 8, 2014.


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар