Америкага 2007 елда килә Айгөл. Укуын да җайга сала, тормышы да көйләнә. Ләкин туган ягында күреп үскән аралашу, дуслар-туганнар белән күрешү җитми аңа. Үз милләттәшләрен очрату максаты белән, бер кәлимә татар сүзе ишетү теләгеннән Нью-Йорк шәһәре Сабан туена юл тота. Кызганыч, теләгенә ирешә алмый...
– Чикаго университетында укыган чакта кыстыбый пешерү рецептын тасвирлап яздым да, пешереп, дәрескә алып килдем. Укытучымның ничек гаҗәпләнгәнен күрсәгез! Аның тәҗрибәсендә мондый хәлнең булганы да юк икән: чит милләт ризыгының ничек пешерелүен укып, шул ук вакытта ашап та карау аның өчен бик кызык булды. «Син камырын да үзең ясагансың бит, минем үз гомеремдә камыр ясаган булмады. Микродулкынлы мичтә ризыкны яндырмыйча пешерсәм – рәхмәт. Бөтен дус укытучыларымны сыйлыйм, аларның да исләре китсен әле! Бигрәк тәмле бит, үз гомеремдә мондый тәмле әйбер ашаганым булмады», – дип мактап туя алмады.
Таныш булыгыз – Айгөл Камилла ТИМЧИШИН. Чикаго шәһәрендә гомер итүче милләттәшләребезне бергә туплап, үз телләрендә аралашып, милли ча-ралар оештырып яшәүче Чаллы кызы Америка Кушма Штатларына ничек барып эләккән соң? Зур корабка – зур сәяхәт, диләр аның кебекләр турында.
Күмәк яшәү, бердәм булу, зур эшләрне өмә оештырып гаилә белән бергә эшләү йоласы Айгөлнең канына сеңгән. Алар гаиләсендә һәрвакыт шулай башкаралар эшләрне. Җиденче сыйныфка әнисе Мәдинә апа Айгөлне Чаллы шәһәренең татар-төрек лицеена укырга бирә. «Минем бәхеткә, физика, химия, математика кебек фәннәр татар телендә керде», – дип сөенә Айгөл. Әнә шулай саф татар телендә белем бирүче уку йортында укыса да, Түбән Новгород лингвистик университетның Чаллы филиалында өч ел укып, Чикаго университетына кергәндә иң югары баллар җыя Айгөл. Татар теле белән кая барасың, шәһәрдә укырга авыр була дигән фикерләр белән Айгөл килешәме соң? Киресенчә, татар газета-журналлары яздырган әби-бабасына, гаиләдә татар телендә сөйләшеп, милли тәрбия биргән әти-әнисенә рәхмәтле кыз. Ә укытучылары... Татар теле укытучыларын әле дә рәхмәт белән искә ала ул. Үз теленә мәхәббәт аша башка телләрне дә җиңел үзләш-тергән, үзендә яңа сәләт ачкан Айгөл чит телләрне берсе артыннан берсен өйрәнә. Татарча, русча ничек камил сөйләшсә, инглиз телен дә шул дәрәҗәдә яхшы үзләштерә. Төрек теле дә җиңел бирелә аңа, Америкада испанча, украинча да сөйләшергә өйрәнә.
АКШка 2007 елда килә Айгөл. Укуын да җайга сала, тормышы да көйләнә. Ләкин туган ягында күреп үскән аралашу, дуслар-туганнар белән күрешү җитми аңа. Үз милләттәшләрен очрату максаты белән, бер кәлимә татар сүзе ишетү теләгеннән Нью-Йорк шәһәре Сабан туена юл тота. Кызганыч, теләгенә ирешә алмый: Сабантуй көнен күчерәләр. Шул вакытта күңеленә кергән уй берничә елга күңел түренә яшерелә: «Их, Америкада тормыш итүче татарларны җыярга иде, минем кебек аралашуга сусаган милләттәшләрне табарга иде ничек тә!» – дип хыяллана Айгөл.
Ләкин язмышның үз сценарие. Тормыш мәшәкатьләренә кереп чума Айгөл. Шөкер, күңелле тормышы башлана аның: Чикаго университетында укып диплом ала, кияүгә чыга, бер-бер артлы ике улын таба. Әнисе Мәдинә апа да оныкларын үстерергә ярдәм итә, ел саен кызының гаиләсе янына килеп бераз яшәп китә торган була. Әнисе белән рәхәтләнеп татарча сөйләшеп, милли ризыклар пешереп сыйланалар, ә фотоларын социаль челтәрләргә куялар. Шул вакыт күңел түрендә йөрткән хыялына шытып чыгар вакыт җитә, күрәсең. Фотога җавап итеп, Чикаго татарлары төркемен булдырырга кирәк дип, берничә кеше яза. Дусты Эльвира да: «Син башламасаң, кем башлар тагын
бу эшне», – дигәч, шул ук төнне, утырып, фейсбукта төркемнәрен ачып җибәрә Айгөл.
Әнә шулай Айгөл дусты Эльвира Шварц белән «Чикаго татарлары» берлеген оештырып җибәрә. Мондый эштә бер кеше – юк кеше, диләр. Кызларның башлангычына теләк-тәшлек күрсәтүчеләр күп җыела. Беренче очрашуларын Фәридә Салминаның «Чәйханә» кафесында уздыралар. Кафеның юмарт хуҗабикәсе дә, дусларына кушылып, уртак максатка илткән юлдан атлый. Һәр яңа очрашуга күбрәк кеше җыела, яңа талантлар барлана: җырчы Илшат Гыйззәтуллин, ди-джей Рөстәм Шәрипов, биюче Чулпан Фатыйхова. Бергәләп мастер-класслар үткәрәләр, төрле очрашулар оештыралар. Нью-Йорк шәһәренә «Үзгәреш җиле» концертына барган җирдән, Канада татарлары Зилә, Света белән танышып, виртуаль «Аулагөй» уздыру идеясе белән кайталар. Аулагөйгә хәтта Мексика татарлары да кушыла!
Бер проект икенчесенә ялганып китә, барлык идеяләрен тормышка ашырып эшлиләр «Чикаго татарлары»: виртуаль Сабантуй флешмобы, «Без – Тукай балалары» проекты, татарча диктант язу, Сабантуй... Әйе, бу милли бәйрәмне әзерләү эшләренә тәҗрибәле, бердәм, дус-тату булып оешып бетә милләттәшләр. Шуңа күрә Сабантуй бәйрәменә кагылышлы барлык оештыру эшләрен үзара тиз генә бүлешеп, җаваплылык алып, башкарып та чыгалар: Мәдинә апа бәлеш, чәкчәк пешерә, Ранида паркларны барлап, килешле урынын таба, Эльвира логотип, дизайн эшләрен башкара, Юлия бәйрәм урынын шарлар белән бизи, Мичиганнан Гөлшат сувенирлар ясап алып килә, кунакларга тарата, ә аның ире Рафил гармунда уйный, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Чикагога килгән җырчы Лилиана Газизова искиткеч татар җырларын башкара. Балалар да, олылар да катнаша бәйрәмдә.
– Гомумән, бар кешене дә санап бетереп булмаса да, һәркайсының күңел җылысы керде Сабантуйга: Булат Фатыйхов, Юлия Тякина, Фәрит Ишкинаев, Нәфисә Геро, Таһир Сәфәров, Рәсимә һәм Элвия Гыйззәтуллиналар, Гөлфия Кривоногова һәм башка милләттәш дусларымның да исемнәрен ишеттерәсе иде Татарстанга. Чикагодан кайнар сәлам сезгә! – ди Айгөл Камилла Тимчишин. – Шундый бердәм милләттәшләр, яхшы дуслар, таяныч булырдай туганнар белән нәрсә эшләсәң дә нәтиҗәсе күренәчәк! Иң мөһиме – теләк булсын!
Фото: Айгөл Камилла Тимчишин архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
Ире татармы соң?
0
0