Логотип
Милләттәш

«Бәхетле мин...»

– Нәкъ киноларда күрсәткәнчә булды... Никах йөзеге, чәчәкләр... «Миңа кияүгә чыгасыңмы?» – ди. Эчемнән уйлыйм: «Нәрсәгә кирәк инде бу?» – дим, ә телем белән: «Әйе...» – дип җавап бирәм... 
Тормышы нәкъ икегә шушы көнне бүленә инде Айна Зеттерлундның. Исеме ят кебек тоелса да, сезнең күбегезгә бу ханым таныш. Белмим, дияргә ашыкмагыз әле. Беренче тормышында аның фамилиясе Еремина булган дисәм? Җырчы кыз Вероника Ереминаны, әлбәттә, хәтерлисез бит. (Ал күлмәктән, эшләпәдән,  кәрҗин тотып, Вәсим Әхмәтшинның «Җиләккә дип барган идем» дигән җырын җырлый-җырлый сәхнәгә чыккан чая кызны, аның: «Эһе-һей!»ын ничек онытасың?!) Ә Әнүзә аның әнисе инде. 
Тәмам бутадыммы? Айна – аңа абыйлары кушкан исем. (Айнагөлне шулай кыскартканнар). Якыннары аңа гомер буе шулай эндәшә. Танышканда ул үзе дә һәркемгә: «Мин – Айна», – ди. Әмма әтисе туу турында таныклык алырга баргач, авыл Советында барысын да үзләренчә хәл итәләр: «Андый исем булмый», – дип, «Әнүзә» дип язып кайтаралар. 
Башкортстанның Караидел районы Седәш авылыннан Айна 15 яшьтә үк чыгып киткән. Гомеренең күп өлеше Татарстан белән бәйле аның. Лениногорскида белем ала, Биектауда хезмәт юлын башлый. Кияүгә чыга. Юллар Чаллыга алып килә...


 
– Тынгысыз кеше мин, – ди ул. – Башта заводта «Бәллүр чишмә» ансамблен оештырдым, кызлар тугач, эшкә балалар бакчасына урнаштым, анда тәрбиячеләрдән ансамбль тупладым. Шәһәрдә беренче урыннар ала башладык. Күрделәр... Мэриягә, милли мәдәниятне үстерү буенча баш белгеч итеп мәдәният идарәсенә алдылар. Чаллы – күпмилләтле кала бит, 18 милләтнең үз җәмгыяте бар иде ул чакта. Шуларның барчасын бер сәхнәгә туплап, «Дуслык һәм туганлык – иң зур байлык» дигән фестиваль уздыра башладым. Бу фестиваль Чаллыда әле дә уза. 
Әмма аны бөтен республикага «Шатлык» яшьләр үзәге таныта. Ул чакта Чаллыда вице-мэр булып эшләүче Йосыф Якубов: «Яңа гына яшьләр һәм спорт министрлыгы оешты, сиңа анда эшләү күңеллерәк буларак, күч, – ди. – Нинди теләгең бар, үтим», – дип тә өсти. 
«Бар минем теләкләрем, – ди Айна. – Берәү түгел – өчәү!» Үзләре яшәгән комплесның яшүсмерләр клубында оештырган фольклор ансамблендә матур гына җырлаучылар бар. Казанда, Мәскәүдә фестивальләрдә чыгыш ясадылар, бер төркеме Болгариягә үк барып кайтты. Инде үз кызы – Вероникасы да сәхнәгә аяк басты менә. Гомер буе баянга җырлап йөрмәсләр бит?! Аранжировкалар ясарга кирәк, кыскасы, студия кирәк аларга!  «Нәрсә соң ул «студия»? Нинди була? Татарстанда бармы ул?» – ди вице-мэр. «Юк, Татарстанда андый студия. Безнеке беренче булачак!» – дип җавап бирә Айна. Анда нинди аппаратуралар булырга тиешлеген санап күрсәтә, күңеле исә ышанмый: кая инде, рөхсәт бирмәсләр, бигрәк кыйммәт бит...
«Ул миңа һәр җомга саен роза чәчәкләре бүләк итә. Инде җиде ел!» 

Ә иртән бүлмәсендә телефон шалтырый: «Счет әзерләгез!» Кирәкле аппаратураларны алып кайтырга Мәскәүгә барырга аңа автобус һәм... ике автоматчы бирәләр. Кайчандыр йорт җиһазлары сатылган иске кибет бинасында исә ремонт башлана: яшьләр үзәген шунда ачарга карар итәләр. Анда иң элек студия бүлмәсе әзер була. 
Инде – икенче теләк.  «Балаларның  өстендә барысы да үзебез теккән кием генә. Сәхнәгә биергә оекбаштан чыгалар бит. Килешми...» – ди Айна. «Монысын үтәү – иң җиңеле, эшлибез», – диләр аңа. 
Өченчесе... «Каядыр чыгыш ясарга чакырылмаган көнебез сирәк. Сәхнә киемнәрен күтәреп йөреп ардык инде. Бәлки кечкенә генә автобус алып булыр?» Айнанең бу соравына: «Аз гына сабыр итегез... Тагын бер генә ел», – диләр. Сүзләрендә торалар – бер елдан үзәкнең үз автобусы була.  
Утыз алты иҗат төркеме оеша «Шатлык»та! Меңгә якын бала йөри! Студия булгач, җырчылар үсә башлый. Алып баручылар. Бию төркемнәре. Мода театрлары... Шәһәрдә нинди бәйрәм бар – һәрберсенең уртасында алар. Алай гынамы – бәйрәмнәрне үзләре дә уйлап чыгаралар. Шәһәрнең бөтен рестораннарын, икмәк пешерү комбинатларын чакырып, алар катнашында урам тутырып «Уңыш бәйрәме» үткәрү дисеңме. Кул эшләре күргәзмәсе, яшь шагыйрьләр һәм композиторлар бәйгесе, иҗат кичәләре...  Чаллыда хәзер дә һәр елны республика көненә туры китереп «Чәчәк бәйрәме» уздыруларын беләсез инде. Ә менә аның иң беренчесе «Шатлык» каршында үтүен, мөгаен, күпләр хәтерләмидер. Айна идеясе! «Үзәк янәшәсендә генә җир асты юлы бар. Анда гел чәчәкләр саталар. «Ә сез икебаналар ясыйсызмы? – дип сорыйм берсендә. – Әйдәгез, «Шатлык» янында чәчәкләр бәйрәме үткәрәбез. Сез чәчәкләрегезне тезегез, ә без җырларбыз, биербез», – дим. Ризалаштылар...» Аннан бу идеяне коммуналь-торак хуҗалыгы идарәсе башлыгы Геллер Яков Вениаминович күтәреп ала: «Безнең хуҗалыклар арасында ярыш итеп уздырыйк без аны. Кемнең ишегаллары, кемнең чәчәк бәйләмнәре иң матуры? Мәдәни программасы сездән булыр», – ди. Чәчәк бәйрәме шулай итеп мэрия янындагы мәйданга күчә.    
«Шатлык»та яңалыклар гел туып тора! «Бэллидэнс» дигән сүз колагына чалынуга, Айна бер төркем кызларын Мәскәүгә, шәрыкъ биюе курсларына  чыгарып җибәрә. Алар кайтуга, бу биюне өйрәнергә телүчеләрдән чират тезелә. «Брейк-данс» та Чаллыга «Шатлык» аша тарала. Яшьләрнең урамдагы бер мәйданда хип-хоп биегәннәрен Мәскәүгә баргач Айна үзе күреп кайта.. Үзәктә эшләүче егетләрнең берсенә аны үзләрендә оештырырга тәкъдим итә. Тегесе – кызыксынып китә.    
Верониканың җырлый башлавы үзе үк әллә күпме яңалык алып килә. Ул тамашачы каршына чыгуга, аның артыннан ук сәхнәгә биючеләр, шоу-балет яки мода театры килеп чыга. Күргән хәлме?! Шәһәрдәге иң беренче шоу-программа була ул! 


 
Вероника... Әнисенең шатлыгы, горурлыгы һәм... йөрәк ярасы да бугай ул.  Кечкенә кызы җырлый башлагач, Айна үзе, иҗаты турында бөтенләй оныта. Югыйсә, җырлары инде радиоларда яңгырап, танылып килгән чагы була. (Сүз уңаеннан, Казанда узучы мөселман киносы фестивале хәзер дә ел саен Айна Ереминаның «Йә, Ходаем» җыры белән ачыла һәм тәмамлана.)
Иң беренче катнашкан бәйгесе үк Вероникага уңыш алып килә. Бөдрә озын чәчле, күзләре янып торган, яңгыравык тавышлы биш яшьлек кызчык жюрины да, залдагы тамашачыны да үзенә гашыйк итә. Такмаклар җырлый ул: татарчадан русчага да бик җиңел генә күчеп китә. (Телләр өйрәнергә, гомумән, сәләтле булып чыга Вероника: соңрак ул үзенең концертларында 11 (!) телдә җырлый башлый: төрекчә, инглизчә, итальянча, японча, гарәпчә...) Бер-бер артлы халыкара бәйгеләргә чакырулар алалар. Грециядә кызык кына хәл була. Вероника чыгыш ясагач, бер төркем әти-әниләр Айнаны эзләп табалар. Буйга яшьтәшләреннән калкуырак күренгән, сәхнәдә үзен иркен, ышанычлы тоткан, чын профессиональләрчә чыгыш ясаган кызны олырак дип уйлаганнар икән – документларын күрсәткәч кына тынычланалар. «Укытучысы кем?» – дип кызыксыналар. «Мин – әнисе, аның белән үзем шөгыльләнәм», – ди Айна. Болгариядәге фестивальдә дә башка балаларның әти-әниләре: «Нигә безнең белән беррәттән профессиональ җырчы да катнаша?» – дип тавыш чыгаралар. «Чын җырчы»га бу вакытта 13 яшь кенә булуын берсе дә күз алдына китерми. 
Киләчәген Вероника үзе дә, әнисе дә бары тик сәхнә белән генә бәйләп карыйлар. Ә чынлыкта... чынлыкта барысы да башкача килеп чыга. 
– Казанга укырга аны атаклы бер җырчыбыз чакырды. Исемен әйтмим... Кайта да елый Вероника: «Минем белән шөгыльләнүче юк, укытучы минем якка карамый да», – ди. Концертларга да куймыйлар. Тәмам аптырадык... Аннан карыйм, баланың техникасын боза башладылар. Диапазоны, тын алышы бик яхшы иде аның. «Кызым, тукта, алга таба укырсыңмы, юкмы, белмим, ләкин анда башка бармыйсың», – дидем. Ул өйдә калды... 
«Инде нишләргә?» – дип бәргәләнгән көннәрдә, Вероникага Израильдән бер танышы шалтырата. «Мин синең мөмкинлекләреңне дә, сиңа кем ярдәм итә алачагын да беләм, – ди ул. – Тик ул кеше Америкада яши». 
– Шушындый талантларның да кадерен белмәгәч... – дип каршы ала аны  Авадала Хан. Инглиз теленең америка диалектын өйрәнергә кирәк дип, башта ул Вероникага Нью-Джерси лингвистика һәм халыкара мөнәсәбәтләр университетына укырга урнашырга ярдәм итә. Аннан эстрада артистлары әзерләүче Манхэттен академиясенең атаклы укытучысы Тамара Кашур белән очраштыра. (Селин Дион, Тони Брекстон, Кристина Агилераларны йолдыз ясаган белгеч бу!) Кат-кат тыңлый Кашур кызны һәм ахырда нәтиҗә ясый: «Ходай миңа, күрәсең, тагын бер йолдыз ачарга насыйп иткән...» 
Сәгатьләре генә түгел, минутларына кадәр бүленгән көннәр башлана: университетта уку, вокал буенча дәресләр, эшкә – ябык клубта чыгышлар ясарга йөгерү... Әмма чибәр яшь җырчыга карата бөтенләй башка төрле планнар корырга өлгергән меценатка аның тәүлекләр буе югалуы ошамый башлый. Юллар аерыла... Тик Верониканың язмышы барыбер Америка белән бәйләнгән булып чыга. Ул анда мәхәббәтен очрата һәм бер елдан кире әйләнеп кайта. Ә җырчы булам, дигән хыялдан инде аерылырга туры килә. 
– Вероника иреннән бик уңды, алар бик матур яшиләр. Тормышы бик көйле, үз йортлары, – ди әнисе. – Хатын-кыз өчен гаиләдә бәхетле булу барысыннан да мөһимрәк бит...
Ике баласын ялгыз аякка бастырган, көн-төн эштә булган әниләренең тормышы күз алдында – Вероника да, апасы Лариса да «беренче урында – гаилә бәхете» дип саныйлар бугай. Ларисасы да Швециягә шулай дип чыгып китә. 
– Кинәт өйдә генә түгел, илдә ялгыз калдым да куйдым. Балалар еракта... Тәрәз янында елап басып торган аналарны аңлыйм мин. Үземә шул көн килде...
Ә аннан бер Яңа елда бөтенесе Стокгольмда Ларисаларда җыелырга булалар. Нью-Йорктан Вероника кайта. Чаллыдан әниләре килә. 
– Бәйрәмнәр узды. Телевизор карап утырам шулай. Кызлар икәү чыш-пыш нидер сөйләшәләр. Сүзне олысы башлады: «Әни, карале, синең белән бер ир-ат дуслашмакчы», – ди. Танышулар сайтына теркәлеп, минем исемнән берәү белән хат язышып ята икән болар. «Туйдырдыммыни сезне?!» – дим. «Юк, сине анда берүзеңне калдырасыбыз килми, безнең янда булыр идең», – диләр. Аның сине күрәсе килә, дип, мине киендереп очрашуга чыгарып җибәрделәр. Тел белмим, дип аяк терәп каршы торам, ә алар: «Ул русча беләм дип язды», – диләр. 
Бардым. Сыңар чәчәк тотып басып тора бу. «Кайдан күргәнем бар минем бу кешене?» – дим. Шулкадәр таныш! Аннары аңлап алдым – әтигә охшаган лабаса ул! Русчасы «исәнмесез, хәлләрегез ничек» диюедән узмады. Әмма сөйләшәбез! Ул үзенчә сөйли, мин – үземчә: ничектер аңлашабыз... Аңа кадәр бер төш күргән идем. Поездда барам икән. Бер станциядә каршы якка баручы поезддагы ир-ат миңа нидер дәште. Ишетмим, якынрак барыйм әле, дисәм, үз поездым кузгалып китте. «Борчылма, миңа кайтырсың, өем моннан 15 минутта гына», – ди миңа теге ир-ат... Вокзалдан Ларисаларга кадәр электричка 15 минут бара, Еранның өенә исә каршы якка утырып китәсе. Һәм нәкъ 15 минут барасы! 
Швед ирләре башкалардан самимилекләре белән аерылып тора.
 
Февраль аенда Чаллыга кайтып киттем. Еран белән саубуллашып тормадым. Нигәдер кирәксенмәдем... «Әниең миңа нигә үпкәләде икән? Нәрсәне ошатмады?» – дип Ларисага әллә ничә шалтыраткан, «Татарстанга ничек барасы?», – юлларны белешкән. «Сезгә килергә җыенам», – дип миңа да хәбәр итте. Килеп кергәнче ышанмадым... Ә аннан, «яңа тормыш башлау миңа нигә кирәк соң?» дип уйласам да, күзләремә карап җавап көткән кешегә: «Риза», – дигәнемне сизми дә калдым...  
Дөрес эшлимме, дигән уйлар бик озак тынгы бирмәде әле. Мондагы бар дөньямны ташлап китәргә кирәк: дусларны, танышларны, туганнарны. Телне белмим диярлек – өйрәнә алырмынмы? Күнегеп булырмы? Икенче яктан – анда кызым, киявем, оныгым, анда мин ялгыз түгел. Директор вазифасын 1995 елдан бирле башкарам, бик арган идем инде. Кичке Сабантуйда аңымны җуеп егылгач, «туктарга кирәк, җитәр» дидем. 
Стокгольмга килүгә, курсларга язылдым. Сигез ай эчендә швед теле буенча сигез баскыч үтәргә кирәк иде. Үттем! Швед телендә шигырьләр язып шаккаттырдым әле үзләрен. Еран да бик тырышты: русча әллә никадәр сүз өйрәнде. Тел белгәч, безнең тормыш җиңеләйде...
«Бөтен бәхетем – тормышымның көзенә калган икән», – ди Айна ханым. Психотерапевт булып эшләүче ире аның һәр теләген үтәргә әзер! Айнаның оныгы Рөстәм аның өчен дә якын: кечерәк чакта һәр ялны ул аларда уздырган. Айнасының татарлары да якын...
 Швед ирләре башкалардан самимилекләре белән аерылып тора.

«Китсәм – тыныч кына яшим», – диюе нәкъ ике елга җиткән Айна ханымның. Аннан: «Швециядә бердәнбер татар без генә түгелдер», – дип милләттәшләрен эзли башлаган. Һәм, әлбәттә, тапкан. Башта җырчы Гөлүзә Зыятдинованы, аның аша калганнарны: Ләбибә апа, Земфира, Камилә, Зәйтүнә, Венера, Эльвираны... «Кызлар, безгә килегез, җырлар өйрәнербез», – дип аларны үзләренә чакырган. Һәркайсы өчен җан рәхәте булган ул очрашулар... Ригада узган беренче Европа Сабантуена Швециядән 58 кеше җыелып барганнар. Чыгыш ясар өчен җырлар өйрәнгәннәр, Айна ханым бию куйган, махсус шигырь язган. Берлинда узган икенче Европа Сабантуена оештыручылар Айна Зеттерлундны инде режиссер итеп чакырганнар. Ауропа татарлары альянсы утырышы (Лондон), Татар мәдәнияте көннәре (Венгрия), «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы утырышы (Казан), Европа татарларының өченче Сабантуе (Вильнюс)... Аның оештыру сәләте һәркайда кирәк. Көзгә «Европа гүзәле» бәйгесе уздырырга ниятлиләр, аның да режиссеры Айна ханым булачак дип торалар. «Монда яшәвем  бу кадәр дә кызыклы, вакыйгаларга бай булыр дип көтмәгән идем, – ди ул. – Иремә рәхмәт. Юл чыгымнарын ул күтәрә. «Бу бит синең тормышың», – ди. Яз көне абыем авырып китте дә аның янына Уралга барып кайттым. Вильнюс Сабантуеннан соң исә мине әнә Нью-Йоркта кызым Вероника көтә». 
Еран Зеттерлундның татар хатыны аның дуслары өчен дә күптән үз кешегә әйләнгән инде. Айна татар ашлары пешергән көнне ул аларның һәркайсына хәбәр сала: «Килегез!» Өчпочмак ашарга, кош теленнән авыз итәргә, токмачлы аш белән сыйланырга... Кыстыбыйның ни икәнен дә беләләр, ә бәлеш дисәң, егылып китәләр! 
 
Европа Сабантуенда чыгыш ясар өчен 8 кызга 8 татар костюмы тектем. 
Башкаларның хатыннары нарат җиләген, мүк җиләген кибеттән сатып алганда, Айнасының аларны урманнан чиләк-чиләк үзе җыеп кайтуы, кыш буе ашарлык итеп катырып куюы, урманда үсүче алмалардан как ясавы, сок чыгаруы, гөмбә җыюы белән горурлана Еран. 
Бәхетлемен, дуслар, бәхетле мин,
Язмышыма мең-мең рәхмәтле!
Айна Зеттерлундның бер шигырендә шундый юллар бар. Аңлашыладыр, соңгы вакытта туган бәхетле шигырьләренең берсеннән. 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тырышлык белән төзелгән, Үрнәк алырлык язмыш!!! Язмышны эзлисе юк ул, Язмыш ул үзе таба. Язмышыңа зарланмыйча, Син алга барып кара... ,,Язмыштан узмыш юк." - диләр, Сүз дә юк, дөрес бәлкем... ,, Өлешеңә - көмешең." - дип Әйтү дә дөрес, әйтем! . ,,Алма пеш, авызыма теш!" - дип Яшәгән - алга бармас. Сезнең кебек тырыш булган, Бер дә югалып калмас! 16.01.2020. Лилия Мурадова.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минем комментарий ни учен үтмәде?

      Хәзер укыйлар