Логотип
Милләттәш

Австралия татарлары: Татарстанда туган тел сакланмаса, безгә дә авыр булачак

Җир шарының икенче ягына  – Австралиягә татарлар ничек барып чыккан, алар анда туган телебезне саклау өчен ниләр эшлиләр? 
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Австралиянең татар диаспорасы вәкилләре катнашында узган матбугат конференциясендә бүген шулар хакында сөйләнде. 

Суфия апа Вәли – безнең күбебезгә таныш. Ул ел саен җәйне Казанда үткәрә. Без аны шагыйрә буларак та беләбез. Ул инде монда берничә китап бастырып чыгарырга да өлгерде. Әлеге китапларның соңгысы – әнисе Фатыйма апа хакында. 

– Австралиядә инде 37 ел яшибез, – диде Суфия апа. – Туган илдән чыгып киткәндә әти-әниләребезгә нибары 16-18 яшь булган. Татарстанның Апас һәм Кукмара районнарыннан аларның гаиләләре Кытайга 1881 елларда күченәләр. Әти белән әни Урумчи шәһәрендә кушылып, балалар үстерәләр, гореф-гадәтләребезне, телне, йолаларны, динне саклыйлар. Без инде Ватаннан читтә үскән 3-4 буын вәкилләре монда. Туган телдә сөйләшүебез өчен әти-әниләребезгә рәхмәтлебез. 
 
Айсылу Садри   –  Татарстанда туып-үскән, Чаллы кызы. 2009 елны язмыш аны булачак ире белән очраштыра, ә ул Австралия татары булып чыга. 
– Без Равил белән бары тик татарча гына аралаштык. Ике арада хисләр бар икәнен аңлагач, өйләнештек, – ди Айсылу. – 2011 елдан бирле Австралиядә яшим. Мине анда бик җылы каршы алдылар – әйтерсең, әллә кайчан белгән туганнары. Ирем белән ике бала үстерәбез хәзер. 

Зөһрә Садри исә Австралиядә туып-үскән. Туган телдә сөйләшергә әти-әнисеннән өйрәнгән, якшәмбе мәктәбенә йөреп, татарчасын камилләштергән. Ире – инглиз, аның белән бер кыз үстерәләр. 
– Кызым белән татарча гына сөйләшәм, – диде ул. – Ирем аның белән инглизчә аралаша, әмма татарча белгән сүзләрен ул да әйтә. Бала 3-4 тел белсә, бик әйбәт дип саныйлар алар. Балам белән бергә туган телемне үзем дә камилләштерәм хәзер. Икәү аның белән хәзер татарча китаплар укыйбыз. Әлбәттә, безгә китаплар җитми. Мин инде 100 дән артык инглиз телендәге китапны татарчага тәрҗемә иттем. Туган телне өйрәнүдә моның үземә дә файдасы булды. 


Балаларны татар итеп үстерүне монда – Татарстанда да кыен дип саныйбыз, ә анда хәлләр ничек тора?
– Баланың иң зур укытучысы – әнисе, – диде Суфия апа. – Улын яки кызын татар итеп үстерү – ата-ананың төп вазыйфасы. Мәктәпкә киткәч, безнекеләр дә инглиз теленә күчә. Туган тел – өйдә генә кала. Мин үзем килгән саен 25 килограмм китап алып китәм – безгә самолетка шуның кадәр йөк алырга ярый.  Якшәмбе мәктәбенә татар теле өйрәнергә йөрүче балаларга тел белүнең мөһимлеген аңлатабыз.  Тел күбрәк белгән саен, мөмкинлекләр күбрәк ачыла, дибез. Мин үзем, мәсәлән,  8-9 телдә сөйләшәм, тәрҗемәче булып эшлим. 

Мөшәррәф Вәли – Аделаидада яшәүче татарлар өчен оештырылган якшәмбе мәктәбендә инде 30 елдан артык укыта. Аның үзенең өч кызы  – Сөембикә, Иделбикә һәм Хафиза да татарча сөйләшәләр. Бу юлы Мөшәррәф ханым Казанга үзенең төпчек кызы Хафизаны һәм туганнарының тагын ике кызын Татарстан белән таныштырырга алып килгән. Яшьләр бу көннәрдә  «Сәләт» лагерендә ял итәләр, яшьтәшләре белән аралашалар. 

− Кызларны мәктәпкә машина белән озата идем, –  дип сөйләде ул. – Үзара инглизчәгә күчсәләр, машинаны туктата идем дә: «Төшегез, мин инглиз балаларын ташымыйм», – дия идем. Туган телебезне өйрәнүдә – Татарстан безгә зур таяныч. Илебездә туган телебез көчле була икән, аны саклау безгә дә җиңелрәк булачак.Аның сүзләрен Айсылу Садри дәвам итте:
– Татарстанда туган тел сакланмаса, аны без дә үзебездә саклый алмаячакбыз. Татарча китаплар гел укыйм балаларыма. Интернеттан мультфильмнар да карыйбыз. Әмма аларның күбесе Г. Тукай әсәрләренә нигезләнгән. Бүгенге заман белән бәйләнгән әсәрләр җитешми. 

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар