Логотип
Милләттәш

Асылташлар илендә

«ОРТ» каналы Леонид Парфеновның «Хребет России» дигән, берничә сериядән торган күләмле тапшыруын күрсәтте. Урал, Себер территорияләрен яулау, үзләштерү сәясәтен тормышка ашыруны искиткеч дәрәҗәдә тирән, әтрафлы итеп тасвирлаган фильмны караганда күз алдына эзәрлекләнгән, урыслаштырылган, күбесе исә җир йөзеннән бөтенләй юкка чыккан җирле ха­лыклар, кабиләләр; таланган табигый байлыклар – затлы тау токымнары, урыс боярларының сарайларын зиннәтләгән асылташлар... килде. Автор малахит тавы урынында калган яшел тузанны бармагы белән сөртеп алганда тамакка гүя кантар тыгылгандай булды. Кыскасы, балачактан ук «Асылташлар иле» дип күңелгә кереп калган күзаллауларны сөртеп алгандай итте ул тапшыру. Шуңа да, сентябрь аенда III Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә катнашучыларга ияреп Екатеринбургка кузгалганда күңелнең бер чите китек иде. Ул чакта бит әле мин Урал төбәгендә табигый асылташлардан да асылрак кешеләр очратасымны, Казанга кайткач та озак вакытлар үземне алар арасында хис итеп «саташасымны», яңадан күрешү хыяллары белән яначагымны белми идем.


БЕЗНЕҢ ФӘВИЯ

Асыл затларның берсе, һичшиксез, Фәвия Әхтәм кызы Сафиуллина. Свердловск өлкәсе (Урал татарлары) татар конгрессының башкарма директоры, өлкәнең татарлар өчен чыгып килә торган «Саф чишмә» газе­тасының баш редакторы, Милли медиа-холдинг рәисе, «Азатлык» радиосының Урал төбәгендәге махсус хәбәрчесе... «Казанның 1000 еллыгы» медале (2005), журналистларның «Бәллүр каләм» бүләге иясе (2008), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2007)... Аңлашылса кирәк, әлеге шәхес татар дөньясына яхшы таныш. 

Первоуральскида, III Түгәрәк уенның ачылыш тантанасында очрашудан башлап, Уралда үткәргән һәр көнебез әлеге Фольклор фестивален гамәлгә ашыру­чыларның берсе булган Урал татарлары конгрессы җитәкчесе Садриев Ринат Риватьевичның – Түгәрәк уенның төп иганәчесе дә нәкъ менә шушы шәхес икәнен аерым басым ясап әйтергә тиешмен! – уң кулы булган Фәвия исеме белән башланды, катнашкан һәр очрашу, һәрбер чара Фәвия белән «виртуаль» элемтә аша гамәлгә ашырылды.

Терекөмеш кебек, әле анда, әле монда йөгергән Фәвиянең үзе белән генә күзгә-күз утырып сөйләшү мөмкинлеге күренми иде. Ул оештырган чираттагы очрашуларның берсе алдыннан, мин: «Карале, «Сөем­бикә» кешесе буларак, мин Урал кызы турында язма алып кайтмасам, дөрес булмас бит инде...» – дип, үз итеп кенә аның җиңеннән тартырга мәҗбүр булдым...

– Мин Арча кызы, – дип көлеп җибәрде Фәвия, беренче җөмләсе белән үк шаккатырып. – Уралга ничек килеп эләктемме? Хәзер сөйләп бирәм. 
Арча районының Ташкичү авылында дөньяга килгәнмен мин. Аннары Мәмсәгә күчкәнбез. Урта мәктәпне Яңа Кенәрдә тәмамладым. Дүрт балалы гаиләдә олы кыз булып үстем. Әтием, югары белемсез булса да, бик укымышлы, башлы математик иде, яшь чагында, югары белемле белгечләр укып кайтканчы, колхозда бухгалтер булып эшләде, әнием мәктәптә хуҗалык эшләрен башкара иде. Биш яшемнән китап укырга тотындым. Авыл китапханәсендә мин укымаган «Капитал» китабы гына калды бугай. Хыялый, хисчән бала идем. Буш вакыт булды исә – табигатькә, чишмә буйларына чыгып китәм, каеннар белән серләшәм. Хәтта су буендагы тирәктә кереп утыра торган куышыма кадәр бар иде минем. «Кыргыйланып» йөрүемнең сәбәбе – мин балачактан ук тотлыга идем. Шуңа, күрәсең, кешеләрдән читенсенгәнмен, табигать белән аралашу рәхәт булган инде. Шигырьләр дә язып карадым. Татар теле, әдәбият дәресләрен үлеп ярата идем. Укытучыбыз Венера апага да, телгә карата искиткеч таләпчән булган әтигә дә мең рәхмәтлемен. Әле дә хәтеремдә, әти еш кына Такташның «Чәпчим сүзен совсем чәпчеттегез, Урыс аңламаслык иттегез!» дигән юлларын китерә иде. Кечкенәдән үк язучы яисә журналист булырга хыялландым. Әни исә миңа: «Кызым җаным, син бит сөйләшкәндә тотлыгасың, кешеләр белән ничек аралашырсың, сиңа бухгалтер яисә экономист булырга кирәк», – диде... Әни сүзен тыңлап, финанс-икътисад институтына барып кердем. Шәһәрдә атлаган саен акча кирәк, башка кызлар кебек киенәсе дә килә, болай булмый дип, кичкегә күчтем дә тукылмаган материллар фабрикасына эшкә кердем. Станоктан башлап, экономист дәрәҗәсенә кадәр күтәрелдем. Институтны экономист булып тәмамладым.

1980 ел иде. Мин Уралдагы туганнарыма кунакка килдем. Һәм булачак ирем белән таныштым. 
Болай булды ул. Мин килгәндә, икетуган абыем өйләнеп, туганнарымда күптән түгел генә туй мәҗлесе булып узган иде. Мине барысы да, әйдә син дә туй күлмәген киеп кара әле дип, өзми-куймый кыстарга тотынды. Башта уңайсызландым. Тегеләр кыстаудан туктамагач, икенче бүлмәгә чыгып, күлмәкне кидем, фатаны да бөркәндем. Бераз вакыт көзге каршында бөтерелгәч, тегеләр янына чыгыйм дисәм, бусага аша бер егет кереп килә. Мине күргәч, моның күзләре шакмак кадәр булды. Икетуган абыемның дусты икән бу, хәл белергә кереп килүе икән. (Соңыннан әйтте: «Сине күрүгә, шушы кыз минем хатыным булачак», дип уйлап куйган идем», – диде.)

Уралда нибары өч кенә көн кунак булдым мин. Сигез айдан соң теге егет, ягъни Илиндар, кулымны сорарга Казанга килеп төшмәсенме! «Кая ул, – мин әйтәм. – Бер белмәгән кешегә кияүгә чыга торган чакмыни хәзер!» Әмма егет үҗәт булып чыкты: мин диплом алуга, әнисен ияртеп килде. Олы кеше, ерак юлдан килгән дип, мин боларны авылга ияртеп кайттым. Илиндар белән без авыл читенә, клевер басуына чыгып киттек. Мин моны тиргим, нишләп болай эшлисең, мине уңайсыз хәлгә куйганыңны аңламыйсыңмыни, дим. Өйгә әйләнеп кайтсак, ике әни мәсьәләне уңай якка хәл итеп тә куйганнар! 
Шулай итеп, өч көн белгән кешегә кияүгә чыктым мин! Буланаш шәһәренә, кайната, кайнаналы йортка килен булып төштем. Ничекләр ияләнермен дип шулкадәр кайгырган идем. Кайнанам дөнья бәясе кеше булып чыкты. Тормышта күпне күргән: усал кайнана, эчә торган ир белән яшәгән. Үзен кайнанасы кыерсыткан чакларда: «Киленем булса, үз кызым урынына күрер идем», – дия торган булган ул. Монысын язасызмы-юкмы үзегез карарсыз... – Фәвия беравык уйланып тора. – Ирем Илиндарны үзем аңа ияләшкәнче якын китермәдем мин. Зөфаф кичен кичектереп килдем. Оялдым, тартындым... Аның мине аңлавы, саклавы, кадерләве, кайнанамның ярарга тырышып йөгереп йөрүләре – болар барысы да сагынуларымны басарга ярдәм итте.

Буланашта егерме елга якын гомерем үтте. Елга дүртәр тапкыр әни янына кайта идем. Әни үлгәндә миңа 29 яшь иде. Аннары минем өчен дөнья икегә – әниле якка һәм әнисез якка бүленде. Шул вакытта янымда яраткан ирем, изге күңелле кайнанам булмаса, белмим, нихәлләр итәр идем икән. 

...Буланашта Фәвия ун ел экономист булып эшли. Эшчеләр арасында кайнау Габдрахман Әпсәләмов геройларына гашыйк булып үскән кызның күңелендәге тагын бер хыялын – токарь булу хыялын калкытып чыгара. Аны металл исе тарта (үз сүзләре). Һәм Фәвия машина төзү заводына экономист булып керә. 1980 нче еллар уртасы була ул. Заводта татарлар күп, әмма татарлыктан оялу шулкадәр көчле: ике татар очрашса, янәшәдә кеше булмаса да, вата-җимерә русча сөйләшәләр. Фәвияне шулкадәр гарьләндерә бу күренешләр. Җитмәсә, урамда булсын, транспортта булсын, әледән-әле «татар» сүзе кушылган мыскыллы гыйбарәләр ишетергә туры килә. Үзәк телевидениенең Икенче каналы татар телен бастырып, русчага тәрҗемә белән спектакль тапшырганда күз яшьләрен тыя алмый елап утыра ул. 1993 елда Фәвиянең тормышында кискен үзгәрешләр башлана. Иң әүвәл ул бухгалтер булып Артемовскоедагы телевидениегә эшкә керә. Көтмәгәндә (хатынының күңелендә кайнаган хис өермәсен күреп-сизеп торган Илиндар өчен көтелмәгән хәл булмагандыр, әлбәттә) Илиндар аңа телевидениедә татарча тапшыру ясарга тәкъдим итә. Күптөрле һөнәр остасы Илиндарның (кирәк икән – шофер, оператор, тавыш операторы, тагын әллә кемнәр була ала) янәшәдә булуы көч бирә Фәвиягә. 

– Башта, куркам, дип карыштым. Курыкма, тешләми ул, дип, камера каршына чыгарып утырттылар. 
1993 елның 1 октябрендә татар телендә «Безнең көн» дигән беренче тапшыруым дөньяга чыкты. Без аны җырлар белән аралаштырып ясадык. Аннары мин Казанга барып килдем, тәҗрибәле диктор Рөстәм Нәбиуллин белән очрашып сөйләштем. Рөстәм абый миңа татарча видеокассета (алар ул заманда алтынга тиң иде) бүләк итте, киңәшләрен бирде.

Атнага бер чыга торган 40 минутлык тапшыру иде ул. Миңа беренче атна эчендә генә кырыклап хат килде! Шунда татарның кадерен аңладым. Кечкенә генә Артемовский районында (анда татарлар Буланашта гына күп, күбесенчә руслар) татарча тапшыруның эфирга чыгуы бик зур яңгыраш бирде. Хатлар руслардан да килә башлады, синхрон тәрҗемә бирә алмассызмы, безнең дә аңлыйсыбыз килә, дип язалар иде. Аш-су рецептларын «бегущая строка» белән рус телендә дә бирә башладык. Беләсезме, шушы кечкенә генә төбәктә татарның абруе күтәрелә башлады шуннан соң!

1994 ел иде. Кухняда өчпочмак пешереп ятам. Кинәт радиодан ягымлы тавыш белән саф татар телендә: «Исәнмесез, кадерле якташлар! «Якташ» тапшыруы үзенең эшен башлап җибәрә...» – дип сөйләп җибәрмәсеннәрме! Көтелмәгән хәл бит. Тиз генә җыенып, әлеге тапшыруны эзләп Екатеринбургка киттем. Хәйдәр Гыйльфанов һәм Галия Бикбова әзерли торган тапшыру иде бу. Әмма аның гомере кыска булды. Шуннан соң инде мин әкренләп Екатеринбург татарлары белән таныша, аралаша башладым. Һәм биредәге татарларның көчәя баруын, милли хәрәкәт туа башлаганны күреп исем китте. Көнләшеп тә куйдым хәтта. Миндә безнең тапшыруны өлкә күләмендә чыгара башлау хыялы туды. Әлбәттә, рөхсәт алу җиңел булмады, бик күп бусагалар таптарга туры килде. Әмма барыбер морадыбызга ирештек – 1999 елда дәүләт каналында «Безнең көн» дигән ярты сәгатьлек тапшыруыбыз дөньяга чыкты. Бер ел чамасы эшләгәннән соң, Мәскәү рөхсәт бирми дип, безне кыстылар. Аннары өлкә телевидениесе күләмендә атнага бер «Хәерле көн» тапшыруы белән чыга башладык. Күпләр, тапшыруны рус телендә эшләп булмыймы, дип сорый башлагач, ул үзебезнең каналда («Эра-ТВ») «Добрый вечер с Фавией Сафиуллиной»га әверелде... Алты ел дәвамында барды ул тапшыру. 

1999 елда мин Казанга журналистлар форумына барып эләктем. Анда «Азатлык» радиосы хәбәрчеләре Нәзифә Кәримова, Айрат Ибраһим (Сембер егете) белән таныштым. Айрат абый: «Урал төбәгеннән бер хәбәрчебез дә юк», – дип, мине Римзил Вәлиев белән таныштырды. «Азатлык» радиосы белән хезмәттәшлек итә башладым. Бухгалтерияне ташларга туры килде. Балачакта ук күңелдә ярала башлаган журналистика әнә шулай чишмә кебек бәрде дә чыкты. Экономиканы белүем исә журналистикада бик тә ярап куйды. 

2002 елда айга бер тапкыр «Саф чишмә» дигән газета чыгара башладык. Телевидение, радио, газета мине бөтенләй башка, иҗтимагый тормышка алып кереп китте. Без, татарлар, монда бөртек-бөртек. Үзеңне журналистикага гына багышлый алмыйсың, ниндидер башка агымнар бөтерә дә алып кереп китә. 

Сөйләгәндә теле телгә йокмаган Фәвиягә карап: 
«Ә тотлыгу ничек бетте соң?» – дип сорарга җай эзләп утырганны каян чамалаган диген, Фәвия:
 – Тотлыгу бетмәде! – дип ярып салды. – Балачакта мине, күз тигәндер, дип, өшкереп тә карадылар, больницага да салдылар. Мин җырлаганда һәм сәхнәдә образга кергәч тотлыкмый идем. Беренче тапкыр камера каршына утыргач та, көчкә-көчкә үземне кулга алдым һәм образга кердем. Иремнең ышанычын аклый алмаудан курыктым чөнки. Ул бит миңа шулкадәр ышана. Ул мине хәзер дә шундый ярата. Минем кебек хатынга түзәргә дә кирәк бит әле! Кайчак шаяртып: «У меня общественная жена», – дип тә куя инде... Үз-үземә ышану, халкым алдындагы бурычымны тою җиңә тотлыгуны. Миңа бик күп аралашырга туры килә. Өлкәне аркылыга-торкылыга буйлаган кеше бит мин, халыкның туган телгә ничек сусаганын яхшы аңлыйм. Шуңа күрә сәхнәгә еш чыгарга, үз телебездә чыгыш ясарга, аралашырга тырышам. Мин аларга үземне бирәм, алар миңа – үзләрен. Тотлыгу юк! Тотлыгу китә! Ниндидер физик кимчелеге булган кешеләргә шуны әйтәсем килә: үз-үзләренә ныграк ышансыннар, «мин моны булдырам!» дип тотынганда, бөтен киртәләрне җиңәргә була!    

Тагын кайнанама әйләнеп кайтыйм әле. Мине сорарга кайтырга җыенгач, алар ирем белән икесе Уралдагы туганнарым янына киңәш-табыш итәргә килгәннәр, ничек каршы алырлар икән, дип инде. Беренче кайтуында Илиндар белән бик коры сөйләштем дидем бит. Безнекеләр болай дип әйткәннәр: «Каршылавын әйбәт каршыларлар, әмма бер «нәрсә» бар: безнең кыз тотлыга бит...» «Тотлыкса, өстәл башына утыртып доклад укытмам әле», – дигән кайнанам. Еллар үткәч әйтте ул моны миңа. «Балакаем, хәзер доклад кына түгел, әллә ниләр сөйлисең бит!» – дия иде. Буланашта яшәгән елларым эзсез узмады, әле дә андагы милли тормышны ташлый алмыйм, ел саен анда сабантуйлар оештырабыз, концертлар белән Казан артистларын, бигрәк тә әни – кайнанам яратканнарын чакырам. Берсендә сәхнәдә концерт алып барам шулай, залдан, тамашачы арасыннан миңа таба нур бөркелә! Текәлеп карасам, шулхәтле шат, бәхетле кыяфәттә балкып, минем өчен җанын бирергә әзер булып кайнанам утыра. Менә шулай якын итте ул мине. Быел март аенда гына гүр иясе булды әле. Миннән бик риза-бәхил булып китте дип беләм. Алдан ук әйтеп куйды: «Кызым, авырайгач, бәлки, әйтә дә алмам. Шулхәтле риза булып китәм синнән», – дип. Гаиләдә бит төрле вакытлар була Тавышланып аласым килсә, кайнанамны күз алдына китерәм, «Ул моны ничек кичерер?» – дип уйлый идем. Гаиләнең төп сакчысы ул булды. 
«Ирләр бетә», дип зарла­ну­чыларга «Ирләр — Екате­ринбургта!» — дип җавап бирә башладым.

2000 елда без Екатеринбургка күченеп килдек. Шушы ук елны мине Ходай Ринат Риватьевич Садриев дигән кеше белән таныштырды. Ул, «Ю-Ви-Эй-Транс» дигән эре транспорт компаниясен җитәкләү белән бергә, бик зур күләмдә иҗтимагый эшләр дә алып бара иде. Элеккеге хәрби. Өермә кебек кызу. Гадел. Акыллы. (Үзем дә раслап кул куя алам: Ринат Риватьевичны һәм аның командасын күреп кайткач, «Ирләр бетә», дип зарланучыларга «Ирләр – Екатеринбургта!» – дип җавап бирә башладым – Г. Х.) Ул: «Без инде морданы да үзгәртмәбез, чәчләрне дә буяп тормабыз – татар икәнебез йөзебезгә чыккан», – дип әйтергә ярата. Мин, математик кызы, исәп-хисап өлкәсендә үземне бик башлыга санап йөри идем. Ә Ринат Риватьевич, син уйлый башлаганда карарны инде кабул иткән була. Аның бу сыйфаты татарның башка милләтләр алдында абруен күтәрергә ярдәм итә. Алайса бит без күнеккән: кайда кара эш – анда татар, кайда авыр – анда татар, шахтада – татар... 2000 елдан, татарларны күтәрергә, күрсәтергә, югары урыннарга менгерергә кирәк, дигән фикер белән янып эшли башладык. Өлкә Думасы депутаты Ринат Садриев ярдәмендә берничә егетне депутатлыкка алып чыктык. Думада үз депутатларыбыз булуның файдасы шулкадәр зур. Без бик күп проектлар алып барабыз. Мәсәлән, 2006 елга кадәр «Сәләтле балалар» программасы эшләде. Татарның киләчәген кайгырту йөзеннән, аеруча өметле татар балаларын сайлап алып, айга бер мәртәбә зур кешеләр белән аралаштырып тордык, Садриев аларга үз кесәсеннән стипендия дә түләп килде. Әле дә аның шундый стипендиатлары бар. Төрле дәрәҗәдәге (өлкә, төбәкара, бөтенроссия, халыкара) фестивальләр, Өлкә Сабантуе да безнең өстә. 2005 елда без аны Хөкүмәт рәисе карары белән хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәрүгә ирештек. Егермешәр мең халык җыела Сабантуйга. Районнарда, авылларда аерым үткәрәбез. Татарстаннан, башка җирләрдән кунаклар чакырабыз. 
 
Без анда — зур диңгез тамчысы, ә монда — үзебез олы бер диңгез. 

– Киләчәккә ничек карыйсыз, сезнең эшләрне, сезнең башлангычларны дәвам итәрдәй яшьләр бармы?
– Безнең Руслан Нурмаметов җитәкчелегендәге Яшьләр оешмабыз бар. Ул үзе бу як кешесе – Каменско-Уральск шәһәрендә туып-үскән. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган, Мисырда укып кайткан. Коръәнне яхшы белә, аның тирән мәгънәсен халыкка җиткерү сәләтенә ия. Бик тә акыллы, зирәк егет. Аның тирәсенә тупланган яшьләр оятсыз дискотекаларга йөрүдән туктап, дин нигезләренә өйрәнә, ураза тота башладылар. Руслан, кайбер диндарларыбыз кебек, алай ярамый, болай ярамый дип, диннән биздерми. Һәр сорауга җавабы бар. Мәсәлән, яшьләрнең ифтар ашларында, ислам аралашуны тыймый дип, егетләрне, кызларны аралаштырып утыртты. Ял көннәрендә яшьләрне түләүсез рәвештә дин гыйлеменә, гарәп теленә өйрәтә. Октябрьский бистәсендә бик матур мәчетебез бар. Андагы имам Хәкимьян хәзрәт бик алдынгы карашлы кеше. Дәресләр үткүрү өчен Русланга мәдрәсәне биреп тора. Теләгән кеше Екатеринбургтан да бара. Без Руслан белән бик горурланабыз, мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышабыз. Ул егет – безнең киләчәгебез, өметебез. 
– Үзеңне туган яктан өзелдем дип саныйсыңмы?
– Мин инде монда тамыр җибәрдем. Ике кызым монда туды. Алар Уралны туган ягы дип саный. Әмма күңелне нидер кытыкландыра... Берзаман, әллә Казанга кайтып төпләнергәме, дип тә уйлап йөргән идем, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һәдиуллин миңа, беләсезме, нәрсә диде? «Сез безгә читтә вакытта кадерле», – шулай диде ул... Чыннан да, без анда – зур диңгез тамчысы, ә монда – үзебез олы бер диңгез. Мин яратам Казанга кайтырга. Үзе бер ил бит ул. Анда, әлбәттә, туган як һавасы. Күзләрне җемелдәтә торган һава... Анда тормышка бөтенләй башкача карыйсың. Миңа гел әйтеп торалар, Казанга кайтсаң, күзләреңдә йолдыз кабына, диләр. Кем белә, бәлки кайтылыр да ул. Әмма бу яклар барыбер сагындырыр – монда тормыш, дусларым, инде менә тамырларым...
– Син бәхетле кешеме?
– Бүгенге көндә мин бик бәхетле. Туган яктан еракта яшәсәм дә, үз халкыма – татарыма хезмәт итәм. Сөйгән гаиләм – ирем, ике кызым – Лилиям белән Алиям бар. Икесе дә югары белемле. Икесе дә чибәр, акыллы. Кайтуыма ашарга пешкән, өем җыештырыл­ган. Яшәлгән бер көнем өчен дә үкенмим. Аллага шөкер дип яшим. Аннары, чебешләрне бит көз көне саныйлар. Кеше яшь вакытта ничек кенә бәхетле булмасын, әгәр ул картайгач ялгыз булса, таяныр кешесе булмаса, моны бәхетле гомер дип атап булмый инде. Бәхет ул – бәхетле картлыкта. Уразада да, Рамазанда да бәхетле картлык сорыйм мин. Ил-көнгә иминлек сорыйм. Әйбәт кешеләр дә бик күп бит дөньяда! Әйбәт кешеләр игелекләре белән дөньяны коткарсын иде! 


«Сөембикә», № 12, 2010.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар